Kitabı oxu: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», səhifə 3

Şrift:

«Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем…»

 
Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем,
Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем.
 
 
Морадың [вә] мәкъсудың бирсен Алла,
Хаталардин сәне сакла[сын] Алла.
 
 
Сәнең йөзең кояшдик нур икәндер,
Ходай сәне бәңа язган микәндер?
 
 
Сачең охшый Зөләйханең саченә;
Сәнең керфекләреңдин нур сачелә.
 
 
Язаеммы, җаныкаем, йитәрме?
Сәне алмай күңел гыйшкы бетәрме?
 
 
Сәне сәрбагъ397 эчендә гөл яратды,
Бәне сайрамага былбыл яратды.
 
 
Сәнең сайрамакың дидар398 өчендер,
Бәнем сайрамакым сән йар өчендер.
 
 
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын,
Бәнем җаным сәнең корбаның улсын.
 
 
Надан ирне кияү итсәң үзеңә,
Кыямәт көн кара ягар йөзеңә.
 
 
Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында кыймылдап ятырга.
 
 
Сәнең вәгъдәң көтә-көтә, гүзәлем,
Өзелеп бетәдер бәнем үзәгем.
 

«Фиракъеңдин күземдә йәш корымай…»

 
Фиракъеңдин399 күземдә йәш корымай,
Бән йөримен кичә-көндез оемай400.
 
 
Иляһи, җөмлә гамгинне401 шад кыйлгыл,
Ки гамедин бәндәне азад кыйлгыл.
 
 
Гозер кыйлып язам хәлемдин хәбәр,
Мәне гыйшык утыйга кыйлма грифтар402.
 
 
Без гъәрибләр403 йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде.
 
 
Морадым, мәкъсудым бәнем, гүзәл, сән,
Нәчә елдин бирле эчем өзәлсән.
 
 
Тәмам гомрем сәнең һиҗреңдә әфкяр404,
Гамең берлән гъәриблекдә грифтар.
 
 
Йөземгә бак – тәнем, ике күзем сән,
Шикәр агъзыңни ач – ширин сүзем сән.
 
 
Фәрагъәт берлә405 һич гашыйк ятармы?
Кеше рәхәт белә гашыйк итәрме?
 

«Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?…»

 
Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?
Көтеп юкны, газиз гомрең үтәдер.
 
 
Бу кадәр үк инәлеп, и җаный ла,
Сүзем тыңлап, йарым булсаң, ярый ла.
 
 
Әгәр дә тыңламасаң, и Фатыйма,
Үкенермен бу инәлгән хатыйма.
 
 
Гомер буенча хәсрәткә саласың,
Ничек итим, эчем өзеп аласың.
 
 
Сагынып егъласы булсам гомергә,
Эчем янып, дүнәр кара күмергә.
 
 
Егъларга каламын йөрәк канилә406,
Җаный ла, и җаный ла, и җаный ла!
 
 
Җаныем ла диеп хәсрәт йийәргә407,
Нигә ташладың, и җаным, дийәргә.
 
 
Үкенечкә генә туган икәнсең,
Бәңа хәсрәт өчен булган икәнсең.
 
 
Сәне сәүгән идем җаным-тәнемлә,
Нидән ташладың, и җаным, бәне лә?
 
 
Исемә төшәсе булсаң ялан бик,
Халем мөшкил булыр, җаный, яман бик.
 

«Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне…»

 
Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне.
 
 
Бәнем халемдин аңа һич хәбәр юк,
Ки бу дәрдемдин аңа һич әсәр юк.
 
 
Әйа җаным, сәне кайдин табармын?
Мамык берлән нәчек утны янармын?!
 
 
Бән бичара сәне кайдин күрәрмен?
Чыкмыйча утыңызда күп йөрәрмен.
 
 
Сәнең дидареңә408 мохтаҗ булыпмын,
Тәкый гыйшкың утынга янып-көепмен.
 
 
Мөнәүүәр409 җәмалеңчөн басты кайгу,
Бәңа сәнсез ошбу җиһан карангу!
 
 
Җәмалеңне күреп хәйран булыпмын,
Сәне күрмәк өчен гирйан410 улыпмын.
 
 
Көчем юкдыр хәрәмеңә411 йитәргә,
Илкем412 йитмәй сән җаныйны тотарга.
 
 
Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..
 

«Гаҗәб ләтыйфәдер…»

 
Гаҗәб ләтыйфәдер413 җисмең,
Ки белми ничек[дер] исмең;
Йөрәгем, бәгърем и кисдең,
Ки күргәзеп кәмаляти414.
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйәки ак бүз;
Әгәр дисәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айати415.
 
 
Гаҗәбдер ки билең анчә,
Ләбең416 ләгъел, дешең гъөнчә417;
Юк ирде күрдекем бончә,
Күрүбән күп кәмаляти.
 
 
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм;
Язарга фәһм418 йитмидер һәм
Кәгазь, кара, мәкаляти419.
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең йинҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Гыйшык дотып сәңа катый.
 
 
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик;
Улыбмын имди Мәҗнүндик,
Идеп гыйшык хыйаляти420.
 
 
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным;
Бетебдер дәрде-дәрманым,
Күрәчәк421 ошбу халяти.
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин күңлеми алмам;
Килүрсән – гайрени алмам,
Идеп сәңа макаляти!
 
* * *
 
…Колак салып ишет, җаным,
Идәем бер хикәяйәти…
 
 
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Кызыл йакут кеби һәм ак
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ422,
Идүбән күп ригайәти423.
 
 
Йөзеңне әйдәде гөлтик,
Сачеңне кыйлды сөнбелтик,
Ауазың итде былбылтик,
Идеп фазли гъинайәти424.
 
 
Сылу әйләде үзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй күзеңне
Мөдәүвирсез бигайәти425.
 
 
Кашыңны әйләде кара,
Ачык кыйлды ике ара,
Һилялә охшашы вара426, –
Чигелмеш биниһайати!
 
 
Йөзең биңзәр тәмам айа427,
Күрәнләр хур кеби сайа428;
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Яңылдым бер бу айати.
 
 
Йөзең охшар кызыл гөлә,
Йөзеңдин нурларың агыла,
Күрәчәк күзләр чагыла,
Көнәш кеби шәрайати429.
 
 
Күзең гәр кешегә бакылыр430,
Күзеңдин утларың чакылыр,
Кәлүбән сөрмә якылыр, –
Кидәрер һәм бу сагъәти431.
 
 
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең тора калкып,
Ки күлмәк үтәли балкып, –
Нуры улыр галямати!
 

«Мөбарәк къамәтең хубий…»

 
Мөбарәк къамәтең хубий432,
Үзең мәхбүбләрнең хуби433,
Ки тугаймусың күби434? –
Бу галәм бәрчидә нәбат435!
 
 
Кашың карасыдин сәүдем,
Ки күрмәен сәне сәүдем.
Җанка… суйдым (?),
Вә илля соңрада һәйэат436.
 
 
Сәнең исмең зикер әйләп437,
Сыйфатыңны фикер әйләп,
Ки һушың гакълыми бәйләп,
Вә илля соңрада һәйэат!
 

«Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига…»

 
Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига,
Ни әйтерсән йөземдәге сарига?
 
 
Инәлә белмәдем сәңа, күрәсең:
Итеп мәхрүм, ишегеңдин сөрәсең.
 
 
Бәдига, ник болай мәңа катасың438?
Бәнем күз йәшемә ничек батасың?
 
 
Әгәр чәнди439 мәне мәхрүм итәрсән,
Күрәек, нинди егеткә китәрсән!
 
 
Мәхәббәт булмасын барган йиреңдә,
Сафалар440 сөрмә һич барган иреңдә:
 
 
Болыттик кайгылар башыңа ягъсын,
Тәәссефтин441 күзеңдин йәшләр аксын!
 
 
Йә тап булгыл ки бер залимгә хун-хар442,
Йә бер зәнки443 кеби астында бул хар444!
 
 
Этен сөргәндәй кусайде445 катындин,
Җәфа күрсәтсәйде446 көндәш хатындин!
 
 
Йә, сөйәмен дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
 
 
Җәмалең447 күрсәйде кара төтендик,
Мөбарәк йөзеңи хурлап этендик!
 
 
Мөбарәк күксиңә448 мендергәнеңне,
Күңел алып сөеп көлдергәнеңне.
 
 
Тәваззигълык итәнләрең йөз анча449,
Берин күрмәсә иде ул тузанча!
 
 
Йә онтылсаң иде сән кала-кала,
Йә тап булсаң иде бер ак сакала!
 
 
Мыекы санысчайде михе әлимтик450,
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик451.
 
 
Сулышы килсәйде баде сәмумтик452,
Кирәкле әгъзасе булсайде мумтик453.
 
 
Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде454 гомре буенча.
 
 
Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.
 
 
Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр455.
 
 
Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.
 
 
Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә456?
 
 
Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига457.
 
 
Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!
 
 
Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.
 
 
Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.
 
 
Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә458.
 
 
Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб459 булдылар юк.
 
 
У460 Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә461.
 
 
Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.
 
 
Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.
 
 
Мисъри шаһ462 угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.
 
 
Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм463,
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»
 
 
Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.
 
 
Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»
 
 
Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад464.
 
 
Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.
 
 
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!
 
 
Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари465,
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари466.
 
 
Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.
 
 
Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә467.
 
 
Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!
 
 
Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә468?
 
 
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.
 
 
Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..
 

«Сәламулла күземнең карасыйга…»

 
Сәламулла469 күземнең карасыйга,
Җигәргүшәм470, йөрәгем парәсыйга.
 
 
Ике күзем нуры, җаным Бәдига471,
Тәнем, рухым, рәуанем мәкъсадыйга472.
 
 
И фәлян иленең шәмсе вә маһы473,
Ничек тими сәңа гыйшкымның аһы?
 
 
Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.
 
 
Һауаланган булып, гакълымны йуйдың474,
Бәне мәхрүм идеп хәсрәткә куйдың.
 
 
Һауаланган сәнең кебек ничәләр,
Егълып, гомре вар475 хәсрәт чигәләр.
 
 
Кеше үз-үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала476.
 
 
Сәне белгән идем тугъры үземдик,
Сүзеңә дә инандым үз сүземдик…
 
 
Сәнең сүзең икән ялган катышлы:
Күңелгә булмады бик үк ятышлы.
 
 
Бәне ничек ишегеңдин сөрәсең?
Үзең дә һәм аны бер-бер күрәсең:
 
 
Сәнең кебек күтәргәнләр борынны
Сирәк буладыр уңдырган урынны.
 
* * *
 
Баралсаң бәндин артыкка – ярый ла,
Сәнеңдик сайлаган – тазга тарый ла.
 
 
Бәне ташлап, күтәрмә бер дә борның,
Йәшем төшсә, ки һич дә уңмас урның.
 
 
Йә алдалап, үзеңне бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
 

«Сәламулла йөрәгем парәсыйга…»

 
Сәламулла йөрәгем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга.
 
 
Сәлам, и куәти рухы рәуаным477,
Сәлам, и дилбәри җан-у-җиһаным478!
 
 
Сәлам, и миһербани дилнәуазем479,
Сәлам, и бостанә сәрвийе-назем480!
 
 
Сәлам, и лаләи руй гөлгъөзарем481,
Сәлам, и куәти җан-у-бәһарем482!
 
 
Бәңа сәнсез бу эчкәнләр кызыл кан,
Бәңа сәнсез ачыйгъ ирер сөчек җан.
 
 
Бәңа сәнсез газаб ирер бу рахәт,
Бәңа сәнсез йөрәкдә мең җәрәхәт.
 
 
Бәңа сәнсез хәрәм ирер бу сохбәт483,
Бәңа сәнсез бу сохбәтләр чү михнәт484.
 
 
Бәңа сәнсез мөсыйбәтдер485 мәгъишәт486,
Бәңа сәнсез мәгъишәтләр мәшәкъкъәт.
 
 
Сәнең гыйшкың белә ахир үләрмен,
Фиракъең487 утыйда әксәр488 көйәрмен.
 
 
Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың489,
Ки үртәр хәстә җанымны фиракъең.
 
 
Эчәрмен ширбәти һиҗран490 һәмишә,
Фиракъида күзем гирйан491 һәмишә.
 
 
Сәнең йадың492 белән гөлзар493 ачылыр,
Сәне күрмәй йөрәкдә кан сачылыр.
 
 
Мән, и бидил494, сәне къәндин495 күрәрмен? –
Фиракъең утында бисйар көйәрмен496.
 
 
Сәламулла йөрәкем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга!
 

«Каләм язды бераз монча кәлями…»

 
Каләм язды бераз монча кәлями497,
Кабул идеп ала күргел сәлами.
 
 
Боны яздым сәне гайәт сәүгәндин,
Ки гыйшкың утыйла эчем көйгәндин.
 
 
Гафил улма, сүзем тот, и нигярем498,
Ике гыйшык онытмас бере-берен.
 
 
Мәгъшукый җан, күзләрем күрде сези,
Шул замандин хәйран әйләде бези.
 
 
Күзләрем күрде – сезә улдым биһуш,
Имди сәнсез күңлем һич улмаз хамуш499.
 
 
Җәмалең хур кебидер, күзләрең нур,
Кыйла күрмә висалеңдин500 бәни дур501.
 
 
И җаным, кыйл бәнем сүземи кабул,
Шаде-харәм502 әйләгел, кыйлма мәлүл503.
 
 
Әйа мәхбүб504, тутый кош сән җиһанда,
Бәнем илә күрешсәнә ниһанда505.
 
 
Күңелдин чыккусы юкдыр хыялың,
Дәрига506, күрмәдем ширин җәмалең.
 
 
Сәлам улсын сәңа, фәлян, ки бәндин,
Ки мондин соң көтәрмен мән дә сәндин.
 
 
Робагыйлар чыкарып яздым хатый,
Язмаз ирдем бу хатымны – гыйшкым катый.
 
 
Мәгъшукый җан, сән кабул кыйлсаң бәни,
Җан-дилилә507 бән кабул кыйлдым сәни […]
 
 
Ирсаль әйләдем508 сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый509 […]
 
 
Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм510, теләсәң дәхи җаным.
 
 
Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.
 
 
Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын511 бер Алла.
 
 
Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.
 
 
Ошбу сүзне халка изһар әйләмә512,
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә513 […]
 
 
Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.
 
 
Әгәр япсаң514 кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.
 
 
Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…
 

«Бу хатымны кабул итеп аласың…»

 
Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.
 
 
Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!
 
 
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
 
 
Хода язсын мөкъәддәр515 каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
 
 
Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә516 йолдыз.
 
 
Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!
 
 
Сәнең дәрдең билә булдым герифтар517,
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
 
 
Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.
 
 
Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!
 

«Гүзәлсән мисле алмадый…»

 
Гүзәлсән мисле алмадый,
Җәмалең күңелем алдадый,
Түзәр халем калмадый, –
Нитәен бән бу бәляне?!
 

«Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән…»

 
Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән:
Бәйан идәм мәхәббәт гъәнбәрендән518.
 
 
И җаныем, бәне ташлыйсың, ахры,
Беленәдер сүзеңнең рәһбәрендән519.
 

«Бән сезләрә бер сүземне…»

 
Бән сезләрә бер сүземне
Йад итәлем, ки аңлагыл,
Колак дотып бу сүземне
Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.
 
 
Әй нигярем520, теләгел сән
     гыйлем йарны,
Үзеңә эзләйүбән
     алгыл аны.
Гүйә очкан кош кебидер
     гыйлем кеше,
Күп мәшакъкать берлә тотар
     аны кеше.
 
 
Кулыңдан сән аны куйма,
Онытып, гыйльмеңне йуйма521,
Гыйлемлек кошыный суйма, –
Сәңа булгай разый Алла.
 
 
Табар булсаң гыйлем ирне,
Ки муафикъ булыр йарны;
Бу үгетне тотар булсаң,
Сәңа булыр разый Алла.
 
 
Үзең наданлара катма,
Гыйлемлекне суга атма,
Тутый берлә ки карганы
Килтереп бер ивгә522 япма.
 
 
Надан ир малына кызма523,
Алар сари524 кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә, –
Ки булырсән гъисйан Алла525.
 
 
Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын утка якмак –
Нәданә гъәсъбәи Алла526.
 
 
Кирәк малын утка якмак…
Аның чөн хәсрәтә калмак…
……………………………………….
………………………………………..
 
 
Наданга үз буең сонсаң,
Үзең аңа мотыйгъ булсаң527,
Аңа разый булыр исәң,
Сәңа разый имәс Алла!
 
 
Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалыкы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.
 
 
Дигел анлара бу сүзне,
Бакып анлара дөз күзне528:
«Ятыр катыңда кискәдәй,
Бирүбән тын ки мичкәдәй!»
 
 
Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Алла.
 
 
Ике мәгъшук бергә кушла –
Ефәк булып ки ишелә,
Кәлүб куйнына ки керсә,
Нәсыйб итеп, кушып Алла.
 
 
…………………………………………..
………………………………………….
Муафикъ кулларын салса,
Гүйә разый аңа Алла.
 
 
Кушылып [бу] ике җаный,
Ки белеп хөкме уганый529,
Ки мондан яхшысы къәный530? –
Бу дорур ризаи Алла.
 
 
Бу икеләре гыйлем булса,
Белүб андай гамәл кыйлса,
Ки галимнең кулун алса, –
Булыр и һөдаи Алла531!
 
 
Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,
Ярин532 сәңа булыр рәхәт,
Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –
Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля533.
 
 
Гыйлемдән ки йөз дүндермә,
Гыйлем чырагын сүндермә,
Аңа чытык йөзең вирмә, –
Разый булыр сәңа Алла…
 
 
Салур андин түбән башны,
Чытар йөзи, күзне-кашны,
Ачылып хатнына дәшми, –
Көлеп бакмак аңа къәный?
 
 
Каралык къәлбене534 баскан,
Агыр балта биленә аскан,
Юан-юан агач кискән, –
Арыгач уйнамак къәный?
 
 
Арыгач ачылып тормаз,
Үзе йәш, ултырып тормаз,
Хәлалене күзе күрмәз, –
Торыр килеш карап аный.
 
 
Йәнә ул дәмдә535 кич булгай,
Кәлүб түшәккә ултыргай,
Хәлаленә моны айгай536:
«Дийәен бән, ишет моный.
 
 
Дийәем бән, сән ишеткел,
Кәлүб аякымны чишкел,
Үгетне бу онытмагыл:
Кибәргә пичкә сал аный».
 
 
Китәндәй537 ак беләкләрен,
Кәлүб ул сызганып анда,
Чишеп алыр аякларын,
Алып пичкә салур аный.
 
 
Наданның хале бу улгай,
Чабатасына туфрак тулгай,
Оекы һәм кара булгай, –
Чыкуб хатун кагар аный.
 
 
Йәнә сузар аякыны,
Ки тартырга оекыны,
Коеп тузан увакыны538, –
Буянурсән йәнә, җаный.
 
 
Бу мескин чыкубән какгай,
Ки әле туфракга баткай,
Керүбән катында яткай, –
Торып да ул үбәр аный.
 
 
Кияр аякына лапта539,
Аны киеп йөри таптап,
Көйдермәгел берүк утка,
Әгәр салса кибәргә аный.
 
 
Киеп лапталары тузгай,
Кадерсез гомре, бел, узгай,
Ишетеңез моны сез, һай, –
Ахирәт эстәмәк къәный?
 
 
Аякы, тубыкы бәйләнгәй,
Йите кат киндерә әйләнгәй,
Кәзеб540 сүзләргә бәйләнгәй, –
Басубән гъәфләти аный.
 
 
Надан [дин] хур дәхи барму,
Бу сүзгә сүз дәхи барму?
Галимне хур күргәнләргә
Ходаның рәхмәте къәный?
 
 
Ни мәгъкульдер моный күрмәк,
Гыйлем кызны нәданга вирмәк,
Гыйлем егет наданны алмак,
На мәгъкульдер дидем аный.
 
 
Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып541, намаз кыйлса,
Ушал ирдер ки рәхманый542!
 
 
Намаз кыйлса, алып таһрәт,
Булубән анда ул шөһрәт;
Бу эшләргә йөзең үгрәт –
Булырсән чөн ки рәхманый.
 
 
Зирагъәтдән543 әгәр кайтса,
Тиз үк хәляленә әйтсә,
Ки комганга суын салса:
«Намазга вараем, җаный!»
 
 
Кәләше анда су койса,
Торубән һәм возу кыйлса,
Намазга мәсҗедә варса,
Ки мондин яхшысы къәный?
 
 
Ки бәгъзеләр надан булса,
Галимләргә коллык кыйлса,
Тагъәт544, коллыкны күп кыйлса,
Галимләрдин сайуң545 аный!
 
 
Берәүләр гәр галим булса,
Кяһиллек546 тагъәтен кыйлса,
Үзе кешегә «кыйл» дисә,
Монафикъ547 дип белгел аный.
 
 
Әгәр хөкме Хода улса,
Галим бер дөхтәри548 алса,
Үзенең нәсыйбы улса,
Ниләр дийәм – ишет аный!
 
 
Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,
Оекым, читекем алгыл,
Килеп янымда ултыргыл, –
Кушылдырды бези Алла!»
 
 
Укыгай ул торып намаз,
Кыйлып ул мәүляйа нийаз549
………………………………………
Дир ул хәмед-сәна кыйлса550,
Аңа хушнуд551 булыр Алла.
 
 
Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,
Самавыр ярагын552 кыйлсаң,
Китереп сөфрәйә куйсаң,
………………..будыр җаный».
 
 
Дилваз553 ярагыны кыйлып,
Бер-беригә күз[ен] салып,
Ки чәйнеккә чәен салып,
Диеп ул: «Әлхәмделилла,
 
 
Кушылдырды бези мәүля,
Китер бал, чәй, лимун тагы,
Куең һәм сөфрәгә554 аный…
……………………………………»
 
 
Утырыр ике[се] алда,
Самавырны алып алга,
Сузарлар кулларын балга, –
Ки мондин яхшысы къәный?..
 
 
Салубән күзләрә күзне,
Тәбәссем555 берлә дир сүзне,
Көлешеп дийәрләр сүзне:
«Ки кушды безне ул мәүля!»
 
 
Галим булса, булыр дәүләт,
Нәдан [булса], булыр зилләт556,
Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,
Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»
 
 
Наданга сән әгәр варсаң,
Берәүне сәүмәен алсаң,
Ки бер гъише нуш кыйлсаң557
Ки үлмәкең ирүр әфзаль558.
 
 
Гыйлем йарны сәүеб алсаң,
Аның илә самит торсаң559,
Ике мәгъшук гомер сөрсәң –
Бусыдыр, бел, җаный, әүля!
 
 
Ки наданга берәү бармак –
Үзене зиндана салмак,
Ки хәсрәтдер уйлә560 кыйлмак, –
Ки кушмасын берүк Алла!
 
 
Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә561 анда,
Аның илә мосахибдән562
Ки әфзаль зиндани, Алла.
 
 
Мәхәббәт йебе киселсә,
Әгәр салкын йиле иссә,
Ки дә әйтсен ушал дәмдә563:
«Сыгынырмын сәңа, Алла!»
 
 
Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә564 эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә, –
Үзеңә тиң бирүр Алла.
 
 
Өзелеп, егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын –
Котылдырсын берүк Алла!
 
 
Сәүешмәклә кулын салмак,
Ки ләбендән пусә кыйлмак565,
Аның нәхренә566 кул салмак
Ирүр, бел, ләззати алма567.
 
 
Ки галимдәй хәбәр килсә,
Ата-анаң аңа вирсә,
Мәһәрә568 керәнләр салса, –
Аны кабул әйләгел, җаный!
 
 
Әгәр сән наданга варсаң,
Барып таш бота керсәң,
Мәхәббәтсез билә торсаң –
Суган булыр сәңа алма!
 

«Колак тотып ишет, җаный…»

 
Колак тотып ишет, җаный,
Идәем бер хикяйәти,
Сәңа гашыйк улып тәкый, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Ки ак йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ569, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзеңне әйләде гөлтик,
Сачеңне игде сөнбелтик,
Үзеңне итде былбылтик, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзең биңзәр570 тулар айа,
Күрәнләр хур диеп сайа571,
Сәңа биңзәшле кыз кайа? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзең биңзәр кызыл ләгълә572,
Йөзеңдән нурларың агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Гаҗәб ләтыйф дорыр573 җисмең,
Мәгълүм дор[ыр] сәнең исмең,
Йөрәгем бәгърене кисдең, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Билең нечкә, нәзек дорыр,
Буең зифа, төзек дорыр,
Җиһан эчрә574 аз ук дорыр, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Төсең саф, гөл кеби йөз,
Әгәр дисәң иде бер сүз, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә575 дан алдың,
Зөләйха урнына калдың, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Сүзем язылды күп төрле,
Тагы да әйтәем берне:
Кабул итәрмүсән серне? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Килермүсән бәңа үзең?
Дәхи кашың, кара күзең,
Бал-шикәрдин датлы сүзең, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Әгәр кал]сам сәне алмай,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Сә]лам яздым сәнең артын,
Сәне сәүмәклекем сартын576;
Яңакларың кызыл алтын, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Сәлам яздым каләм кашка,
Ки сәүмәкдә эшем башка,
Чыкармагыл серне фашка, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Әйа] җаным, ки бел халем,
Җана гыйшкъ утына җаным,
Тәнемдә калмады каным, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Әйа җаным, нәчек итим,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Намаз артларындин, җаный,
Телимен Алладин сәни,
Кабул итсен ки сүземни, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзең – тулан аем!
Сәнең өчен кышын-җәен
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Языйм микән, җитәр микән,
Сәнең мәдхең577 бетәр микән,
Күңелләрдин китәр микән? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда ни файда,
Кауышыйк без шушы айда! –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Күземне күзеңә] салсам,
Ходай язып сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт җиткән ки, җаный ла!
Ирадәң578 әллә байларда? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 

«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»

 
Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы579,
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.
 
 
Үзеңне күрмәен580 күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.
 
 
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.
 
 
Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр581,
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар582.
 
 
Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли583 күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
 
 
Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
 
 
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!
 
 
Гыйшык хәле мәризъдан584 каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы585.
 
397.Сәрбагъ – бакчалар «башлыгы»: бакчалар бакчасы, иң яхшы бакча.
398.Дидар – күрешү, очрашу.
399.Фиракъеңдин – аерылудан, аерым торудан; синнән башка торудан.
400.Оемай – йокламый.
401.Гамгин – гамьле, моңлы, кайгылы.
402.Кыйлма г[е]рифтар – дучар кылма.
403.Гъәрибләр – монда: кимсетелгәннәр, өлешсезләнгәннәр.
404.Сәнең һиҗреңдә әфкяр – синнән аерылуны фикерләүдә.
405.Фәрагъәт берлә – тынычлык, гамьсезлек белән.
406.Канилә (каны илә) – каны белән.
407.Йийәргә – ашарга.
408.Дидар – күрешү, очрашу.
409.Мөнәүүәр – нурлы, якты, балкып торган.
410.Гирйан – елаучы, күз яше түгүче.
411.Хәрәм – тыелган нәрсә; гаиләдә ят кешеләр өчен тыелган урын (хатын-кыз өчен билгеләнгән урын, бүлмә).
412.Илкем – кулым.
413.Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.
414.Кәмаляти – камиллекне.
415.Айати – аятьләрне (догаларны).
416.Ләбең – иренең.
417.Гъөнчә – чәчәк бөресе.
418.Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.
419.Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.
420.Хыйаляти – хыялыйларча.
421.Күрәчәк – күргәч.
422.Рәүнәкъ – яктылык, нур.
423.Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.
424.Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.
425.Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.
426.Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.
427.Биңзәр… айа – айга… охшаш.
428.Сайа – саный.
429.Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.
430.Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.
431.Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).
432.Къамәтең хубий – буй-сының гүзәл.
433.Хуби (хубы) – яхшысы, әйбәте, матуры.
434.Тугаймусың күби – күпләп, күп булып туганмысың.
435.Бу галәм бәрчидә нәбат – бу галәм яшеллек (гөл-чәчәк?) белән тулы.
436.Вә илля соңрада һәйэат – әмма соңында үкенеч.
437.Зикер әйләү – искә төшерү, кабатлау, гел истә тоту.
438.Катасың – катысың.
439.Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.
440.Сафалар – рәхәтләр.
441.Тәәссефтин – үкенечтән.
442.Хун-хар – канечәр.
443.Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.
444.Хар булу – хур булу.
445.Кусайде – куса иде.
446.Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.
447.Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.
448.Күксиңә – күкрәгеңә, түшеңә.
449.Тәваззигълык итәнләрең йөз анча – йөзләрчә түбәнчелек итүләрен.
450.Михе әлимтик – кайгы кадагы шикелле.
451.Агыз-йары тоелсайде хәмимтик – авыз тарафы тоелса иде тирләгән кебек.
452.Баде сәмумтик – сәмум җиле шикелле.
453.Мумтик – мум шикелле, балавыз шикелле.
454.Моктандырсайде – интектерсә иде.
455.Дәмләр – вакытлар; сулышлар.
456.Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте).
457.Күңлең йадига – күңелең хәтеренә.
458.Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз.
459.Һәб – барысы да, һәммәсе.
460.У – ул.
461.Итәрде нәүхә – зар елар иде.
462.Мисъри шаһ – Мисыр шаһы.
463.Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым.
464.Итде фөрйад – елады, агълады.
465.Бәһари – бәһарне: язны.
466.Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне.
467.Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән).
468.Талигъә – бәхет.
469.Сәламулла – Алланың сәламе.
470.Җигәргүшәм – бавырым кисәге, бәгырем.
471.Бәдига – күркәм, гүзәл, тиңсез; татлы телле; хатын-кыз исеме.
472.Рәуанем мәкъсадыйга – юнәлешем максатына.
473.Шәмсе вә маһы – кояшы һәм ае.
474.Йуйдың – җуйдың.
475.Гомре вар – гомере барынча, бар гомеренә.
476.Җыелса, белмәс ала – җыелса да, ала белмәс (бәладән ала алмас).
477.И куәти рухы рәуаным – и җанымның ургылып торган куәте.
478.И дилбәри җан-у-җиһаным – и җан һәм дөньялыгымның иясе (гүзәл хуҗасы).
479.И миһербани дилнәуазем – и миһербанлы (шәфкатьле) күңел юатучым.
480.И бостанә сәрвийе-назем – и бакчалардагы назлы сәрвием.
481.И лаләи руй гөлгъөзарем – и лалә йөзле алсу йөзем.
482.И куәти җан-у-бәһарем – и җанымның һәм (тормыш) язымның куәте.
483.Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.
484.Чү михнәт – михнәт шикелле.
485.Мөсыйбәтдер – бәхетсезлектер.
486.Мәгъишәт – тормыш, яшәү, тереклек.
487.Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың.
488.Әксәр – бик, күп, көчле.
489.Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың – сиңа көчле мәхәббәтем теләге тәкатемне (сабырымны) җуйды.
490.Ширбәти һиҗран – аерылу ширбәте.
491.Күзем гирйан – күзем йәшле.
492.Сәнең йадың – сине йад итү белән.
493.Гөлзар – гөлбакча, чәчәклек.
494.Бидил – шәфкатьсез, каты бәгырьле.
495.Къәндин – кайдан, кайда.
496.Фиракъең утында бисйар көйәрмен – синнән аерылу утында бик көярмен.
497.Кәлями – кәлямне: сүзне.
498.Нигярем – гүзәлем, чибәрем.
499.Хамуш улмаз – телсез, тыныч булмас.
500.Висаль – кавышу, күрешү, очрашу.
501.Дур – ерак.
502.Шаде-харәм – шатлыклы; күңелле.
503.Мәлүл – күңелсез, боек; кайгылы.
504.Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
505.Ниһанда – аулакта, яшерен урында.
506.Дәрига – үкенеч, кызганыч.
507.Җан-дилилә – җан-күңел илә.
508.Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем.
509.Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен.
510.Дәригъ итмәм – кызганмам.
511.Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын.
512.Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә.
513.Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез).
514.Япсаң – яшерсәң (капласаң).
515.Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш.
516.Мисальдә – чагыштыруда.
517.Герифтар – дучар.
518.Гъәнбәр – хуш исле үлән; мәхәббәт гъәнбәрендән – мәхәббәт ароматыннан.
519.Сүзеңнең рәһбәрендән – сүзеңнең сөрешеннән.
520.Нигярем – гүзәлем, чибәрем.
521.Йуйма – җуйма.
522.Ивгә – өйгә.
523.Кызма – кызыкма.
524.Сари – таба.
525.Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче.
526.Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы).
527.Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию.
528.Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп.
529.Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.
530.Къәный – кайда.
531.Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.
532.Ярин – киләчәктә, алда.
533.Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.
534.Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.
535.Ул дәмдә – шул мизгелдә.
536.Айгай – әйткән, әйтер.
537.Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.
538.Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).
539.Лапта (лапти) – чабата.
540.Кәзеб – ялган.
541.Возу кыйлу – тәһарәт алу.
542.Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.
543.Зирагъәт – игенчелек, иген игү.
544.Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.
545.Сайуң (санаң) – санагыз.
546.Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.
547.Монафикъ – икейөзле.
548.Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.
549.Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.
550.Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.
551.Хушнуд – риза, канәгать.
552.Ярагын – әзерлеген.
553.Дилваз – яхшылап, матур итеп.
554.Сөфрә – ашъяулык.
555.Тәбәссем – елмаю.
556.Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.
557.Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).
558.Әфзаль – өстен.
559.Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.
560.Уйлә – шулай.
561.Дөкәнсә – бетсә.
562.Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.
563.Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.
564.Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.
565.Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.
566.Нәхренә – муенына.
567.Ләззати алма – алма ләззәтләре.
568.Мәһәрә – мәһәргә.
569.Рәүнәкъ – нур, яктылык; монда: гүзәллек.
570.Биңзәр – охшар.
571.Күрәнләр хур диеп сайа – күргәннәр хур дип исәпли (саный).
572.Ләгълә (ләгългә) – асыл ташка (алсу һәм кызыл төстәге ташка).
573.Ләтыйф дорыр – матурдыр, күркәмдер.
574.Җиһан эчрә – җиһан эчендә: җиһанда, дөньяда.
575.Хәлаикъ эчрә – халыклар эчендә, кешеләр арасында.
576.Сартын – өчен, хакына.
577.Мәдх (мәдех) – мактау, дан.
578.Ирадә – теләк, ихтыяр, омтылыш.
579.Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.
580.Күрмәен – күрмичә.
581.Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.
582.Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
583.Вәли – вәләкин.
584.Мәризъ – чир, авыру.
585.Гыйляҗы – дәвасы, даруы.
Yaş həddi:
16+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 sentyabr 2021
Yazılma tarixi:
2021
Həcm:
200 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-298-04227-7
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar