Kitabı oxu: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», səhifə 5

Şrift:

«Бу бәетне сәңа яздым үземдин…»

 
Бу бәетне сәңа яздым үземдин,
Өмид идеп сәнең датлы сүзеңдин.
 
 
Икенче һәм сәламемдер, гүзәлем,
Сәне күрмәй нәчек итеп түзәрем?
 
 
Сәлам язмак егет кеше эшедер,
Бүләк салмак матур кызлар эшедер.
 
 
Сәлам улсын сәңа, мәгъшук, ки бездин,
Хәбәрләр юк без мәхутичка (?) сездин.
 
 
Сәлам алмак фарыз торыр, каләм каш,
Бу серне гайреләргә әйләмә фаш.
 
 
Чара юкдыр сәне күрми чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Җаныкаем, ишегең ач – керәем,
Гөл-мөбарәк йөзеңне һәм күрәем.
 
 
Мөбарәк йөзләреңне күргәндин соң
Ауызыңдин бер суырып үбәем.
 
 
Нәчә баксам, күренмисең күземә,
Инансана бәнем ошбу сүземә!
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаным-хәбибәм742,
Сәнең илә ула күңлем, табибәм743.
 
 
Сәламемдер сәңа, җаным-җиһаным,
Фида улсын сәнең юлыңда җаным.
 
 
Нә кыйлаем: ерак улдың үземдин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.
 
 
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Бәңа да бернәчә хәбәр сала күр.
 
 
И җанкаем, җәмалең күрсәм иде744,
Сәнең куйныңда җаным бирсәм иде!
 
 
Сәнең гыйшкың Ходаем салды бәңа,
Ходай үзе каушдырсын бәне сәңа.
 
 
Сәңа каушдыргучы, җаным, Ходадыр,
Сәнең өчен бәнем җаным фидадыр.
 
 
Гаҗәб хәйран уламын бу эшемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмайсән дөшемдин.
 
 
Сәлам яздым хәбәр сорап ки сездән,
Мәңа хәсрәт өчен дөньяга килгән!
 
 
Сәламләр әйләдем, җаным-гүзәлем,
Сәне күрмәй нә халь итеп түзәрем?!
 

«Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый…»

 
Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый,
Кабул әйдәсәнә, күзем карасый.
 
 
Кабул итсәң сәламемне, җанашым,
Ки әйтәем сүземне, кара кашым.
 
 
Сүзем шулдыр: кабул әйлә сәламем,
И җанашым, укып кара кәлямем745!
 
 
Камыш бармак, көмеш тырнак, каләм каш,
Сәнең өчен ике күздин ага йәш.
 
 
И җанашым, ишетәмен сүзеңне,
Ки сәндин һич алалмыймын күземне.
 
 
Әгәр күрсәм буеңны йә йөзеңне,
Кочаклаган кебек улам үзеңне.
 
 
Ишетәмен тауышың йә сүзеңне,
Диуана уламын, белмим үземне.
 
 
Ки һич бер хәбәрең юк, җаный, бәңа,
Ни хальләр булды ләкин, җаный, сәңа?
 
 
Мәгълүм, җанкәем, Ходага эшемез,
Бу хәсрәтдин котылырмы башымыз?
 
 
Кулым бәнем сәлам сәңа язадыр,
Сәнең өчен йөрәк маем сызадыр.
 
 
Ки ятларга күзеңне сала күрмә,
Мәне сәүмәс дәйүб алдана күрмә.
 
 
Кабул итсәң әгәр бу сүземезне,
Ки аулакда күрерсән үземезне.
 
 
Сүзем растдыр, җанашым, алдамыйм һич,
Сәнең өчен ике күзем егълады кич.
 
 
Сәнең өчен эчем-тышым янадыр,
Итем бетеп, коры сөйәк каладыр!
 
* * *
 
Сәлам улсын йөрәгем парәсыйга,
Кара кашым, күземнең карасыйга.
 
 
Сәлам улсын күземнең карасыйга,
Җигәргүшем746 – йөрәгем парәсыйга.
 
 
Каләмгә биңзәр747 сәнең [и] кашларың,
Йинҗүйә биңзәр дезелмеш тешләрең.
 
 
Мән сәни бу сурәтлү [дип] беләрдүм,
Такъәтем юк, нәчүк сабыр кыйлырдум?
 
 
Робагый чыкарып яздым бу хатны,
Язмас идем бу хатны – гыйшкың каты.
 
 
Күзем йомсам, күрнәсең янымызда,
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымызда.
 
 
Карап калдым мөбарәк буйларыңны,
Вәләкин белалмадым уйларыңны.
 
 
Әгәр белсәм иде сәнең уеңны,
Фида әйләр идем газиз җанымны.
 
 
Сәламәтмен бу халәт тигрү748, җаным,
Һәмишә гыйшкым илә көйә каным.
 
 
Сәлам яздым сәңа, Сахибҗәмалым,
Сәнең зифа буең кайда күрәем?
 
 
Сәлам яздым сәңа, и бәни белгән,
Бәңа кайгу өчен дөньяга килгән.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынгач,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынгач.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, кара каш,
Бу серләрне кешигә әйләмә фаш.
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаный, ки бездин,
Ки мондыйн соң көтәрмен үзеңездин.
 
 
Шул ук сагъәт йокымдин күз ачылды,
Агъзымыздин гыйшык уты сачылды.
 
 
Күз-керфекләрем ябла бер-беренә,
Сәнең вәсъфың749 күренәдер күземә.
 
 
Сәни күрсәм, бәнем күңлем җуана,
Ки күрмәсәм, буламын [бер] диуана.
 
 
Бәнем кебек сәне сәүгән булырмы,
Ки сәүмәсәм, болай сүзләр булырмы?
 
 
Сәни күрәм ки үземә мөляим,
Бәни күргел сән үзеңә мөляим.
 
 
Сәни күрәм җаным кеби тәнемдә,
Бәни күргел җаның кеби тәнеңдә.
 
 
Сәнең кебек ки кыз юкдыр җиһанда,
Мәгәр булса булыр багы Ирәмдә.
 
 
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынып,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынып.
 
 
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Үбә-коча куеныңа сала күр!
 
 
Ки бисми[лла] илә улсын сәламем,
Бәнем [сәндин] шулдыр ахир морадым.
 
 
Мәхәббәтем сәңа салды Ходаем,
Моны язмый ни халь берлә чыдаем?
 
 
Нә улыр йибәрсәң мәңа [сән] бер хат?
Укыр идем алубән көндә йөз кат.
 
 
Сагынмаклык илән яздым сәлам хат,
Кабул итеп, алубән бер укып бак.
 
 
Түзәргә хальләрем бәнем китәдер,
Бу җаным чыкмага, җанкәй, йитәдер.
 
 
Кара кашың, зифа буең камышдыр,
Сәүмәк өчен эчем тулы сагышдыр.
 
 
Гаеб итсәң дә [сән], язмый халем юк,
Сәни күрми түзәргә дәрманым юк.
 
 
Ни хальләр итәем: эчем янадыр,
Сәнең өчен күземдин йәш тамадыр.
 
 
Бәни тилмертүбән хәсрәткә салма,
Юкса уйлар уйлап сагышка калма!
 
 
Сәлам бәгъдендә750 сорсаңыз, җанашым,
Кичә-көндез сәнең илә сагышым.
 
 
Ходаем гыйшкый сезгә, салды безгә,
Шуның өчен язамын моный сезгә.
 
 
Сәни сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсең мәңа оҗмах хурытик.
 
 
Әгәр белсәң иде мәнем халемне,
Фида әйләр идең газиз җаныңны.
 
 
Җәмалең илә кәмалең751 дигәндә,
Очар кошдик буламын бән һауада.
 
 
Йөрешләрең гаҗәб хәйран икәндер,
Хода сәни мәңа язган микәндер?
 
 
Сәнең исмең – дилемдә, күздә – йәшем,
Ки дәрдеңдин диуана улды башым.
 
 
Сәламдин [соң] халь сорсаңыз, гүзәлем,
Сәнең өчен көнен-төнен көйәмен.
 
 
Укыр идем көндез әлемә алып,
Ятыр ирдем кичен күкрәккә салып.
 
 
Инан, җанкәй, сүзем ялган имәсдер,
Мәнем кеби сәни һичкем сөймәсдер.
 
 
Кабул итсәң [мәнем] ошбу хатымны,
Чыкара күрмәгел яманатымны.
 
 
Мони яздым сәни бик сәүгәнемдин,
Йөрәгем утыйга бик күйгәнемдин.
 
 
Сәлам улсын сәңа, бәгърем, җанашым,
Кызыл йөзем, тулан аем, кояшым!
 
 
Сәлам яздым, кабул итеп ала күр,
Бәңа бер кош теледик хат яза күр!
 

«Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!…»

 
Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!
И җаным, бәгъдәссәлам752 булыр кәлям753.
 
 
Гүзәл мәхбүбсән, нәкъеш754[сән]755, и җаным,
Улмайа сәндик гүзәл һич күргәнем.
 
 
Къәнда756 барсам, җаным, бән сәне күрәм,
Дөньяда сәндик җаный юк дип беләм.
 
 
Гыйшкълык илә җанды, эчем кайнады,
Йөрәгем көйде, буыным каушады.
 
 
Сәнең кебек газиз757 кемгә төшәдер,
Сүзләрең[нең] ләззәте бал-шикәрдер.
 
 
Хәйран улып бакдым [сәнең] үзеңә,
Сәнең вәсъфың күренәдер күземә.
 
 
Телләрең[дер] багы Ирәм былбылы,
Нурлы йөзең һәр урында билгеле!
 
 
Аһ җаным, сәне янымда дип беләм,
Эзләйү, «къәни?» дәйү хәйран улам.
 
 
Кайда барсам, күз илә вәсъфың758 күрәм,
Дөньяда сәндик гүзәл юк дип беләм!
 
 
Ятса [гәр] куйныңда [бер] кичкә газиз759,
Үлсә [ул] һич улмайа әһле тәмиз760.
 
 
Сүзеңне ишедән[ләр] җанны асрый,
Дийә, дийә корый[дыр]агыз суый.
 
 
Үләрем тәхкыйкъ761 сәнең гыйшкың илә,
Йимәк-эчмәк кайгысы китде бөйлә762.
 
 
Бәндә күңлең бармы? – тугъры әйтсәнә!
Хәлял җефетлекне кабул итсәнә!
 
 
Сүзләр исәм, телем сәне сүзләйә,
Кичә-көндез күңлем сәне эзләйә.
 
 
Гүзәл мәхбүб, и җаным-җаныкаем,
«Асылың нә?» – дәйү бер сүз сүзләем.
 
 
Бәгъдә763 сән, [җаныем], аңлагыл моный,
Ни [киңәш] вирсәм, дәхи тоткыл аный.
 
 
Сәне күрдем – йөрәгем [ут то] ташды,
Сәне күрдем – [күңелдә дәрдем] ташды.
 
 
Башлаем бу сүзи [бән] Алла илә,
Йөрәгем [илля] җанды бу дәрд илә.
 
 
Һәр кайу җирдә күрәм[ен] бән сәни,
Гыйшыклык уды чолгап алды бәни.
 
 
Җанды эчем, кайнады дәрдең илә,
Бәйлә валлаһ гыйшыкың [сәнең] илә.
 
 
Көн-көне гыйшыкың кайгысы илә,
«Аһ!» дисәм [ки] агызымдин ут чыга!
 
 
Өзеләдер нәкъеш764 нәзек билеңә,
Яңа туган айтик нурлы йөзеңә.
 
 
Җөмлә кызның фазыле765 сән гъәфифә766,
Гыйшкъ уды кыйлмыш бәңа [күп җәфа].
 
 
Көн-бә-көн767 дөшемдә күрәм бән сәни,
Сары ауруга салдың, [җаным], бәни.
 
 
Оҗмах эчрә хур кебек йөзең нури,
Сән уласән ике күземнең бери!
 
 
Ишедәнләр вәсъфыңлә хәйран ула768,
Һәм күрәнләр җаныны фида кыйла.
 
 
Сандугачтик сайрагучы телләрең,
Бал-шикәртик датлы ирер сүзләрең.
 
 
И җаным, имди сәңа бу[дыр] сүзем:
Кичә ятсам, һич йокы күрмәс күзем.
 
 
Үләмен имди, җаныем, үләмен,
«Хәлялем» дисәнә – үлмәй каламын.
 
 
Бу серемне һич кемсәйә сөйләмә,
Сөйләп [бәнем серем] мәшһүр әйләмә.
 
 
Бән дидекем сүзләри кыйлгыл кабул:
Аның хатыны әлеңә алмагыл769.
 
 
Сән бу хатны йәшерәсән шулкадәр,
Һич дә кеше белмәсен моны мәгәр.
 

«Сәнең халеңне белмимен, и җаным…»

 
…Сәнең халеңне белмимен, и җаным,
Сәнең кайгыңдин бөрйан булды770 җаным.
 
 
Сәнең кайгың белә, ахры, үләрмен,
Фиракъең утыйда даим күәрмен771
 
* * *
 
Бихәмдилля772, йәнә күрдем шәраиф773:
Мөбарәк йөзеңә булдым мөшариф774.
 
 
Сәнең фикреңдәдер бән заре әфгяр775,
Кичә-көндез гъәмең берлән бән грифтар776.
 
 
[Әйа җаным], күземнең нурыдыр сән,
Дөньяга иңгән җәннәт хурыдыр сән!
 
 
Әгәр шәмсе къәмәрдик дөхтәр777 улса,
Кирәкмәс гъәйре, җәннәт хуры улса.
 
 
Бәңа сәндин бүтән ярлар кирәкмәс,
Бәңа сәнсез бу тәндә җан кирәкмәс!..
 

«[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга…»

 
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Ки гөл бирүр сәнеңтик тиңдәшем юк.
 
 
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Йитешде бу җаным тәндин чыкарга.
 
 
[Ки яңак]ларың мисле багы алма,
Салур [ул] алма бәни шадыманга778.
 
 
[Гыйшык уты], җанашым, хәддин ашып,
Янадыр җөмлә тәнем ут тоташып.
 
 
Әйа җаным, вәйа җаным, җанашым,
Сәнең өчен өзеләдер үзәгем.
 
 
Фәлян илнең фәлян кеше бу йарга
Язып хатлар йибәрмешдер [аңарга].
 
 
Гыйшык [дәрде] каты мәризъдыр, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы779.
 
 
Сәлам улсын, җаныем, пешкән алма,
Бәнем күп сәламемдин таңга [калма].
 
 
Сәлами җавидани миһербаный780,
Йөрәгемдә ут янадыр – белгел аный.
 
 
Нәгяһан781 егълайуб алдым каләмем,
Язаем дип сәңа би-хәдд782 сәламем.
 
 
Бу хатка исемемезне язмадым,
Язар ирдем – гайреләрдин базмадым.
 
 
Сәлам улсын ки сән абызтутыйга,
Гүйә салдың бәни дөнья утыйга.
 
 
Морадым сән иде, бәнем морадым,
Ходадин дәмбәдәм783 сәни сорадым.
 
 
Бетәр кайгу илән күңлүм таралып,
Күрер ирсәм – китә кайгум таралып.
 
 
Хатымызны карагачдин тәмам ит,
Кире тапшыр үземезгә – әманәт.
 
 
Ничә итсәм күренмәйсән күземә,
Инан, җаный, [бәнем] ошбу сүземә.
 

«Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс…»

 
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Бу сүзем раст ирүр, [һич] ялган ирмәс.
 
 
Мәхәббәтем бар иде сәндә, җанин,
Бу әйләде мөкъәддәм784
 
 
Мәхәббәтем сәүекле сән сылуда,
Әйа җаный, аһ итәм һәр сулуда.
 
 
Бән улсамчы бу хальдә садрыңызда785,
Күзем йомсам күрәмен ойкымызда786.
 
 
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымда,
………………………………………………….
 
 
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Ки егълап күрмәс улды ике күзем.
 
 
Бәет язып ике кулым бушамый,
Бүтән кемсә, җаным, сәңа охшамый…
 
 
Диделәр: кем сәнең кебек кыз улмас,
Ки улса да, сәнеңдик назин787 улмас.
 
 
Ходаем гыйшыклыкны салды безгә,
Аның өчен йибәрдем моны сезгә.
 
 
Буең зифа икән сәнең, йөзең – ай…
Кабул итсәң, йәшерен сүзләрем бар.
 
 
Күрешеп бер сүзләшә күр, гүзәлем,
Эчемдәге серем сәңа чишәлем.
 
 
Бу хәсрәтне Ходадин дип беләмен,
Әйа җаный, сәнең өчен үләмен!
 
 
Нәсыйб булса, сәнең куйныңа керсәм,
Үкенмәсмен, җанашым, шунда үлсәм.
 
 
Кайчан килер икән икәү күрешмәк,
Кочаклашып, тел очындан үбешмәк.
 
 
Әйа җаный, үләмен – тергезә күр,
Җаным, үзең халеңне белдерә күр.
 
 
Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын, кауштырсын Ходаем.
 
 
Нәчә баксам күренәсең күземә,
Инанәсән788 бәнем язган сүземә.
 
 
Сәлам улсын сәңа ләйли бәһарым789,
Сәне сагынамын ләйли нәһарым790.
 
 
Күз өстендә кара кашың сызылмыш,
Сәнең өчен йөрәк-бәгърем өзелмеш.
 
 
Сәнеңтик барму [икән] бу җиһанда,
Ки белмим[ен], булса булыр ниһанда791.
 
 
Әйа җаным, ки белсәнә халемни,
Бу хәсрәтдән чыкармагыл җанымный.
 
 
«Барам, җаный», – дибүк алдап җуатма,
Ки вәгъдәңне озак куеп җылатма.
 
 
Тоташды ут – эчемне сүндерә күр,
Җаныем, үз халеңне белдерә күр.
 
 
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Ки уйласа һич тә гакълына килмәс.
 
 
Укып белгәч, кире йибәр хатымны,
Фаш итмәгел бәнем яманатымны.
 
 
Сәне сәүдем, җаныем, хәддин ашып,
Җанадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
 
 
Бәңа салгыл мәхәббәтле күзеңне,
Сөеп дүнгел (?) бәнем әйткән сүземне.
 

«Сәнең дәрдең…»

 
Сәнең дәрдең792 мәңа дөшде кечекдин,
Газиз башым гъәриб булды793 гыйшыкдин.
 
 
Сәнең дәрдең бәнем күңлемдә даим,
Сәне бирсә иде бәңа Ходаем!
 
 
Сәнең дәрдең белә даим йөримен,
Сәне күргәч, сары майтик эримен.
 
 
Сәнең дәрдең белә мән иртә вә кич,
Сәнең дәрдең күңелдин китмидер һич.
 
 
Сәнең дәрдең белә булдым герифтар794,
Хода кыйлса иде сәни гүзәл йар.
 
 
Сәнең дәрдең бәндә[дер] кичә-көндез,
Җиһанда юк сәңа охшашлы бер кыз!
 
 
Кыяфәтдә сыйфатың – суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең манәндә795 йолдыз.
 
 
Буең зифа Иделдәге камышдин,
Йөрәгем янадыр сәнең сагышдин.
 
 
Сәнең буең – Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең – былбыл тауышы.
 
 
[Җаным сәү]гән йөрәгем парәсый сән,
Тәнем рухы, күземнең карасый сән.
 
 
[Сәлам яздым] сәңа, җаным, җәмалем,
Ходай кыйлса иде сәне хәлялем!
 

«Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам…»

 
Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам,
Сәне күрми ки бер сагъәт түзалмам.
 
 
Әйа җаным, ике күзем, багалмам,
Ки билләһи, сәне алмыйча калмам.
 
 
Сәне күрми ни халь берлә чыдаем,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
 
 
Әйа җаным, ки сән Бәдигъҗәмалем,
Сәне күрми корыйдыр йөрәк каным.
 

«Йир үбеп, дидек догалар гәүһәри…»

 
Йир үбеп, дидек догалар гәүһәри,
Һәм дәхи796 улсын сәналәр797 җәүһәри.
 

«Ки йокларга күзем йомсам уянам…»

 
Ки йокларга күзем йомсам уянам:
Сәнең гыйшкың бәни кыйлды диванаң.
 
 
Ходай язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сүләшергә ниһанда798?..
 

«Үләм, җаныем, үләмен…»

 
Үләм, җаныем, үләмен – тергезә күр,
Бер аулакта үзеңне күргезә күр!
 

«Надан кеше керсә сәнең куйныңа…»

 
Надан кеше керсә сәнең куйныңа,
Кыямәт көн богау салыр муйныңа.
Әгәр ул китмәсә, сән кит, алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин агыр таш.
 

«Ки каргадин туар карга…»

 
Ки каргадин туар карга,
Атасына булыр парга;
Ки козгындин туар козгын,
Атасыннан булыр азгын.
 

«Галим ага, бире кара…»

 
Галим ага, бире кара,
Шушы сабый сорауилә
Биреп җибәр пырауилә.
Бирмәсәң пырауиләңне, –
Кочармын Рауиләңне.
 

«Сәне сәүдем ике күзем нурытик…»

 
Сәне сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсән бәңа оҗма[х] хурытик.
 
 
Сәне күрми чарам юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Әй җанашым, ерак булдың үземдин,
Тыелмыйдыр йәшем ике күземдин.
 
 
Нә булгай бу заман күрсәм йөзеңне,
Алып ятсам чыбылдыкда үзеңне.
 
 
Салауат799 ул Мөхәммәд Мостафага,
Каушдырсын Алла бәне [сән] тутайга.
 

«Язаем сән җаныема сәламләр…»

 
Язаем сән җаныема сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә800 бераз кәлямләр801.
 
 
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күралмый ике күзем.
 
 
Бу дәрдемгә дәуа итсен Ходаем,
Сәнең илән булсам иде һәрдаим!
 
 
Моны яздым сезгә, җаный, кисәкләп,
Укыгайсән, җаный, моны исәпләп.
 
 
Шушы айның көнендә йә кичендә
Булам микән сәнең күңлең эчендә?
 
 
Сәне күрсәм, күңелләрем буладыр,
Җылыйсым ла килә – күңлем туладыр.
 
 
Язаем, җаный, сезгә җитәрме,
Монда язып бәнем сүзем бетәрме?..
 

«Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр…»

 
Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр,
Мөбарәк әлеңә802 алып тота күр.
 
 
Ялыкганда язаем бер-ике юл,
Янып барган йөрәккә ял була ул.
 
 
Сәлам язган [өчен] бәне орышма,
Мәхәббәтле күңелеңне суытма.
 
 
Сылукаем, абызтутыкай, каләм каш,
Нәчек булса да серем итмәгел фаш!
 

«Хода сәне бәңа язган микәндер?…»

 
Хода сәне бәңа язган микәндер?
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
 
 
Әгәр белсәм иде сәнең халеңне,
Фида кыйлыр идем барча малымны.
 
 
Йөрәккә уты төшде яна-яна,
Бу хәсрәтең бәни кыйлды диуана.
 
 
Кеше хален кеше белмәс икәндер,
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
 

Поэмалар

Рисаләи-л-иршад

[Мөкаддимә]

 
…………………………..
…………………………..
Хода рәсүле Мөхәммәд,
Һидайәт шәмсе803 ул Әхмәд,
Дөруд ула804 хисабе юк,
Аңа би-хәд, аңа би-гъәдд805.
 
 
Ифазә806 хәйр идә Йәздан807
Рәсүлемез үзә чәндан808,
Салауате-сафйате809 күп –
Тәгъәддөд улмайә имкян810.
 
 
Дәхи сахибе гъарыйна811
Вә гъәйре җар-у-йарыйна812,
Вә гъәйре сахбе һәм алә813
Уладыр җөмлә – барыйна.
 
 
Вә бәгъде814 бәндәи әфкъәр815,
Хода рәхмәтенә әксәр816
Догалар әйләде сезгә
Гъәбде мозаф иля-л-Җәббар.
 
 
Бөтебдер817 Гьәбде-л-Җәббар,
Нәсыйхәт һәрбере на-чар818,
Тәмам ошбу рисаләдә
Вәгъәзләр бабедин819 ачар.
 
 
Нәсыйхәт әйләдем вәгъзый820,
Дота күр җан белән хифзый821,
Әйа җан дилистаным822 сән,
Идә күрмә аңа гъәйзый823.
 
 
Тәрек кыйлган824 нәсыйхәтләр
Күрисәр825 күп фәзыйхәтләр826.
Ки, зинһар, тәрек кыйлмагыл,
Сәңа – ошбу вәсыйәтләр!
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Зәляләтдин827 үзен йолган,
Сәгадәтне ала куйган828
Һидайәт эчидә улган829.
 
 
Ки вәгъәз вә нәсыйхәт ал,
Күңел берлән колагың сал,
Сәгадәт эчрәдә булгыл,
Һидайәтдә сөрүбән халь830.
 
 
Кичә-көндез улып наҗи831,
Башыңызга һода832 таҗи
Куна дип, уламыз раҗи833,
Сәгадәт вирелеп чәндан.
 
 
Кичермә юк белән әзман834,
Тәмами гъөмр идеп вәйран.
Пошиманлык835 уласән соң,
Улып үз-үзеңә хәйран.
 
 
Еракка күзеңи салма,
Шәкъәуәт836 йилкәңә837 салма,
Сәгадәтдин хөшек838 калма,
Фәсадәт839 эчрә, гөлистан.
 
 
Ләгъү-ләһү840 эченә чыкма,
Шәйатин841 сүзенә бакма.
Бу сүзләрне уда якма842,
Нәсыйхәт сәңа, и угълан!
 
 
Ки әшрар843 куймагыл яңа844,
Ахыр тәэсир идә сәңа,
Ки соңра каласән таңа845,
Улып үз-үзеңә хәйран.
 
 
Алар-лә сохбәт846 итмә һич,
Алар килсә дә, сән бар, күч,
Ки ахыр күстәрерләр847 көч,
Фәсадәт-лә идеп тогъйан848.
 
 
Ки шухлыкда849 улып гъәййар,
Шаярып йөрмәгел сәййар850,
Сакыйн851: алдамасын гъәддар852
Җиһанда, аңлагыл, и җан!
 
 
Гыйлемлек хәсълидә853 улгыл,
Җәһаләтдин854 үзен йолгыл,
Нәчек улса, җәһед855 кыйлгыл,
Ки, зинһар, калмагыл надан.
 
 
Ки, зинһар, калмагыл надан,
Дога алгыл ата-анадан,
Дота күр хәүфе риҗадан856,
Сакыйн [гыл] әз-фискъ-у-гъисйан857.
 
 
Укый күргел кичә-көндез,
Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз,
Бәнемдик калмагыл гаҗиз,
Җәһаләтдә улып гъишйан858.
 
 
Гыйлемлекдә ике дөнйа
Чырагын идәсән әхйа859.
Бу сүздә зәррә юк әхфа860, –
Бәйан идәр рәсүли җан861.
 
 
Җәһаләтлек – яманлыкдыр,
Бере аның наданлыкдыр,
Болардин һич яман юкдыр,
Гизәрсәң гәр зәмин-асман862.
 
 
Иген икмәк – вирер икмәк,
Мәшәкъкать-лә михән863 чикмәк;
Гыйлемлек – мәкъсудә864 йитмәк,
Һәр ике дөнйада әйкан865.
 
 
Җәһелдин866 эстәсәң файда,
Һидайәтлек867 сәңа кайда?
Зәляләтлек улып пәйда,
Тәхәйердә868 китеп дәрман.
 
 
Җәһаләтдин ерак качкыл,
Голүмең бабедин869 ачкыл,
Сәнеңдик дөнйада кач кол870
Җәһаләтдә ирер гъишйан.
 
 
Җаһилләр лөкъмәсен871 капмак,
Тәмам михнәт белән тапмак:
Урак урмак, печән чапмак –
Михәнләр эчрә сәргәрдан872.
 

(I) Нәсыйхәт фи-вакъты-с-сабый вә вәгъзәһү

 
Сабыйлык төш кеби улыр,
Егетлек кош кеби улыр,
Къарилык873 буш-тәһи874 улыр, –
Кайа мәгърифәтә, йәздан!
 
 
Сабыйлыкда уйын кыйлсаң,
Шәйатингә муйын сонсаң,
Күнелмәссең бөйлә875 улсаң,
Егетлекдә улып сөкран876.
 
 
Тәфахердә877 нәсәб кыйлма,
Никъаб878 дот, би-әдәб879 улма,
Уйын-көлке таләб кыйлма,
Уламын дип мин-әс-сабйан880.
 
 
Кечекдин Хакъга тагъәт кыйл,
Һәр әмренә итагъәт кыйл,
Хәсадәтдин фәрагъәт кыйл881,
Һәр әмренә сонып гәрдан882.
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Күземнең рәушаны883, бел, ан884,
Ерак кыйл нәфсең әшрардан885,
Күңел һәм әйләмә мәйл886 ан.
 
 
Гъәбәсдә887 къил-у-къаль итмә,
Кеше берлән җәдаль888 итмә.
Гъәбәскә дили мал889 итмә,
Ләгъүләр890 әйләйүб әйтан.
 
 
Хәтәргяһ891 әйләмә җайи892,
Якыйна салма һәм пайи893,
Якыйны улсаң, сәңа вайи
Йитешер күп зарар, и җан!
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар894,
Гел итмә фигъле бәд-бисйар895,
Вә илля уласән гъөсран896.
 
 
Ләгъин Иблис сәне көн-төн
Китереп күстәрә алтын,
Дәхи һәм үзенең артын, –
Сакыйн: сән бакма бәр-шәйтан897.
 
 
Хәлаикъ898 алдыйда торсаң,
Утырсаң да вә йа йөрсәң,
Түңелмәслек899 белән улсаң,
Укырлар афәрин әлуан900.
 
 
Ула күргел үкенмәслек,
Кеше күргәч түңелмәслек;
Ула күрмә күнелмәслек,
Сези азгырубән901 шәйтан.
 
 
Уйын-көлке үзә мәргъүб902,
Шаярып йөрмә, әй мәхбүб903!
Сәнеңдик дөнйада күп-күп
Соңында уладыр хөсран904.
 
 
Кичермә юк белән әзман905,
Ләһү-ләгъү906 идеп чәндан907.
Боның соң үкенү әлуан
Белән дә кермәйә дәрман.
 
 
Дәхи баз908 әйләмә бази,
Шаярып кышый һәм язый,
Ки шухлыкда күби-азый
Кичермә йил үзә909 дәүран.
 
 
Ки бән шухлык белән улдым,
Шаярмаклык белән улдым,
Вәлий гъәфләт белән улдым,
Җиһанә улубән алдад910.
 
 
Малайәгъни911 белән, зинһар,
Кичермә шаярып рузгяр912.
Ки шухлык әйләмә бисйар913
Улырсың сүземә мөнкад914.
 
 
Җәмигъ гомрем йилә вирдем,
Шаяру-шухилә йөрдем.
Вәли гъөзр, и нури бәдрем915,
Бәнемдик улмагыл фәссад916.
 
 
Кечекдин кыйл гыйбадати917,
Тәрек кыйлгыл фәсадати918.
Сәгадәт әйлә гадати919
Соңы һәм уләсән могътад920.
 

(II) Егетлек вакытындагы нәсыйхәтләр вә вәгъәзләр

 
Егетлек йил кеби үткәй,
Къарилык фи-з-зәман921 йиткәй,
Бакып күр халеңи: ниткәй,
Фәсадәтдә үтеп рузгяр.
 
 
Егетлек китәдер фәүри922,
Йилә вирмә газиз дәүри923,
Ки шәйтан салмасын җәүри924,
Идеп әфгалеңә әзрар925.
 
 
Җиһанга салмагыл мәйли926,
Ки булгыл пакь, лөтъф зәйли927,
Ки булма соңра дәр-вәйли928,
Пошиманлар929 идеп бисйар.
 
 
Сакыйнгыл, нәфсеңи пакь ит,
Вә һәуа нәфсеңи тәрк ит930.
Дәхи һәм даминең931 пакь ит,
Ки зәррә әйләмә әшрар.
 
 
Фасикълардин фиракъ932 улың,
Алардин сал ерак юлың,
Йәтимләр башына – кулың
Идүбән шәфкъәтең һәм зар.
 
 
Мәкер, хәйлә идеп мәккяр933,
Йөрер әтрафыңа сәййар,
Ки гъарәт итмәсен934 гъәддар935,
Ки ушал хәмкъәи гъинад936.
 
 
Шәйатин, бел, гъөдур937 улгай,
Хакында гөфтегү938 кыйлгай.
Мәкерләр җөстеҗү939 кыйлгай
Заляләтдә бә-иҗтиһад940.
 
 
Фигъали кыйлма на-мәгъкуль,
Ләгъү-ләһү белән мәшгуль.
Ки таңда уласән мәсьүл, –
Ки рузие вакът гъәдл-ү-дад941.
 
 
Шәрәфкярең шәр әфкярә
Вирә күрмә бу рузгярә942.
Би-кәфкярә тәләфкярә
Кичермә гомреңи бәр-бад943.
 
 
Димәгел йөзеңи күркәм,
Үзеңи даимән күр кәм,
Сәнеңдик дөнйада күркәм,
Җәмале гъәни итеп фәссад944.
 
 
Сакыйн мәккяр мәкерендин,
Вә шәр әфкяр945 фикерендин,
Җөда кыйлмайа зикреңдин946, –
Мәкер-хәйлә идеп әз-дад947.
 
 
Ки шәйтан бер шәкъи гази948,
Дотар чөя чәнгяле пази949;
Уласыз фәүзедин фази950,
Сакыйнсаң табасән иршад951.
 
 
Йөремә шухи нийәтдә952,
Бәнемдик әшрар сохбәтдә,
Уласән таңда хәсрәтдә,
Эчең-тышың улып хөсран953.
 
 
Чыкубән йөрмәгел илгә,
Вирүбән гомреңи йилгә,
Заляләти виреп дилгә954,
Уласән таңда сән хөсран.
 
 
Һидайәт955 әһледин улгыл,
Сәгъиди956 әһледин улгыл.
Латыйф, пакь зәйледин957 улгыл,
Тәмами күстәреп борһан958.
 
 
Шәрафәтең шәр афәтә959,
Кәмаләтең кәм аләтә960,
Вирүбән ушбу халәтә,
Соңыйда калма дәр-тогъйан961.
 
 
Шәйатиндыр хөседрани962,
Йар, андин дотма йарани963,
Катыңдан ку ба-зур ани,
Мәкам идеп аңа зиндан.
 
 
Көдүрәтең964 ерак атгыл,
Мәляхәт мелхедин965 татгыл,
Дилеңнең җанына катгыл,
Ки һәмчү дамәги сөбхан966.
 
 
Күңелне югары дотма,
Шәйатин хален онытма,
Соңгы гъәм-гъөссалар йотма,
Улубән бәгъреңә бөрйан967.
 
 
Чү хәшмиш (?) төхмедик968 аша,
Юкары чикмәгел баша;
Хаша хөшек калган хаша969,
Ки бәд тәрке белән970, и җан!
 
 
Явыз эшне күрүбән хуб
Дилең971 аздырма, и мәхбүб,
Яманлык төхмен икмә күп,
Аның төхме ирер гъисйан972.
 
 
Яман сагыш алырса гъиш973,
Орыр ниш974 үз-үзенә хиш975,
Йөзи саргайта бәд-әндиш976,
Әмәлләр977 асле мин-ниран978.
 
 
Сакыйн туль979 әмәлләрдин,
Зирә суэи980 гамәлләрдин,
Хәрәм эшдер дәгъәлләрдин981
Сакыйн сән, әйләмә, и җан!
 
 
Ки шәйтан төзәйуб кямен982,
Салып даменгә дамен983,
Сакыйнгыл, тапмасын рамен984,
Мәкер-хәйлә идубән ан.
 
 
Җәһеддә акызып әз-кан985,
Атар аркаң үзә аркан,
Сакыйнгыл, дәшмәсен дәр-ан,
Ул аркан буйныңа гәрдан986.
 
 
Бакып йәмин-шималеңә987,
Бакыйбән үз җәмалеңә,
Ки гъөҗб әйләмә халеңә, –
Тәкәбберлек идеп бәр-дар988.
 
 
Йитешсәң блүгъийәтдән989,
Китүбән тофулийәтдән990,
Хазз991 алсаң шәбабийәтдән992,
Йөремә мәст993 улып, и йар!
 
 
Блүгълар, на-блүгьлар994 да,
Ки сәндин һәм олугълар да
Кичеп китте рөҗугъ дарга995,
Ки мәдһуш996 ятмагыл, һушдар997.
 
 
Нигәчә ятасән, йарукым998,
Шәйатин төхме – бәд йир, ком,
Күзең ач, дөнйа күр: пөр ком999,
Гъәкъим1000 йилдә ула сәййар.
 
 
Һауага бакып, и рухи,
Йөремә бонда ба-шухи1001.
Сәнеңдик бонда күп бу хи,
Хөсирүн1002 ула күп гъәййар.
 
 
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар1003,
Кил, итмә фигъл бәд бисйар1004,
Вә иллә уласән дәр-хар1005.
 
 
Һәм әшрар нарыдин1006 качкын,
Бер очкын килсә дә ычкын,
Киләчәк, бозлы су сачкын,
Сәне көйдермәсен ул нар.
 
 
Әгәрчә уты суз1007 улсын,
Бозылсын, ки та боз улсын,
Къәһәрә шәб вә руз1008 улсын
Җәһәннәмдән мәгъә-л-әшрар.
 
 
Шәйатин җәһд итеп сезгә,
Итәр тәргъиб1009 яман чизгә1010.
Яманлык күстәреп күзгә,
Дәхи һәм күстәреп әдбар1011.
 
 
Шәкъәуәт1012 әйләмә һәргиз
Улубән фетнәләр әнгиз1013;
Болардин идәсән пәрһиз1014,
Әгәр гакыл улырса йар.
 
 
Мәхәббәт әһленең пише1015,
Уласән бер сәгъид1016 кеше, –
Тәрек әйлә гөнаһ эши,
Китүбән эзенчә әбрар1017.
 
 
Олыга гыйззәт ит, хөрмәт,
Кечекләргә идеп шәфкъәт,
Ходадин уласән рәхмәт,
Кичерсәң бөйләдә әгъсар1018.
 
 
Нәсыйхәт тыңлаган шабем1019,
Сәнең чөн вәгъзидин бабем,
Итагъәтдә ул, әсхабем1020,
Ки ташлап җөмлә-ил-әшрар1021.
 
 
Йөремә мәст улып сөкран,
Егетлекдә гъәлят-т-тогъйан1022,
Соңыда уласән хөсран1023,
Килеп эш ахыры дишвар1024.
 
 
Мәшәкъкать дөнйада улмыш,
Эчидә фетнәләр дулмыш,
Фәуаиддин1025 улыбдыр тыш,
Вәләкин көн-бә-көн әзрар1026.
 
742.Хәбибәм – яратканым, сөеклем.
743.Табибәм – дәвалаучым, савыктыручым.
744.Җәмалең күрсәм иде – йөзеңне (чыраеңны) күрсәм иде.
745.Кәлям – сүз, сөйләм.
746.Җигәргүшем – бәгырем ите.
747.Биңзәр – охшар.
748.Тигрү – тикле, чаклы.
749.Сәнең вәсъфың – синең сыйфатың, кыяфәтең.
750.Сәлам бәгъдендә – сәлам соңында.
751.Җәмалең, кәмалең – гүзәллегең, камиллегең.
752.Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам артыннан.
753.Кәлям – сүз, сөйләм.
754.Нәкъеш – гүзәл рәсем.
755.Мәхбүбсән, нәкъешсән – сөеклесең, күркәмсең.
756.Къәнда – кайда.
757.Газиз – монда: кадерле, затлы.
758.Вәсъфың – сыйфатың, билге-галәмәтләрең.
759.Газиз – монда: изге, пакь кеше.
760.Әһле тәмиз – пакьлек, сафлык иясе.
761.Тәхкыйкъ – анык, ачык билгеле.
762.Бөйлә – шулай, шул рәвешчә.
763.Бәгъдә – соң, соңра, аннары.
764.Накъеш (нәкыш) – бизәк, рәсем; монда: сурәт кебек нәфис.
765.Фазыле – өстенлеге; асылы.
766.Гъәфифә – саф, намуслы; гыйффәтле.
767.Көн-бә-көн – көн саен.
768.Ишедәнләр вәсъфыңлә хәйран ула – ишеткәннәр сыйфатыңа хәйран була.
769.Әлеңә алмагыл – кулыңа алма.
770.Бөрйан булу – янып көю.
771.Күәрмен – көярмен.
772.Бихәмдилля – Аллага мактау.
773.Шәраиф – олылык, мәртәбә.
774.Мөшариф булу – (күрү) бәхетенә ирешү.
775.Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнгән; зарланучы.
776.Грифтар (герифтар) – дучар, тоткын.
777.Шәмсе къәмәрдик дөхтәр – ай һәм кояш шикелле кыз.
778.Шадыманга салу – шат итү, шатландыру.
779.Гыйляҗы – чарасы, дәвасы.
780.Сәлами җавидани миһербаный – иксез-чиксез, миһербанлы сәлам.
781.Нәгяһан – кинәт, көтмәгәндә.
782.Би-хәдд – чиксез.
783.Дәмбәдәм – туктаусыз (сулыш саен).
784.Мөкъәддәм – элек, әүвәл.
785.Садр – күкрәк.
786.Ойкы – йокы.
787.Назин – назлы.
788.Инанәсән – инанасың.
789.Ләйли бәһарым – язгы кичен.
790.Ләйли нәһарым – кич һәм көндезем.
791.Ниһанда – серле, яшерен урында.
792.Дәрд – хәсрәт, кайгы.
793.Гъәриб булу – монда: чит күрелү, кимсетелү; хәсрәтле булу.
794.Герифтар булдым – грифтар (дучар) булдым (хәсрәтеңә).
795.Манәндә – охшаш; шикелле.
796.Дәхи – тагын, янә.
797.Сәна – мактау, алкыш.
798.Ниһан – яшерен, аулак урын.
799.Салауат – дога, теләк, мактау.
800.Бәгъдендә – соңында, артында.
801.Кәлям – сүз, сөйләм.
802.Әлеңә – кулыңа.
803.Һидайәт шәмсе – туры юлга күндерүче кояш; юл күрсәтүче кояш.
804.Дөруд ула – мактау була.
805.Би-хәд, би-гъәдд – чиксез, сансыз.
806.Ифазә – игелек.
807.Йәздан – Хода, Тәңре.
808.Чәндан – әллә нихәтле, бик күп.
809.Салауате-сафйат – саф игелек; ихлас дога.
810.Тәгъәддөд улмайә имкян – санап чыгуы мөмкин булмас.
811.Сахибе гъар – мәгарә иясе (мәгарәдәш).
812.Җар-у-йар – якыннар һәм дуслар.
813.Сахбе һәм алә – иярчен һәм нәселләренә (варисларына).
814.Вә бәгъде – һәм моннан соң.
815.Бәндәи әфкъәр – иң фәкыйрь бәндә.
816.Әксәр – бик күп, күпләгән; монда: бигрәк тә (бәйле).
817.Бөтебдер – языптыр; язгандыр.
818.На-чар – чарасыз.
819.Бабедин – баба: ишек; бүлек.
820.Вәгъзый – вәгазьне.
821.Хифзый – саклык; монда: хәтердә саклау.
822.Дилистан – җаным, бәгърем.
823.Гъәйзый – ачу (ачуны).
824.Тәрек кыйлу – ташлау; монда: тыңламау.
825.Күрисәр – күрер.
826.Фәзыйхәт – хурлык; кадерсезлек.
827.Зәляләт – адашу, хак юлдан язу.
828.Сәгадәтне ала куйган – бәхетне алга куйган, алда тоткан.
829.Һидайәт эчидә улган – тугрылык юлында булыр.
830.Сөрүбән халь – хәл сөрү белән, ягъни яшәп, гомер итеп.
831.Наҗи – котылган, ирекле.
832.Һода – хак юл, дөреслек юлы.
833.Раҗи – өметләнүче, үтенүче.
834.Әзман – заманнар.
835.Пошиман – үкенүче, тәүбә итүче («пәшиман» әйтелеше дә бар).
836.Шәкъәуәт – бәхетсезлек, бәла-каза.
837.Йилкәңә – җилкәңә.
838.Хөшек калу – кибеп калу: уңышсыз калу, коры калу.
839.Фәсадәт – бозыклык, азгынлык.
840.Ләгъү-ләһү – буш сүз, мәгънәсез уен-көлке.
841.Шәйатин – шайтаннар.
842.Уда якма – утка якма.
843.Әшрар – явыз, усал кеше.
844.Яңа – яныңа.
845.Таңа калу – таңга калу, гаҗәпкә калу.
846.Сохбәт – сөйләшү, әңгәмә.
847.Күстәрерләр – күрсәтерләр.
848.Фәсадәт-лә идеп тогъйан – бозыклык белән баш күтәреп, бәреп чыгып.
849.Шухлык – шуклык.
850.Сәййар – ил гизүче; монда: хәрәкәт итүче.
851.Сакыйн – саклан.
852.Гъәддар – хыянәтче, икейөзле, хаин.
853.Хәсълидә – теләгендә; монда: эстәү юлында.
854.Җәһаләт – наданлык.
855.Җәһед (җәһд) – тырышлык.
856.Дота күр хәүфе риҗадан – ышанып кына ятудан хәвеф ит.
857.Әз-фискъ-у-гъисйан – бозыклык һәм гөнаһ эшләрдән.
858.Гъишйан – аңсыз; алданган (тормышка алданган).
859.Әхйа итү – тергезү, җанландырып җибәрү.
860.Әхфа – яшерен уй, сер.
861.Рәсүли җан – пәйгамбәр юлындагы кеше.
862.Зәмин-асман – җир-күк.
863.Михән – михнәтләр, бәла-газаплар.
864.Мәкъсудә – максатка.
865.Әйкан – ап-ачык.
866.Җәһел – наданлык.
867.Һидайәтлек – тугры юлда булу.
868.Тәхәйер – гаҗәпләнү, хәйран калу.
869.Голүмең бабедин – гыйлемнәр ишегеннән.
870.Кач кол – күпме кол, нихәтле кол.
871.Лөкъмә – бер кабым ризык.
872.Сәргәрдан – иза чигү, михнәттә йөрү.
873.Къарилык – картлык.
874.Буш-тәһи – буш, мәгънәсез.
875.Бөйлә – шулай.
876.Сөкран – исерек.
877.Тәфахер – мактанчыклык; горурлык.
878.Никъаб – пәрдә, йөз пәрдәсе.
879.Би-әдәб – әдәпсез.
880.Уламын дип мин-әс-сабйан – сабыйлардан булам дип.
881.Хәсадәтдин фәрагъәт кыйл – көнчелектән азат бул.
882.Гәрдан – муен.
883.Рәушаны – яктысы, нуры.
884.Ан – мизгел, вакыт.
885.Әшрар – явызлык, усаллык.
886.Мәйл әйләмә – күңел бирмә, күңел салма.
887.Гъәбәс – нәтиҗәсез, файдасыз эш.
888.Җәдаль – талаш, кычкырыш.
889.Дили мал – күңел максаты.
890.Ләгъү – буш, мәгънәсез сүзләр.
891.Хәтәргяһ – куркыныч.
892.Җайи – җайны (урынны).
893.Пайи – аякны.
894.Һушйар – тулы акыл, зирәк исәп.
895.Бәд-бисйар – бик алама, бик начар.
896.Гъөсран – кыенлык, кысынкылык.
897.Бәр-шәйтан – шайтанга, шайтанга таба.
898.Хәлаикъ – халык; кешеләр.
899.Түңелмәслек – ваемсызлыкка бирелмәслек.
900.Әлуан – төрле; күптөрле.
901.Азгырубән – аздыру белән.
902.Мәргъүб – теләүче, омтылучы.
903.Мәхбүб – сөекле.
904.Хөсран – адашу, юлдан язу.
905.Әзман – заманнар.
906.Ләһү-ләгъү – буш, юк-бар сүз.
907.Чәндан – әллә нихәтле, күп.
908.Баз – уен; баз әйләү – уйнау.
909.Йил үзә – җилгә.
910.Алдад – алданылган.
911.Малайәгъни – мәгънәсез.
912.Рузгяр – көннәр, вакыт, чор, дәвер.
913.Бисйар – күп.
914.Мөнкад – буйсынучан, тыңлаучан.
915.И нури бәдрем – и тулган аем.
916.Фәссад – азгын, бозык.
917.Гыйбадати – гыйбадәтләрне.
918.Фәсадати – бозыклыкларны.
919.Гадати – гадәтләрне.
920.Могътад – күнегелгән, гадәтләнгән.
921.Фи-з-зәман – тиз арада, шунда ук.
922.Фәүри – тиз, ашыгыч.
923.Дәүри – дәверне.
924.Җәүри – җәберне.
925.Әфгалеңә әзрар – уй-гамәлләреңә зарарлар.
926.Мәйли – мәелеңне, күңелеңне.
927.Лөтъф зәйли – итәк-чабуың матур, ару; монда: әхлаклы, әдәпле.
928.Дәр-вәйли – кайгыда, хәсрәттә.
929.Пошиманлар (пәшиман) – үкенүчеләр, пошынучылар.
930.Һәуа нәфсеңи тәрк ит – һавалы нәфесеңне ташла.
931.Даминең – итәк-чабуың; монда: йөреш-торышың, гамәлең.
932.Фасикълардин фиракъ – бозыклардан аеры (ерак).
933.Мәккяр – мәкерлек эшләүче.
934.Гъарәт итү – талап алу.
935.Гъәддар – хыянәтче, икейөзле.
936.Хәмкъәи гъинад – киребеткән, үҗәт, ахмаклар.
937.Гъөдур – мәкерле; оятсыз.
938.Гөфтегү – сүз сөйләү, әңгәмә.
939.Җөстеҗү – эзләнү, казыну.
940.Заляләтдә бә-иҗтиһад – бозыклыкта тырышлык белән.
941.Рузие вакът гъәдл-ү-дад – вакыт бүләге ул гадел хөкем.
942.Шәрәфкярең шәр әфкярә вирә күрмә бу рузгярә – бу заманда шәрәфле (данлыклы) эшләреңне явыз фикерләргә бирә күрмә (буйсындырма).
943.Би-кәфкярә тәләфкярә кичермә гомреңи бәр-бад – кулыңдагы эшне әрәм итеп, гомереңне җилгә очырма.
944.Җәмале гъәни итеп фәссад – йөз байлыгын бозыклык (чарасы) итеп.
945.Шәр әфкяр – явыз фикерче.
946.Зикреңдин – хәтереңнән.
947.Әз-дад – хөкемнән, җәзадан.
948.Шәкъи гази – рәхимсез клоун.
949.Чәнгяле пази – карчыга тырнаклары шикелле.
950.Уласыз фәүзедин фази – җиңүеннән котылучы булырсыз.
951.Иршад – юнәлеш, тугры юл.
952.Шухи нийәтдә – шуклык ниятендә.
953.Хөсран – үкенеч-сагыш.
954.Заляләти виреп дилгә – күңелне әшәкелеккә биреп.
955.Һидайәт – туры юл.
956.Сәгъиди – бәхетле, бәхетлеләр ише.
957.Зәйл – итәк-чабу.
958.Борһан – дәлил, үрнәк.
959.Шәр афәтә – явыз, хәтәр эшләргә.
960.Аләтә – чара, әмәл.
961.Калма дәр-тогъйан – чамадан тыш азгын хәлдә калма.
962.Хөседрани – көнчелек иясе.
963.Йар, андин дотма йарани – дус, аны (шайтанны) үзеңә юлдаш итмә.
964.Көдүрәт – кәефсезлек, кайгы.
965.Мәляхәт мелхедин – матурлык, нәфислек тозыннан (тәменнән).
966.Һәмчү дамәги сөбхан – шушы Ходай дөньясы шикелле.
967.Бөрйан – яну, кыздырылу.
968.Төхмедик – орлыгы шикелле.
969.Хаша хөшек калган хаша – коры калган ботак чүп-чар ул.
970.Бәд тәрке белән – ташланганлыгы белән начар.
971.Дил – күңел.
972.Гъисйан – бозыклык, гөнаһ.
973.Гъиш – тормыш, яшәү.
974.Ниш – сөңге.
975.Хиш – туган, кардәш.
976.Бәд-әндиш – начар уй.
977.Әмәл – өмет, ышаныч.
978.Ниран – ут, җәһәннәм.
979.Туль – дәвамлы, чамасыз.
980.Суэи – явыз ниятле.
981.Дәгъәл – алдакчылык, хаинлек.
982.Кям – теләк, омтылыш.
983.Даменгә дамен – ау өстенә ау.
984.Рам – буйсынучылар; монда: җаен, ибен.
985.Әз-кан – каннан.
986.Гәрдан – уралу, әйләнү.
987.Бакып йәмин-шималеңә – карап көньяк һәм төньягыңа.
988.Бәр-дар идеп – күтәрелеп; монда: масаеп.
989.Блүгъийәт – үсеп җитү, балигъ булу.
990.Тофулийәт – балалык, үсмерлек чоры.
991.Хазз – өлеш.
992.Шәбабийәт – егетлек.
993.Мәст – исерек.
994.Блүгълар, на-блүгълар – балигълар, балигъ булмаганнар.
995.Рөҗугъ дар – кайту йорты (теге дөнья).
996.Мәдһуш – истән язу хәле, аңсыз.
997.Һушдар – акыл иясе.
998.Йарукым (йарук) – нур, нурлым.
999.Пөр ком – тулы ком.
1000.Гъәкъим – кысыр, мәгънәсез.
1001.Ба-шухи – шуклык белән.
1002.Хөсирүн – югалтучы, зыян күрүче.
1003.Һушйар – сәламәт акыл.
1004.Бисйар – күп.
1005.Дәр-хар – хур (булу).
1006.Әшрар нарыдин – бозык эшләр утыннан.
1007.Суз – көйдерерлек, көчле.
1008.Шәб вә руз – төнен һәм көндез.
1009.Тәргъиб – теләк уяту, котырту.
1010.Чиз – әйбер.
1011.Әдбар (идбар) – уңышсызлык.
1012.Шәкъәуәт – бәла, начар эш.
1013.Әнгиз – кузгату, ярсыту.
1014.Пәрһиз – тыелу.
1015.Пише – алдынгысы.
1016.Сәгъид – уңыш, бәхет иясе.
1017.Әбрар – изгеләр.
1018.Әгъсар – гасырлар (күп вакыт).
1019.Шаб – егет.
1020.Әсхаб – дуслар.
1021.Җөмлә-ил-әшрар – барлык начар эшләрне.
1022.Гъәлят-т-тогъйан – фетнәдә, башбаштаклыкта.
1023.Хөсран – хәсрәтле.
1024.Дишвар – авыр, кыен.
1025.Фәуаид – файдалар.
1026.Әзрар – зарарлар.
Yaş həddi:
16+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 sentyabr 2021
Yazılma tarixi:
2021
Həcm:
200 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-298-04227-7
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar