(III) Кызларга улган нәсыйхәтләр, вәгъәзләр бәйане
Блүгъә йитешәчәк җан,
Фәуахиш итмә һәм тогъйан,
Сакыйн, һич әйләмә гъисйан,
Сакыйн һәм кыйлмагыл әшрар.
Гизүбән йөрмәгел, и рух,
Җиһанда улубән сән шух,
Ямандыр ки шәкъәуәт, бух, –
Фәсадәтләр хале изһар.
Йөремә чыкубән илә,
Фәсадәт эстәйүб бөйлә,
Һәммә гомрең виреп йилә,
Зи-хөсран үлмә соң, и йар!
Фасикълар катына килмә,
Фәуахиш эстәйүб йилмә,
Ки сөкран улубән йөрмә,
Шаярып улма һәм сәййар.
Сакыйн, дуст әйләмә әшрар
Һәм итмә юлына әдбар,
Ки анлар тәбгыдин күп-күп
Күрәсән соңындин әзрар.
Фәсадәтдән атың шаигъ,
Һодадин карныңыз җаигъ (?).
Кил, итмә гомреңи заигъ
Һәлякәтдә тәмам дәр-хар.
Кичә-көндез гизеп юлдин,
Сәгадәт вирмәгел кулдин,
Ки улма соң фасикъ колдин,
Ерак китеп мин-әл-әбрар.
Бу сүзгә саласән, җан, гүш,
Газиз гомреңне вирмә буш;
Соңы – гъәмләргәдер сән туш, –
Сәне гъәбн идәчәк гъәддар.
Колак сал та ниһайәти,
Ки бер сабый хәкяйәти,
Ничек идәр шәкяйати,
Ки бер мөштәридин, и йар!
Тофулийәт заманымда,
Сабыйлык үзә данымда,
Ки атам ошбу анымда
Алып вирде ләүхе дәфтәр.
Дәхи алтын йөзек, һиммәт,
Бәһасе дәхи зи-кыйммәт,
Алубән вирде һәм, әлбәт,
Мәхәббәт улынып дәркяр.
Зәмани мин-әл-әзмани
Виреп бер хөрмә вә алмани,
Алып бер мөштәри ани,
Сатуда гъәбн итеп бәрдар.
Боның дикен сәне мәлгунь,
Сакыйн, әйләмәсен мәгъбүн,
Мәкер вә хәйләсе әфзүн,
Сакыйн, лилхафиз саттар.
Шәйатин үзрә кем бака,
Ходауәндә аңа кака:
Баканларны уда яка, –
Белерсең кәндүзең, и йар!
Халыкдин улубән мәстүр,
Үзен кемлек белән пәс тор,
Имәстер гъәксенә дәстүр,
Ки мәхрүм әйләйүб изһар.
Ки шамдин ятма та собхи
Ойып гафләтдә, басып хи,
Тора бакып хи ба-кобхи, –
Хәйа берлән шәрм бисйар!
Гөлстани җинан садрең,
Бөйләдер, беләсең, кадрең,
У мәнзилдә ике бәдрең, –
Алардин йуймагыл әкърар!
Кадерсез кыйлма, ки белсәң,
Ике күксеңне, чөн күк сән,
Соңы тугъры бәһа күрсәң,
Әлемдин күп әләмләр вар.
Якыныңа килеп шәйтан,
Идә сәңа комар бахтән,
Сакыйн, әйләмәсен тахтән,
Килеп галиб мәгъә-л-әгъйар.
Үтеп сөк-ран, итеп сөкран,
Кабарга уладер фикран,
Мәгәр саклайа зи-л-гофран,
Идеп үз фазлене иншар.
Идеп шәбхун, түгеп шәб хун,
Йөрер әтрафыңа мәлгунь,
Таба та аздырып фәрхун, –
Сакыйн, мәкр итмәсен мәккяр!
Бәшир бөшри бәшәр булгыл,
Мөшире Хакъ, би-шәрр улгыл,
Шәкъәуәтне нәшер кыйлгыл,
Сәгадәткә куйып әкъдам.
Сәгадәт багыны багый
Улубән булмагыл багый,
Шәкъәуәтне улып рагый,
Ки гомрең әйләмә инзам.
Кыйлыр инша нә кем иншаэ.
Лик әфша кыйлмайә хәйф шаһ;
Вәли изгеләргә охша,
Дели җаның белән бул тамм.
(IV) Тәләттыйфлык белән сөйләмәк бәйане!
Тәләттыйф берлә сүз әйлә,
Ишедән дили суз әйлә,
Шөйлә ки йинҗү риз әйлә, –
Тәмам рәнҗү бетә әттам.
Дилең миһри – делең лөтъфи
Белән сүз әйләп би-зәгъфи,
Миһербанлык идеп зөлфи,
Дигел йомшак ләгъилә рам.
Сүәксез дел яратды Хакъ,
Сүзи та кыйладыр йомшак.
Җәрахәт дел белән кыйлмак
Яман әз-нәйзаи Бәһрам.
Җәрәхәт гәр кыйлыр нәйза,
Уңалыр тиз сагъәт үзә,
Уңалмас, китмәйү мадәм
Вәли дел җәрхе чөн нәйза.
Яман тел һич кемә вирмә,
Дәхи гайбәт кыйлып йөрмә,
Бу форсатны йилә вирмә,
Шәйатин салмайа та дам.
Сүзи сөйлә сарих-ачык,
Йибәрмә тел къәбихә чук,
Сүзеңдә ул тәуазигълык
Фәуаиддин идеп тәмам.
Нәмимә гайбәти сүзләп,
Йөремә һич [дә] шабезләп,
Ки улмагыл хәйасез һәп,
Бу эшләр улмайа ихсан.
Делең бу сүзгә фәкк итмә,
Булып нәммам, бөтек итмә,
Кеше гайбен һәтек итмә,
Хәрәм эш уласән, и җан!
Шаярып йөрмәгел сәййах,
Ки шухлыкда улып шәййах,
Нә ятырсән: хоруслар сах, –
Әгәр наим исәң уйган!
(V) Ирлек вакытындагы нәсыйхәтләр, вәгъәзләр
Улыр иршад белән ир шад,
Шәкъидин кача бад чөн бад,
Идәр хәйфе сәмамда әфсад
Ки тәгьвиз әйлә бәр йәздан.
Белерсең кәндүзең ир дип,
Ахыр урыны, белең, зир дип,
Фирашыңи – кара йир дип,
Торабеңи дәхи – юрган.
Гъәбәс вирмә дәваздәһи,
Кичермә улубән ляһи,
Нәгяһан йитешеп раһи, –
Сәфәрдер даре дөнйадан.
Гамәлдә иҗтиһад әйлә,
Барасы юлый йад әйлә.
Сәфәргә заде зад әйлә,
Ахыр тапмайасән ибкаэ.
Һидайәт әйләгел дәр-пиш,
Рийадин буш улубән хиш,
Ки шәйтан салмасын тәшвиш,
Рийа гъәҗбә идеп әгъраэ.
Рийа улса гамәлдә чук,
Зыйасы һич мәхәллдә юк,
Кә-әннә фи-л-мәсәлдә юк:
Кәмәгъдум ләйсә мин әшйаэ.
Танып белгел урынларны,
Ки безләрдин борынларны,
Виреп йилгә корунларны,
Къәмусы кичәсәр зи-инҗа.
Кемә бу йәнә горур тукый?
Әҗәл укы килеп укый,
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә алданасың, әй-ва?!
(VI) Хәмийәтсез ирләрнең вә чапәк хатынларның нәсыйхәте
Гаҗәб гъәсри хәлаикълар
Тәмам мөрдәгә лаикълар:
Эче тулы гъәляикълар, –
Фәсадатдан дәхи тогъйан.
Би-гайрәт кеше кем дәййүс,
Тәмугъга уладыр мәэнүс,
Җинан андин ула мәгъбус, –
Ки зәррә күрмәйә руйан.
Гаҗәб бу хиндәге гъәүрәт,
Үзене сала ба-гъәүрәт,
Һәммә гомре мәгънә-е-сүрат
Идүбән фискъ-у-гъисйан.
Гаҗәб бу хиндәге ирләр,
Бу дөнйаны «Безем!» дирләр.
Хосусән Болгари йирләр
Җиһанә хирсъ улып дәр-зән.
Улубән әһлә би-гайрәт,
Кичәләр вакъты ба-хәйрәт,
Ивидә ивлеге гъәүрәт
Заляләтдә вирер дөр-ан.
Кичүбән ошбу халәтдә
У гъәүрәти фәсадәтдә.
Һаман рузи кыйамәтдә
Ки рисвай ула ул инсан.
Әгәр әһлең фәсидә буд,
Күрәчәк дөнбалә дәр-зуд.
Төшермәйә сәни бәр-худ,
Һәлякәткә идеп хәйран.
Дигел: Зән, йөрмә ба-шухи,
Фәсадәтлек идеп бу хи;
Нәчек зәне Лутъи, Нухи
Иденерләр иде көфран.
Ки булма күчләри рәү-зән,
Аңа һәм бакма зи-рәүзән;
Карышып бакъдисә ру-зән
Нәсыйхәтләр белән бер ан.
Аның чөн бәндәи дәййүс,
Биһештең исидән мәэйүс,
Җинан андин ула мәхнүс,
Имәс бакъдырмака имкян.
Хәмийәт риштәсен пиш-дар,
Йөретмә әһлеңи мишвар,
Юк ирсә эш ула дишвар,
Идисәр сәне дәр-хәҗлян.
Улырсың аңа би-гайрәт,
Зәнең ирдер ки, сән – гъәүрәт,
Мәляик иде сәр-ләгънәт,
Сәңа дип йад дәхи бер ан.
Догадин улмагыл хали,
Йад әйлә әһли һәм ани,
Сөаль ит боны әз-гали,
Иляһи вир нәдер бә-ан.
Иляһи ошбу сөалем:
Аләм әшраредин алыйм.
Диле салим үзә салим
Улалар та гъәля-л-ихсан.
Голяма юлларын азмыш,
Тәрикъы мөстәкъим язмыш,
Шәкъәүәткә халык басмыш,
Дөшебдер фетнәгә заман.
Голямага халык бакмыш,
Дәйүрләр: «Ошбу сүз хакмыш», –
Әгәр хакъдин улачак тыш,
Ки тәрк әйләр иде кем ан.
Гөнаһдин мөддәти мөддәт
Тәмам азгылуга мәддәт,
Кил, и җан, әйлә сән рәүүәт,
Фәсадәтдин дулып бу ан.
(VII) Хатынларга улган нәсыйхәтләр бәйане
Гажәб бу хиндәге гъәүрәт,
Ачып гъәүрәт, салып гулат,
Гизәрләр салубән шурәт
Никъабсыз хәр кеби бәд-нам.
Җиһан тәркенә кыйл гайрәт,
Сакыйн, һич әйләмә рәгъбәт.
Нә улса адәмә гыйбрәт:
Кирәк ник шәй, кирәк бәд-кям.
Ки улма чапкучы чапәк,
Фигъали идубән нә-пакь,
Ки ахыр күрәсән бер бакъ –
Үкенечләр белән әкъсам.
На-мәшругъ фигълә – на-мәшругъ
Улубән, булыңыз мәмнугъ,
Вә иллә уласән мәсругъ,
Тәмам зәхмәт белән мадәм.
Уйын-көлке мәкяненә
Вара күрмә дәр-ан инә,
Шәтем вир анда ханына,
Нәсыйхәт-лә идеп әгъзам.
Кайадур рәнди мәҗлеси,
Ки тәргъиб идә иблиси:
«Вара күр, табак кәҗ лиси», –
Дәйүбән, хасиди залям.
Дәйүр: «Зән, юла әкъдәм зән,
Имәс күр сән – варып күр сән.
Урам кем кичә күрәсән,
Тәмам зиннәт белән инзам».
Дотып зиннәт, идеп нәкъши,
Вара бер мәҗлеси фәхши,
Ауази дузе вә кәфши
Вирисәр салачак әкъдәм.
Бу саутә әйләмә рәгъбәт
Ауази фигъл иде ләгънәт;
«Сәңа ләгънәт ки, ә гъәүрәт!» –
Дәйүбән вирәдер дөшнам.
Кеше дәф орса һәм – танбур,
Кидәсән сохбәтендин дур;
Вә иллә күрисәр сән зур,
Орыр зәнбур кеби алям.
Фасикъдин дотмагыл дустан,
Заляләт далидер у сетан,
Хәзәр күп әйлә: бу дастан
Сәңа һәм бу ирер игълям.
Ерак бакма, якындин күр,
Фасикъларның хален сән сур,
Фәсакъәтдә вирүбән дур,
Заляләтдә куйыблар нам.
Һода дәүрани дур ани,
Йибәрмә, дота күр ани,
Бу күрәни зи-кү рани,
Идүбән хурлыкка алям.
Делеңне әйләмә ачигъ,
Дилең һәм аңадыр раҗигъ;
Әгәр вәгъзым исә наҗигъ
Сакыйн, дил әйләмә бәд-кям.
Сакыйнгыл, зиште зән улма,
Къәһер-лән моште зән улма,
Кешигә суэи-зъән кыйлма, –
Ки бәгьзе-л-зъәнн фискъ гъисйан!
(VIII) Яман хатынларның бәйане вә ирен рәнҗеткүчеләр
Кил, и талиб, кил, и гакыйль,
Яман зәндин хәзәр күп кыйл,
Яман хатыни зиндан бел,
Әгәрчә маһи, и инсан!
Яман хатын, яман гъәүрәт
Сиҗендә кичерә дәүрәт,
Кичә-көндез идеп җәүрәт,
Идәр әгъмареңи зиндан.
Әгәрчә ай ула күрке,
Аны бел дөнйаның кәрке, –
Кирәкдер әйләмәк тәрке,
Иллә алмаганың бэһ ан!
Яман зән агъзи вә ирне
Азар әйләдисә ирне,
Итисәр агъзилә тирне, –
Зәбани зәхм һәм дәндан.
Сөчеклек ләфзы берлән чүн
Ирен шад әйләсә хатын,
Бәкъадарны алып сатын,
Фәнадин әйләмеш һиҗран.
Йөзендә күрки вә рәнги,
Әгәрчә бәччәи зән ки, –
Көнәш һәм ай дикен зән ки,
Бу нардан кем эрер, и җан!
Яман хатын ки ул мәзкүр,
На-мәхрәм у на-мәстүр,
Иредин улса би-дәстүр,
Ирер дәхи зи-тогъйан.
Никү хатын, ки кыйлдык йад,
Ирене әйләдисә шад,
Һәзар[ан] афәринләр бад, –
Ки ул хатын үзә һәр ан.
Заһир идән бә-на-мәхрәм
Исә күркәм дә сән күр кәм,
Делинең очы зәһәр-сәм
Исә улдыр сөке ниран.
(IX) Бу җиһанның тиз үткәне вә аңа мәгърур улмаслык
Вәфаны дотмайур фани,
Йилә вирмә тәләф ани,
Йөрәк каны белән къәни
Бөкя кыйлмак? Къәни хөсран?!
Къәни гөнаһенә ташып,
Къәни ник-әндишә талып,
Къәни ник-къәлебә калып,
Сәгадәтдә үтеп әзман?
Къәни Әхмәд, хәбибе Хакъ?
Къәни чарйари, кани ракъ (?)?
Әйдиләр катыйле фөссакъ,
Къәни һәм газый, ник-мәрдан?
Бу дөнйа дәхи бу дари,
Һалякәт йарида бари,
Ки шәйтан җар улып җари,
Йөрер әтрафыңа һәр ан.
Гизүбән ошбу дөнйани
Мәшәкъкатьләр белән ани,
Ки хөсыль идәсән нани
Тәмам михнәт үзә, и җан!
Хәйердин ул дисә гәр буш,
Фикер кыйл гәр сәнен вар хуш,
Нә вар алмакда дәр-агуш
Фәуаид эстәйүб әз-фан?
Җиһанда килдеңез ирсә,
Базар дигән мәҗалисә,
Тушә чүн алубән кисә, –
Җәһед кыйл мәкъсадә, и җан!
Килеп алга гъәдү әхнас,
Идеп тәлбис, салыр вәсвас,
Тәмам дилләр уладыр къас,
Горурында улып һәр ан.
Агяһе улачак гяһи
Ләгъин Иблис ора раһи,
Дәйүр: «Йа сәүдаме хаһи?
Ашыкма», – дир ләгъин шәйтан.
«Кичерер кич ирер әкнүн, –
Дәйүбән сезне көн-дәр-көн, –
Ки сәүда таңда кыйлгайсән,
Ашыкма!» – дир ләгъин шәйтан.
Адәм гъәфләт үзә ятып,
Үлем киләдер уятып.
Әҗәл йайдин укый атып,
Һәмандәм къәсд итеп бәр-җан.
Үлем килеп уладыр туш,
Фигъани адәм идә гуш.
Фигъан судсыз уладыр буш,
Кичәдер би-түшә гъөрйан.
Бөйлә хәлеңдер, и адәм,
Җиһан базарыйдыр гъәләм;
Ки ахыр күрәсән мадәм, –
Гъәрәт улдың ки сән дәр-ан.
Качан гъәфләтдә гъәф ләттә
Табылгай эстәсә, әлбәттә,
Вәләкин ләттәи бәттә (?)
Никабын өртенеп һәр бан.
Җиһанә йөрмә, мәръгүб йар,
Йөз әвер аңа – мәргъүб вар,
Сәнеңдик мәгъбүни күп вар,
Соңыйда улисәр пошман.
Йилә вирмә газиз әгъмар,
Ки шәйтан – мар кебидер мар,
Сәңа зәһәр салып, и йар,
Соңыйда уладыр хөсран.
Фәсадәтдә виреп рузгяр,
Гөнаһдин кыйлма шәб рузкяр,
Сәнеңдик бонда явызкяр,
Соңыйда улисәр гөрйан.
Бу дөнйа хәйредин гарый,
Эчидә тулы абзарый,
Һәзар егълата ба-зарый, –
Юк ирер качмакка имкян.
Имәс бу дөнйа на-дамәт,
Нийәт идүбән икамәт,
Дота күрмә риҗа-дамәт,
Горурын әйләйүб һәр ан.
Әҗәлдә өнсе җан, җани,
Ки пәймани бэһ пәймани,
Ба-мани көҗа мани, –
Мәкаме идүбән, и җан?
Җиһан ташдин хәзәф, белсәң,
Дилең бәрсәң, өзә бирсәң,
Җиһанны дотмака йөрсәң,
Имәс күркәм бу рай, и җан!
Җиһан бәд, җифәсендин туй,
Яңача гиз, сәйер сән куй;
Бакып күр: үре, сәрләр, күй
Кичеп – кидә йөрер кәрван.
Беләм дирсәң бу дөнйани,
Хәкъикәтдә ирер фани,
Фани сә, эстәмә ани,
Үзеңнең ахирың һәм фан.
Шәйатиндер хәсәд рани,
Йар, андин тотма йар, ани.
Дәхи һәм кыйлма җар ани, –
Мәкам әйлә аңа зиндан.
(X) Шәйтан адәмине үзенә мәгърур әйләгәне
Килеп алга гъөдү хасид,
Сиңа әфсад белән касыйд,
Сакыйн, алдамасын фасид,
Сәгадәтдин идеп гъөрйан.
Ки Иблис мари, чөн мари
Аны, дуст, әйләсәң йари,
Ахир зәһәр салыр бари, –
Белерсәң, сахибе гъөрфан.
Гъәзазил салмага тигъы
Йөрер, ба-хәрбе катыйгы,
Өмидең әйлә катыйгы
Ки тәгъвиз идү бәр-йәздан.
Кичә-көндез ләгъин Иблис,
Идеп вәсвас, салып тәлбис,
Горурда төземә мәҗлис,
Мәкам итмәк өчен дәр-ан.
Сагъәтең кичсә сагъәти,
Теләсәң фигъл тагъәти,
Кыйла та ул итагъәти,
Хакъ әмренә сонып гәрдан.
Шәйатин җәһд итеп кидә,
Идеп хәйлә, салып хәйлә,
Буйыныңа идеп сайдә,
Нийәтең итәдер ибталь.
Никүсә нийәте инсан,
Идә ибталь аны шәйтан,
Дәйүр: «Ашыкмагыл бу ан,
Һәнүз вакыт ула фи-л-халь».
Бу сүзләри идеп тәзкир,
Горурә әйләйә тәсхир,
Тагъәтдин идүбән тәзхир,
Идисәр гъәфләтә икъбаль.
Яман әфгале ул садә
Дөшергәй дәм-бә-дәм йадә,
Дәйүр: «И адәми-задә,
Зәһи ник дидекем әгъмаль!
Кыйлачак ачыла делләр,
Бөтә дилләр үзә гөлләр,
Нәчек гөл бөтерә чүлләр!»
Дәйүбән идисәр дурталь.
Йаман фикри күрүбән хуб,
Дилең аздырма, и мәхбүб!
Шәкъәуәт фикри салма күб, –
Әмәлларгә гамәлләр – гъаль.
Гыйбадәт әйлә ба-ихлас,
Дога ит улубән кол-хасс,
Укыгыл фатихә ихлас,
Тагъәтдә идүбән икъбаль.
Шәйатинга күңел якма,
Аның хәйләсенә бакма,
Дамендин үзеңи сакла,
Делеңгә әйләмә иҗмаль.
Һуш илә хәмли забтъ итмәк –
Үзеңгә иртибат итмәк,
Нәчек ирер сыйрат үтмәк, –
Аның хәмлен идеп әхмаль?
Ләгъү-л-ләһү салып къәлбә,
Ләгъбдин дөшәсән ләгъбә.
Дөшәсән бер ахыр тәгъбә,
Улырсың дөнйада дәр-заль.
Шәкъәуәт бадә сатасән,
Беләсән: зәхем дадәсән,
Мәбадә, калма бадә сән,
Итеп салып гъәля-л-әзлаль.
Ки шәйтан адәмә хөссад,
Сәне аздырмасын фәссад.
Ки гомрең вирмәгел бәр-бад,
Сәне алдамайа та ан.
Шәкъи афәтигә өфтад
Улубән, улмагыл мөгътад,
Ходага йадны кыйлгыл йад,
Аны үз белмәгел йаддан.
Улырсың къәдреңи дана,
Һәлякәт салма сән җана,
Газиз дот җаныңи җанә,
Ничек къәумә газиз солтан
Дилеңи салмагыл баля,
Ки шәйтан килеп ул халя,
Һәлякәткә сәне сала,
Ки шәйтан дилеңезгә хан.
Гъөдүгә сери баз итмә,
Шәйатин үзә раз итмә,
Гъөдүгә сер дираз итмә, –
Сәни җәзб идә бәр тогъйан.
Бу җиһан нәҗес мордардыр,
Эчидә фетнә пөрдардыр,
Әгәр ул фетнәле дардыр,
Сакыйн сән, дөшмәгел бәр-ан.
И җан, егъла Хакъка зар-зар,
Ки та күздин ака, йар, җар;
Фәнане куй, бәкадер дар, –
Кыйласән ахыры һиҗран.
Нә ятырсән бу гъәфләтдә,
Бәнем дик әшрари сохбәтдә?
Кидәрсән ахры рихләтдә
Бу җиһан даредин, и җан!
(XI) Хода юлында дуст дотмак әхәббә фи-ллаһи вә әл-бәгъзу фи-ллаһи
Мәхәббәт әһленә тәргъиб
Идәсән нәфсеңи тәртиб,
Ки анлар сохбәте тәркиб,
Улыбдыр ник белән иршад.
Никүләр сохбәте рухә,
Гъәзадыр җөмлә мәҗрухә;
Җәрәхәтләр китә тухә,
Идәрсән сохбәтен мөгътад.
Мәхәббәт әһленә сохбәт
Идә күр айларга рәгъбәт;
Дин әһле бонда күп, әлбәт, –
Дотисәр яхшыдин дустан.
Рәндәи һәмнәшинне куй,
Кил, ултыр, кил, әйлән хуб руй;
Сәңа тәэсир идә хуб буй, –
Кирәк әгьйан, кирәк әлуан.
Фасикъә әйләмә рәгъбәт,
Заляләткә идә дәгъвәт.
Ки, зинһар, салмасын зәхмәт,
Шәйатиндик ирер дошман.
Гизәрди берәгү чүлләр
Юлыкды буйи хуш гөлләр.
Диде соң ул гөлә ул әр:
«Мөшек сән, йаки гөл-рәйхан?
Сәнең буйиң күреп дәр-ан,
Димагымга кереп бер ан,
Аның хушбуй нәсимендән
Улып китдем тәмам сөкран».
Диде: «Гөл ирмәзем – туфрак,
Вәли вар хушбуем дәр-хакъ,
Гөл илән ултырып анчак,
Бәңа тәэсир идеп дәр-ан».
Никүләри улың хастә
Идәрләр юлыңи растә.
Әгәр дилең исә хәстә,
Шифадыр сохбәте бер ан.
Кубачакдан къийамәтдә
Җәмигъе ошбу халәтдә,
Кубар мәгъә-л-муалятдә
Кирәк иршад, кирәк тогъйан.
Нәчек зәне Лутъи, Нухи,
Бәдандин йар дотып шухи,
Тигеп дим агына кухи,
Иденер улдылар көфран.
Зәне Нух һәм зәне Лутъи
Шәйатиннең иде сәутый,
Җәһәннәмнең дотып утый,
Тәмугъ эчрә мәгъә-ш-шәйтан.
(XII) Явызлар берлә сохбәт итмәслек әл-бәгъзы фи-ллаһ тәрикынча
Кил, и мәхбүб, кил, и садикъ,
Бәди күрмә йара лаикъ,
Мозыйлль ула сәни баикъ
Идәрсәң анлари әсхаб.
Җиһанда күп шәкъи әҗсад,
Әйде сәрникләри әфсад,
Дәхи күп вәҗәдалар шад,
Ки мослихләр улып әсбаб.
Сәгъидләрә рәфикъ улгыл,
Йәтимләрә шәфикъ улгыл,
Аларның хатирен соргыл,
Идүбән шәфкъәт, и әфтаб!
Рәндәи һәмнәшинин куй,
Кил, ултыр, гөл илән хуб буй,
Сәңа тәэсир идә хуб буй,
Ничек тәэсир идә гөляб?
Йөремә рәндәләргә күп,
Алардин дури киткән хуб,
Килүрсә, башыйа ор чүп,
Вәли худ чикмәсен бәр-наб (?).
И җаным, дыңла әз-әүбаш
Кача күр, качмакыңда – баш,
Башыңа ормасын та таш,
Сакыйнгыл, гәр уласың шаб.
Ул әүбаш хәйлә дәр-пиш,
Улып дәрвиш, салып сәр-пиш,
Күрәлмаз лик сөляси хиш,
Вәли салмак деләйүр наб.
Ишедеп кач боны, и йар,
Алардин бары китеп вар.
Барыдин качасән, зинһар, –
Барының юлына әз-баб.
Мөнаҗат кыйлмакка ба-дир,
Дигел: «Йа һәрнийә кадыйр,
Ерак кыйл әһле әфсад ир,
Дигел, һәм кыйлма, дип, әхбаб.
Явызлардин улың фаригъ,
Ишикен улма һәм къаригъ,
Никүләр юлына шаригъ
Уласән, тарехе әтраб».
(XIII) Нәфес артындин йөрмәк вә тәмгъ дотмак бәйане вә җиһани диләмәк
Тәмгъ кыйлма кешедин, дуст,
Берәгү тәмгъ кыйлса уст,
Кыйамәтдә кубар би-пуст,
Улубән халкъ ара рисвай.
Тәмгънең хәрфе вардыр сәһ,
Фәуаиддин өчи дә тәһ,
Бәс аны тәрек кыйлмак бәһ,
Дәхи табигъенә күб вай.
Һәуага улубән табигъ
Ки зәррә дотмагыл тамигъ,
Хакъың вирдекенә канигъ
Улыр ирсәң, уласән бай.
Гидадер кемки хирсъ итсә,
Күңел зәһб-у-физза итсә,
Әгәрчә фәлси хирсъ итсә,
Хирсълыкда салыпдыр пай.
Тәмгъдин улынан нани,
Әгәрчә әз-у йимәни;
Вәли күп ула ямани
Соңыдин кем пәдид улгай.
Нәфес берлән рәуан улма
Һәм артындин дәуан кыйлма,
Вәкадә дип гөман кыйлма, –
Әгәр сәндә исә хуб рай.
Нәфес этдер, белең аны,
Йоларсың ничә ел аны.
Нәфес – дошман, ки бел аны,
Гъөдуләрдин нәфес – шәйтан.
Нәфс нәфсе артыдин йөрсә,
Йимәк-эчмәк-лә симерсә,
«Ари!» – дир һәрнәи күрсә,
Ки һәргиз улмайа шәбган.
Симертсәң аны, димешләр,
Котырып, күп фәссад эшләр.
Яман тешләр белән тешләр,
Килеп сөкран, килеп сәг ран.
Кеше гәр ихтийар салгай,
Зәмамин үзе эт алгай.
Котырып котылып варгай,
Фәсадәтдә улып фәрхан.
Нәфесең халенә гүш сал,
Симертерсәң дәйүр: Хушхаль;
Әгәр син вирәсән күш мал,
Халем тиң, дир, бә-дәр-зиндан.
Ойып бу нәфеснең чәңгә,
Дәйүр тәңкә, төшеп тиңгә.
Дәригъ! Гомре газизеңгә,
Ки заигъ уладыр әзман.
Гъәҗүзи зән ки бу дари,
Бизәнеп зиннәти дари,
У къари һәркеми карый, –
Һәлякәтдә виресәр җан.
Къарилыкда бизәнүбән,
Җәуан кеби дөзәнүбән,
Йөрер сәни күзәдүбән,
Һәляк итмәк өчен бер ан.
Деләр бер көндә бер ирне,
Деләйүр таңда – дигәрне,
Юк идә, сачу зәһәрне, –
Кичәрдер даре дөнйадан.
(ХIV) Ходаның рәхмәтендин өмид итмәк вә газабындин курыкмак, фи-бәйани риҗаэ вә гафу мин-Аллаһи
Хода рәхмәтедин, йаран,
Уласызлар риҗадаран,
Ходаның хәүфилә күздин
Дүгәсез аби чү баран.
Ширеклек кыйлма дәр-синнә,
Күнел сабак дәресенә,
Йөкерлек (?) дотма һич кинә,
Хөседлек кыйлма һәм, и җан!
Уян гъәфләтидин шәбе хиз,
Сәхәрләрдә дога кыйл низ,
Фәсадәт куй, улып тәбриз, –
Ничек баран идәр сәйлян.
Хода хәүфилә дүк йәшләр,
Ничек ташлар сулар ташлар,
Ки ахир бу гъәриб башлар
Рөҗүгъ идә Хакъка, и җан!
Ходаның хөкеменә маша,
Риза ул, әмри дот баша;
Ахир кол уласән хаша,
Имәссән фагъиле әкүан (?).
Кичә-көндез хәтәрләрдә,
Дога әйлә сәхәрләрдә,
Хәтәр күпдер бәшәрләрдә,
Мәгәр хифз идә ул йәздан.
Догада егълагыл Хакъа,
Күзеңдин та сулар ака,
Шайәд Хакъ рәхимдә бака,
Ки У зө-л-гъизз вә-л-гъифран.
Мөнаҗәт даимән сән ар, –
Ходага егълагыл зар-зар,
Күзеңдин йәш идеп иншар,
Нитә кем дүкелә баран.
Идеп тәүбә мин-әл-батыйль,
Ки егълап аб ула та сил,
Ничек ягъмур ула һатил,
Әбр дәр-фасле бәһаран.
Идәсән тәүбә бәр-йәздан,
Рөҗүгъ ит, җөмлә яуыздан,
Ки гыйбрәт ал бу гаҗиздән, –
Кичә-көндез улып тогъйан.