Kitabı oxu: «Кышкы юл озын иде»
Кышкы юл озын иде
Повесть
Кәримә кемнеңдер дорфа итеп төрткәләвенә уянып китте:
– Тор, кайтып җиттең!..
Хатынның тәне чирканып куйды. Ул күзләре бәйләнгән килеш машинаның арткы утыргычыннан акрын гына гәүдәсен күтәрергә талпынды. Куллары да богаулы ичмасам. Көнне төнгә ялгаган озын юл арыткан, әлсерәткән. Каядыр килеп туктавына ышанмады да ул. Берәр җиргә илтеп ташлап калдырыр, дип уйлады. Зурдан кубып уйлаганда, аңа инде барыбер иде.
– Егерме ел элек шушы юлдан машинама утыртып алып киттем. Чәчкә кебек кыз идең… – Сакал тәмәке алып кабызды. Салонга сасы төтен исе таралды. Кәримә дәшмәде. – Юк итмәдем үзеңне. – Ир, тирән итеп сулыш алды. Тынып торды. – Кызгандым. Миннән исән котылган беренче кеше – син. – Ул салоннан чыгып, Кәримә утырган якның ишеген ачты.
– Суз кулларыңны! – Кәримә кулларын сузды. Сакал хатынның кулларын бәйләгән богауны салдырды.
– Күзләреңне үзең ачарсың. Бар, атла. Ә, тукта, менә монда акча. Карарсың үзең, монда сиңа тормыш башларга җитә. Миңа эшләгән яхшылыкларың өчен. Яратып та өлгергән идем үзеңне… – дип, Сакал Кәримәнең иңбашына хатын-кыз сумкасы элде, кайнар иреннәрен хатынның муенына тидерде.
Хатын, гәүдәсен читкә алып, Сакалның йөзенә төкерде.
– Ах син!.. – Тегесе җавап итеп, хатынның яңагына сугып җибәрде. Бахыр Кәримәнең хәлсез гәүдәсе юл читендәге үләнгә авып калды, Сакал артына да борылып карамыйча кузгалып китте.
Озак ятты хатын җирдә. Хәрәкәтсезлектән оешып каткан кулларын көч-хәл белән күтәреп, күзләрен бәйләгән чүпрәкне чишеп ыргытты. Әле яктыра да башламаган икән. Кәримә күккә күтәрелеп карагандай итте, ләкин башы әйләнүдән тагын авып төште. Яткан көенә оеган учларын язып, үлән алып йомарлады. Ниһаять, күңеле мөлдерәп ташыды, җиргә кайнар яшьләре тамды…
* * *
Кышның иң кыска, суык көннәренең берсе иде.
Кызларга, узгынчы машина көтеп, юл чатында озак торырга туры килде. Алар килеп җиткәндә, тукталышта ике кеше бар иде, берсе озакламый утырып китте. Икенчесе көтеп арыды булса кирәк, җәяү атларга карар итте.
Көткән чакта вакыт озак үтә. Кәримә белән Зәнфирә дә көндезге сәгатьләрдәге кызыклы хәлләрне хәтерләп көлешеп алдылар. Тукталышта икесе генә калгач, моңсу булып китте. Рус поэзиясе антологиясеннән яратып ятлаган Сергей Есенинның «Шаганэ ты моя, Шаганэ» сын кабатлый-кабатлый, узгынчы машиналарның берәр миһербанлысының туктавын көттеләр.
Кәримә башлады:
Шаганэ ты моя, Шаганэ!
Потому, что я с севера, что ли,
Я готов рассказать тебе поле,
Про волнистую рожь при луне.
Шаганэ ты моя, Шаганэ.
Потому, что я с севера, что ли,
Что луна там огромней в сто раз,
Как бы ни был красив Шираз,
Он не лучше рязанских раздолий.
Потому, что я с севера, что ли.
Зәнфирә, хисләнеп, дәвам итте:
Я готов рассказать тебе поле,
Эти волосы взял я у ржи,
Если хочешь, на палец вяжи —
Я нисколько не чувствую боли.
Я готов рассказать тебе поле.
Про волнистую рожь при луне
По кудрям ты моим догадайся.
Дорогая, шути, улыбайся,
Не буди только память во мне
Про волнистую рожь при луне.
Соңгы юлларны беравыздан кабатладылар:
Шаганэ ты моя, Шаганэ!
Там, на севере, девушка тоже,
На тебя она страшно похожа,
Может, думает обо мне…
Шаганэ ты моя, Шаганэ…
Авыл белән шәһәр арасындагы ун чакрымны язгы-көзге көннәрдә беренче-икенче курсларда укыганда җәяүләп тә узган кызлар, кышкы кичтә машина көтәргә уйладылар. Соңгы дәресләре булмагач, иртәрәк тә кайтырга өметләнгәннәр иде. Нишләптер бу юлы юллары уңмый бит әле менә. Узгынчы машиналар килә-килүен, тик ни хикмәт: һәркайсында берәр генә буш урын. Көн кичкә авышкач, җил дә юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлады, салкын кызларның иякләрен чеметеп-чеметеп ала, муен тирәләренә сарылып, аркага ук үрмәләмәкче була. Кызларның кигән киемнәре дә җылы сакларлык түгел ичмасам. Яшь чак бит, матур киенеп, көязләнеп йөрисе килә. Аякларында күн итек, өсләрендә синтепон куртка, башларында бәйләм башлык кына.
– Ярый, чираттагы машинага син утырырсың, аннан соңгысы минеке булыр. Өшетә дә башлады, – дип, баскан урынында сикергәләп алды Зәнфирә. Шулай килештеләр. Менә җилдәй җитез җилеп, зәңгәр төсле машина килеп туктады. Салоны тулы әйбер.
– Кызлар-сылулар, бик теләсәм дә, берегезне генә ала алам, рәхим итегез, – диде яшь ир, коңгырт күзләрен Кәримәгә төбәп. Йөртүче янәшәсендәге урынга Кәримә генә сыйды. Зәнфирә чираттагы юлчыны көтеп, юл читендә басып калды.
Күп тә үтмәде, рәхмәт төшкере, Зәнфирәгә дә машина туры килде, ул, исән-имин генә авылына кайтып җитте. Караңгы төшкәч, Зәнфирәләрнең ишеген кактылар һәм бер мизгелдән бусагада Кәримәнең әнисе Гадилә күренде:
– Кызларның сезгә дә хәбәре юкмы, Наҗия? Бер дә алай соңламый торганнар ие, нәрсә булды икән? – диде ул керә-керешкә. Һәм газ плитәсе янында тәбикмәк пешереп йөргән Зәнфирәне күргәч, бер Наҗиягә, бер кызга карап, сүзсез калды.
– Нигә, Гадилә, кызың кайтмадымыни?
– Гадилә апа, без бит бүген иртәрәк чыктык кайтырга, соңгы дәресләр булмады, – дип, Зәнфирә кайчан, ничек утырып китүләре турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Ә Кәримә суга төшкән кебек юк булды. Шунда ук районның Эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттеләр. Өч көннән соң кыз хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелде. Кемнән генә сорашсалар да, кайларга гына мөрәҗәгать итсәләр дә, файдасы булмады. Гадилә багучыларга да барып карады. Барысы да бер үк сүзне сөйләде: «Озын юл белән киткән. Карадан килешле кеше белән караңгы урында. Исәнлеккә исән. Соңарган юлы күренә…»
* * *
Кәримә авырлык белән генә торып утырды. Егерме яшендә Яңа ел алдыннан соңгы тапкыр авылыннан чыгып киткән кызның егерме ел гомере читтә үтте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә. Менә җәйнең бер таңында авыл башына кайтарып ташлап киттеләр.
Күк өсте сыпырып алган кебек чиста. Йолдызлар ап-ачык булып күренә. Көньяктан талгын гына җил исеп ала. Көндез кыздырыр инде. Кәримә бала чакта шулай була торган иде. Ул вакытта да бүгенгечә кояш чыга иде. Менә беренче әтәч кычкырды, аңа кушылып, йортлардагы башка әтәчләр узышып сөрәнләде, өй кыекларында күгәрченнәр гөрләште. Таң атып, караңгы таралды, авыл читендәге әрәмәлек, аңа тоташкан калкулык, урман ачык булып күренә башлады. Авылда яңа көн туды. Каршысында аның авылы! Алдашмаган Сакал! Үз җиренә кайтарган! Кәримәнең янә башы әйләнеп китте. Авыл кешеләре йокыларын ачып торып, аякка бастылар, мал-туарларын чыгарып, көтүгә куштылар. Нигәдер көтү генә бәләкәйләнгән кебек күренде авылдагы тормышны читтән күзәткән Кәримәгә.
Ул бүген элекке кебек кояшның югарыга күтәрелүенә сокланып карамады. Карашы тирә-якны, авылны күзәтте. Калай түбәләр, коймалар, биек таш йортлар, агачлар, бер-берсе белән кисешкән урамнар, сукмаклар – һәммәсе таныш һәм ни аяныч, шул ук вакытта ят. Балачак еллары шушы урамнарда, сукмакларда үтсә дә, бер ят тойгы йөрәген кысты.
Дөнья һаман шул ук, еллар үтмәгән, вакыт тукталып калган булса?! Алай түгел шул. Кояш чыгуы, иртәнге тынлык, сукмаклар – барысы да элеккечә. Кәримәнең генә хис-тойгылары элеккечә түгел.
«Әтиләр күптән мине көтәләрдер…» Шундый беркатлы уй белән ул акрын гына авыл буйлап атлады. Яңа асфальт юл салынган. Яңа өйләр арткан. Күпләрнең каралты-куралары яңартылган. Кемнең өе – кирпечтән төзелгән, кемнеке калай белән тышланган. Якында гына музыка тавышы, кыз балаларның көлешкәне ишетелде. Инде Кәримәнең балалары да буй җиткәндер. Кайларда икән аның сабыйлары хәзер? Кемнәргә әти-әни дип дәшәләр икән? Дүрт бала тапты Кәримә. Икесенә айга кадәр күкрәк сөтен имезде. Сакал дүртесен дә тартып алды… Аның: «Синең өчен үлде ул бала!» – дигән сүзләре ананың йөрәгенә кан булып оешты.
Дүрт улы да инде зур үскәннәрдер… Бу хакта уйласа Кәримә, үзәген өзеп, тулгагы башлангандай була. Менә әле дә биленең аскы өлешеннән кысып алды, ул, тын алырга бирми үткен пычак белән турагандай кискен авырту тойды, аңын югалтып, урам читенә ауды. Ул да булмады, юлдан җиңел машина килгән тавыш ишетелде. Юл читләтеп кеше ятуын шәйләгән ике яшь ир машинадан чыгып, хатынның пульсын тикшерделәр.
– Кем булыр бу? – диде берсе. Икенчесенең исе дә китмәде:
– Белеп бетәрсең хәзерге ачкакларны.
– Әллә ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы?
– Кирәк иде әле! Әллә исерек, әллә айнык?! Киттек, әйдә. Бетмәс монда юл, урам буенда аунаучылар. Ятар, ятар да, торып китәр әле…
Машина кузгалып китте. Хатын юлчыларның сүзен ишетте дә, ишетмәде дә кебек. Торып басып, өс киемендәге үлән чүпләрен какты да тагын атлавын дәвам итте. Өстендә таушалган спорт костюмы, аягында кроссовкалар. Күзен бәйләгән яулыгы муенына салынган. Туган нигезенә кайтып җитеп, әнисенең кайнар чәен эчеп җылынасы, бер онытыласы килде. Менә монда, якында гына аның канат ныгыткан нигезе. Хәзер, хәзер килеп җитә… Авылны икегә бүлеп аккан инеш күперен чыгып, сулга борылуга аларның өе булыр. Якынайган саен авыррак Кәримәгә. Аның сулышы ешайды, дулкынлануы артты, йөрәге дөп-дөп типте. Кәримәләр өе турысында ике катлы зур кирпеч йорт утыра! Юллар буендагы кемпингларга охшатып төзелгән бу йортны, каршыдагы йөзьяшәр тупыл кәүсәсе булмаса, Кәримә узып та китәр иде. Ул белгәндәге мәһабәт тупыл кәүсәсеннән ярты өлеш кенә калган. Йөзьяшәр тупыл да заман җилләренә бирешкән. Әйләнә-тирәгә күләгә биреп утырган кәүсәсе урта турыдан икегә аерылган…
Кәримә йортка карап, уйга батты. Кем төзегән аны? Моннан ике дистә ел элек үк әтисе нигез яңартырлык яшьтә түгел иде. Кәримәнең якыннары белән бәйләнеше өзелгәндә, аңа 58 яшь иде. Мөгаен, абыйсы кайткандыр?! Хатын, капканы авырлык белән ачып, йортка үтте. Йорт уртасында ике зур машина тора. Кап-кара төстәге биек машинаны күргәч укшып куйды. Машина Сакалны искә төшерә иде. Нәкъ шуның «тимер ат» ы килеп утырган!
Хатын, сак кына килеп, тимер ишектәге кыңгырауга басты. Эндәшүче булмады. Тагын басты.
– Кто? – диде усал тавышлы үсмер кыз.
– Әнкәй, әнкәем, бу мин – Кәримә!
– Кого вам надо? Откуда вы взялись? – дип кычкырды кыз. Кәримә, көтелмәгән ят тавыштан, кырыс сораулардан ишек алдына салынып төште. Эчке якта урта яшьләрдәге хатын-кыз чыгып, кыз белән сөйләшә башлады.
– Не знаю, кто она. Дура какая-то!
Эчке яктагы хатын Кәримәгә дәште:
– Кем бар анда? – Кәримә, сихри көч ярдәмендә гәүдәсен күтәреп, ишеккә капланды:
– Мин бу, мин – Кәримә. Ач, ач, туганым?!
– Кәримә?
– Мин, мин!
– Белмим бит Кәримә дигән кешене.
– Шушы урындагы йортта туып-үстем мин. Бүген генә кайтып төштем. Йә, ачыгыз инде. Әнкәйләр күпме көткәндер!? Ачыгыз, әнкәй өйдәдер бит…
– Ә-ә-ә, сез Гадилә апаны әйтәсездер. Алар берсе дә юк инде. Китегез!.. – Хатын ишекне ачмады. Өйгә кереп китте.
«Беркемем дә юк! Әнкәйләр вафат микәнни? Мине көтүче юк, димәк», дип нәтиҗәләр ясады ул тиз арада. Нишләп монысын уйламаган ул? Нишләп Зәнфирә берәүгә дә хәбәр итмәгән соң? Нишләп аны эзләп тапмадылар, тоткыннан коткармадылар?
Кәримә сумкасын кулына тоткан килеш урамга атлады. Инде нишләргә? Кемгә барып дәшәргә? Ул авылның икенче очындагы, почмагы җиргә сеңгән агач йортка тукталды. Элек бу өйдә әтисе ягыннан туган әбиләре яши иде. Исән булса, Кәримәне ул гына таныр инде бу авылда…
* * *
Төшендә кыз чагында кызлар белән кич утырып эрләгән йоннарын йомгакларга ураганын күреп уянган карчык күргәннәрен хәерлегә юрап, иртәнге намазын тәмамлагач ятып, черем итеп алды, төшен уйлады. Сынаган инде Сания, йомгак күрсә, юл төше була. Кем килер икән? И, кем булса да, юньле кеше килсен. Урынында күпме әйләнсә дә, инде йоклый алмаячагын белеп, урыныннан торды да коймак изеп куйды, гөлләренә су сипте. Кояш күтәрелеп кенә килә иде, юраганы юш килеп, берәү ишек какты…
– …Үз кулларым белән кәфенләдем анаңны. Атаң бакчада ятып үлде. Йөрәк инде, йөрәк алып китте. Абыең да озак тормады. Берүзең калдың, балам. И көттеләр үзеңне. Анаң күзләре йомылганчы көтте. – Сания яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Кәримәгә. – Үзең соң, үзең, балам, кайларда үтте шул тикле гомерләрең? Ниләр кичте башларыңнан? Ник бер хәбәрләр дә салмадың?
Якын кешеләре турында авыр хәбәрләр ишеткән хатынның сүз сөйләрлек хәле калмаган иде.
– Сания әби, миңа бер йотым су, идәнеңнән булса да урын бир… арыдым… соңыннан… соңыннан сөйләрмен… – диде.
– И кызым, шулай булмый, хәзер, хәзер, чәем кайнаган. Тәмле итеп чәй ясап бирим. Ял ит, балам. Сиңа ял кирәк. Сөйләшербез, Аллаһы боерса. Сөйләшербез, көн безнеке, төн безнеке. Торуыңа мунча ягып куярмын… – Карчык йөгерә-йөгерә, өстәленә сыйларын тезде.
Кәримә юка такта белән бүленгән почмактагы юынгычта юынып алгач, әби ясаган чәен эчте дә йокыга талды. Тәүлеккә якын үз-үзен белештерми йоклады, саташып кычкырып та җибәргәләде, авыр итеп ыңгырашып та алды.
Өлгерткән мунча да суынды, карчык хатынны уятырга курыкты, ял итсен, йончыган дип, өстенә юка одеял каплады, үзе дә өйнең алгы ягындагы караватка чыгып ятты.
Төнге дүртенчедә уянды Кәримә. Тынычланган кебек иде. Ишегалдына чыгып керделәр. Чәй эчтеләр.
– Безнең өй урынында хәзер кемнәр яши, Сания әби?
– И балам, авылның яртысы читләр белән тулы. Хәлле кешеләр инде, хәлле…
Әллә әбинең сүзләреннән, әллә чире кузгалып, Кәримә, әбисенең котын алып, тагын һушын югалтып ауды. Тиз арада сөлге юешләп, әби белгәннәрен укый-укый, сөлгене чигәләренә куйды. Берничә минуттан Кәримә исенә килде.
– Авырыйсыңмы әллә, кызым?
– Авырыйм, Сания әби…
* * *
…Машинага кереп утыргач, руль артындагы егет Кәримәнең кая кайтуын сорады, өшегәнлеген күреп, термостан кайнар чәй тәкъдим итте. Аны-моны уйламады кыз. Төскә-башка артистлардан ким булмаган егеткә карата башында бер шик тә тумады.
Кәримә беркайчан да егетләр күзенә чалынырга тырышмады. Дуслары бар иде, ә күңеленә якын иткән кешесе булмады. Кара чәчле, кара кашлы юлдаш егет тыйнак, акыллы кеше булып тоелды. Кыз кавырсын стаканга коелган татлы чәйне өрә-өрә эчте, җылынып йоклап киткәнен дә сизмәде. Уянганда, башка машинада иде инде. Уяну белән укшый башлаган кызны янәшәсендә утырган, машинасына утыртып алып киткән яшь ир кочагына алып тынычландыра башлады.
– Үзем барын да аңлатырмын, акыллым, хәзер кайтып җитәбез…
Кәримә каршылык күрсәтергә теләсә дә, хәле җитмәде, әллә арыганлыктан, әллә башка бер сәбәп белән тагын йоклап китте…
Кабат уянганда, алар биек машинада җилдерәләр иде. Урамда кояш кыздыра, эссе. Күпме вакыт узган соң, әле кичә генә чатнама суыклы кыш иде бит, өнем түгел, төш күрәм, ахры, дип уйлады. Шәһәрнең киң урамнарыннан барган машина кинәт уңга борылды да тар гына юлдан җилдерә башлады. Шулай чакрымнар үтелде. Мондый матурлыкны Кәримәнең зәңгәр экраннардан гына күргәне бар иде. Шул вакытта ул боларның чынбарлык икәнен аңлап алды, бөтенләй ят җиргә килеп эләгүенә инангач, ул бар көчен җыеп тыпырчына башлады:
– Сез мине кая алып барасыз? Кайтарыгыз өемә! Минем өйгә кайтасым килә! – дип ачыргаланып кычкырды ул.
– Успокой ее, Борода, – диде руль артындагы кара күзлекле кеше.
– Так точно! – диде Сакал һәм киң колачын ачып, Кәримәнең юка гәүдәсен кочып, үзенә тартты… Бичара кыз үз хәлен аңлап та бетермәстән, янә упкынга очкандай караңгылыкка чумды.
Күпме юл үткәннәрдер, уянганда, Кәримә инде җиңел киемдә иде. Ниндидер бер ак сарайга җиткәч, машина туктады. Матур итеп бизәлгән, як-ягына матур ташлар тезелгән, биек баскычлы шул сарайга атладылар. Анда биек гөлләр тезелеп киткән, алтын балыклар йөзеп йөргән зур аквариум утыра, идәнгә затлы палас җәелгән. Кара күзлекле ир сул якка борылып, ачык ишек аша кемгәдер баш какты. Ул яктан чандыр гәүдәле бер ир килеп чыкты. Өстенә ап-ак күлмәк кигән, кулына юан таяк тоткан, башы тап-такыр, аягында резина чүәк. Кәримә үзен кинодагы кебек хис итте. Гүя бу хәлләр аның башыннан кичми, ул тамашачы гына, боларны читтән генә күзәтәдер кебек.
Кәримәне аерым бүлмәгә керттеләр, ак халатлы бер ир кереп, укол ясады. Аның ашыйсы да килмәде, карышырга, кычкырырга хәле дә җитмәде. Кәримәгә ни булса да, барыбер иде.
Ул бөтенләй башка бүлмәдә уянып китте. Тимер тәрәзәгә күз нурын алырлык челтәрләр эленгән, пөхтә итеп җыештырылган бүлмә эчендә йомшак карават, бер урындык, өстәл, тумбочка, телевизор һәм ишек ягында кием шкафыннан ары әйбер юк. Бәдрәф, ванна бүлмәсе дә шунда ук. Идәнгә йомшак палас түшәлгән. Кәримә ниндидер бер исереклектән айныган кеше кебек хис итте үзен. Шуңа да алга таба ни булырын уйлаганчы, бу халәтеннән тизрәк чыгасы, таушалган тәнен язасы, үзен тәртипкә китерәсе килә иде, ул тумбочка өстенә әзерләп куелган йомшак халатны алып, ваннага кереп юынды, өстен алышты. Юынып чыккач, караватына килеп утырды һәм шунда гына үзенең ниндидер фаҗигагә юлыкканын аңлап, чарасызлыктан үксеп еларга тотынды. Үкси торгач, укшый башлады, ванна бүлмәсенә чак кереп өлгерде. Башы чатнап авыртуга түзә алмыйча, урынына ауды. Алай да түзәрлек булмагач, торып басып, башын таш стенага бәрә башлады. «Тоткынлыкта яшәгәнче, үлүең мең артык!» Кашы ярылып, кан бәреп чыккач, караватка барып ятты. Күп тә үтмәде, тышкы ишектә ачкыч шалтыраганы ишетелде. Ишек ике катлы икән, анысы да ачкычка бикләнгән булып чыкты. Анысын да ачкач, бүлмәгә Сакал килеп керде.
– Хәлең ничек, Йолдызым? – дип, керүенә хәлләрнең әллә ни түгеллеген күреп чабуларга тотынды. Йөгереп кенә сөлге алып, аны юешләде, кызга беренче ярдәмне күрсәтте.
Кәримә җавап бирмәде. Сакал җавап көтмәде дә. Үзе сөйләде:
– Болай кыланырга ярамый, яңа тормышка өйрәнә башларга вакыт, матурым.
Машинасына үз ихтыяры белән утырып киткән кыз өчен Сакал биредә бердәнбер таныш кеше иде. Таныш дип… Кәримәне урлап алып киткән кабахәт ул иң элек! Шулай да исән котылу өчен аңа буйсынудан башка чарасы юк иде Кәримәнең.
– Кем син? Нигә мине урлап алып киттең? Минем нинди начарлыгым тиде сиңа? – дип карышырга маташты.
– Ах, ах, берәү усаллаша башлаган түгелме? Урлап алып киткәнмен?! Мин сине көчләп, машинама утырттыммы? Әллә үзең кереп утырдыңмы? Утыру белән йоклап киттең, понимаешь… Кайда төшерергә дә әйтмәдең үзеңне?! – Сакал тавышын күтәреп сөйләшмәсә дә, аның һәр сүзендә хәтәр хәвеф сизелә иде. Шуңа да Кәримә дәшмәде. Сакал нечкә психолог иде булса кирәк, кызның буйсынырга әзерлеген шундук сизде. Үзе ишекле-түрле йөренгән була, үзе яңа тәртипләрне сеңдереп кенә сөйли тора:
– Мин – Сакал. Ә син Йолдыз булырсың. Озак эзләдем мин Йолдызымны. Менә – таптым! Проблемаларың булмасын дисәң, мин әйткәннәрне тыңларга, мондагы тәртипкә буйсынырга туры килер, Йолдызым. Аңладыңмы? – Шулай дип, Сакал Кәримәнең хәлсез гәүдәсен үзенең авыр гәүдәсе белән каплады…
Ун ел буе Кәримәне хатыны итеп яшәде Сакал. Назларын, затлы бүләкләрен, ягымлы сүзләрен кызганмады. Тора-бара яратты да кебек Кәримә ирне. Ике баласы аңардан туды. Сабыйлары үсеп җитүгә, бергәләшеп, авылга кайтырбыз дип, ялган өметләр белән яшәтте аны Сакал. Командировкаларга еш йөрүе, үзен сәер тотуы аптырата иде хатынны. Йөрәге астында яралган сабыйларын тартып алгач, ышанычы тәмам сүнде.
Тәүге сабыен авырып тора, дәваларга салдык, дип аңлатты Сакал, аннан соң туганын анасына карап елмая, көлә башлагач, Кәримә йоклаган арада урлап алып чыгып китте…
Ярый әле, ул ике сабыен күрергә, аларга күкрәк сөтен имезергә өлгерде Кәримә. Юкса, теге кара чәчле әрмәннән тапкан балаларын тугач та аердылар үзеннән… И, ул күргәннәрне башка берәүгә күрергә язмасын инде…
Сакалның вәхшилеген авыр кичерде хатын, ләкин берни дә майтара алмады. Сакал белән ун ел яшәгәннән соң, тагын ун ел буе ирләрне хезмәтләндерергә мәҗбүр иттеләр. Ул кичергән курку, стресс, шок халәтләре бер төер булып, күкрәгенә укмаша барды, тора-бара сулышын буып, Кәримәнең вакыт-вакыт аңын югалтып егылуына сәбәп булды…
* * *
– И балам, күргәч тә күргәнсең икән газапларны, – Сания карчык утырган җирендә башын чайкап торды. – Дөнья бигрәк куркыныч. Ата – улны, ана кызны белми дигәндәй, бигрәк буталды. Чәчләрең үрә торырлык. Ахыры хәерле булсын, кызым. Телевизорны ачсаң да, гел кеше югалуын, үтереш сөйлиләр. Ярый, башың исән, кайтып җиттең әле. Шөкер итик. Бәхетләрең алда булсын.
* * *
Бераз хәл җыеп, исенә килгәч, бер көнне Кәримә, Сания карчык белән зиратка юлланды.
Авыл өстендәге тау итәгенә җитү белән Кәримәнең борынына җиләк исе килеп бәрелде. Җир җиләге пешкән чак. Тау итәгендә басар урын юк – җиләк тәлгәшләре кояшка йөзләрен куеп, баллы тамчылар булып тәгәрәшеп яталар. Ул кеше! Ул машина! Сабантуйга тиң! «Бәхетле кешеләр», – дип уйлады Кәримә, җиләкчеләргә карап.
– Кемнәр генә килми шушында җиләккә?! Олы юл буе булгач, үткәне-сүткәне гел шушында, бала-чагасы да, олы-чагасы да – барысына да җитә Аллаһның биргән нигъмәте! – Кәримә янәшәсеннән атлаган Сания үзалдына шулай сөйләнде. Кәримә дәшмәде. Кояш җылысына кушылган җиләк, болын исеннән башы әйләнеп китте. Аңа шундый рәхәт, һәм… шул ук вакытта кыен иде. Иелеп, бер бөртек җиләк тә өзеп капмады.
…Бәндәләрне тигезли торган юл ахирәткә күчү дисәләр дә, «мәңгелек йорт» ка аяк басу белән Кәримә бу уйларыннан кире кайтты. Гүя мондагы «ихаталар», кабер ташлары да тормыштагы күренешне кабатлый. Дөньялыкта хәлле тормышта яшәп, ахирәткә күчкәннәрнең кабер рәшәткәләре караулы, кабер өстендәге ташлар затлы, ә якыннары булмаган, кул көче белән көн күргән авыл кешесенең каберендә күпкә кайтыш рәшәткәләр утыра. Күп каберләр өстен чүп үләне баскан.
Менә Кәримәнең якыннарының каберләре. Әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да шушында мәңгелек йокыга талганнар. Кәримә кабергә якынаюга янәшәдәге кабер өстендә утырган биек чыршы тирәсендә кошлар сайрый башлады. Әйтерсең, Кәримәнең газизләренең җаны кош булып кайткан да аны сәламлиләр!
– Күп хәсрәтләр китердем сезгә, кадерлеләрем. Кичерегез мине… Бик авыр чакларыгызда яннарыгызда була алмадым. «Соңарган юлым» ны көтеп ала алмадыгыз. Бәхил булыгыз… – Күңеле каткан хатын иелеп, каберләр өстен биек үләннәрдән арындырды.
– Мин дә хәзер килә алмыйм, кызым. Баштагы елларда караштыргалый торган идем дә бит… Җаннары тынычлык тапсын инде, балам. – Сания карчык Кәримәне күзәтте.
…Бераздан чыгу юлына атладылар. Зиратның капка янындагы чәчәкләргә күмелгән кабергә кергәндә үк игътибар иткән иде Кәримә. Шунда күз салып үтәргә уйлады. Яшелгә буялган рәшәткә астында кемнең якын кешесе ята икән? Карчык Кәримәдән арттарак калды. Кабернең алгы ягына чыгып, кабер ташына беркетелгән фотоны, аның астындагы исемне күргәч, хатын һушын югалта язды… Зәнфирә?! Җиде ел элек аның белән диңгез ярында күрешкән сыйныфташы, институт юлыннан бергә атлый башлаган җан дусты Зәнфирә бит бу!
– Зәнфирә?! Сиңа ниләр булды? Нишләп син дә монда? – Кәримә үз тавышыннан үзе куркып куйды.
– Сөйләмә инде, кызым, ял итәргә барган җирендә суга батып, үле гәүдәсе генә кайтты бит Зәнфирәбезнең… Ире – тол, ике баласы ятим калды… – Сания карчык та кабер янына килеп басты. Кәримәне уйлары янә үткәннәргә алып китте…
* * *
Кәримә, гадәттәгечә, туйганчы йоклады, уянгач, бик озак иркәләнеп ятты. Сакчысы озатуында бүлмәгә җиләк-җимеш, татлы сулар, ризык китерделәр. Торып киенеп, юынып җыенгач, ашап алды. Көзгегә карап, үзенә сокланып торды: газиз башына ниләр генә күрергә туры килмәде, шулай да элекке чибәрлеген югалтмаган әле ул, көзгедәге чагылышы сөендерерлек. Ап-ак йөз, нәзек кашлар, озын керфекләр, туры борын, калын иреннәр – берсе дә яшьлек эзен югалтмаган әле!
Билгеләнгән сәгатьтә сакчысы килде. Сакчы аны массаж бүлмәсенә озатып куйды, массаждан соң су коенды, чәчен, тырнакларын тәртипкә китертте. Сакчы бер адым да кырыйга китми, ул барында берсе белән бер авыз сүз сөйләшергә рөхсәт юк. Хатын тоткынлыкка килеп эләгүен, кара бизнес өчен эшләвен аңласа да, чарасы юк, түзми булдыра алмый. Телевизор карап, илдәге үзгәрешләрне күзәтеп яшәсә дә, телефон, почта хезмәтенә юл ябык. Көзгеле тәрәзәләр аша тыш күренсә дә, эчке як тышка күренерлек түгел, тәрәзәләр тимер рәшәткәләр белән ныгытылган…
Сакал ерак сәфәргә юлланган көн иде. Кәримә төшке аштан соң тыш һавасы суларга чыкты. Бәхеткәме, үкенечкәме, бу юлы озатучысы күренмәде. Диңгез ярында ял итүчеләр су коена, көлешәләр, сөйләшәләр. Күпләре гаиләләре белән килгән. Аларга көнләшеп карады хатын, чөнки алар ирекле. Ә менә ул алтын читлектәге кош кебек.
Кәримә халык янына бармады, үзен Сакал кешеләре читтән күзәтүен сизә дә, белә дә иде. Анда мине белә торган кеше юк дип уйлады, комда бата-бата, ярга якынаеп, аякларын чайкады да яр буйлап сузылган парктагы биек пальма төбенә урнаштырылган эскәмиягә барып утырды. Шул мәлдә тротуар буйлап диңгезгә табан атлаган хатынга күзе төште. Ниндидер күзгә күренмәгән көч хатынны шул якка борылырга мәҗбүр итте. Карады да карашы шунда торып калды: таныш йөз, таныш сын! Авыл кешесенә хас адымнар… Тукта, кем соң әле бу, таныш бит, дип хәтерен актарды Кәримә. Шул мәлдә теге хатын да аңа карап алды, аның да карашы Кәримәдә тукталып калды. Берничә минут карап торганнан соң, ул Кәримәгә табан атлады, якынаюга кычкырып җибәрде:
– Кәримә?! Синме бу? Син бит бу! Күземә күренәсеңме дип торам! Кайчан килдең? Кайларда яшәп ятасың?
Кәримәнең каршысында җан дусты, ахирәте, авылдашы Зәнфирә басып тора иде.
Pulsuz fraqment bitdi.
