Kitabı oxu: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», səhifə 7

Şrift:

(XV) Әнуагъ1486 йимешендән ихтираз1487 әйләмәкнең бәйане

 
Нәмимә1488 кыйлма, и әфтаб1489,
Йөремә улубән мөгътад1490,
Димәгел һич кемә әлкъаб1491, –
Хәрәм дир айәте Коръан.
 
 
Ишедерсәң әгәр дастан,
Дөругъмы1492 ан вәй йә раст ан?
Дәйүбән идүбән тәфтиш1493,
Йөремә багъ илән бостан.
 
 
Фәсадәткә дилең вирмә,
Шәкъәуәтлек белән йөрмә,
Сәнеңдик бонда күп әбләһ1494,
Соңы әз-ан1495 улалар хөсран.
 
 
Җәмигъен гъәбн идеп1496 мәлгунь,
Улыплар көллесе1497 мәгъбүн1498.
Соңида улдылар мәймүн,
Шәйатингә улубән дан1499.
 
 
Телең бер сүзгә фәкк итмә1500,
Булып нәммам тәбек итмә1501;
Кеше гайбен һәтек итмә1502, –
Хәрәм эш, беләсән, и җан!
 
 
Ки булма дилдә бер гизләп1503,
Хәрамә йөрмәңез сез һәб,
Нәмимә-гайбәт сүзләп
Йөремә соң улып хөсран.
 
 
Кешене әйләмә тәхкъир1504,
Дотар ул гәрчә бең тәкъсыйр1505,
Нә кыйлсын бөйләдер тәкъдир,
Хода салмыш бөйлә әгъйан1506.
 
 
Шөкер кыйл варыңа һәрдәм,
Сабыр кыйл юк үзә сән һәм,
Сәнеңдик дөнйада кем кәм? –
Хирыслыкда вирисәр җан.
 
 
Хода нигъмәтенә шакир1507
Уласән, даимән закир1508,
Идисәр нигъмәти пакь ир,
Дәхи артык идә йәздан.
 
 
Берәгү тәрк идеп шөкран,
Идәрсә нигъмәтә көфран1509,
Ходаем къәһр итеп аңа,
Идисәр нигъмәтне нокъсан1510.
 

(XVI) Кешегә вәгъәз әйләмәк – әмре мәгъруф1511 кыйлмаклык

 
Кешегә вәгъәз кыйл, мәүгъиз1512,
Нәсыйхәтләр идеп тилмиз1513.
Тәляттыйфлык1514 белән тәлфиз
Идәсән һәркемә, и җан!
 
 
Бөйлә дә улмаса тәэсир,
Такъәтеңчә идеп тәзкир1515,
Соң әйтмә: «Ник сүзе1516 тәбзир1517,
Эремәз боз, диген, ташдан?»
 
 
Мих1518 орубән катигъ сәнггә1519,
Вара дип дөшмәгел тәнггә1520,
Бөйлә вәгъзи би-нам нәнггә1521
Ки зәррә вармайа, и җан!
 
 
Зәмине шүрәгә1522 сөнбел
Бөтәр дип аймагыл сән гел,
Төхем салма аңа сән, бел:
Ки заигъ уладыр төхм1523 ан.
 
 
Ачигъ1524 йирдә бөтә бум-хас1525
Вә шәүкәдик1526, хашәк1527 дик бәс,
Шуның дикен сәхтедил кәс1528,
Көдүрәтләр1529 бөтәдер ан.
 
 
Ачигъга салу гөл төхмен,
Гөл алмак әйләмә тәхмин1530,
Зирагъәтнең1531 чигеп зәхмен1532,
Кичермә бөйләдә дәүран.
 

(XVII) Пирлек вә къарилык1533 вакытындагы хәлләр вә нәсыйхәтләр

 
Кил, и къари, вакыт бик тар,
Даимән зәгыйфлек артар,
Фәналеккә1534 сәне тартар,
Кичә-көндез китеп дәрман.
 
 
Акарды сакалың, башың,
Саны йөзгә йитеп йәшең,
Ки вармы дүгелән йәшең,
Идеп тәүбә мин-әт-тогъйан1535?
 
 
Вәләкин ки бу хиндә1536,
Чыкыбдыр халкың эчендә,
Тәфахер1537 йәш белән сини1538 дә
Улып гами ара, и җан!
 
 
Гаҗәбдер бәгъзы ул гами1539,
Йәшенең күплегегәми,
Дәйүр: «Гомрем-фәлян гали
Улубән, къари ник мәрдан1540».
 
 
Дәйүр: «Бонча гомер сөрдем,
Бу кадәр йәш гомер күрдем,
Бихәмдиллаһ1541, бәнем гомрем
Тәмам йөзгә йитәр бу ан».
 
 
Ки вармы кыйлдыкы тагъәт1542
Бу йәш эчрә нисъфе1543 сагъәт?
Вәли үтмеш улып тагъйәт1544,
Кыйлубән фосыкъ вә гъисйан?
 
 
Тагъәте юк, гөнаһы чук,
Йәш артыгы имәс артык.
Алыр аз гомредә артык
Сәгадәтдә исә дәүран1545.
 
 
Бәһаимдик1546 йимәк-эчмәк,
Гъәми1547 йәшдин йәшә кичмәк,
Гъәми нәфсе морад гизмәк
Имәслек тагъәти йәздан.
 
 
Мәгасыйдин1548 әгәр пакь сән,
Әгәр йәк санда сән йәк сән1549,
Никү мәрдан илән йәксан1550,
Идәрсәң даимән ихсан.
 
 
Зә-ник1551 мәрдан улыр мәрд ан1552, –
Бизәр1553 ул җөмлә әшрардан1554.
Егерме йәш илән артык
Ула йөз еллык әгъмардан1555.
 
 
Ки белмәз микъдарын, урнын,
Борынгыйәм дәйүб1556, борнын
Күтәреп йөрийүр къәрнин1557,
Имәсдер фигьле әбрардан1558.
 
 
Үзеңи даим әндәк гир1559,
Тәкәббер әйләмә, фәккир1560,
Шәйатин халене зәккир1561.
Ничек мәлгунь улыбдыр ан.
 
 
Нәфесеңдә исә фаслең
Үз-үзең белмәгә къәсдең1562;
Карасаң кырасың аслең,
Адәм гаит идәр1563 бер ан.
 
 
Икенче аслең – нөтфә1564,
Дөшисәр әз-сәр къөлфә1565.
Мәкянең бәүл1566 үзә тәлфә
Хөрүҗең һәм ирер әз-ан1567.
 
 
Дорып бәүл мәкянеңда,
Һаман нөтфә зәманында,
Ничекдер ошбу аненда,
Тәкәббер ула чөн шәйтан?!
 

(XVIII) Бу җиһандай гъәфләт эчендә иркән әҗәл килгәне

 
Хәмакъәт1568 арканын чолгап
Йөгердең, дөнйаны болгап,
Кил, имди ахир, эшең тап,
Дөшәр сәфәр сәнең дәр-раһ1569!
 
 
Гөнаһең күп – имәс сани:
Юарга тәүбәләр къәни1570?!
Деләрләр алмага җани, –
Ки бу хиндә дәхи бу гяһ1571.
 
 
Китәсән бер ерак юла,
Азыкың вармыдыр кула?
Төшәсез, халь ничек ула?
Белерсең ани, и дөрлаһ1572!
 
 
Кеме боны горур тукый,
Әҗәл укы килер укый.
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә1573 алданасән, и маһ1574?!
 
 
Иман ауәр1575 кичәләрдә,
Сәнең дикен ничәләр дә,
Кичәләрдә кичәләр дә,
Ки һиҗрәт1576 берлә чук инсан.
 
 
Җиһани кичәсән күфрек1577,
Бөтек1578 андин улып йөгрек,
Сәнеңдик дәхи дә йөгрек,
Кичисәр, ахры, и җан!
 
 
Сәба йиле килеп һәббәт1579,
Нә вар наим1580 күреп һәйбәт,
Бу гәз1581 сәңа килеп нәүбәт,
Ки тәнһа1582 калма сән дәр-фан1583.
 
 
Идеп гъәфләт шәрабен нуш1584,
Нигәчә ятасән мәдһуш1585? –
Күзең ач, бакыйбән күр уш:
Кичеп кәрван варадыр ан.
 
 
Ки булма мала1586 бу малә1587,
Сәне салган зәгъиф халә,
Соңы хәсрәт белән налә1588,
Ки әсыйгъ1589 кыйлмайа, и җан!
 
 
Сәнеңдик бонда күп йөгрек,
Дәхи сәндин дә һиммәтрәк1590.
Идеп һиҗрәт, улып әтрәк1591,
Җиһани идүбән һиҗран.
 
 
Җиһанда зән1592 дә һәм ир дә –
Фәнасез калмайа1593 бер дә,
Соңы – әҗсад1594 кара йирдә –
Ятисәр кийубән әкфан1595.
 
 
Къәни ул дөнйадар анлар1596:
Къәни әүүәлге йаранлар?
Җиһандин китде, йар, анлар, –
Идәрсең бу сүзә әйкан1597.
 
 
Нә кем вар дөнйада дәри1598
Кирәк адәм, кирәк пәри, –
Әбәд1599 калмайа һичбери,
Үлем күрмәй вә улмай фан.
 
 
Къәни шаһлар, къәни ханлар? –
Җиһанда ирделәр анлар,
Къәмусы вирделәр җанлар,
Чизи алмадылар әз-ан1600!
 
 
Къәни ул сәййеде гъәлям?
Къәни ул атамыз Адәм?
Къәни Шиш, Нух һәм мадәм1601? –
Къәмулары1602 виребдер җан!
 
 
Къәни Дауд, къәни Идрис,
Къәни Хәууа, къәни Чәрҗис, –
Киеп әкфан – киеп мәлбис1603
Җиһандин китделәр, и җан!
 
 
Къәни Исхак, къәни Йагъкуб?
Къәни Йосыф, къәни Әййүб?
Къәни Йәхйа – һәммә мәгъйүб1604;
Җиһандин китде һәм Лөкъман.
 
 
Къәни Муса, къәни Һарун?
Къәни Фиргъәуен вә Къарун?!
Хода күчәр кыйлып барын,
Мәкянә1605 һәрберен һиҗран!..
 

(XIX) Җан алынган вакыт вә әҗәл килгәне

 
Ятыркән1606 бонда ба-гъәфләт1607,
Оралар чүн күсе рихләт1608,
Качан анда вирә миһләт1609,
Ки нәфәс1610 алмага ул ан.
 
 
Ула шадлык гъәмә тәбдил1611,
Үкенечләр белән тәзлил1612, –
Бәс, укы шәһадә, тәһлил,
Чыкарга җан идә җәүлан1613.
 
 
Чү, Гъәзраил кәлисәр зуд1614,
Фөган1615 иделә бә-фәрсуд1616,
Фөган һич кылмайдыр суд1617, –
Гъәҗәб гъәмдер, гъәҗәб хөсран!
 
 
Һәммә кыйлмыш килә йадә,
Фөган идә адәм-задә1618,
Җәһед әйләмәдем задә, –
Китәрне белмәдем бу ан.
 
 
Бу сәкяратда1619 китеп дәрман,
Килә хәйлә белән шәйтан,
Имана уладыр касыйд1620,
Тәмам хәйлә идеп җәрйан1621.
 
 
Зәһи ник1622, гәр иман таза,
Сәлямәт килдисә җәза,
Нәгъүзе биллаһ1623, гәр фаза1624,
Имандин идисәр гъөрйан1625.
 
 
Җиназә иденеп мәркәб1626,
Ләхедкә уласыз мәҗзәб1627,
Кереп ханәи тәнһа һәб1628,
Калып әгъмаль1629 илән дәр-ан.
 
 
Ятыркән бәйте вәхшәтдә1630,
Көлле җан ула хәсрәтдә.
Нәгяһан, килә һәйбәтдә1631
Ике мөнкир мәгъә-л-гъәйран1632.
 
 
Бәркъ дикен1633 килә йөгрер,
Ауазы чү рәгъд1634 күкрер.
Сәрасимә1635 улисәр дәр-гүр1636,
Күрәчәк каладыр хәйран.
 
 
Бу һәйбәтлек1637 белән ду йар1638
Ауази идә зәр дубар1639.
Сөаль үзрә җәуаби ар1640,
Күр ауаз ул, къәйу дастан!
 
 
Бу һәйбәтлек белән баша
Гакыл йар улмайа, шаша,
Тәмам хәйран ула, хаша1641,
Ходадин хаша һәр инсан.
 
 
Сөалидә җәуаб эстәр,
Җәуаби ба-сауаб күстәр1642,
Вирерсәң, уласән рәстәр1643
Боларның хәүфедин асан.
 
 
Җәуаб вирсәң, мәкам ул ан1644
Улисәр раузаи ризван1645;
Шашасың гәр җәуабыңда,
Улисәр атәши ниран1646.
 
 
Улырсың салихе мәсгъүд1647,
Җәуабың вирисәр сән зуд1648,
Җинанда җайыңи нәмүд1649,
Бу ике йар, китеп андан.
 
 
Ике Мөнкир хәнүс әйләр1650,
Мәками Хакъ шәмүс әйләр1651,
Һаман нәүми гъәрус әйләр1652,
Къийәмәткәчә ул инсан.
 
 
Сөаль гәр улса бәдбәхтә,
Җәуаб идәлмийа пөхтә,
Вара кяри1653 катигъ – сәхтә1654, –
Вәсъфда къәсыр ирер әзһан1655.
 
 
Болар утлыгъ гъәмүд илән1656,
Орып тәгъзиб нәмүд илән1657,
Һаман атәше руд1658 илән
Дулар къәбр эчидә ул ан.
 
 
Тәмам къәбер ана закъәт1659
Ауазы идә би-такъәт1660,
Ишедә җөмлә мәхлукат,
Мәгәр ки җен белән инсан.
 
 
Боны парә-парә орып,
Бу ике йар китә дорып –
Тәмугъдин җайыны күреп,
Ула таңгача дәр-хөсран1661.
 
 
Бу нә шиддәт1662, бу нә хурлык?
Ула көн-көн хәүеф артык,
Къәбер һәм уладыр заййикъ1663
Кабыргасы идә хилт1664 ан.
 

(XX) Фәнаи дөнйа фи-ахире-з-заман вә бяла

 
Фани бу дар йәкъин1665 улды:
Фәналеккә якын улды,
Качан ахыры ин1666 улды –
Ула дөрле зоһурийат1667.
 
 
Диләсә Хакъ бу дөнйани,
Ки фани кыйлмага ани –
Ула тизлек үзә фани, –
Ничек әмр идә ул сәрват1668.
 
 
Чү! Исрафил чаладыр сур1669,
Уладыр йир вә күкләр һур1670,
Хәлаикъ уладыр һәм бур1671,
Уладыр көллесе әфуат1672.
 
 
Һаман күкләр дәхи йирләр,
Бозыла баля һәм зирләр1673,
Бозылып, чү рәгъдгирләр1674
Вирә һәйбәт үзә асуат1675.
 
 
Җәмигъ мәхлукъ ишедеп бух1676,
Һәммә әнфас1677 ула мәҗрух1678,
Һәмандәм вирисәрләр рух1679,
Һәлякәтдә улып әлмәүт1680.
 
 
Чү! Исрафил чала сури,
Къәбердин дорасән үри1681;
Гарасатга вара – йөри,
Хисабә җөмлә мәхлукат.
 
 
Хәкаикъ гъәҗз1682 ула ул ан,
Тәхайер-лә китә дәрман.
Сәнеңдик гасый1683 күбдер ан,
Ула гирйан1684, улып сәкрат1685.
 
 
Кяферлар әйләйүрләр закъ1686,
Вә уйлата әгәр купсак,
Ки кяшки без төраб1687 улсак
Иде, күрмәз идек хәср ат.
 
 
Җәмигъ кыйлмышлар ула йад,
Пошиманлар ула әфрад1688.
Килеп хосман1689, деләйүб дад1690,
Хөкемдә улалар сәрват1691.
 
 
Кешегә гәр кеше көчи
Онытмай сәндин ул сөчи1692.
Ки ахир бер алыр үчи,
Хөкемләр берлә дәр-гъәрәсат.
 
 
Көн эсигъ1693 уладыр – һәб дан1694,
Көнәш1695 сезгә ула – һәб дан,
Тәмам ул көйдерә әбдан1696,
Улып хәйран, китә әкъват1697.
 
 
Кызара йир димердәк бәс,
Һава кызарубән чүн мәс1698,
Көйә кем улды мәгъзуб кәс1699,
Хәрарәтдин1700 идеп чәулан1701.
 
 
Көнәшдин бу кадәр әшракъ,
Улачак йир, һауа, ихракъ1702.
Бу ихракъда бер уч туфрак
Нәчек такъәт идәр бер ан?
 
 
Зиба буй һәм ула качи1703,
Һауа тәлх1704 ула – ачи,
Сабыйлар гъәзб1705 илән сачи
Агарып китәдер ул ан.
 
 
Күрәчәк гъәзбилә хәшман1706,
Идеп әфгаленә пошман1707,
Хода чөн дустидан башка
Улисәр дуст дигән дошман.
 
 
Ауаз идә, ауазы – дад,
Къәни Фиргъәуен вә Шәддад?
Җиһани – безем ул дәйүб,
Заляләт кыйлды зи-л-әутад1708.
 
 
Къәни ул Нәмруди фәссад1709,
Къәни Дәкъйанус гъинад1710,
Къәни зали мөзыйль1711 сәмүд,
Кәни һәм дәхи зали гъад.
 
 
Къәни «Мин!», «Мин!» дигән ханлар?
Къәни дөнйауи солтанлар? –
Фәсадәт кыйлдылар анлар,
Гүйәки улдылар кәссад1712.
 
 
Къәни кяфирани рузгяр1713,
Бу көнгә кыйлдылар инкяр? –
Күрең ин руз, күрен, ин кяр1714!
Кемәдер кем аңа солтан?!
 
 
Китерең ул пәлидләри1715,
У мөнкәри гъәнидләри1716,
Килеп йәүме вәгъидләри1717,
Къәни Иблис, къәни шәйтан?
 
 
Мәгәр Хакъ юлына баши
Виреб, кем дүкәр күз йәши,
Җинанә уладыр маши1718,
Аңа рәхмәт идеп рәхман.
 
 
Зобанилар ушал1719 анда,
Тәмугъ этләре һәм анда
Гизә та кайсылар къәнда,
Улубән сала бер ниран1720.
 
 
Идисәр гасыйлар фөрйад
Тәмам ауаз белән әфрад,
Ходадин юкса гәр әмдад1721,
Тәмугъга идисәр дәр-ан.
 
 
Нидәләр, килсә ул хальдә,
Күреңез, йитде бу вәгъдә.
Һәзар1722 рәхмәт ула сәгъдә1723,
Һәзар къәһр ли-зи-тогъйан1724.
 
 
Гъәрасатда идеп мәйдан,
Күреп хәсрат, гөнаһ шәйдан1725,
Бәс ул халь дизелә1726 сыйрат,
Бәс анда корыла мизан1727.
 

(XXI) Намәләр килмәке вә хисаб улмаклыкыны бәйан идәр

 
Намәләр1728 вирелә кула,
Кемә уңа, кемә сула1729,
Кемә аркасыдин ула, –
Кеми хәндә1730, кеми гирйан1731.
 
 
Кемисенә хисаб ула,
Кемә газаб, гъитаб1732 ула.
Күрепдер халеңи нәүлә1733,
Әгәр хәйр исә ихсан1734.
 
 
Әгәр намәң килеп уңдин –
Хисаб асан ула соңдин.
Вәләкин килсә сул яндин,
Газаби уласән вәҗдан1735.
 
 
Әгәр Хакъ гафу кыйлса уш,
Гъитаб улса да улмаз хуш.
Нәгъүз билләһи1736, гәр бәр-дүш1737
Вирелерсә, газаб андан.
 
 
Кеми көлә ушал халә,
Кемисе әйләйүр налә1738,
Кемисени алып шалә1739,
Хәйадин1740 гаркъ ула сәйлян1741.
 

(XXII) Фи бәйане шәфагъәти-н-нәби салли Аллаһе гъәләйһиссәлам

 
Нәби сәййеде гъәләм1742,
Салатуллаһ аңа мөдам1743,
У гәүһәр зөбдәи1744 адәм,
Шәфагъәт идәсәр ул ан.
 
 
Поракъ1745 лә биңзәйүр бәркъә1746,
Оча гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә1747,
Хода әзне1748 белән халкъә,
Шәфагъәт чөн идә хиҗлян1749.
 
 
Гъосат-ел-мөэминин1750 анда,
Мөхәммәд өммәте къәнда,
Зобанилар килеп рандә1751,
Дузахә әйдәрләр ул ан.
 
 
Мөхәммәд, кем рәсүлуллаһ,
Болара угърайа1752 ул гяһ1753.
Ала ошбу шәфагъәт хаһ1754
Хода әзне белән дәр-ан.
 
 
Поракъ илән очар ула,
Керүбән гяһән бер юла,
Керә гяһ уңа, гяһ сула,
Бәркъ диген1755 идә сәйран.
 
 
Гъосат өммәтендин ула,
Дотан нар этедин ула.
Ул этнең агьзыдин кула1756
Идүбән шәфкъәте чәндан1757.
 
 
Мөхәммәд китәчәк гъәрбә,
Идәләр шәркъ үзә зарбә,
Гъосати доту чөн гөрбә1758, –
Нәчек ул күтәрәдер муш1759.
 
 
Боера чарийарыйна,
Поракълар вирә барыйна,
Зобанилар гөзарыйна1760
Варубән уласыз дип туш1761.
 
 
Поракъ-лән кидәләр сәйрә,
Күрәчәк оралар нәгърә,
Йөрәк һәм чяк ула зәһрә1762,
Тәмам дилләр уладыр җуш1763.
 
 
Бу халь эчрә Гъәли хәзрәт
Зобаниларга ба-гайрәт1764.
Идеп нәгърә, дота һәйбәт,
Зобанилар кала мәдһуш.
 
 
Килер иркән бу һәйэәтдә1765,
Тәмам гайрәтдә – һәйбәтдә,
Зобанилар бу рөэзийәтдә1766
Кала хәйран Гъәли-л-бәтшан1767.
 
 
Вәләкин анда күп фөссакъ,
Зобанилар улубән лакъ1768 (?),
Салып гъоллар гъәля-л-әгънакъ1769
Тәмугъга идәләр хәшан.
 
 
Бу хали күрәчәк, ул шаһ
Ора вә «Өммәта1770!» дип аһ,
Йөз орып сәҗдәгә дәргяһ1771,
Гъәрешкә башыни гъәршан.
 
 
Дийә гъәрш изисе1772 аңа:
«Йа хәбиб1773, килеп бәңа
Нә сорсаң виререм сәңа,
Идүбән өммәтең бәхшан1774
 
 
Бу хальдикән1775 рәсүл-сәүчи,
Зобанилар улып фәүҗи1776,
Чыкубән йөри чүн мәүҗи1777,
Гъоссани идибән къәмшан.
 

(XXIII) Сыйрат кичмәклекнең бәйане будыр

 
Ула күфрек1778 дүзах1779 аша,
Тәмам нечкәлеге фаша1780,
Күрәчәкдән гакыл шаша,
Ки андин кичмәгә, и йар!
 
 
Кичисәр бәндәгяни ник1781,
Бәркътик1782, бәгъзысе йилтик,
Очисар бәгъзысе җондик,
Ничек йилдә идәр сәййар.
 
 
Вә бәгъзы ник кичәр күфрек,
Идеп тәрк1783, ат кеби йөгрек,
Вә бәгъзы кяфери мөшрик1784
Улып, төкдән кичәдер нар.
 
 
Кичәр бәгъзы хаша-хаша1785,
Ахыр салим кичәр1786 аша,
Чү тоу1787 бәгъзы зәгъифләшә,
Чыгалмайун дөшәр дәр-гъар1788.
 
 
Шулар, кем кичделәр андан,
Хәтәрләр кичереп җандан,
Зәһи мәгьфур, ник мәрдан1789,
Җинан1790 эчрә идәрләр дар1791.
 
 
Биһеште гъәдн1792 җайини,
Гизеп җәннәт сарайини,
Татып нәфсе һәуаини1793,
Сафада улалар сәййар.
 
 
Дөшисәр нара1794 күп бәндә
Сыйраты кичмәк эчендә,
Булышып атәшә1795 анда,
Газаби улалар дәр-хар1796.
 

(XXIV) Оҗмах сыйфаты вә һәм аның әһленең әхуале

 
Шулар кем керәләр җәннәт,
Тәмам һәйбәт улып һиммәт,
Ки зәррә1797 калмайа гъилләт1798,
Бәдәндә зәррәчә микъдар.
 
 
Къас1799 улмас дил вә дулмаз,
Ки һич бәүл-гаит1800 улмас,
Зәһи дәүләтледер бу нас1801,
Зәһи әгъзаз, зәһи әкъдар1802.
 
 
Әбәд1803-бакый үлә улмас,
Әләм, гъәм-гъоссалар1804 күрмәс,
Йөзидә нур улып сулмас,
Тәмам рәүшан ула, и йар!
 
 
Тәхетләр ләгъл илән фирүз,
Килеп хурлар ула мәншүз1805,
Җәмале чү әфтаб1806 әфрүз1807
Идүбән нур идә иншар1808.
 

(XXV) Сыйфаты-л-җинан вә әнһарһа вә әшһарһа

 
Һәзар хөррәм1809 ула дилләр,
Һәзар бөстан вә чүлләр,
Бөтә1810 багълар, үсә гөлләр,
Зәһи әнгам1811, зәһи ихсан.
 
 
Дивары – сим1812, зәр бамдин1813,
Мөзәййән нөкърәи хамдин1814,
Зәһи макъсуд, зәһи кямдин1815
Идисәр яхшылар сәйран.
 
 
Гъәсәлдин1816 елгалар ака,
Ки сөткә биңзәйүр – ака,
Җинан әһле варып бака –
Ничек ул идәдер сәйлян1817.
 
 
Дәрәхтан бә-һәр фәрддән1818
Бодаклари зөбәрҗәддән,
Йимеше татлыдыр къәнддән1819, –
Вәсъфда къәсыр ула әзһан1820.
 
 
Һәзар шәһәр, һәзар мисъри,
Һәзар күшәк1821, һәзар къәсъри,
Тәмам васъфә кагыл къәсъри1822, –
Имәс васъф итмәгә имкян.
 
 
Бу – былбыл, гъәндәлибстан
Вә гайре мәргый1823 дәр-бөстан
Укыйурлар һәзар дәстан,
Мәкяне идү фи-л-әгъсан1824.
 
 
Идеп сәйер, кереп багъа
Күрәрсән: елгалар ага,
Әбрдин1825 йинҗүләр яга,
Нәһер улып1826 идә сәйлян.
 
 
Зәһи ширин1827 ки бу әнһар1828,
Хосусән – хәүзәи Кәүсәр1829! –
Йәкъин бел, эчсә аны гәр,
Сусамас һәргиз ул инсан.
 
 
Иляһи, безгә бер җөргъәт1830
Насыйб кыйлгыл әз-ан ширбәт1831!
Мөхәммәдә идеп өммәт,
Алып хәмсән илән гъәтшан1832.
 
 
Хосусән ул шәҗре туби1833
Зәһи никя1834, зәһи хуби,
Зәһи мөҗдә1835, зәһи туби, –
Җиһанда кем кыйла ихсан.
 
 
Мөрәссәгъ кясәи зәррин1836,
Тәмами йинҗу-дөррин,
Мөләззәз1837 нигъмәте ширин1838,
Китерә гъилмане вилдан1839,
 
 
Идеп тәкйә1840, сонып дәстар1841,
Тәгъамдин нә дилең эстәр1842:
Хәрир1843, атлас, бенеп, ситәр1844,
Хәрирдин ула һәм юрган.
 
 
Дивары баля вә йуча1845,
Гяһи кошлар килеп оча,
Гяһи хурлар килеп коча,
Зәһи хуш йар, зәһи хуш җан!
 

(XXVI) Оҗмахда хурларның сыйфаты вә бәйане

 
Киләдер алдына хурлар,
Йөз әлуан1846 йөзидә нурлар,
Күрәчәк алә сөрерләр,
Җәмагъи идүбән1847 шәбкъән.
 
 
Һәзар ак нур, һәзар рөхсар1848,
Тәмами шәмескә охшар,
Зәһи яхшы гөлстанлар,
Зәһи гөл-багъ ула мөлкъән1849.
 
 
Чү, хурлар киләчәк – дан, туш1850,
Мөганикъ1851 улалар бәр-душ1852,
Зәманлар уласән мәдһуш,
Кәнарендә улып согъкъән1853.
 
 
Идеп бүсә1854 аны һәп ир,
Гъәкыйкъ дикен1855 ора ләбләр,
Өзеп шәфталу гъәбгъәбләр1856
Бәйлә ва шәукъән, ва шәукъән1857!
 
 
Кәнареңдә зәһи бәхтә,
Бенеп тәхтә, салып тәхтә1858,
Җәмагъе идәсән пөхтә,
Улубән балядә фәүкъән1859.
 
 
Җәмагъидә улып баля,
Ула бакирә1860 һәр халә,
Мөтәххәйр-лә1861 китеп валя1862,
Улачан галибе шәукъән.
 
 
Бенеп атлас хәрирендә,
Ләгъле, җәүһәр сәрирендә1863,
Салып хурлари зирендә1864,
Ула худ нөтфәи1865 дәфкъән.
 
 
Күреп бонлар җәмалене,
Коча-коча кәмалене,
Һаман ширин золялене1866,
Идеп нуш уладер зәукъән1867.
 
 
Ула йөзе көнәш табан1868,
Кирәк инсан, кирәксә җан,
Әлем һич вирмәмеш бер ан,
Ки сәндин әүүәлә хәлкъән1869.
 
 
Кәнаригә салубән уш,
Җәмагъи идәләр дәр-хуш,
Кочубән күксене бәр-душ1870,
Бәйлә вә гъишкъән, вә гъишкъән.
 
 
Йөзидә нур ала шәгълә,
Ки охшар дешләри ләгълә,
Шулар берлә дөшеп шөгълә,
Табар ул җайида ибкъән1871.
 

(XXVII) Ходай Тәбарәкә вә Тәгъалянең дидарын1872 мөэминләр күрмәке

 
Улыркән1873 гъизз1874 илән наздан
Дидари күстәрә йәздан;
Җәмалинә улып нәзран1875,
Калалар һәрбери хәйран.
 
 
Бу назыйрлар дидар күрде,
Һәммәсе мөэминүн ирде,
Җинан эченә кем керде –
Күрисәр дидари йәздан.
 
 
Дилем тәсдикъ, дилем икърар
Идеп белде сәни бер, бар,
Рәхимеңдин өмидем вар,
Газабыңдин улып тәрсан1876.
 

(ХХVIII) Фи бәйане әһле-н-нар вә гъәзабәһү

 
Шулар кем керделәр нарә1877,
Тулашып зар үзә зарә,
Булышып гъәкърәбә1878, марә1879
Газаби улу бәр-ниран.
 
 
Җәһәннәмдә яна әшрар1880,
Катигъ эш-кяр, ула эш тар,
Уладыр көн-бә-көн дишвар1881
Җәһәннәмдә газаби ан.
 
 
Тәмам ут эчидә көффар1882,
Дөшеп вадилар дәр-хар1883,
Бөйлә къәһр әйләйа къәһһар1884
Шуңа, кем кыйлдылар тогъйан1885.
 
 
Тышы мәхрүкъ1886, эче мәхзүн1887,
Газабы уладыр әфзүн1888,
Хосусән Иблиси мәлгунь
Тәмугъдин ула дәр-зиндан.
 
 
Шәраби һимһәмим1889 мәгълүм,
Сәмәрләре1890 ула зәкъкум1891.
Тәгъаме уладыр мәсмүм1892,
Сийабе1893 уладыр къәтран1894.
 
 
Һәм утдин вадилар1895 анда
Күп ула, улмайа санда,
Дөшәрсәң – чыкмага къәнда,
Шәйатин-лә улып җиран1896!
 
 
Ула аждаһалар әзърәб1897,
Бә-туни тулы мар-гъәкърәб1898,
Зәһәр сачып, ула әкърәб1899, –
Газабда кем ирер дәр-ан.
 
 
Болытлар килеп, ул халә,
Ула хәмраи дәр-баля1900,
«Ләгъәл-уллаһ1901 рәхим сала, –
Дийәләр, – та виреп баран1902».
 
 
Киләчәк, ягадыр нарлар,
Гъәкариб, аждаһа, марлар.
Ушал мар дәхи әкътарлар1903
Килеп чолгана бәр-гәрдан1904.
 
 
Мөәббәд1905 улалар анда
Кяферләр җөмлә хәйранда, –
Вәләкиннә әбәд калмас
Мөселманлар нар эчендә!
 
 
Мөселмане гасйан әз-нар1906
Чыкасәр янубән дәр-хар,
Гөнаһы нә къәдәр микъдар
Вә йаки фазыль идә1907 рәхман.
 

(XXIX) Мөнаҗат

 
Иляһена, ходауәндә,
Деләисәр ушал бәндә:
Өмидем шул ирер сәндә,
Тәмугъдин саклагыл, мәннан1908.
 
 
Иляһи, гаҗизәм, зарәм,
Зәгъифәм1909 бән, гөнаһкярәм,
Нә кыйлсаң да имәс чарам:
Кирәк гадел, кирәк ихсан.
 
 
Халем дишвар1910, улып закъәт1911,
Тәнемдә зәррә йук такъәт,
Ки юктыр кыйлдыкым тагъәт,
Вә ләкин әйләдем тогъйан.
 
 
Уен-көлке таләб кыйлдым,
Фәсадәтләри һәп1912 кыйлдым,
Ки белмәзем, гаҗәб, нулдым1913,
Мәгәр рәхмидә1914 ул хәннан1915.
 
 
Тәрикъе мөстәкъим1916 яздым,
Шәйатин мәкрилән аздым,
Рәхим кыйл бәңа, юкса бән
Гакылдин бу заман яздым.
 
 
Никүләр-лә1917 кубар булсам,
Зәһи никдер1918, зәһи әнгам1919!
Вә иллә әһле тогъйан-лә
Тәмугъә уласәр илзам1920.
 
 
Зөнүбем би-хисаб, җәмед1921,
Фирагъәт форсатым тәммәт1922.
Китәрсәм бәйлә бән, әлбәт,
Бу йөкләр берлә дәр-хәсрәт.
 
 
Гөнаһы әйдәдем ифрад,
Имәс имкян гъәля-т-тәгъдад1923.
Ки сәндин юкса гәр иршад
Нә кыйла бәндәи фәссад?
 
 
Йа Гъәбделҗәббар, [сән] аңла:
Нә әйтүрмән – аны дыңла,
Билә һиммәт фута багъла1924,
Һидайәтдин1925 ула та ан.
 
 
Нәсыйхәт әйләдем, угълан,
Дилә алгыл аны, и җан!
Ерак кыйл нәфсеңи бәддән
Дәхи нә шәй уладыр ран1926.
 
 
Һәуага бакыйбан күзи,
Ки дотмассаң ушал сүзи,
Улисәр сән1927 кара йөзи,
Доташып аташе ниран.
 
 
Кяри бер тәркитер тәркин1928,
Ки дот бәрк һида1929, бәркин,
Китәр сәрдин шәка1930, сәркин
Пошиманлар идеп әтъйан1931.
 
 
Ишет ошбу нәсаихи1932,
Дилә ал, та ки ляихи1933:
Кыйлып гәр бу къәбаихи,
Уласән соңы дәр-тогьйан.
 
 
Яуыз күзне, яманларны,
Сәңа дошман уланларны,
Бәгъид идә1934 Хакъ анларны,
Сачубән сәна гөл-рәйхан.
 
 
Һидайәт нурыны баша
Вирә Хакъ хәддедин аша,
Күр, анлар, гакъледин шаша,
Къәмусы улубән хәйран.
 
 
Нури1935 тап, аны табани1936
Табам дирсәң, шитаб1937 ани,
Табарсәң, дот никъаб1938 ани,
Сакыйнгыл, әйләмә гъөрйан1939.
 
 
Сакыйн, чяк әйләмә дамен1940,
Вәдигъә1941 куй Хакъкә кямен1942.
Ходай саклар, бәнем замен1943,
Хакъкә тәслим исә1944, и җан!
 
 
Китәр инсаф, имәс ин саф1945,
Һәммә гомрең идеп әтляф1946.
Газиз нәкъдең1947 кыйлып исраф,
Соңида улма дәр-гъөсран1948.
 
 
Гаҗәб бу хиндәге ирләр
Мөратиб, гъиззе дин1949 дирләр,
Гъәналыкдин1950 дип ул ирләр
Җиһани кичәләр бер ан.
 
 
Димә һәр әтрафым йафигъ1951
Улып кадрем бәнем рафигъ1952,
Җиһан аслында юк нафигъ1953
Дәйүсәрләр дәхи ихсан.
 
 
Гаҗәб хәйрат, гаҗәб вәйа
Нәзар кыйлсаң бу дөнйайа:
Фәкъирә игътибар һич юк,
Идәрләр гъиззәти байа.
 
 
Фәкъирнең зәррә юк къәдри,
Дәйү(р)ләр ля-әдәб йәд-ри1954,
Әгәрчә вирәсән садри1955,
Утыргай мөгътәриф җайа1956.
 
 
Диде боны рәсүлулла
Гъәләйһ куп салауатуллаһ:
Фәкъирнең гъиззедин ула,
Дәйүб, әлфәкъре-фәхрәна.
 
 
Нәсаих әйләдем, и йар,
Сәнең өчен язып әшгъар1957,
Кабул итеп, дотып юл вар1958,
Еракка китмәгел, найа.
 
 
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад1959,
Боның исмен идәрсәң йад,
Атап «Рисаләи-л-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пайа1960.
 
1486.Әнуагъ – төрле, һәртөрле.
1487.Ихтираз – сак эш итү, тыелу.
1488.Нәмимә – яла.
1489.Әфтаб – кояш нуры.
1490.Мөгътад – күнеккән, гадәтләнгән.
1491.Әлкъаб – кушамат, ләкаб, мәсхәрәле исем.
1492.Дөругъ – ялган.
1493.Тәфтиш – тикшерү.
1494.Әбләһ – ахмак.
1495.Әз-ан – моннан.
1496.Гъәбн идеп – алдап.
1497.Көллесе – һәммәсе.
1498.Мәгъбүн – алданган.
1499.Дан – җим, алдавыч җим.
1500.Фәкк итү – чишү; ачылу.
1501.Нәммам тәбек итмә – гайбәтче булып йөрмә.
1502.Һәтек итү – тарату, мәсхәрә итү.
1503.Гизләү – яшерү.
1504.Тәхкъир әйләү – хурлау.
1505.Тәкъсыйр – кимчелек, гаеп.
1506.Бөйлә әгъйан – шулай билгеләнгән.
1507.Шакир – шөкер итүче.
1508.Закир – исендә тотучы.
1509.Нигъмәтә көфран – нигъмәткә көфер итү, күргән яхшылыкның кадерен белмәү.
1510.Нокъсан идисәр – киметер.
1511.Әмре мәгъруф – белем тарату.
1512.Мәүгъиз – вәгазьче.
1513.Тилмиз – шәкерт, укучы.
1514.Тәляттыйф – хуш һәм яхшы мөгамәлә, яхшы сүз.
1515.Тәзкир итү – үгетләү, туры юлга дәшү.
1516.Ник сүзе – яхшы сүзе.
1517.Тәбзир – күп, артык; исраф.
1518.Мих – кадак.
1519.Сәнг – таш.
1520.Тәнггә дөшмәгел – тарлыкка төшмә.
1521.Би-нам нәнггә – хурланган затсыз җаннарга.
1522.Зәмине шүрә – тозлы туфрак.
1523.Төхм – орлык.
1524.Ачигъ – ачы.
1525.Бөтә бум-хас – үсә чүп-чар.
1526.Шәүкә – чәнечкеле үлән.
1527.Хашәк – чыбык-чабык, чүп.
1528.Сәхтедил кәс – каты бәгырьле кеше.
1529.Көдүрәт – кайгы-хәсрәт, уңайсызлык.
1530.Тәхмин әйләү – чамалау.
1531.Зирагъәт – игенчелек.
1532.Зәхмен – хезмәтен, азабын.
1533.Пирлек вә къарилык – картлык, олыгайганлык.
1534.Фәналеккә – бетүгә, юк булуга.
1535.Мин-әт-тогъйан – бозыклыклардан.
1536.Хиндә – вакытта.
1537.Тәфахер – дан, горурлык.
1538.Сини – монда: олы яшьле.
1539.Гами – гади халык, кара халык.
1540.Ник мәрдан – яхшы егет.
1541.Бихәмдиллаһ – Аллага шөкер.
1542.Тагъәт – гыйбадәт кылу.
1543.Нисъф – ярты.
1544.Улып тагъйәт – һәлак булып.
1545.Исә дәүран – яшәсә.
1546.Бәһаимдик – хайван кебек.
1547.Гъәми – сукыр; монда: мәгънәсез, максатсыз.
1548.Мәгасый – гөнаһлар.
1549.Әгәр йәк санда сән йәк сән – әгәр бер санда син бер генәсең.
1550.Никү мәрдан илән йәксан – яхшы егетләр белән бер тиң син.
1551.Зә-ник (әз-ник) – яхшыдан.
1552.Мәрд ан – нәкъ шул ир.
1553.Бизәр – качар.
1554.Әшрар – начар, усал кешеләр.
1555.Әгъмардан – гомерләрдән.
1556.Борынгыйәм дәйүб – борынгыдаймын диеп.
1557.Күтәреп йөрийүр къәрнин – күтәреп йөрер гомер буе.
1558.Әбрардан – изгеләрдән.
1559.Әндәк гир – кечек тот.
1560.Фәккир – фикерлә.
1561.Зәккир – исеңә төшер.
1562.Къәсдең – теләгең, омтылышың.
1563.Гаит идәр – эчендәген бушатыр.
1564.Нөтфә – тереклек орлыгы, нәсел орлыгы (мәни).
1565.Дөшисәр әз-сәр къөлфә – әгъза башыннан йозакка төшәр.
1566.Бәүл – бәвел, сидек.
1567.Хөрүҗең һәм ирер әз-зан – чыгуың да шуннан була.
1568.Хәмакъәт – ахмаклык.
1569.Дәр-раһ – юлга.
1570.Къәни – кайда.
1571.Хин… гяһ – вакыт… чак.
1572.Дөрлаһ – шаяручы, юк белән вакыт уздыручы.
1573.Нимә – нәрсәгә, нигә.
1574.Маһ – ай.
1575.Иман, ауәр – иман китер, ягъни иман белән бергә бул.
1576.Һиҗрәт – күчеп китү.
1577.Күфрек – күпер.
1578.Бөтек – язу (бөти), язмыш язуы.
1579.Һәббәт – исү, акрын исү.
1580.Наим – йокыдагы кеше, йоклаучы.
1581.Гәз – кат (бу юлы).
1582.Тәнһа – берьялгыз.
1583.Дәр-фан – фани дөньяда.
1584.Нуш итү – авыз итү, эчү.
1585.Мәдһуш – һушсыз.
1586.Мала – малай (?); йөк ташучы хайван дип аңларга да була.
1587.Малә – малга.
1588.Налә – елау, ыңгырашу.
1589.Әсыйгъ – файда, ярдәм.
1590.Һиммәтрәк – тырышрак.
1591.Улып әтрәк – ташлап китүче булып.
1592.Зән – хатын-кыз.
1593.Фәнасез калмайа – юкка чыкмый калмаячак.
1594.Әҗсад – тәннәр, гәүдәләр, ягъни мәетләр.
1595.Әкфан – кәфеннәр.
1596.Дөнйадар анлар – дөньяны тотучы заманнар.
1597.Әйкан итү – ышану, дөреслеккә алу.
1598.Дәри – тау араларында, дала-уйсуларда тереклек итүчеләр.
1599.Әбәд – мәңге.
1600.Чизи алмадылар әз-ан – бернәрсә дә алмадылар шуннан (милекләреннән).
1601.Мадәм – хәзергә; монда: кайсылар.
1602.Къәмулары – һәммәләре, барчасы.
1603.Мәлбис (мәлбәс) – кием-салым.
1604.Мәгъйүб – юкка чыккан, гаиб булган.
1605.Мәкян – урын.
1606.Ятыркән – ятыр икән.
1607.Ба-гъәфләт – гафләт белән; ваемсыз.
1608.Күсе рихләт – күченү быргысы.
1609.Миһләт бирү – срогын кичектерү.
1610.Нәфәс – сулыш.
1611.Гъәмә тәбдил – гамьгә, кайгыга алмашыну.
1612.Тәзлил – хурлану, кимсенү.
1613.Җәүлан итү – бөтерелү, газаплану.
1614.Зуд – тиз.
1615.Фөган – кычкыру.
1616.Бә-фәрсуд – газапланып, әлсерәп.
1617.Суд – файда, чара, әмәл.
1618.Задә – монда: туганнан бирле, һич тә.
1619.Сәкярат – үлем газабы, җан бирү газабы.
1620.Касыйд – үч тотучы, каныгучы.
1621.Җәрйан – эш барышы.
1622.Зәһи ник – нинди яхшы.
1623.Нәгъүзе биллаһ – Алла сакласын.
1624.Гәр фаза – курыкса.
1625.Гъөрйан – ялангач, буш.
1626.Мәркәб итенү – монда: күтәреп илтеп кую.
1627.Мәҗзәб – тартылу.
1628.Ханәи тәнһа һәб – ялгызлык йорты.
1629.Әгъмаль – гамәлләр, кылган эшләр.
1630.Бәйте вәхшәтдә – вәхшәт йортында.
1631.Һәйбәтдә – куркыныч кыяфәттә.
1632.Мәгъә-л-гъәйран – аерылып тора торган билгеләр белән.
1633.Бәркъ дикен – яшен шикелле.
1634.Чү рәгъд – күк күкрәве кебек.
1635.Сәрасимә – гаҗәпләнгән, исе киткән.
1636.Дәр-гүр – гүр эче.
1637.Һәйбәтлек – куркыныч.
1638.Ду йар – ике дус, ягъни Нәкир һәм Мөнкир.
1639.Дубар – икенче кат; тагын.
1640.Җәуаби ар (ауәр) – җавап бар.
1641.Хаша – курка.
1642.Ба-сауаб күстәр – дөрес, тугры күрсәт.
1643.Рәстәр – котылган, азат ителгән.
1644.Мәкам ул ан – ул чакта урынлы.
1645.Раузаи ризван – оҗмах куанычлары.
1646.Атәши ниран – тәмуг уты.
1647.Салихе мәсгъүд – бәхетле изге җан.
1648.Зуд – тиз.
1649.Җайыңи нәмүд – урыныңны күрсәтер.
1650.Хәнүс әйләр – кире китәр.
1651.Мәками Хакъ шәмүс әйләр – ул урынны Ходай якты итәр.
1652.Нәүми гъәрус әйләр – йокыны кәләш итәр.
1653.Кяри – эше.
1654.Сәхтә – кыен, авыр.
1655.Вәсъфда къәсыр ирер әзһан – тасвирларга зиһеннәр кыска булыр.
1656.Утлыгъ гъәмүд илән – утлы кисәү белән.
1657.Тәгъзиб нәмүд илән – газап күрсәтү белән.
1658.Атәше руд – ут ташкыны.
1659.Закъәт – тар, кысынкы.
1660.Би-такъәт – чарасыз, сабырсыз.
1661.Дәр-хөсран – һәлакәттә.
1662.Шиддәт – көч, басым.
1663.Заййикъ – тар, тыгыз.
1664.Хилт идү – ботарлану.
1665.Йәкъин – анык, ачык, һичшиксез.
1666.Ин – бу.
1667.Зоһурийат – булмаганнан килеп чыккан нәрсәләр.
1668.Сәрват – төзеклек.
1669.Чаладыр сур – быргы кычкырта.
1670.Уладыр… һур – җимерелә.
1671.Уладыр… бур – һәлак була.
1672.Әфуат – вафат булу, үлү.
1673.Баля һәм зирләр – өст һәм астлар (җир-күкләр).
1674.Чү рәгъдгирләр – әйтерсең күк күкрәтүчеләр.
1675.Һәйбәт үзә асуат – куркыныч тавышлар.
1676.Бух – тавыш (?).
1677.Әнфас – нәфесләр, ягъни җан ияләре.
1678.Мәҗрух – яралы, җәрәхәтлеләр.
1679.Вирисәрләр рух – җан бирерләр.
1680.Әлмәүт – үле.
1681.Дорасән үри – үрә торасың.
1682.Гъәҗз – гаҗиз.
1683.Гасый – гөнаһлы.
1684.Гирйан – елау.
1685.Сәкрат улу – үлем газабында булу.
1686.Закъ (заикъ) әйләү – кычкыру-бакыру.
1687.Төраб – туфрак, кабер.
1688.Әфрад – кешеләр.
1689.Хосман (хосаман) – дошманнар.
1690.Дад – дөрес хөкем.
1691.Хөкемдә… сәрват – төзек (дөрес) хөкемдә.
1692.Сөч – гөнаһ, гаеп.
1693.Эсигъ – эссе, кызу.
1694.Һәб дан – яхшы бел.
1695.Көнәш – кояш.
1696.Әбдан – бәдәннәр, тәннәр.
1697.Әкъват – куәтләр.
1698.Чүн мәс – бакыр шикелле.
1699.Мәгъзуб кәс – каһәрләнгән, каргалган кеше.
1700.Хәрарәт – эсселек.
1701.Чәулан – әйләнеп, бөтерелеп.
1702.Ихракъ – янгын, ут.
1703.Качи – вак-вак.
1704.Тәлх – әчкелт, тәмсез.
1705.Гъәзб – газап.
1706.Хәшман – ярсу.
1707.Идеп әфгаленә пошман – эшләгән эшләренә үкенеп.
1708.Заляләт кыйлды зи-л-әутад – мәгънәсе: үзләрен дин үзәге дип ялгыштылар.
1709.Фәссад – бозык, азгын.
1710.Гъинад – үҗәтлек.
1711.Зали мөзыйль – юлдан язган.
1712.Кәссад улу – тукталу, сүнү, бетү.
1713.Кяфирани рузгяр – кяферлек чоры.
1714.Күрең ин руз, күрен, ин кяр – күрегез бу көнне, күрегез бу эшне.
1715.Пәлидләр – түбән җаннар.
1716.Мөнкәри гъәнидләр – кире кагылган тискәреләр (үҗәтләр).
1717.Йәүме вәгъид – кисәтү, янау көне.
1718.Җинанә… маши – җәннәткә керүче.
1719.Ушал – шунда ук.
1720.Ниран – ут.
1721.Әмдад – ярдәм, куәт бирү.
1722.Һәзар – мең.
1723.Сәгъдә – бәхетлегә.
1724.Ли-зи-тогъйан – фетнәчеләр өчен, фетнә ияләре өчен.
1725.Шәйдан – эштән, әйбердән.
1726.Дизелә – төзелә.
1727.Мизан – үлчәү.
1728.Намә – язу, хат.
1729.Уңа… сула – уңга, сулга; уңнан, сулдан.
1730.Хәндә – көлә.
1731.Гирйан – елый.
1732.Гъитаб – гаебен күрү, шелтә.
1733.Нәүлә – сөенеч, бүләк.
1734.Ихсан – игелек.
1735.Вәҗдан – һуштан язу.
1736.Нәгъүз билләһи – Алла сакласын.
1737.Бәр-дүш – җилкәгә.
1738.Налә – елау.
1739.Шалә (имла) – кисәү, таяк.
1740.Хәйа – оят.
1741.Сәйлян – ташкын.
1742.Сәййеде гъәләм – галәм башлыгы.
1743.Мөдам – һәрвакыт.
1744.Зөбдәи – иң яхшы.
1745.Поракъ – күк аты, мифик ат.
1746.Бәркъ – яшен.
1747.Гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә – бер көнбатышка, бер көнчыгышка.
1748.Әзн – рөхсәт.
1749.Хиҗлян итү – оялу, уңайсызлану; монда: ялвару, үтенү.
1750.Гъосат-ел-мөэминин – гөнаһлы (юлдан язган) мөэминнәр.
1751.Рандә – куып.
1752.Угърайа – очрау.
1753.Ул гяһ – шулвакыт.
1754.Шәфагъәт хаһ – яклауны сораучы.
1755.Бәркъ диген – яшен кебек.
1756.Кула – куыла (?).
1757.Чәндан – шулхәтле, шулкадәр, күп.
1758.Гөрбә – мәче.
1759.Муш – тычкан.
1760.Гөзар – монда: торган җир.
1761.Туш улу – очрашу.
1762.Чяк ула зәһрә – ачудан ярыла.
1763.Җуш – кайнау, тетрәү.
1764.Ба-гайрәт – гайрәт белән.
1765.Һәйэәт – төс, кыяфәт.
1766.Рөэзийәт – хәлдә, күренештә.
1767.Гъәли-л-бәтшан – Галинең көченнән, куәтеннән.
1768.Лакъ – кыйнау (?).
1769.Гъоллар гъәля-л-әгънакъ – муеннарына богау салу.
1770.Өммәта – өммәтләрем (өммәт – бер дингә иярүче халык).
1771.Дәргяһ – Алла каршында.
1772.Гъәрш изисе – күк хуҗасы (Алла).
1773.Хәбиб – сөекле.
1774.Бәхшан – бүләкләп.
1775.Бу хальдикән – шул хәлдә килеш.
1776.Фәүҗи – төркем, җыйнаулашып.
1777.Мәүҗи – ташкын булып.
1778.Күфрек – күпер.
1779.Дүзах – тәмуг, җәһәннәм.
1780.Фаша – ачык, мәгълүм.
1781.Бәндәгяни ник – яхшы, изге бәндәләр.
1782.Бәркътик – яшен шикелле.
1783.Тәрк идеп – узып чыгып.
1784.Мөшрик – күп Аллага ышанучы, мәҗүси.
1785.Хаша-хаша – киреләнә-киреләнә.
1786.Салим кичәр – зыян-зарарсыз кичәр.
1787.Чү тоу – синең кебек.
1788.Дәр-гъар – чокырга.
1789.Зәһи мәгъфур, ник мәрдан – ярлыканган, изге, яхшы ирләр.
1790.Җинан – җәннәт.
1791.Дар итү – йорт итү.
1792.Биһеште гъәдн – оҗмах, җәннәт.
1793.Нәфсе һәуаи – ашкынулы хисләр.
1794.Нар – ут, җәһәннәм.
1795.Атәш – ут, ялкын.
1796.Дәр-хар – хурлыкта.
1797.Зәррә – тузан кадәр дә.
1798.Гъилләт – кимчелек, чир, авыру.
1799.Къас – сизү, тою.
1800.Бәүл-гаит – кече һәм олы табигый тәрәт.
1801.Нас – кешеләр.
1802.Зәһи әгъзаз… әкъдар – яхшы, газиз, кадерле (кешеләр).
1803.Әбәд – мәңге.
1804.Әләм, гъәм-гъосса – кайгы-хәсрәт, чир.
1805.Мәншүз – менү.
1806.Әфтаб – кояш.
1807.Әфрүз – якты, балкып торган.
1808.Идә иншар – сибә, тарата.
1809.Хөррәм – шат.
1810.Бөтә – үсә.
1811.Әнгам – муллык, байлык.
1812.Сим – көмеш.
1813.Зәр бам – алтын түбә (түшәм).
1814.Мөзәййән нөкърәи хамдин – ак көмеш белән зиннәтләнгән.
1815.Зәһи кямдин – яхшы канәгатьләнүдән.
1816.Гъәсәл – бал.
1817.Сәйлян – ташу.
1818.Дәрәхтан бә-һәр фәрддән – агачларның һәрберсеннән.
1819.Къәнддән – шикәрдән.
1820.Вәсъфда къәсыр ула әзһан – тасвирларга зиһен кыска була.
1821.Күшәк – матур җиңел корылма (павильон).
1822.Къәсъри (къәсыр) – сарай, крепость.
1823.Мәргый – чирәмлек, көтүлек.
1824.Әгъсан – ботак.
1825.Әбр – болыт.
1826.Нәһер улып – елга булып.
1827.Зәһи ширин – бик татлы.
1828.Әнһар – елгалар.
1829.Хәүзәи Кәүсәр – Кәүсәр чишмәсе.
1830.Җөргъәт – йотым.
1831.Әз-ан ширбәт – бу ширбәттән.
1832.Хәмсән илән гъәтшан – бишләтә сусау белән.
1833.Шәҗре туби – бәхет (җәннәт) агачы.
1834.Зәһи никя – бигрәк тә матур.
1835.Мөҗдә – яхшы хәбәр, күңелле яңалык.
1836.Мөрәссәгъ кясәи зәррин – асылташлар белән бизәлгән алтын кәсә.
1837.Мөләззәз – ләззәтле.
1838.Ширин – тәмле; татлы.
1839.Гъилмане вилдан – җәннәт хезмәткәрләре.
1840.Тәкйә итү – сөялү; монда: тез чүгү.
1841.Дәстар – сөлге, тастымал.
1842.Дилең эстәр – күңелең теләр.
1843.Хәрир – ефәк.
1844.Ситәр (ситр) – пәрдә, вуаль; тән япкыч.
1845.Баля вә йуча – биек һәм югары.
1846.Йөз әлуан – йөз төрле, йөз төсле.
1847.Җәмагъи итү – кавышу, җенси якынлашу.
1848.Рөхсар – йөзләр, кыяфәтләр.
1849.Мөлкъән – ташландык җир.
1850.Дан, туш – бел, каршыла.
1851.Мөганикъ – кочаклау, кочу.
1852.Бәр-душ – иң өстенә, иңнәргә.
1853.Кәнарендә улып согъкъән – янында (кочагында) һуш китеп.
1854.Бүсә итү – үбү.
1855.Гъәкыйкъ дикен – ахак шикелле.
1856.Гъәбгъәб – ияк асты.
1857.Шәукъән – көчле теләкне канәгатьләндерү.
1858.Салып тәхтә – аска салып.
1859.Балядә фәүкъән – югарыда, өстә.
1860.Ула бакирә – гыйффәтле кала, кызлыгы исән.
1861.Мөтәххәйр-лә – гаҗәпләнү белән, шаккатып.
1862.Валя – рәшә (мираж); монда: исереп.
1863.Сәрирендә – ятагында.
1864.Зирендә – астына.
1865.Нөтфә – аталык орлыгы.
1866.Золял – салкын, саф су.
1867.Зәукъән – зәвык белән.
1868.Көнәш табан – кояш ялтыравы.
1869.Хәлкъән – тыштан, читтән.
1870.Кочубән күксене бәр-душ – мәгънәсе: күкрәген күкрәккә кочып (кысып).
1871.Табар ибкъән – монда: артыгын табар.
1872.Дидар – йөз-чырай.
1873.Улыркән – булыр икән.
1874.Гъизз – кадер, мәртәбә.
1875.Нәзран (нәзыйран) – карап.
1876.Улып тәрсан – куркып.
1877.Нарә – утка.
1878.Гъәкърәб – чаян.
1879.Мар – елан.
1880.Әшрар – явызлар, бозыклар.
1881.Дишвар – кыен, авыр.
1882.Көффар – кяферләр.
1883.Дөшеп вадилар дәр-хар – төшеп хурлык даласына.
1884.Къәһһар – каһәрләүче.
1885.Тогъйан – азгынлык.
1886.Мәхрүкъ – кабынган, ялкын алган.
1887.Мәхзүн – боек, кайгылы.
1888.Әфзүн – арта бару.
1889.Һимһәмим – котырып ачыган.
1890.Сәмәр – җимеш.
1891.Зәкъкум – ачы; җәһәннәм агачы.
1892.Мәсмүм – агуланган.
1893.Сийаб – кием-салым.
1894.Къәтран – дегет, сумала.
1895.Вади – уйсулык, дала.
1896.Җиран – күршеләр.
1897.Әзърәб (зъәрәбә) улу – сугышу.
1898.Мар-гъәкърәб – елан-чаян.
1899.Ула әкърәб – янында була.
1900.Ула хәмраи дәр-баля – өстә болытлар кып-кызыл булалар.
1901.Ләгъәл-уллаһ – бәлки, Алла, ихтимал Алла гына.
1902.Баран – яңгыр.
1903.Әкътар (къитар) – тезелгән төркем, кәрван.
1904.Бәр-гәрдан – муенга.
1905.Мөәббәд (әбәд) – мәңгелек.
1906.Мөселмане гасйан әз-нар – гөнаһлы мөселманнар уттан.
1907.Фазыль идә – кичерү.
1908.Мәннан – юмартлык иясе.
1909.Гаҗизәм… зәгъифәм – гаҗизмен… зәгыйфьмен.
1910.Дишвар – авыр.
1911.Улып закъәт – тарлык булып.
1912.Һәп – күп.
1913.Нулдым (нә улдым) – ни булдым.
1914.Рәхмидә – рәхим итә.
1915.Хәннан – Алла.
1916.Тәрикъе мөстәкъим – туры юл.
1917.Никүләр-лә – яхшылар белән.
1918.Зәһи никдер – нинди яхшыдыр.
1919.Әнгам – муллык, байлык.
1920.Илзам – мәҗбүри.
1921.Зөнүбем би-хисаб, җәмед – гөнаһым бихисап, җыйналган.
1922.Фирагъәт форсатым, тәммәт – ирекле мөмкинлекләрем бетте.
1923.Тәгъдад – хисаплап бетерү.
1924.Билә һиммәт фута багъла – билгә һиммәт путасын ура.
1925.Һидайәт – чын юлга басу.
1926.Ран улу – куылу, сөрелү, фаш булу.
1927.Улисәр сән – булачаксың син.
1928.Кяри бер тәркитер тәркин – эшлекле бер ташлар ташлаячакны.
1929.Дот бәрк һида – чынлыкны нык тот.
1930.Китәр сәрдин шәка – баштан бозыклык китәр.
1931.Әтъйан – киләчәк, булачак.
1932.Нәсаихи – нәсыйхәтләрне.
1933.Ляих – ачык, аңлаешлы.
1934.Бәгъид идә – ераклаштыра.
1935.Нури – нурны (иляһи нурны – күңел нурын).
1936.Аны табани – аны тапканны.
1937.Шитаб – тиз эшләү, тырышу.
1938.Никъаб – яшерү, яшерен.
1939.Гъөрйан – ялангач, шәрә.
1940.Чяк әйләмә дамен – ертык, тишек итмә авын (җәтмәсен, пәрдәсен).
1941.Вәдигъә – сакларга бирелгән, әманәт әйбер.
1942.Кям – теләк, омтылыш.
1943.Замен – ышаныч, гарантия.
1944.Тәслим исә – тапшырылса.
1945.Китәр инсаф, имәс ин саф – китәр инсаф, бу саф (лык) түгел.
1946.Әтляф итү – әрәм-шәрәм итү.
1947.Нәкъд – кулда булган акча.
1948.Дәр-гъөсран – мохтаҗлыкта, кысынкылыкта.
1949.Мөратиб, гъиззе дин – мәртәбәле, дин күрке.
1950.Гъәналык – байлык.
1951.Йафигъ – ябык (рифма өчен).
1952.Рафигъ – күтәрелүче, үсүче.
1953.Нафигъ – файдалы, отышлы.
1954.Ля-әдәб йәд-ри – әдәпсез, кулы озын (сорамыйча алучы).
1955.Вирәсән садри – мәгънәсе: ирек бирсәң, юл куйсаң.
1956.Мөгътәриф җай – күрекле урын.
1957.Әшгъар – шигырьләр.
1958.Юл вар – юл (белән) бар.
1959.Хуб бад – хуп булсын, яхшы булсын.
1960.Дүрт пайа – дүрт «аякта», ягъни дүрт юллы шигъри строфада.
Yaş həddi:
16+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 sentyabr 2021
Yazılma tarixi:
2021
Həcm:
200 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-298-04227-7
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar