Kitabı oxu: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», səhifə 4

Şrift:

«Сезнең йортыңыза вардым…»

 
Сезнең йортыңыза вардым,
Сәнең сылулыгың күрдем,
«Бу нидәй кыз?» – диеп сордым,
Гаҗәб итдем сәңа, валлаһ586!
 
 
Ки төрдем мәктүбеңезгә,
Дәхи вардым өеңезгә,
Юлыкдым сән кызыл йөзгә,
Биһуш587 улдым күреп, валлаһ!
 
 
Нәзар кыйлдым сәңа нәгяһ588,
Була күр, туташым, әгяһ589:
Гашыйк улдым дәхи сәңа,
Нәсыйб итсен сәне, валлаһ!
 
 
Гъәҗиб590 уенларың күрдем,
Ки хәйранә калып тордым,
Йөрәгемә гыйшык ордың,
Ки сәүдем шул заман, валлаһ!
 
 
Читек-башмакларың киеп,
Йөрисең, гүзәлем, биеп;
Эчем-тышым тора көеп
Күрү белән сәне, валлаһ!
 
 
Оялмадың үзең бәндин,
Бән алмадым күзем сәндин,
Чыка язып җаным тәндин,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
 
 
Сызылмыш кашларың җайдай591,
Йөзең нурлы тулан айдай,
Күрәнләр сәне хур сайдай592, –
Сылу кыйлды сәне, валлаһ!
 
 
Беләгең нечкә йәш талдай,
Сүзең датлы ирер балдай,
Гыйшыкың сабрыми алдай,
Кауыштырсын бези, валлаһ!
 
 
Ки исмең һәм фәлян булды,
Гыйшыкыңдин эчем тулды,
Ки белмимен ничек булды,
Күрүбән бер заман, валлаһ!
 
 
Ки сының дөлдөлә биңзәр593,
Йөрисең былбыла биңзәр,
Кәлямең тутыйа биңзәр594, –
Гомер вирсен сәңа, валлаһ!
 
 
Башыңа киясең калпак,
Сыйфаты кар кебек һәм ак,
Сәүәрем, валлаһи, бик хак, –
Бәңа вирсен сәне, валлаһ!
 
 
Күзеңнең нуры йолдыздай,
Керпекләрең дә кондыздай,
Җәмалең мисле595 хур кыздай, –
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
 
 
Юлыкдым бән сәңа үзем,
Ки тешде йөзеңә күзем,
Оялды һәм кызыл йөзең, –
Карап калдым сәне, валлаһ!
 
 
Гъәҗәбләй үк ки йөзеңне,
Ки былбыл кеби сүзеңне,
Бәңа бирсәләр үзеңне,
Шөкер идәр идем, валлаһ!
 
 
Ки улсайчы596 бәңа үзең,
Дәхи кара кашың-күзең
Вә һәм гөлтик кызыл йөзең
Йөрәгем яндыра, валлаһ!
 
 
Кичә ятсам, күрәм сәне
Исәпләсәм, улам би-һуш,
Гашыйк улып сәңа җәй-кыш,
Йөримен һәр заман, валлаһ!
 
 
Йөреп [һәм] күп заман түзеп,
Йөрәгем-бәгъреми өзеп,
Ки гъәм дәръясында йөзеп,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
 
 
Ки бер көн сүзләшеп үзем
Сәнең белән бераз сүзем,
Ки әйтдең сән бәңа үзең:
«Чыка күр [сән», дийә], валлаһ!
 
 
Чыкып китдем [ки] сахрага,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менеп [бән] бер биек тауга,
Ки ятдым кайгырып, валлаһ!
 
 
Ки чыккансың үзең балкып,
Ике садрең597 тора калкып;
Тәмам беткән идем йалкып,
Көтеп сәне, җаным, валлаһ!
 
 
Сәүендем сәне күргәчдин,
Киләсең юкары очдин,
Дәхи тәңкәләрең сачдин…
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
 
 
Юлыкды сәңа үз ишең,
Вар икән анда киңәшең…
Күземдин түгелә йәшем! –
Карап тордым сәне, валлаһ!
 
 
Ходадин [гәр] нәсыйб улса,
Гүзәлләр дәхи юлыкса,
Алыр идем Хода язса, –
Ниятем күп бәнем, валлаһ!
 
 
Сәңа яучыны бән салсам,
Хода язып, сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Нийәт бирер598 идем, валлаһ!
 
 
Сәнең кеби гүзәл мәхбүб599,
Хода язса, табылыр күп,
Вәликән600 үзеңез бик хуб…
Ки вирмәде сәне, валлаһ!
 

«Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур…»

 
Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур,
Барымызны яраткан бер Хода зур.
 
 
Өмид илән каләм алды бу әлем601,
Ходауәндә602, кабул әйлә теләгем!
 
 
Кабул күрмәй кире вирсәң хатымны,
Хода кашында603 сорармын хакымны!
 
 
Әгәр мәхрүм куярсән бу куендин,
Агырдыр хәсрәтем дөнья утындин.
 
 
Җаныкаем, чиләнмә сән укырга,
Күңел төшде боны һәм туктатырга.
 
 
Мөбарәк исмеңез фәлян икәндер,
Тарафындин гыйшык йиле искәндер.
 
 
Сәнең гыйшкың белән ахир үләрмен,
Фиракъең604 утында әксәр күәрмен605.
 
 
Сәне күрдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
 
 
Йибәр яулык ике башын нәгышлап606,
Дәхи бер көн кауышмакый багышлап.
 
 
Кабул күрмәй кире мәхрүм кыйларсән,
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән607.
 
 
Кешегә сүзләмәдем бу сүземне,
Сабыр берлән тыя тордым үземне.
 

«Китабларда бу сүзне күргәнем бар…»

 
Китабларда бу сүзне күргәнем бар:
«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;
 
 
Икеләнеп, оялып корган эшләр
Сүтеләдер, сүреләдер!» – димешләр.
 
 
«Биреңез үк!» – дигел, бер дә оялма,
Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма.
 
 
Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,
Әгәр ялган дисәң, бер Ходаем бар!
 
 
Бу инәлүләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.
 
 
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зарый608,
Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.
 
 
Күп ирде лә язсам хатка тагы да,
Туласы булды ла ике ягы да.
 
 
Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга,
Дәхи инәлдерәм диеп кузынма609.
 
 
Әйа җаным, вәйа җаным, җәмалем,
Сәнең өчен өзеләдер бу җаным!
 
 
Әдәбле диделәр ки әһле инсаф,
Тәнигә кул тимәгән диделәр: саф.
 
 
Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында мимылдап ятырга!..
 

«Карарым калмаен яздым сәламем…»

 
Карарым калмаен яздым сәламем,
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем610.
 
 
Җиһан зольмәт ирер611 бәнем күземә,
Көенмәкдән фәлянага җөнанем612.
 
 
Зәһи халь-ү, зәһи халь-ү, зәһи халь613! –
Бән егълармын – һәммә галәм сәр-асим614.
 
 
Мәнем сез бакмаңызлар сурәтемгә,
Йөрәгем кан ирер, мәхзүн җөнанем615.
 
 
Әйа абзый вә абыстай, сүземдән
Нәбиләр хаккычөн616 бәне исергәң617.
 
 
Мөдилл улың618, кабул идеп, сүземдән,
Бәне чәндан619 җәфаләрә дөшермәң!
 
 
Нәбинең хаккъ-хөрмәте гыйззәтичөн
Фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән.
 
 
Әгәр тәзвиҗ620 идәрсәм кардәшеңне,
Хәлегъ идәм621 хәлялемне соңындан.
 
 
Гаҗәб хәйран ирермен бу эшемдин,
Берәр ләхза622 китә белмәз исемдин.
 
 
Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән623,
Йөрәгем айпылырдай сагышымдан.
 
 
Гаҗәб катыйгъ исергәң бу сүземдән:
Хәҗәр624 йомшар иде йомшак күңелдән.
 
 
Физинһар, сөммә625 зинһар, бәгъдә626 зинһар,
Мөдилл улың, аермаң мәгъшукъемдән!
 
 
Сәбәб улың висалә ба җәнанә627,
Колыңызмын сезә җан-у-дилемдән.
 
 
Әйа абзый вә абыстай, белеңләр,
Ки гяһ-гяһ628 екылып китәм һушымдан.
 
 
Нәтәк былбыл гашыйкдыр җөмлә гөлгә,
Чәнаникә629 гашыйкмын сеңлеңезгә.
 
 
Әйа абзый, өмидем хат язмакыңдыр,
Кире бәңа, кабул идеп…
 

«Язаем сән җанашыма сәламләр…»

 
Язаем сән җанашыма сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә бераз кәлямләр630.
 
 
Булыр микән күреп күзем туяр көн,
Тулан айтик йөзеңне һәм үбәр көн?
 
 
Булыр микән йөрәгем басылыр көн,
Шифа татып висалең бәрһәмендин631?
 
 
Зифа буең күреп туймас булыпмын,
Күреп дәхи йөзеңнең күрклекендин.
 
 
Нәчек итим, бәнем тереклегем тар,
Ходай кыйлсын үзеңне дә герифтар632.
 
 
Гаҗәб хәйран буламын бу эшемдин,
Кичә ятсам ки чыкмыйсың дөшемдин.
 
 
Әйа җаным, беләсән дә беләсән,
Кабул идеп, бу тарафка киләсән.
 
 
Әйа җаным, сереңне гизләмәсмен633,
Сәне ташлап, бүтән йар эзләмәсмен.
 
 
Бу дөньяда күрепмен дөхтәри634 чук,
Сәнең кебек зифаны күргәнем юк!
 

«Аты фәлян гүзәл, матур икәндер…»

 
Аты фәлян гүзәл, матур икәндер,
Укырга да дәхи матур икәндер.
 
 
Фәлян шәкерт фәлян атлы бу йарга
Язып хатлар йибәргән күңле барга.
 
* * *
 
Нәдән тора икән гъәфләт эчендә:
«Нә вар икән, – диде, әлбәт, – эчендә?»
 
* * *
 
Шушы айның көнендә, йә кичендә
Бән буламын микән күңлең эчендә?
 
 
Вә йә барча җәендә, йә кышында
Булам микән сәнең күңлең тышында?
 
* * *
 
Нәдән үртәнмисең гомрең үтүдин?
Ятырсың[мы], җаный, йокың китүдин?
 
* * *
 
Җәмалендин йә алданып торамы?
Сылумын дип, матур дип лаф орамы?
 
 
Ки бу фикрә булып фәлян-сөрур да,
Тора микән бик алданып горурда?
 
 
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тәндин көздә дәшкән кыраутик.
 
* * *
 
Гомер һәм чылтырап сукган сагъәттик;
Бу форсатлар үтәр тиз йөгрек аттик.
 
* * *
 
Ышанма һич атаңның байлыкына,
Олугъланма йөзеңнең айлыкына.
 
 
Атаң байлыгымы вирмәз сәңа һич,
Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич!
 
* * *
 
Әҗәл угын әгәр корса атарга,
Әман вирмәз мишәргә һәм татарга.
 

«Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем…»

 
Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем,
Моны язмай ни халь илә түзәем?
 
 
Сәламемне кабул әйләп ала күр,
Бәңа каршы үзең дә хат яза күр!
 
 
Иляһи, барча гыйльме мәтълабын635 бир,
Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир636.
 
 
Кәлямем637 сәңа барып йитә алмас,
Каләмдин гүргә кермәен котылмас.
 
 
Ходаем гыйшкыңызны салды безгә,
Аныңчөн йибәрдем бу сүзне сезгә.
 
 
Бу язмакдин күңелнең туясы юк,
Сәне алмай күңелнең тынасы юк.
 
 
Ки хакъ язмаса [гәр] бән азмас идем,
Ул сүзеңезгә бән хат язмас идем.
 
 
«Йитәр!» – дисәм, каләмем тыңламыйдыр,
Гыйшыклык халене һич аңламыйдыр.
 
 
Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт638,
Сәгадәтдер, сәгадәтдер би-сыйфат639!
 
 
Каләм әһле каләм илә йөретер,
Наданлар тел илә [сүзне] йөретер.
 
 
Йөрәгем яндырыр күңел һәуасы640,
Качан ула бу дәрдемнең дәуасы641?
 
 
Абыз туткай ялыкмасын укырга,
Күңел төште моны аңа язырга.
 
 
Бу хатка яздым ирсә [бән] атыңны,
Гыйшыклык тотмады һич такъәтемне.
 
 
Зөләйха Йосыфә гашыйк улыбдыр,
Кулындин камчысын әлә соныбдыр.
 
 
Ки ул камчы көйдерде Йосыф әлене642,
Бел имди сән бу гыйшыклык халене!
 

«Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә…»

 
Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә643,
Сәнең кебек ки тугъмаз йир йөзидә.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, тиң итеп,
Сәламемне ки кайтарма ким итеп.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Күзем дөшде сәнең күркәм йөзеңә.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, асылный,
Сәне күрмәй бәнем күңлем басылмый.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, гүзәлем,
Сәне күрми, җаным, һич [дә] түзәлмим.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкыйкъәт,
Йосыф – Зөләйхадин алгыл нәсыйхәт.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, йитәрмү,
Бу хат берлә арада сүз бетәрмү?
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа – кабул аласән,
Ике читенә бер билге саласән.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, кичә көн,
Кабул итмәз исәң, ватма пичәтен.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, бу микъдар,
Бәлки, булмас микән диеп бәңа җар644.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Яман күз дөшмәсен күркәм йөзеңә.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным зыйасы645,
Йөрәк бәгърем, күземнең тутыйасы646.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным-фәлянга,
Бу мәктүбне кабул итеп аланга.
 
* * *
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, ике күз,
Сәнең хәсрәтдин саргайды нурлы йөз.
 
* * *
 
Сәлам улсын сәңа, җаным, кара каш,
Бу серемне әйләмә һичкемгә фаш.
 
* * *
 
Сәламдин соң кабул булса, җанашым,
Кичә-көндез сәнең берлә сагышым.
 
* * *
 
Сәламдин соң кәлям яздым үзеңә,
Җефетлеккә өмид идәм үземә.
 
* * *
 
Сәламдин соң дәхи сәңа кәлямем647:
Кабул иткәй идең бәнем сәламем.
 
* * *
 
Сәлам язмак пәйгамбәр сөннәтедер648,
Сәлам алмак матур кыз хөрмәтедер.
 
* * *
 
Сәлам язмак галим шәкерт эшедер,
Кабул күргән дәхи изге кешедер.
 
* * *
 
Бәнем юкдыр сәңа лаикъ бүләгем,
Ни булса да гаеп итмә, йөрәгем.
 
* * *
 
Әйа җаным, ерак булдым үзендин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.
 
* * *
 
Әгәр белсәң иде, җаным, халемне,
Үзең бирер идең газиз җаныңны.
 
* * *
 
Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын – кауыштырсын Ходаем!
 
* * *
 
Һавадин ике асыл кош барадыр,
Сәне күрмәй бәнем эчем янадыр.
 
* * *
 
Тәкәбберлек хәтергә килсә, филхаль649
Гъәзазил кыйссасыны йадыңа ал.
 
* * *
 
Бу мәктүбне гаиб йиргә650 салырмын,
Гакылымдин җөда булып651 калырмын.
 
 
Сәнең хәбәрләрең иштеп шадланам,
Һәр кичәдә сәнең берлә зәүкъланам.
 
* * *
 
Сәнең берлә ятыр идем күп уйнап,
Үбешермез мисле күгәрчен гулап.
 
* * *
 
Сәнең кебек җәмальне күргәнем юк,
Сәндин дәхи айрылыр хальләрем юк.
 
* * *
 
Сәнең берлә күп уйнадым дөшемдә,
Сөйләп булмый – сагышым күп эчемдә.
 
* * *
 
Сәнең берлә торалмасам дөньяда,
Үкенәм мин яратканга Ходага!
 

«Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас…»

 
Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас,
Йарындин гайре нәрсә дәуа булмас.
 
 
Әйа җаный, салдың гыйшык мәҗазын652,
Сәне күрмәй табалмаймын дәуасын.
 
 
Әйа җаный, багъладың бәгъремә таш,
Күзем нәргисләригә тулдырдың йәш.
 
 
Сәнең өчен кыйлыпмын налә бисйар653,
Тәмам гомреми кыйлдың заре әфгяр654.
 
 
Ике күземгә йәш тулды, и җаный,
Караңгы әйләдең ошбу җиһанный.
 
 
Билең кочарга тилмереп үләрмен,
Ләбләреңдин655 кайчан сурып үбәрмен?!
 

«Ки бисмилла илән алдым каләмем…»

 
Ки бисмилла илән алдым каләмем,
Хуш улсачы бәнем язган сәламем.
 
 
Гыйшыклыкдин халем йитде үләргә,
Ки белмәдем халем кемгә сөйләргә.
 
 
Гыйшыклыкдин сөйләем бер хикяйәт,
Бәнем гыйшкым сәңа дәште бигайәт656.
 
 
Гашыйк хале ауыр икән, канатым,
Кауышырга җәһед иткел657, канатым.
 
 
Сәлам язып ике кулым бушамый,
Бу дөньяда сәңа һичкем ошамый.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, исәпләп,
Сүзем әйтер идем, җаный, кочаклап.
 
 
Йөрәгем янадыр, һай-һай, янадыр,
Сәнең гыйшкың бәне утка саладыр.
 
 
Йөрәгем ут доташды яна-яна,
Сәнең гыйшкың бәне кыйлды диуана.
 
 
Сәне сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа җәннәт хурытик.
 
 
Сәне сәүдем хәкыйкъәт бән, җанашым,
Ки дәрдеңдин диуана булды башым…
 
 
Гыйшыклыкдин сары сукды йөземә,
Җаныкаем, булырмусән үземә?
 
 
Әгәр булса канатым да очарга,
Очып барыр идем сәне кочарга.
 
 
Сүзем расдыр бәнем – ялган имәсдер,
Бәнем кеби сәне һичкем сөймәсдер.
 
 
Җаныкаем, укып аңла хатымны,
Чыкармагыл бәнем яманатымны.
 
 
Бән хатымны сәңа яздым үземдин,
Өмид идеп сәнең датлы сүзеңдин.
 
 
Ки мән яздым, гүзәл, сәңа сәламем,
Кабул күрсәң бәнем сән бу кәлямем658.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаным, җәмалем659,
Ходай кыйлса иде сәне хәлялем.
 
 
Җаным сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
 
 
Гыйшыклык булмаса, мән азмас идем,
Әрсезлек кыйлып [мән] хат язмас идем.
 
 
Язаем, җаныкай, бераз сәламләр,
Сәламдин соң язаем мән кәлямләр.
 
 
Сәнең гыйшкың күңелдә, күздә – йәшем,
Гъәҗәбдер – һәм диуана булды башым.
 
 
Торамын, алга тамды йәш күземдин,
Җаным, аңла бәнем айган660 сүземдин.
 
 
Сәнең күңлеңдә бармы бер гъәҗәб халь,
Булыр булса, бу хатымны алып кал.
 
 
Әгәр булмаса, кайтаргыл хатымны,
Чыкармагыл бәнем яманатымны.
 
 
Ки күркәм берлә мәрҗан буйныңызда661,
Күзем йомсам, буласың куйнымызда.
 
 
Сәлам алмак фарыздыр, и каләм каш,
Бу сүзне гъәйреләргә әйләмә фаш.
 
 
Чара юкдыр сәне күрми чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Сәламемдер сәңа, җаным-җиһаным,
Фида улсын сәнең юлыңда җаным!
 
 
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Мәңа бер кош телетик хат сала күр.
 
 
И җанкаем, җәмалең күрсәм иде,
Сәнең куйныңда җаным бирсәм иде!
 
 
Сәнең гыйшкың Ходаем салды мәңа,
Аның өчен йибәрдем моный сәңа.
 
 
Сәңа кауышдыргучы [ул] Ходадыр,
Сәнең өчен бәнем җаным фидадыр.
 
 
Гъәҗәб хәйран уламын бу эшемдин:
Кичә ятсам ки чыкмайсән дөшемдин.
 
 
Сәлам яздым сәңа, и бәне белгән,
Мәңа хәсрәт өчен дөньяга килгән!
 
 
Ки сән, җаный, бәне нәчөн онытдың,
Ки бәндин нәчек күңлеңне суытдың?
 
 
Аның кебек булыр җиһанда сүз күп,
Ки бәнем сәндин үзгә сәүгәнем юк.
 
 
Ки кем өчен күңелеңне суытдың?
Нә өчен бән фәкыйрьләр[и] онытдың?..
 
 
Гыйшыклыкда сәңа язылды күп хат,
Барып кайта ки хатым бушка мотлакъ662.
 
 
Сәлам язмак егет кеше эшедер,
Бүләк салмак матур кызлар эшедер.
 
 
Нәчә баксам кү[р]енәсең күземә,
Инансана бәнем ошбу сүземә!
 

«Сәнең өчен күп егъладым җомгада…»

 
Сәнең өчен күп егъладым җомгада,
Хәйр бирдем Баһаутдин хуҗага.
 
 
Сәнең өчен күп укыдым хәдисдин,
Йөзең дәхи яктыракдыр көнәшдин663.
 
 
Сәнең өчен күп хәсрәтләргә батдым,
Кичә егълап, йәнә дә ялгыз ятдым.
 
 
Сәнең өчен сәхәрләрдә ултырдым,
Сәнең өчен аерылдым ойкыдин664.
 
 
Сәнең өчен къәйед кыйлдым665 башымны,
Ходай кабул кыйлар микән йәшемне?
 
 
Сәнең өчен йәшем канга әйләнә,
Сөйләп булмый – дәхи телем бәйләнә.
 
 
Сәнең өчен кан егъладым җомгада,
Сәне сорап зарый кыйлам Ходага.
 
 
Сәнең өчен зар-интизар булаем,
Гомерләрне сәнең берлә сораем.
 

«Җаным фида сәңа, җаным-җаный ла…»

 
Җаным фида сәңа, җаным-җаный ла,
Гомерлек йар гынам булсаң ярый ла!
 
 
Сәнең өчен акыздым күздә[н] йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?
 
 
Ходай язсын мөкъәддәр каләмендә666:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
 
 
Шад уламын, әгәр күрсәм йөзеңне,
Тулар дөнья[м], әгәр алсам үзеңне.
 
 
Ходай бирер микән мәңа үзеңне?–
Сүләр идем сәңа хаҗәт сүземне.
 
 
Йөзең нурлы сәнең кояш нурытик,
Кыяфәтең сәнең җәннәт хурытик.
 
 
Йөзең нуры кояш нурыйга биңзәш667,
Кыяфәтең җомах668 хурыйга тиңдәш.
 
 
Үзең былбыл, йөзең мисле тулан ай669,
Ашар ашың сәнең шикәр, сары май.
 
 
Йөзе[ң]дин нурларың йиргә тамадыр,
Сәнең дәрдең670 бу көн бәңа бәлядер.
 
 
Әлиф-лямтик сәнең кашың карадыр,
Сүләгән сүзләрең бәңа дәуадыр.
 
 
Ходай биргән сәңа күркәм җәмальне671,
Качан кыйлыр икән безгә висальне672?
 
 
Сәнең йөзең охшаш шәмсекъәмәргә673,
Сүләр сүзең охшар багы сәмәргә674.
 
 
Йөзең күркәм, сүләр сүзең гарәбчә,
Гакыл-фигълең сәнең бар да гадәтчә.
 
 
Үзең былбыл, күзең нәркис карасый,
Сүзең ширин675, үзең йөрәк парәсый.
 
 
Әйа җаным, җаныкаем, каләм каш,
Сәнең өчен кичә-көндез күзем йәш.
 
 
Кашың – кондыз, күзең йолдыз икәндер,
Хода сәне бәңа бирер микәндер?
 
 
Телең татлы сәнең хөрмә йимешдин,
Йөзең күркәм сәнең нурлы кояшдин.
 
 
Ходай кыйлган сәнең йөзеңне күркәм,
Ходай кыйлган зифа буеңны өлкән.
 
 
Кичә-көндез телләремдә сән сүзем,
Сәндин гъәйре кемсәне күрми күзем.
 
 
Шәмсекъәмәргә охшар нурлы йөзең,
Бал-шикәрдин татлыдыр сәнең сүзең.
 
 
Сәңа биргән Ходаем күркәм җәмаль, –
Хакъ Тәгалә әйләсен мәңа хәлял.
 
 
Хакъ Тәгаләдин сорыйм даим сәни,
Фәзъле берлә676 мәңа бирсен ул гъәни677.
 
 
И гүзәлем, әйлә сүземне кабул,
Ике күзем! Кил, гомерлек йарым ул!
 
 
Гөл йөзеңә төшсә күзем – шад улам,
Нәсыйб әйләсә Ходай сәни – алам.
 
 
Сүзем дыңла, зинһар, сөммә678, зинһар,
Бәне ташлап бүтәнгә китмә, зинһар!
 

«Бәдре-лямигъ дилбәрә…»

 
Бәдре-лямигъ дилбәрә679 гыйшык тотыпмын, бинәуа680,
Нәзъмилән уламыдыр681 бер дәрде-дил үзрә682 дәуа?
 
 
Нам чү былбыл683, сүзе ширин, шәмсе талигъдер684 йөзи,
Назир улмас685 шул кояша: талдырыр ике күзи.
 
 
Бөйлә кәлмәс686, күңлә кәчмәс хөсненең687 мең дә бере,
Галәм эчрә хуш сыйфатлар анда мәүҗүд688 һәрбере!
 
 
Бу җиһан мәхбүбләрендә689 юкдыр аның тиңдәше,
Илля улыр оҗмах эчрә хурлар аның биңзәше690.
 
 
Йөрер ирдем бер вакыт хуш, күземи алды та уш691,
Күрдекемдин гашыйк улып, шул заман улдым биһуш.
 
 
Кәндемә692 дидем гаҗәблән: бу Ходаның сәнгате!
Нә кыйлаен? – нәфсә мәйл итмәк693 нәбиләр694 сөннәте…
 
 
Бу гашыйклык силсилендә695 йөрер идем бән гъәриб696,
Кәндеми белмәй, диуана, әҗнәбиме йә къәриб697?
 
 
Һәр талибә угърадысам698, дәрдемә кыйлды тимар699,
Ибтидадин700 мең зийадә701 ул бәни кыйлды бимар702.
 
 
Бу җиһан зольмәтә дүнде703: нә шәмес вар, нә – сираҗ704,
Йөрер ирдем зольмәт эчрә дәрдемә эстәп гыйляҗ705.
 
 
Йөрер ирдем зольмәт эчрә бәхре-әфкяра батып706,
Бәгъремә санчеп уятды керфек угыйлә атып.
 
 
Күземи ачдыкда күрдем, дидем: «И Сахибҗәмал!
Шәфкъәт ит, үлтермә бәни, уш707 сагъәт куйныңа ал!»
 
 
Үзе – шивә708, күзе – нәргис, йөзедер сахиб җәмал709,
Исменә җисмен муафикъ кыйлмыш аны Зөлҗәлял710!..
 

«Бер тамаша: бу гашыйклык берлә күңел азмасын…»

 
Бер тамаша: бу гашыйклык берлә күңел азмасын,
Агыр икән, хәсрәте чук – дошманыңа язмасын.
 
 
Бу гашыйклык тоткан икән, нинди түзем исә дә,
Бән түзәрмен дисә дә [кем], үлчәшергә базмасын.
 
 
Ул Зөләйха түзмәде лә, бер өмиден өзмәде,
Бер тоташ им эзләде лә, бетереп мал-казнасын…
 

Вариантлар

«Хисабың, сагышың кайда?…»

 
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда юк файда:
Йә күп елга, йә күп айга
Хисабың бармы сайларга?
 
 
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзем, тулан аем,
Сәнең өчен кышын-җәен
Эреп сарка йөрәк маем.
 

«Сәба йиле, исәр булсаң…»

 
Сәба йиле, исәр булсаң,
«Фәлян» йиргә йитәр булсаң,
Рәбигане күрер булсаң,
Сәлам дигел аңа бәндин!
 
 
Сәба йиле, нә хуш йилсән,
Гъәҗаибдән исеп килгән!
Хәбәр китермәде микән
Рәбига[ләр] тарафындин?
 
 
Сәба йиле белән шаулый
Агыйделнең камышлары,
Йөзләремә сары сукты
Рәбиганең сагышлары.
 
 
Нәчә сахраләргә чыксам,
Нәчә төрле йыгач күрсәм,
Йәнә катларыйна барсам,
Хәбәр сорыйм бән анлардин:
 
 
«Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән яфракларың күкме?
Бәнемдик михнәтең күпме?» –
Диеп сорыйм йыгачлардин.
 
 
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән,
Айрылу зур бәла икән
Гомер иткән Рәбигадин.
 

«Ходадин һәм теләп сине…»

 
Ходадин һәм теләп сине,
Кичә-көндез кыйлып зари,
Кауыштырсын сәңа мине, –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Ходаның кәляме711 безгә,
Күңелем төшде һәм сезгә,
Гомер бирсен икемезгә, –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Ки ай кебек синең йөзең,
Ки нечкәдер синең билең,
Кауыштырсын мәңа үзең, –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Шәкәр кебек синең телең.
Ки чулпандыр ике күзең,
Ки әйт миңа асыл сүзең, –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Бу дөньяда гүзәл мәхбүб712
Синең кебек булыр микән?
Сине миңа бирер микән? –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Тешең йенҗе тезелмешдер,
Йөрәк-баурым өзелмешдер, –
Әйа җаным, фида җаным.
 
 
Ки хакъ йакут ике ирнең.
Төшемдә аузыма тирдем,
Гяһи713 сурып үбәр идем, –
Гяһи мин тотубән әшуак.
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки синдән гайрене алмам,
Нәсыйб булсаң, сине алам, –
Мине фәһем итсәнә, җаным.
 
* * *
 
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзле тулан аем,
Синең өчен кышын-йайен
Эридер лә йөрәк маем.
 
 
Җаныкаем, фиракъ714 булдың,
Ки күземдәй ерак булдың.
Сагынмаклык хале белән
Бауырларым кәбаб булды715.
 
 
Әгәр сәүәм дисәң мине,
Дийәем мин сиңа, җаный,
Кабул күрсәң үзең мине
Булыр идем сине, җаный.
 

«Әйа гариф…»

 
Әйа гариф716, гаҗәб мәгъна диеленде,
Бер аз монча гаҗәб сүз әйделенде.
 
 
Әйа гариф, ишет бәндин гаҗәб сүз,
Тәхәммелдә717 булып сән һәм аңа түз.
 
 
Әйа гариф, нәчек түздем бу сүзгә,
Ки калмады җаным чыкмакдин үзгә.
 
 
Әйа гариф, бу эшләр үтде бездин,
Бәйан кыйлдым гаҗәб улмаса сездин.
 
 
Әйа гариф, күңелне тотма үзгә,
Гаҗәб мәгъна булыр, белгел, бу сүздә.
 
 
Әйа гариф, Ходадин нөсърәт эстә718,
Догаңыздин имин булсакчы без дә.
 
 
Әйа гариф, бән имам булганымдин
Сәңа яздым үзем хур булганымдин.
 
 
Әйа гариф, гаҗәбләнмә бу сүзгә,
Хатасыз булмагай бер хакъдин үзгә.
 
 
Әйа гариф, укып кара сүземдин,
Бу эшләри үткән өчен үземдин.
 
 
Әйа гариф, үзем бер имам идем,
Бу гыйшык булмаса, бән әман идем.
 
 
Әйа гариф, хараб булдым үзем дә,
Хата булмаса кирәкдер сүземдә.
 
 
Әйа гариф, гашыйк булдым бер кызга,
Гаҗәб калдым инанүбән рийа сүзгә.
 
 
Әйа гариф, качан барсаң сәфәргә,
Төшәрсез кем мәгъшукъәдин хәтәргә.
 
 
Әйа гариф, ышанма сүзләренә,
Инаныб сән карама йөзләренә.
 
 
Әйа гариф, карасаң йөзләренә,
Инанмагыл – рийадыр – сүзләренә.
 
 
Әйа гариф, мәни йад итсә сезгә,
Дога кыйлуң, гъәфур719 рәхмитсә, безгә.
 
 
Әйа гариф, хата дәйүб төзәтмә,
Газиз гомрең юк эш берлән озатма.
 
 
Әйа гариф, бу көн күрең үземне, –
Рийазәтне чикүб720 яздым сүземне.
 
 
Әйа гариф, нәчек яздым бу сүзне,
Егетмен дип, гыйшык тотма бу кызны.
 
 
Әйа гариф, хараб итәр бу сезне,
Йад итәрсез тәмаме ахир безне.
 
 
Әйа гариф, күңелдә тот бу сүзне,
Гыйшык дәйүб йад итмә һич дә кызны.
 
 
Әйа гариф, сәңа яздым хатасыз,
Гыйшыкның ахыры булмас җәфасыз.
 
 
Әйа гариф, бу кызга сүз катасыз,
Бу көн газиз җаныңа ут якасыз.
 
 
Әйа гариф, әгәр дә ул сүзи катса,
Газиз гомрең ярым акчага сатса?
 
 
Әйа гариф, әгәр белсәң халемне,
Бирүр идең үзең газиз җаныңны.
 
 
Әйа гариф, хараб итәр малыңны,
Хараблыкдан ки саклагыл җаныңны.
 
 
Әйа гариф, бу мәгъшуклар күп улыр,
Гыйшык дәйүб, ахырында хур улыр.
 
 
Әйа гариф, җиһанда кыз күп улыр,
Гыйшык дәйүб, ахырында юл улыр.
 
 
Әйа гариф, дәрәҗәдин төшәрсән,
Рийазәтдә булып дөнья куарсән.
 
 
Әйа гариф, бу эш үткән адәмдин,
Гъәйб булган аңа яхшы-йамандин.
 
 
Әйа гариф, рийа сүзләр күп улыр,
Инанмасаң, ахырында хуб булыр.
 
 
Әйа гариф, бу эш улырмы мәгъкуль,
Күрермүсән бәнем сүземне мәкъбуль721?
 
 
Әйа гариф, гыйшык йөрер адәмдин,
Аермагыл күңелеңне имандин.
 
 
Әйа гариф, йад итдем күп гөнаһым,
Гъәфуре рәхим722 рәхмане723 иляһым.
 
 
Әйа гариф, ишет сән хәфа къәндин724,
Ки саклангыл бу гыйшыклык афәтендин.
 
 
Әйа гариф, хисаб кыйлгыл бу эшкә,
Бу мәгъшуклык ки кермәсәйе дөшкә.
 
 
Әйа гариф, дөшемдә күргәнемдин,
Гашыйк булдым аның хуш сүзләрендин.
 
 
Әйа гариф, гашыйк булдым сүзендән,
Битакъәт725 мән китеп бардым үземдән.
 
 
Әйа гариф, күзем дөшде йөзенә,
Гашыйк булып, киләлмады үземә.
 
 
Әйа гариф, ишетдем бән үзендин,
«Җанашым» дип, аның сөчек726 сүзендин.
 
 
Әйа гариф, битакъәтмен бу сүзгә,
Нәчек идүб күңелне тотмак үзгә?
 
 
Әйа гариф, сүзе булды «җанашым»,
Көне-төне ки ул булды сагышым.
 
 
Әйа гариф, хараб булдым бу сүзгә,
Чара юкдыр бу көн үлмәкдин үзгә.
 
 
Әйа гариф, дога кыйл нөсърәт өчен727,
Укыганларга булсын гыйбрәт өчен.
 
 
Әйа гариф, нәләр үтде башымдин,
Моны яздым үземнең күз йәшемдин.
 
 
Әйа гариф, күңелгә сал бу эшне:
Агыз белән тоталмазсән бу кошны.
 
 
Әйа гариф, хасыйәтләр бу безгә,
Укып кара: васыйәтләр бу сезгә.
 
 
Әйа гариф, күңел салма бу кызга,
Нәхәрәм728 дип, ки зинһар, бакма йөзгә.
 
 
Әйа гариф, йөрәккә җара улды,
Нәфес берлән бу көн йөз кара булды.
 
 
Әйа гариф, бу эшләр чыкды юкка,
Сикереп төшкәнем белмәдем утка.
 
 
Әйа гариф, бу дөхтәр729 җара салды,
Бу газиз гомреми вәйранлык алды.
 
 
Инанубмын: бу кызларда хәйадыр730,
Аларның күбесе булыр рийадыр.
 
 
Әйа гариф, бу көн ул китде къәнда? –
Китүб баргач җаным калмады тәндә.
 
 
Әйа гариф, мөселман булса алың,
Кабул итмә бу гыйшыкның вәбалын731.
 
 
Әйа гариф, йөземне сары кыйлды,
Бу мәгъшуклык үземне къарый732 кыйлды.
 
 
Әйа гариф, нәчә еллар, нәчә ай,
Үземне сорсаңыз733, белгел, Төгәлбәй.
 
 
Әйа гариф, ишедеб вармаясыз,
Үзең дәшмәс чокырны казмаясыз.
 
 
Әйа гариф, [бу] мәгъшуклар җаныңтик,
Бу дөньяда сарыф булган малыңтик.
 
 
Әйа гариф, сакыйн734 мәгъшук халедин, –
Аерылып малыдин һәм җаныдин.
 
 
Хәмед735 берлән башладым бу китабны,
Укып кара күрерсән күп хисабны.
 
 
Әйа гариф, йәшем акды битакъәт736,
Әҗәлемне көтәм сагъәт-бә-сагъәт737.
 
 
Әйа гариф, моны яздым битакъәт,
Сабырым калмады сагъәт-бә-сагъәт.
 
 
Әйа гариф, бу кыз китмәй – күңелдә,
Нә сүзләсәм, ки ул булды сүземдә.
 
 
Әйа гариф, герифтармын738 бу хальгә,
Нә кадәр эстәйүб булмады әле дә.
 
 
Әйа гариф, гаеп итмә бу сүзгә,
Гаеп итеп ки, зинһар, орма йөзгә.
 
 
Әйа гариф, бу эш бәнем үземдин,
Гакылың булса, аңлагыл сүземдин.
 
 
Әйа гариф, бу мәгъшуклар булыр тик,
Йөрерсез ки ит эстәгән мышыктик739.
 
 
Әйа гариф, егет дип ормагыл лаф,
Тәмам булмас бу эшең, кәлтүр инсаф.
 
 
Әйа гариф, гыйшыклык халене бел,
Әман булсайе дип, сән бер дога кыйл.
 
 
Әйа гариф, нурым бетде күземдә,
Бу гыйшыкдин сары улды йөземдә.
 
 
Әйа гариф, зыйафәт740 булды хәйран,
Ахырында булып[мын] үземә хөсран741.
 
 
Әйа гариф, гыйшыкдин кит алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин агыр таш!
 
 
Әйа гариф, бу кыз чыкмай йадымдин,
Көне-төне теләгем иляһымдин.
 
 
Әйа гариф, бәнем күбдер гөнаһым,
Бу күз йәшемдин кичергел, иляһым.
 
 
Әйа гариф, тәүбә кыйлгыл бу эшкә,
Нәсыйхәт ит үзең белгән дус-ишкә.
 
586.Валлаһ – валлаһи (Алла исеме белән ант итәм).
587.Биһуш – һушсыз.
588.Нәгяһ – кинәт, көтелмәгәндә.
589.Әгяһ булу – уяу булу, сак булу.
590.Гъәҗиб – гаҗәеп, искитәрлек.
591.Җайдай – дөресе: йайдай (йай – җәя).
592.Сайдай – санады, исәпләде.
593.Биңзәр – охшаш, шикелле.
594.Кәлямең тутыйа биңзәр – сүзең (сөйләвең) тутый кошка охшар.
595.Мисле – мисалы.
596.Улсайчы – булса иде; булсаң иде.
597.Ике садрең – ике күкрәгең.
598.Нийәт бирү – ниятләп куйган нәзерне бирү.
599.Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
600.Вәликән – ләкин.
601.Әлем – кулым.
602.Ходауәндә – йа Ходаем.
603.Кашында – каршында.
604.Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың, бергә булмавың.
605.Әксәр күәрмен – бик, көчле көярмен.
606.Нәгышлап (нәкъешләп) – бизәп, чигеп.
607.Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән – гомерне сагыш белән кайгылы (хәсрәтле) кылырсың.
608.Фөрйади-зарый – зардан кычкырып егълауны.
609.Кузыну – кызулану, исәрләнү; кәпәренү (куз – «утлы күмер» тамырыннан).
610.Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем – тагы сүзләремә аңлатмалар ясау белән.
611.Җиһан зольмәт ирер – дөнья караңгыдыр.
612.Җөнанем – йөрәгем; бәгырем; күңелем.
613.Зәһи халь! – Нинди хәл!
614.Сәр-асим – гаҗәпләнгән, таңга калган, исе китеп пошынган.
615.Мәхзүн җөнанем – күңелем хәсрәтле.
616.Нәбиләр хаккычөн – пәйгамбәрләр хакы өчен.
617.Исергәү (исеркәү) – истә тоту, игътибар итү; хөрмәт күрсәтү.
618.Мөдилл улың – дәлилле булыгыз; монда: ышаныгыз.
619.Чәндан – шул кадәрле, шул тикле.
620.Тәзвиҗ – никахлау.
621.Хәлегъ идәм – аерам; талак кылам.
622.Ләхза – чак, мизгел (кыска вакыт).
623.Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән – хәлемне сүзләремнән тикшереп (күзәтеп) аңлагыз.
624.Хәҗәр – таш.
625.Сөммә – янә, тагын.
626.Бәгъдә – аннан соң, соңра, соңыннан.
627.Висалә ба җәнанә – җәннәт белән кавышырга.
628.Гяһ-гяһ – вакыт-вакыт.
629.Чәнаникә – шуның шикелле, шуның кебек үк.
630.Кәлямләр – сүзләр.
631.Висалең бәрһәмендин – синең белән кавышудан.
632.Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
633.Гизләмәсмен – яшермәсмен.
634.Дөхтәр – кыз бала.
635.Гыйльме мәтълабын – теләк гыйлемен, теләккә ирешү гыйлемен.
636.Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир – юмартлык белән ачынуларга тынычлану (сабыр) бир.
637.Кәлямем – сүзем.
638.Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт – монда: бу хаттагы хәлгә карап гамәл кылсаң.
639.Би-сыйфат – чагыштыргысыз.
640.Күңел һәуасы – күңел теләге; күңел ашкынуы.
641.Дәрдемнең дәуасы – хәсрәтемнең дәвасы.
642.Әлене – кулын.
643.Гөзидә – сайланган, сайлап алынган (бердәнбер).
644.Җар – хәбәр, белдерү, игълан; кычкырып дәшү, ачык.
645.Зыйасы – яктысы, нуры.
646.Тутыйа – минераль кушылдык (күз даруы).
647.Кәлям – сүз.
648.Сөннәт – пәйгамбәр эшләргә кушкан эш.
649.Филхаль (фи-л-халь) – шунда ук, шул чакны ук.
650.Гаиб йир – аулак җир, яшерен җир.
651.Җөда булып – аерылып.
652.Мәҗаз – хәл.
653.Кыйлыпмын налә бисйар – күп елаганмын.
654.Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнә; яралы күңел.
655.Ләбләреңдин – иреннәреңнән.
656.Бигайәт – чиксез, чиктән тыш, бик.
657.Җәһед иткел – тырышлык күрсәт.
658.Кәлям – сүз, сөйләм.
659.Җәмалем – матурым, гүзәлем.
660.Айган – әйткән.
661.Буйныңызда – муеныгызда.
662.Мотлакъ бушка – гел бушка.
663.Көнәшдин – кояштан.
664.Ойкыдин – йокыдан.
665.Къәйед кыйлу – багълау, тоткын итү.
666.Мөкъәддәр каләме – тәкъдир, язмыш каләме.
667.Биңзәш – охшаш; шикелле.
668.Җомах – оҗмах.
669.Мисле тулан ай – тулган ай кебек.
670.Дәрдең – монда: хәсрәтең, кайгың.
671.Җәмаль – чырай, кыяфәт.
672.Висаль – кавышу, очрашу, табышу.
673.Шәмсекъәмәр – шәмс һәм камәр: кояш һәм ай.
674.Багы сәмәр – бакча җимеше.
675.Ширин – татлы, тәмле.
676.Фәзъле берлә – рәхмәте белән, олы күңеллелеге белән.
677.Гъәни – бай (Алланың эпитеты).
678.Сөммә – тагын, янә.
679.Бәдре-лямигъ дилбәрә – тулган айдай нурлы, әсир итүче гүзәлгә.
680.Бинәуа – мескен, бичара; монда: чарасыз.
681.Нәзъмилән уламыдыр – нәзым (шигырь) белән булыр микән.
682.Дәрде-дил үзрә – күңел чиренә, күңел хәстәлегенә.
683.Нам чү былбыл – исеме (аты) сандугач шикелле.
684.Шәмсе талигъ – туып килә торган кояш.
685.Назир улмас – караучы булмас.
686.Бөйлә кәлмәс – болай килмәс.
687.Хөсненең – күркәмлегенең, чибәрлегенең.
688.Мәүҗүд – бар; табыла.
689.Мәхбүбләр – сөйгән ярлар.
690.Биңзәше – охшашы.
691.Күземи алды та уш – күземне нәкъ шул алды (үзенә каратты).
692.Кәндемә – үземә.
693.Мәйл итмәк – теләү; омтылу; ярату.
694.Нәбиләр – пәйгамбәрләр.
695.Гашыйклык силсилендә – гашыйклык чылбырында (гашыйклар төркемендә).
696.Гъәриб – мескен; аптыраган кеше.
697.Әҗнәбиме йә къәриб – чит кешеме яки якынмы.
698.Һәр талибә угърадысам – һәр гашыйкка (монда: талиб – гашыйк) очрадым исә.
699.Дәрдемә кыйлды тимар – чиремә (хәсрәтемә) кайгыртучанлык күрсәтте.
700.Ибтидадин – баштагыдан.
701.Зийадә – артык.
702.Бимар – авыру, сырхау, чир.
703.Зольмәтә дүнде – караңгылыкка батты.
704.Нә шәмес вар, нә – сираҗ – ни кояшы, ни шәме юк.
705.Гыйляҗ – чара, дәва, дару.
706.Бәхре-әфкяра батып – уй-фикер диңгезенә батып.
707.Уш – шушы.
708.Шивә – назлылык, күркәмлек, көязлек.
709.Сахиб җәмал – гүзәллек (матурлык) иясе.
710.Зөлҗәлял – Алла.
711.Кәлям – сүз, сөйләм.
712.Мәхбүб – сөйгән яр, сөекле.
713.Гяһи – әле; кайчак.
714.Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.
715.Кәбаб булу – яну, көю; куырылу.
716.Гариф – белүче, аңлаучы; акыл иясе, укымышлы.
717.Тәхәммел – түзем, чыдам.
718.Нөсърәт эстә – ярдәм эстә (эзлә).
719.Гъәфур – кичерүче, гафу итүче.
720.Рийазәтне чикүб – кыенлыкларны чигеп, җәбер күреп.
721.Мәкъбуль – кабул ителгән.
722.Гъәфуре рәхим – рәхимле гафу итүче.
723.Рәхман – рәхим иясе.
724.Хәфа къәндин – хафа кайдан.
725.Битакъәт – тәкатьсез.
726.Сөчек – тәмле, татлы.
727.Нөсърәт өчен – ярдәм өчен.
728.Нәхәрәм – тыелган түгел, тыелмаган.
729.Дөхтәр – кыз.
730.Хәйа – оят; ышаныч, тугрылык.
731.Вәбал – гөнаһ, язык; авырлык.
732.Къарый – карт.
733.Сорсаңыз – сорасагыз.
734.Сакыйн – саклан.
735.Хәмед – мактау, алкыш.
736.Битакъәт – тәкатьсез, сабырсыз.
737.Сагъәт-бә-сагъәт – сәгатьтән-сәгатькә.
738.Герифтар – дучар (тоткын).
739.Мышык – мәче, песи.
740.Зыйафәт – сыйлану, хөрмәтләнү.
741.Хөсран – зарар, үкенеч, кайгы.
Yaş həddi:
16+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 sentyabr 2021
Yazılma tarixi:
2021
Həcm:
200 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-298-04227-7
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar