Kitabı oxu: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», səhifə 8

Şrift:

Шәфгый

I

 
Сәламләр әйләдем, Шәфгый,
Сәламәт итсен ул әгъля1961,
Тулун айдик йөзең кыйлсын –
Һәмишә көн-бә-көн әҗля1962.
 
 
Бәет яздым сәлам артын,
Сәнең күркәмлекнең сартын1963,
Йаңакларың кызыл алтын
Кеби итмеш ушал Мәүля1964.
 
 
Әйа җаным, абызтаем,
Кызыл йөзлек тулун аем,
Сәнең өчен кышым-җәем
Үтәр кайгыда һәр хәуля1965.
 
 
Җәмал базарларын1966 гиздем,
Нәчә йирдә җәмал сиздем,
Нәзар дәрйаларын гиздем1967
Ки сәндин тапмадым әүля1968.
 

II

 
Колак салып ишет, Шәфгый,
Идәем бер хикяйәти:
Сәңа гашыйк улып, Шәфгый,
Идәем бер шикяйәти1969.
 
 
Йаратыбдыр сәне ул Хакъ
Кызыл йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды чук рәүнәкъ1970
Идүбән күп ригайәти1971.
 
 
Буйыңны әйләде гөлдик,
Сачеңне кыйлды сөнбелдик,
Ауазың итде былбылдик–
Идеп фәзъле гъинайәти1972.
 
 
Сылу әйләде үзеңне,
Тулун ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй, күзеңне
Матур итде бигайәти1973.
 
 
Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
Һилялә охшатды вара1974
Чигелмеш биниһайәти!
 
 
Ходаем әйләмеш яхши,
Сәңа салмыш бөйлә нәкъши1975,
Йөзең нурлы идеп яхши, –
Үзеңдиндер бер айәти.
 
 
Йөзең биңзәр тәмам айа1976,
Күрәнләр хур дәйүб сайа1977,
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Йә кәлдең бер бидайәти1978?
 
 
Йөзең охшар кызыл ләгълә,
Йөзеңдин нур, берүк, агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла,
Көнәш кеби сөрайәти1979.
 
 
Күзең кешегә бакылыр,
Күзеңдин удлар сачылыр,
Көлүбән садрем йакылыр1980, –
Көйдерер һәм бу сагъәти1981!
 
 
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең дорыр калкып,
Ки күлмәк үтәдин балкып,
Нуры улыр гъәлямәти.
 
 
Гъәҗәб ләтыйфәдер1982 җисмең,
Ки белмәдем нәчек исмең,
Йөрәгем-бәгъреми кисдең,
Ки күргәзеп җәмаләти1983.
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйә ки акбүз,
Әгәр дирсәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айәти1984!
 
 
Гъәҗәбдер, белеңез анчә:
Ләбең – ләгъел, дешең – гъөнчә1985,
Юк ирде күрдекем бончә –
Күрүбән күп кәмаләти1986.
 
 
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм:
Язарга йитмәйүр дә һәм
Кәгазь, кара, мәкъаләти1987.
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең инҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер,
Гыйшык дотып сәңа къати.
 
 
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик1988,
Улып мән имди Мәҗнүндик
Идеп гыйшык хийаләти1989.
 
 
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным,
Бетебдер дәрде-дәрманым
Күрәчәк улып халәти.
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин һич күңел алмам,
Барырса, гъәйрене алмам,
Идеп сәңа мөлякъәти1990.
 

III

 
Йөзеңне күрәчәк, Шәфгый,
Күземдин йәш улып йагъмур,
Дидем: «Дөньяда вар микән
Бу Шәфгыйдик сылу мәгъмур1991
 
 
Дигел, Шәфгый, ничек итдем,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Кибеп, корып бетеп әйтдем –
Тәнемдин улды ул мәһҗүр1992.
 
 
Сүзем язылды күптөрле,
Тагын да әйтәем берне:
Яратмасаң да, бу серне
Халыкга итмәгел мәшһүр.
 
 
Делең ирер тутый гөфтә1993, –
Гъәкыйкы дотасән шәфтә1994,
Күрәчәк улдым ашөфтә1995, –
Гыйшыкыңда улып мәкъһур1996.
 
 
Әгәр улсамиде мокътад1997,
Сурәтләр кыйлмага остад1998,
Сурәтеңне ясатып һәфтад1999,
Итәрдем халкъара мәншүр2000.
 
 
Хисаблармын вәли сезне,
Дәйүр күңел ки сүзене:
«Ки санга сукмый бу безне», –
Язарга уладыр мәгърур.
 
 
Нә өчен язмаем сезни? –
Сагышыңдин күңел түзми,
Һәмишә өмиден өзми,
Әгәрчә гыйшкыйлә мәхсүр2001.
 
 
Йөзең охшар ки фируза,
Нурың биңзәр сәнең руза2002,
Җәмалең кем күреп уза,
Уладыр шул заман мәсрүр2003.
 
 
Серемдер сән канатымга,
Кабулың юкса хатымга2004,
Йибәргел кире катымга, –
Дота күрмә идеп мәэсүр2005.
 
 
Йөзеңезгә күзем бакды,
Күземдин канлы йәш акды,
Ки гыйшкың удына йакды
Йөзеңездәге якты нур!
 

IV

 
Колак салып ишет, Шәфгый,
Ки сөйләем сәңа бер дөш.
Ирәм багында, имеш, сән,
Ки сайрарсән улып бер кош.
 
 
Сүземне сөйләем башдин,
Хәбәр виреп каләм кашдин,
Гашыйк улып кече йәшдин,
Йөрер идем улып сәрхуш.
 
 
Кырыңыздин китәр чакда,
Илеңездин үтәр чакда,
Илеңезгә йитәр чакда
Үтә ирдем улып мәдһуш2006.
 
 
Сагышыңда нәчә елым
Үтәр ирде, и былбылым,
Илеңездин2007 иде юлым,
Сәне булсам иде дип туш2008.
 
 
Сагышым көндә тәшвишдә,
Кулым вармаз иде эшкә;
Кичә ятсам иде төшкә,
Керәр ирдең бизәнеп хуш.
 
 
Гыйшыкыңны дотып эчдә,
Йокым кәлмәс иде кичдә,
Дәхи көндезләрен һич дә
Сагышдин улмадым мин буш.
 
 
Ки бер кичен оер ирдем,
Йокымда бөйлә дөш күрдем:
Һауадин кош булып йөрдем –
Сезгә варам, имеш, мән уш2009.
 
 
Варам иркән очып ялгыз,
Сәне эстәп, әйа мәхбүб2010,
Юлымны язган, имешмән,
Буран чыгып, улып мәхҗүб2011.
 
 
Юлыкып бер нәчә ирләр:
«Ки къәнда варасән2012?» – дирләр.
Дидем: «Соң бу кайу йирләр? –
Юлым яздым, улып һәмйуб».
 
 
Берсе: «Соң, – диде бәңа, –
Кайу юллар кәрәк сәңа?»
Ишедәчәк идем: «Къәни
Ирәм багынадыр мәнсуб2013.
 
 
Бу Шаһбан падишаһ тагы,
Моның алда Ирәм багы.
Бакарсам сул белә сагый2014,
Ирәм багы ирер мәкъруб2015.
 
 
Күрәм ки, багы Ирәмдер,
Эчидә яхшы хәрәмдер2016.
Бизәнеш бу кадәр, имеш,
Күңел яраткудик мәргъуб2017
……………………………..»
 

V

 
…………………………
…………………………
Хисаб итдем – улдым хәйран,
Әйа җаный, ки бу эшдин,
Кичә ятсам, чыка белмәз
Буең-төсең сәнең дөшдин.
 
 
Йә сурәт кыйлгучыларга
Сәнең өчен варыйм микән? –
Сөеп йөргәннәрең, җаный,
Китә белмәс күз алдымдин.
 
* * *
 
Ә(йа)………..иленең
Сылу йөзлек нәзек биле,
Нәтә2018 тигермидер сәңа
Сәламемне сәба йиле?
 
 
Әйа………….иленең
Тутыйсы, тайре былбылы2019,
Нә ул шәгъәфең2020 бере –
Йакарсың бер генә юлы.
 
 
Йараткан бер дандәй2021 барың,
Идүбән талигъә2022 йарың;
Сәнең улсын нигяһ2023 даның,
Газиз гомрең идеп тулы.
 

VI

 
Нәчә мәдх2024 илә язсам да
Төсең, буеңны, и Шәфгый,
Гыйшыкның утына һәргиз
Табалмадым дәуа(и) рәфгый2025.
 
 
Нәчә мәдх әйләсәм бетмәс,
Гакыл дәхи фәһем итмәс,
Кәгазьдә һәм кара йитмәс
Язарга сурәтең, Шәфгый.
 
 
Йефәк сачле башыңныму,
Яңы айдик кашыңныму
Һәм унбишдә йәшеңнему, –
Нә мәдх илә идәм рәфгый2026?!
 
 
Ак инҗү кеби дешеңне,
Сәйиз әҗнай (?) йөрешеңне,
Ак алмадай ки түшеңне –
Кайу берин язам, Шәфгый?
 
 
Билең нәзек, буең талдый.
Үзең гөлдәй, йөзең айдый,
Күрәчәк сабърыми2027 алдый, –
Дәуалар итмәйүр нәфгый2028.
 
 
Шикәр-балдик делеңнемү,
Дәхи нәзек билеңнемү,
Йә түшдәге генәңнемү –
Кайу берин дийәм, Шәфгый?!
 
 
Йөзең [икән] тулун айдый,
Ике кашың ике йайдый2029,
Сачең тарар исәң, җаный,
Булыр гүйә кара рәфгый2030.
 

VII

 
Төсең-буеңны, и җаный,
Кайу берин язам, җаный,
Табынмасын саныңа саный (?)
Сурәтеңә бакып, җаный.
 
 
Кызыл алтын йаңакларың,
Ләгъле-мәрҗан дудакларың2031.
Дил алырдай2032 кочакларың, –
Кайу берсен язам, җаный!
 
 
Йә оҗмах хуры идеңмү,
Булып [хур] йиргә иңдеңмү?
Вә йаки монда килдеңмү
Ирәм багындин, и җаный?
 
* * *
 
Делең фәсыйх2033, сүзең датлу,
Бәдигъә кеби сурәтлү,
Җиһанда сәнди сыйфатлу
Ки зиррә тапмадым сәмгый2034.
 
 
Үзеңезә варан көндә
Урамда идең ул хиндә2035,
Күрендең капка эчендә –
Нурың балка ки чү шәмгый2036.
 
 
Догалы урынга калдың,
Сылулык берлә дан салдың,
Күрәннең такъәтен алдың
Йөзең нурилә кил (?), мөзый2037.
 
 
Ишеткел сүземне, йарә,
Гыйшыкың – бәгъреми парә,
Дәуа ит яки бер чарә,
Күреп күземдәки дәмгый2038.
 

VIII

 
Сурәтеңне күреп анда
Дидем: «Боның кеби къәнда?»
Уяндым – дәре мандә2039,
Тәмам күңлем идүбән җуш2040.
 
 
Сагышында бәңа бу дәм
Караңгы яктыран галәм.
Бәнемдик вармы бер адәм
Тәмам гомри үтән намуш2041?
 

IX

 
Бу мәхрүмлекдә куйганча
Гашыйклар тыйгыны куйгыл2042,
Сәнең кулыңдин үтәем, –
Кәлеп, газиз башым йуйгыл2043.
 
* * *
 
Исем китәр сәңа, җаный,
Дилең каты икән ташдый.
Тәрәххем2044 берлә бакмазсән, –
[Ки] гыйшыкым хәддин ашдый.
 
* * *
 
Ки ачыйгъланмагыл, җаный,
Нәчөн хат яза дип бәңа,
Әгәр белсәң иде гыйшкым, –
Калдырдың шул зәман хальгә2045.
 

Фәрхи

I

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
 
 
И бәгъидә2046, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!
 
 
Бу еллардин мөкъәддәм – элгәредә,
Мәхәббәт нар иде сән дилбәридә2047.
 
 
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояшдик нур икәндер.
 
 
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңа айдик һавада – күк йөзендә.
 
 
Ике күзем нуры, фәлянә-сөрур2048,
Дыңла, сәба йиле хале бу торур:
 
 
Сәба йиле йөрер галәмне сүтеп,
Ки илдин илгә йөгрер үтеп-үтеп.
 
 
Сәба йиле кәлде бәңа берзаман:
Фәлян илне исеп үтдем, – дир һәм ан2049.
 
 
Хушланып тордым, бу йилгә сүз катып,
Сән җаныйны бән сорадым, туктатып.
 
 
Һәм дидем: «Фәлянә – ул таң йолдызы,
Нигә йоклый, ята япа-ялгызы,
 
 
Кардай беләгене буйнына салып,
Куш та күгерәкләрен куйнына алып?
 
 
Ята ялгыз, нәчек эче пошмыйдыр?
Ник мәне бергә ятырга кушмыйдыр?!
 
 
Мән аны йоклатыр идем, уйнатып,
Һәм сәбахда2050 үбә-коча уйгатып;
 
 
Йәш баладай йоклатырдем иркәләп,
«Тор, җаный!» – дип уйгатырдем иркәләп.
 
 
Күз-кашыны мәсҗедә михраб идәм,
Сурәтене көзгедик мәхабб2051 идәм!
 
 
Күз карашын җан эчендә җан идәм,
Шәгъләсене2052 тән эчендә кан идәм.
 
 
Китсә дә күз алдидин, дилзар2053 идәм,
Тиз килерме, ди-ди, интизар идәм.
 
 
Ике кашыны ике һилял2054 идәм,
Агызларыны абе зөлял2055 идәм!»
 
 
Ишедеп бу сүзләри, сәба йиле
Диде: «Сән диуанәмүсән, и тиле?!»
 
 
Һәм диде: «Фәлян матурны сормагыл2056,
Бәнем өчен бик поша, дип тормагыл.
 
 
Пошмыйдыр, исенә төшерми сәне,
Вардыр аның, ахры, үзгә сәүгәне.
 
 
Сәүмәгәнен шундин аның беләсең:
Катларына нәчә барып киләсең.
 
 
Шул өзелеп варганыңда, и гъәриб,
Катыңа һәп2057 киләме бер-бер къәриб2058?..»
 
 
Чөнки ишетдем бу йилдин бу сүзи,
Биһуш улдым нәчә кичә-көндези!
 
 
Китде гакълым ул заман, хәйран улып,
Гүйә китде бу җиһан вәйран улып.
 
 
Йөрәкемдә ут кабынгандай булып,
Көстәнеп, күп егъладым, күңлем тулып.
 
 
Инде нидәм2059, и газиз кардәшләрем?
Сән җаный өчен агызган йәшләрем.
 
 
Къәнда2060 китде аһ вә аһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым?
 
 
Къәнда китде, җаный, егълаганларым,
Бик матур дип чабыңи йайганларым2061?
 
 
Хәсрәти әйамда2062 үткән көнләрем,
Хәсрәти әүһамда2063 үткән төнләрем?
 
 
Дәрдең уды каплаган әзманларым2064,
Гыйшкың удында үлә язганларым?!
 

II

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят2065.
 
 
Къәнда китде дәрддә үткән2066 елларым,
Сагышыңдин тапмый йөргән юлларым?
 
 
Соңра: «Сәндин, дидем, и баде сәба2067,
Тагын барсаң кире, ул Борнай таба,
Илтимасым2068 ошбу сәба йиленә:
Бер хатым бар, илт сә2069 Борнай иленә.
 
 
Кандалыйдан Фәрхигә илт бу гәзид2070,
Ул гәзидә күп сәлам булсын мәзид2071.
 
 
Һәм дигел: «Кандалда бер мелла, фәлян,
Гыйшкың илә зар булып, хәйран калан.
 
 
Искә төшеп, сагыныбдыр һәм сәни,
Гыйшкың илә корды-бетде һәм тәни.
 
 
Кичә-көндез сагышыңдай ул торур:
Күзидә йәш, дилидә Фәрхи-сөрур.
 
 
Фәрхием дип анда егълап киселер,
Ташлама дип егълый-егълый исерер».
 
 
Җанкәем лә, аппагым ла, җанашым!
Ташлама са2072, алтыным ла, көмешем.
 
 
Сандугачым, карлыгачым, былбылым,
Ташламагыл, тот са2073, Фәрхи, кил, кулым!
 
 
Ай гынам ла, көн2074 генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
 
 
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!
 
 
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич Ходайчөн, бер сүзем!
 
 
Матурым ла, сәрвием2075 лә, бергенәм,
Ташламачы, беләсең лә, сер генәм!
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
 
 
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем, –
Фәрхи, айгыл2076, ничек итеп түзәлем?!
 

III

 
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
 
 
Ничек итим, җаныем ла, Фәрхи лә,
Сәне бик мактадылар ла мәдхилә2077.
 
 
Кар кеби үк тәне, бик ак диделәр;
Шуклыгы юк, үзе бик саф диделәр.
 
 
Шуклыгы юк, ди-ди, къәтгъән2078 кистеләр,
Ничә-ничә равиләр2079 чын диделәр.
 
 
Тәрәзәдин караганда бер көне,
Көн төшеп күрдем йөзеңнең күркене.
 
 
Күз каравың фетнәи гошшакъ2080 икән,
Ике кашың гүя ике такъ2081 икән.
 
 
Симез икән, җанки, къәдде-къамәтең2082,
Бер гъәҗиб-ел-мәнзар2083 икән халәтең.
 
 
Симез икән түшләрең, бик зур икән,
Күкрәкләрең ак икән, пор-нур2084 икән.
 
 
Буең зифа, бик сөйкемле буласы,
Симезендин бер кочакка туласы.
 
 
Сурәтең күрән кеше вәхйә китәр2085,
Гашыйк улып, алдыңда сәҗдә итәр!
 
 
Һәм менә инәлдерәсең ничә ел,
Гакълым алып, баша йитдең ничә юл.
 
 
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый:
Тәмам оныттыра яздың алламый!
 
 
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым2086, бинийазым2087 ут йотып,
 
 
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сурәтең күңлемә уладыр кунак!
 
 
Та сәлам биргәнче, и Фәрхи-сөрур,
Кан кеби буынларымда тик йөрер.
 
 
Аллама баш орсам иде бу кадәр,
Сәне мәңа ул бирер иде мәгәр!
 
 
Сормыйсән лә, Фәрхи, үткән кичәми:
Йоклыймынмы йә сагышлап кичәме?
 
 
Каплап алды сагышың әүкатеми2088,
Ник ышанмыйсән белеп бер катыми?
 
 
Бер нәзардә2089 күңлеми дар әйләдең2090,
Бер нәзардә гыйшкыйлә зар әйләдең!
 
 
Бер нәзардә күңлеми бар әйләдең,
Бер нәзардә башым зәбун әйләдең2091.
 
 
Чөнки бармам дип хәбәрең карадыр,
Йөрәгемне ярадыр ла ярадыр!
 

IV

 
Ки бән яздым сәңа, җаный, ничә хат,
Бәйан идеп нәчә хатда нәчә кат!
 
 
Оемагыл эчеп гъәфләт шәраби2092,
Заигъ үткәрмә әййаме шәбаби2093.
 
 
И нитәем сәне хәзер бу чакда, –
Сән качан ятарсың бәнем кочакда?
 
 
Сафадин дөньяның зәүкъен алырсән,
Гомерең үткән[ен] тоймай калырсән!
 
 
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш кебек икәндер.
 
 
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңы айдик һавада – күк өстендә.
 
 
Сәба йиле йөрер галәмне гизеп,
Җаныкаем, торам хәбәрең көтеп (…)
 

V

 
Нәчә хатлар бән җибәрдем афтаби2094,
Әгәр җыйсам, улырды2095 бер китаби.
 
 
Гыйшыклык яшерә торган ниһанда2096,
Мәхәббәтем чабы тулды җиһанда.
 
 
Сәңа язган идем, җаный, ничә хат,
Катыңа һәм дәхи бардым ничә кат.
 
 
Йөредем туктамый яз да вә көз дә,
Күңел чөн димәдең бер яхшы сүз дә.
 
 
Бик үфкәм2097 зур ки сән абызтутыйга,
Бәне салдың гүйә дөнья утыйга.
 
 
Дисән, имеш: «Сөйәр булса сорасын!»
Сорасам, белмәгәндәй тик торасың.
 
 
Бәңа хәсрәт өчен улмыш икәнсән,
Бәңа фетнә өчен тугъмыш икәнсән.
 
 
Качан җиңмәс иде кеше атасын? –
Тәкәббер, кешедин көлеп ятасың!
 
 
Качан вирмәз иде, кыз үзе килгәч
Вирер иде, яратканыңны белгәч.
 
 
Инәлдем күп, сәңа моштакъ улам2098 дип,
Аякың астында туфрак улам дип.
 
 
Күрәсең, ташлыйсың күңел тышына, –
Чыдам юкдыр Ходаның язмышына.
 
 
Үзеңне, җаныем, бик зур күрәсең,
Шуныңчөн бәне катыңдин сөрәсең.
 
 
Бу инәлгәнләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап килерде.
 
 
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зари2099, –
Йитәр инде, инәлмәм мондан ари.
 
 
Хода өчен, «Фәлянә», итмә мәэйүс2100,
Кушылаек икәүлән, ахирәт дус!
 

VI

 
Килер кызлар өемезгә илемдә,
Сынарга сүзне сүзләтеп телемдә.
 
 
Килүбән, төшенүбән тиз сүземгә,
Диярләр: «Остабикә ал үзеңгә.
 
 
Укыган кызны ал! Һәм без дә надан:
Вәгъәз дә сөйләр иде хәүф-риҗадан2101.
 
 
Кил, ал бер остабикә, укыган кыз,
Ки яхшы җирдә үскән һәм туган кыз.
 
 
Сәңа булсын сөйәрди чын җанекә,
Безә улсын кадерле остабикә!..»
 
 
Диделәр: «Без ишетдек: бер матур кыз,
Үзе галим, укырга бик батыр кыз.
 
 
Бик инсафлы, үзе «фәлян» баласы,
Гакылың җитсә, – шул кызны аласы!
 
 
Әдәбле, гакылы бар, фәһме-уе,
Сүзе татлыйгъ, йөзе хур, зифа буе.
 
 
Үсеп җиткән яңа гына бөлүгъга2102,
Йәш улса да, гакыл вирер олугъга.
 
 
Сөйәрсәң бик, җаның фида кыйлырсың,
Тоташ «җаным!» диеп нида кыйлырсың2103».
 
 
Дидем: «Къәндин2104 табармын? Къәнда ул йар?
Сәнеңдик тигрәле килгән2105 матур йар?»
 
 
Исем китәр, тамаша бу сеңелләр,
Эчемдәген тәмам белеп диделәр:
 
 
«Безә сөйләр иде вәгазь-нәсыйхәт,
Булыр идек аңа мөхлис2106, хәкыйкъәт!
 
 
Сүзен тыңлап төшәр идек хозурга,
Йәш булса да тотар идек лә зурга!»
 
 
Сәнең гыйшкың бәне аздырды юлдин,
Угырлардем сәне, гәр килсә кулдин.
 
 
Болай айрым торып файда беленми,
Зарардин гайре һичнәрсә күренми.
 
 
Сезең нәфсең үлекме йә терекме? –
Кияүсез торудан аслан ирекми!
 
 
Сүзем күп ирде, гәр язсам тагын да,
Туласы булды ла ике ягы да.
 
 
Сәлам улсын сәңа, җаным, галәмдин,
Сөеп, сурып үбә торган каләмдин.
 

VII

 
Сәламләр әйләдем бик күп
Ки сән Фәрхи абыстайга;
Догалар һәм дәхи яздым
Ике бите тулан айга.
 
 
Дога илә сәлам яздым,
Сәлам соң һәм кәлям2107 яздым,
Гыйшык тотып үлә яздым –
Ки сән Фәрхи җаныкайга.
 
 
Гыйшык тотып үлә яздым…
Дәхи беркөн җәвап бирдең:
«Килер көз көне дә, дидең,
Гәр сабрың булса бу йайга».
 
 
Гаҗәб сән: ниндәй сол2108 алган, –
Ничә вәгъдәйләдең2109 ялган,
Ышанычсызлыкка калган,
«Бу айга», ди-ди, ул айга.
 
* * *
 
Нигәчә торасың, Фәрхи,
Тотып хәсъләт һәуасындан2110?
Мәңа кил, гыйше нуш итим2111,
Татып вәсъләт дәуасындан.
 
 
Һәуаң зур тотма – сындыргыл,
Ки бер җанымны тындыргыл,
Кочып куйныңда кундыргыл, –
Биреп вәсъләт дәуасындан2112.
 
 
Егетлек китәдер фәүри2113,
Йилә бирмә гъәзиз дәүри,
Ки итмә үзеңә җәүри2114,
Тотып фәсъләт2115 һәуасындан.
 
 
Бу юкны көтмәк илә сән,
И Фәрхи, нури дидәсәң2116,
Гомерең заигъ итәсән,
Тотып гъәфләт дәуасындан2117!
 
* * *
 
Бу сүзләрне белим дисәң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
Әгәр бер катлә тапмасаң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
 
 
Тутаңны карасы ирде,
Кем ул да ярасы ирде,
«Кияүгә барасы иде!» –
Дәйүб үткәрде әүкъатдән2118.
 
 
Сылу йәш чаклары үтде,
Йөзенең рәүнәкъе2119 китде,
Къарыйды2120 – ничәгә йитде, –
Кияүсез янды хиркъәтдән2121.
 
 
Сәне дә, Фәрхи, бер йиргә,
Шул ук безем кеби иргә
Йәрәшерләр, мәгәр бергә
Табылмаслар ла фиркъәтдән2122.
 
* * *
 
Имиләрең зур икәндер,
Тотарга кыздым, и җана!
Дәуа булмасмы дип янган,
Көеп беткән зәгыйфь җана2123.
 
 
Бу сүзне димәгел, сакыйн2124,
Бу шигырь булса да – ялкын,
Эчең, шәт, әллә бик салкын,
Суык боз кебидер, – сана.
 
 
Эчем-тышым түгел салкын,
Эчемдә янадыр ялкын,
Әгәр күрсәң иде хәркъын2125,
Күкертдик тоташып яна!
 
* * *
 
Әйа җаным, ике күзем,
Ул утдин мәни йолсана!
Торып көзгетик алдымда,
Гомерлек йар булсана!
 
* * *
 
Гомер буенда бер генә:
«Исәнме, җанкәем!» – дәйүб,
Күрешербез микән бергә,
Кочып алып, кысып, сөеп?!
 

VIII

 
Агач башындагы кошны
Минеке дип әйтеп булмас,
Очып китсә япан җирдән –
Тотыйм дисәң – тотып булмас.
 
 
Алырмын дәйүбән көзгә,
Бән алдансам да бу сүзгә,
Алып та куйса бер үзгә,
Гомергә онытып булмас.
 
 
Хурелгъәйн2126 сыйфатлы дип,
Матур да яхшы затлы дип, –
Шикәр дә, бал да татлы дип,
Ки бармакны йотып булмас.
 
 
Дисәң: «Бармамын, инәлмә,
Йөремә, басма, юнәлмә,
Үзең дә гомре кинәнмә!» –
Күп инәлеп тә хуб булмас.
 
* * *
 
Җәмал ләүхендә нәкъешең2127
Язылды охшатып айа,
Төсең-буеңны мәдехләп
Язылды ошбу дүрт пайа2128.
 
 
Ки сән «фәлян» абыстайа
Кеше ни гашыйк улмайа?
И яндырдың да көйдердең,
Сөйдердең гъайәтин-гъайа2129!
 
 
Йә оҗмах хуры ирдеңме,
Бу көн иңдеңме дөнйайа?
Йә Ирәм багыдин тугып,
Үсеп килдеңме бу җайа?
 
 
Канат җәеп сыйпандыңмы,
Бу гөлләрне сачып йирә?
Йөзеңнең нуры дип ачып
Төшердеңме матур җайа2130?
 
* * *
 
Һәуаны югары дотып,
Мөкъәддәрдин2131 узып булмас,
Егылып бәддога кыйлсам,
Бигүк барган җирең уңмас.
 
 
Әгәр бәңа язылган сән,
Аны һәрдәм бозып булмас,
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Бәнем бу күңелем тулмас.
 
 
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Үзең бетеп, йөзең сулмас,
Йөрегел дөнйаны гизеп, –
Бәнем кеби бере булмас!
 
* * *
 
Сәнең йөзеңне күрүбән,
Ки саргаймыш нәчә йөзләр!
Сәне күреп, тоташ егълап
Харап булды нәчә күзләр!
 
 
Аларның сил силәсенә
Тоташып, дезелеп безләр,
Шулар кеби хараб улып,
Ки мәкъһүр2132 әйләдең безләр.
 
* * *
 
Болай каһәр итеп безә,
Ничек җитәр догаң күгә2133?
Бу кадәр түгелгән йәшләр,
Күрермез, башыңа җитә.
 
 
Болай къәһр әйләгән мәнләр2134
Гидай егеткә күп китә, –
Фәкъир-фокъра, талиб-толабә2135
Догасы анлара җитә.
 
 
Болай къәһр итмәгә, җаным,
Кызынма, һич сүзең әймә.
Ходаның ләгънәтен алып,
Тәкәббер сүзләрең димә!
 
* * *
 
Тәкәббер улубән шәйтан,
Аны рәдд әйләде сөбхан2136,
Үкенде, бәс, аңа Иблис,
Ки файда улмады һәр ан2137.
 
 
Үкенгән чакда әйтерсең
Гомер үткәнгә бушындан:
«Сафалар сөрәсем икән
Җиһанның гъише-нушындан2138
 
 
Көенгән чакда әйтерсең,
Күңел кайнаса җушындан2139:
«Сафа ник сөрмәдем икән
Егетлек2140 вакты хушындан?»
 
 
Ки әйтерсең бу «фәлян» гә,
Белерсең булса һушындан:
«Бу бәнем файдама икән,
Дәйүбән, санса кушындан2141».
 
 
Буш үткәрмә ки йәш гомрең!
Киредән бер гырушындан2142
Мең алтынга да бирмәсләр,
Алыр идең фөрушындан2143!
 
* * *
 
Ике ел торды бу күңлем,
Чыкармый гыйшык разындан2144.
Өченче елны чыкардым,
Чыкардым сабрым азындан.
 
 
Сәңа хат идәче2145 колны
Ки җасус2146 багълады юлны,
Ки күрдем күп кыенлыкны
Башымда һушым азындан.
 
* * *
 
Җанымның эченә генә
Куяр идем, сыярмусән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бәнем җаным кыярмусән?!
 
 
Дисәнә: ни ката калдың?2147
Йә таш күңелле йармусән?
И билләһи, и валлаһи,
Нидән үк бәңа вармыйсән?!
 

Мәгъшукнамә

[Мөкаддимә]

 
Хәмед2148 берлән бән агъладым Ходага,
Салауатым2149 Мөхәммәд Мостафага.
 
 
Әйа гариф2150, ишет бәндин гаҗәб сүз,
Тәхәммелдә2151 булып сән һәм аңа түз.
 
 
Үз исмемне йад итсәм гайбәт улыр,
Укыгыл сән – сәңа да гыйбрәт улыр.
 

Йа гариф, бән сәңа үз исмемне йад итсәм, сән бәнем гайбәтемә дөшеп гөнаһкяр2152 булырсән дәйүб, үз исмемне йад итмәдем. Бу – мәгъшук әүвәл зыйафәтдер2153, ахыры рийазәтдер2154: тынычсыз гомер кичермәккә сәбәб булгучыдыр. Нә кадәр иҗтиһад итдем – булмады, бу эш булмаска сәбәбдер. Тәмм.

I

 
Бу эшләр булды һәм бәнем үземдин,
Гакылың булса аңлагыл сүземдин.
 
 
Фәлян къәрйәдә2155 бер имам идем,
Бу гыйшык булмаса, бән әман2156 идем.
 
 
Әлиф-би берлән бән яздым мисален,
Укыгыл сән, белерсең һәм хисабын.
 
 
Әйа гариф, Ходадин нөсърәт эстә2157,
Догаң берлә имин булсакчы без дә.
 
 
Бу бабда2158 бер гаҗәб мәгънә дәйүл;
Бераз мөнча гаҗәб сүз әйделенде2159.
 
 
Бу мәгъшукның башы хәер икәндер,
Карап торсаң, соңы сәер икәндер.
 
 
Бу сүзләрне күреп сән азмайасән2160,
Үзең төшмәс чокырны казмайасән2161.
 
 
Бу гыйшыклар күренәдер җаныңтик2162,
Бу дөнйада сарыф булган малыңтик.
 
 
Бу мәгъшуклар һәм үзеңә булыртик,
Йөрерсән һәм ит эстәгән мышыктик2163.
 
 
Талиб2164 куркъмайдыр мәгъшук халедин,
Аерылса да ул газиз җаныдин.
 
 
Таҗ улса башына, белмәз үзене –
Гыйшыклыкдин диуана әйләр үзене.
 
 
Сәна берлән башладым бу китабны,
Гыйшык тагъ булыр2165 – белгел хисабны.
 
 
Чыдап булмас бу гыйшыклык эшенә,
Теле һәм кулы вармаздыр эшенә.
 
 
Бу – кызларның мәхәббәте хәйадыр2166,
Аның бәгъзыләре булыр рыйадыр.
 
 
Аның эстәгәне – бер кыз баладыр,
Карап торсаң, аның күңле – даладыр.
 
 
Әйа гариф, бу мәгъшукка күренмә,
Кара елан кеби сән һәм үрелмә.
 
 
Хәрҗем2167 күп дәйүб сән ормагыл лаф,
Тәмам булмас мәгъшук – кәлтер инсаф.
 
 
Гаеп итмә укымакдин бу сүзгә,
Гаеп итеп ки, зинһар, орма йөзгә.
 
 
Сәңа яздым бу мәгъшук сыйфатыдин,
Ки, зинһар, саклана күр афәтедин!
 
 
Дучар булдым бу мәгъшукның эшинә,
Нәсыйхәтдер боны укыган кешигә.
 
 
Бу эшне кыйлганым бәнем үземдин,
Бу мәгъшукның ахыры бер үлемдин.
 
 
Агач шартласа, аны сынды дип бел,
Хилаф сүз булса, адәм үлде дип бел.
 
 
Тамаша әйләмә, гариф, үзеңне,
Хатитмәгел2168 бәнем әйткән сүземне.
 
 
Тиешсез урынга сүзеңне катма,
Газиз гомрең юк эш берлән озатма.
 
 
Хараб булып гыйшык утындин уздым,
Янар утда тәхәммеллек лә түздем.
 
 
Дәмең булса2169 бу гыйшыклык халендин,
Аерылып калырсың һәм малыңдин.
 
 
Зале нөктә2170 кеби булыр бу күз дә,
Гаҗәб мәгънә булыр, белгел, бу сүздә:
 
 
Зыйафәтдә булыр гыйшык бу көндә,
Рийазәтдә булырсың ахырында!
 
 
Бу дөхтәрләр2171 даим күрер күзендә,
Нә сүзләсәм, ки улды ул сүземдә.
 
 
Гъәрибмен, бер герифтармын бу хальгә,
Нә кадәр эстәйүб булмады әлдә2172.
 
 
Карый-карый бу дөхтәрнең йөзенә,
Гыйшык булып киләлмадым үземә.
 
 
Рәхим сән, дип мөнаҗатем Ходага,
Килеп төштем бәла берлән казага.
 
 
Ләбем2173 кибде теләк теләп Иляһым,
Герифтар булганым – күпдер гөнаһым.
 
 
Бәңа булган гыйшыклык халене бел,
Әман булса иде дип, бер дога кыйл.
 
 
Нурым китде күземдә, әлдә халем,
Бу гыйшык дип ни калды тәндә җаным.
 
 
Варып идем бу дөхтәрнең үзигә,
Даим дөшәр иде күзем йөзигә.
 
 
Сәнең гомрең ки үтмәсен гыйшыктик,
Ки сычкан саклайа торган мышыктик.
 
 
Бу гыйшыклыкны сән алма үзеңә,
Ки әйтерләр диуана дип үзеңә.
 
 
Сабырлык берлән әйтәлем сүземдин,
Бу гыйшыклык бәнем үтде үземдин.
 
 
Зарар күреп бу гыйшыклык халендин,
Каза булды бәнем тапкан малымдин.
 
 
Тагъ[вә] таштик булып йөрер үзеңдә,
Ки саргайтыр, нурың калмас йөзеңдә.
 
 
Заһир булмас2174 бу гыйшыклык эшедин,
Ки күрмәдем тәмам булган кешедин.
 
 
Гарык булдым бу гыйшык җәфасына,
Даим дөшеп бу дөнья хәфасына.
 
 
Һәляк булам дәйүб бән куркарыммын,
Боның ахрысыны бән үртәреммен.
 
 
Лям-әлифдик кашың-күзең үзеңдә,
Нә кадәр булса да булмас үземдә.
 
 
Ябышыпмын бер хөрмә агачыйга,
Коругъ калдым2175 бу дөхтәр калачыйга.
 
 
Йөзен күреп, сәңа күзем чагылды,
Бу гыйшыклык бәнем башдин агылды.
 
 
Әйа гариф, ачып кара күзеңне,
Бән әйтәем, ки тыңлагыл сүземне.
 
 
Бу гыйшыклык бу дөньяда ямандыр,
Күңелдә булмаса ул эш – әмандыр.
 
 
Гыйшык дучар булса кит сән алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин2176 агыр таш.
 
 
Ки, зинһар, көлмәгел әйткән сүземдин,
Герифтар булсаң2177 күрерсең үзеңдин!
 
 
Ки, зинһар, кыйлмагыл гыйшыклык эшне,
Бу гыйшыклык тәмам кыйлмас эшене.
 
 
Бу гыйшыклык диуана итәр кешене,
Ахырында тәмам итмәс эшене.
 
 
Йимәк-эчмәкдин ул үртәр2178 кешене,
Онытыр ул эшене һәм ашыны.
 
 
Җылап әйтсә, сәнең күңелең каладыр,
Яман кызлар нә эстәсә – аладыр!
 
 
Сәнең күңлең болай торсаң – әмандыр,
Гыйшык бабына2179 керсәң, эш ямандыр.
 
 
Әгәр белсәң мәхәббәтлек атыни,
Кеше әйтсен, әйа, сәнең йадыңни.
 
 
Кечек кыйлмас ки ул вакыт үзене,
Әгәр белсәң мәхәббәтлек сүзене.
 
 
Сәне сөйәм дибүк әйтмә үзең дә,
Нә кадәр булса да тормас сүзендә!
 
 
Дәлил тапсак, әйа гариф, алырсың,
Гашыйк булып, бәлки, коругъ калырсыз.
 
 
Зәһәр кызларга угърама2180 үзең дә,
Нә булса файда булмасдыр үзеңдә.
 
 
Гыйшыклык мисаледер яхшы гөлдер,
Алалмасаң, ахыры – бер үлемдер.
 
 
Бу сүз бәнем каләмдә, күздә – йәшем,
Бу мәгъшуктан хараб булды бу башым.
 
 
Фәлян кыз дип танымаенча йөрмә,
Кеше йөри дибүк сән һич тә көлмә.
 
 
Рийазәтдә булып яхшы алырсың,
Әйа гариф, бәлки, коругь калырсың.
 
 
Әйа гариф, язаем бер хикяйәт,
Хәлаикъ кыйлмасын безне шикяйәт2181.
 

Тәммәт тәмм.

1961.Әгъля – өстен, бөек (Алла күздә тотыла).
1962.Көн-бә-көн әҗля – көннән-көн яктырак, нурлырак.
1963.Сартын – өчен.
1964.Мәүля – Алла.
1965.Хәуля – аулаклык; монда: ялгызлык.
1966.Җәмал базарларын – матурлык базарларын.
1967.Нәзар дәрйаларын гиздем – монда: бик күп күзәтүләр кичердем.
1968.Тапмадым әүля – яхшыракны тапмадым.
1969.Шикяйәт – зар.
1970.Рәүнәкъ – нур, яктылык.
1971.Ригайәт – тәртип, игътибар.
1972.Идеп фәзъле гъинайәти – олы күңеллелек белән бүләкләде.
1973.Бигайәти – чиксез.
1974.Һилялә охшатды вара – айга охшатты барысын.
1975.Нәкъши – нәкышне: сурәтне, бизәкне (матурлыкны).
1976.Биңзәр… айа – айга охшар.
1977.Сайа – саный.
1978.Бидайәти – өр-яңа күренеш (башлангыч) сыйфатында.
1979.Көнәш кеби сөрайәти – монда: күкләрдәге кул җитмәслек кояш кебек.
1980.Көлүбән садрем йакылыр – көлүгә, күкрәгемә ут кабыныр.
1981.Сагъәти – сәгатьләрдә.
1982.Ләтыйфә – матур, күркәм.
1983.Җәмаләти – матурлыкны, күркәмлекне.
1984.Айәт – Коръән шигыре; монда: дога.
1985.Ләбең ләгъел, дешең гъөнчә – иренең – рубин, тешең – чәчәк бөресе.
1986.Кәмаләти – камиллекне.
1987.Мәкъаләт – сүз, образлы сүз, үткен сүз.
1988.Көндик – көн кебек, кояштай.
1989.Хийаләти – шашу.
1990.Мөлякъәт – кавышу, ирешү.
1991.Мәгъмур – яратылган, төзелгән.
1992.Мәһҗүр булу – аерылу, чыгу.
1993.Тутый гөфтә – тутый кебек сөйләүче.
1994.Гъәкыйкы дотасән шәфтә – ахакны арзан бәялисең (тешләреңне күп ялтыратып сөйлисең).
1995.Ашөфтә – борчулы, борчылган.
1996.Мәкъһур – каһәрләнгән.
1997.Мокътад – җитәкче, әмер бирүче.
1998.Остад – остаз, оста.
1999.Һәфтад – җитмеш (мәртәбә).
2000.Мәншүр итү – нәшер итү, тарату.
2001.Мәхсүр – хәсрәтле.
2002.Руз – көн, көндез.
2003.Мәсрүр – шат, сөенечле.
2004.Хатымга – хатыма.
2005.Мәэсүр – әсир, тоткын.
2006.Мәдһуш булу – аптырау, куркуга төшү, югалып калу.
2007.Илеңездин – авылыгыздан.
2008.Туш булу – туры килү, очрау.
2009.Сезгә варам, имеш, мән уш – сезгә барам, имеш, мин шулай.
2010.Мәхбүб – сөекле.
2011.Мәхҗүб булу – томанлану, караңгылану.
2012.Къәнда варасән – кайда барасың.
2013.Мәнсуб – караган, кергән; мөнәсәбәтле.
2014.Сул белә сагый – сул белән уңга.
2015.Мәкъруб – якын.
2016.Хәрәм – хатын-кыз өе; хәрәмсарай.
2017.Мәргъуб – әйбәт, яхшы.
2018.Нәтә – ничектер; нигәдер.
2019.Тайре былбыл – былбыл кошы.
2020.Шәгъәф – көчле ярату, мавыгу.
2021.Бер дандәй – монда: бертөсле, охшаш.
2022.Талигъә – бәхетле.
2023.Нигяһ улсын – саклансын, исән булсын.
2024.Мәдх – мәдех; мактау, данлау (сүз бер иҗекле итеп укыла).
2025.Дәуа(и) рәфгый – бетерүче дәва, хәлиткеч дәва.
2026.Нә мәдх илә идәм рәфгый – нинди мактау белән (тасвирлап) бетерәм.
2027.Күрәчәк сабърыми – күргәч сабырымны.
2028.Итмәйүр нәфгый – файда итми.
2029.Ике йайди (ике йайдай) – ике җәядәй.
2030.Булыр гүйә кара рәфгый – гүя кара (төс) юкка чыгар.
2031.Дудакларың – иреннәрең.
2032.Дил алырдай – җанны алырдай.
2033.Делең фәсыйх – сүзең матур, ягымлы.
2034.Тапмадым сәмгый – ишетеп тә белмәдем.
2035.Ул хиндә – ул чакта, ул мизгелдә.
2036.Чү шәмгый (чун шәмгый) – шәм шикелле.
2037.Мөзый – яктырып, нурланып торучы.
2038.Күземдәки дәмгый – күзләремдәге яшьне.
2039.Дәре мандә – авыр хәлдә калу.
2040.Күңлем идүбән җуш – күңелемне дулкынландырып, борчып.
2041.Намуш – елап, сыктап.
2042.Тыйгыны куйгыл – кылычын сал (мәхәббәткә кылыч сал).
2043.Йуйгыл – җуйгыл, җуй, бетер.
2044.Тәрәххем – мәрхәмәт, рәхим-шәфкать.
2045.Зәман хальгә – бетмәс чир хәленә.
2046.Бәгъидә – озакта; ерактагы; монда: кул җитмәс.
2047.Мәхәббәт нар иде сән дилбәридә – мәхәббәт син йөрәкне җәлеп итүчедә (бәгырьне өзүчедә) ут кебек иде.
2048.Фәлянә-сөрур – сөендерүче фәлян.
2049.Һәм ан – шул ук заман; шунда ук; хәзер генә.
2050.Сәбахда – таңда; таң-иртән.
2051.Мәхабб – яшерен саклана торган җир, сер урыны.
2052.Шәгълә – ялкын; якты шәүлә (нур).
2053.Дилзар – зарланучы йөрәк; сыкранучы күңел.
2054.Һилял – яңа туган ай; ай урагы.
2055.Абе зөлял – татлы су; саф чишмә суы.
2056.Сормагыл (сорамагыл) – сорама.
2057.Һәп – кайчандыр бер; бервакыт.
2058.Къәриб – якын.
2059.Нидәм (ни итәм) – ни эшлим.
2060.Къәнда – кайда, кая.
2061.Чабыңи йайганларым – даныңны җәйгәннәрем.
2062.Хәсрәти әйам – кайгы көннәре, матәм көннәре.
2063.Хәйрәти әүһам – тынгысыз хыяллар.
2064.Әзманлар – заманалар; вакытлар.
2065.Кямилят – тулысынча, төп-төгәл.
2066.Дәрддә үткән – хәсрәттә (мәхәббәт чирендә) үткән.
2067.Баде сәба – иртәнге җил (көнчыгыш тарафыннан исә торган).
2068.Илтимас – үтенеч.
2069.Илт сә – илтсәнә.
2070.Гәзид – бүләк.
2071.Булсын мәзид – өстәмә булсын.
2072.Ташлама са – ташламасана.
2073.Тот са – тотсана.
2074.Көн – монда: «кояш» мәгънәсендә.
2075.Сәрви – төз, зифа буйлы; кипарис агачы.
2076.Айгыл – әйтче.
2077.Мәдхилә (мәдех илә) – мактау белән.
2078.Къәтгъән – катгый рәвештә.
2079.Равиләр – хикәячеләр; монда: хәбәрчеләр.
2080.Фетнәи гошшакъ – гашыйклар фетнәсе.
2081.Такъ – ярымтүгәрәк; арка; җәя дугасы.
2082.Къәдде-къамәтең – сының-буең.
2083.Гъәҗиб-ел-мәнзар – искиткеч күренеш, манзара.
2084.Пор-нур – нур тулы.
2085.Вәхйә китү – үз-үзен оныту.
2086.Бинамаз – намазсыз.
2087.Бинийаз – догасыз.
2088.Әүкатеми – вакытымны.
2089.Бер нәзардә – бер карауда.
2090.Дар әйләү – тора торган урын итү (биләп алу).
2091.Зәбун әйләү – зәгыйфьләндерү, көчсезләндерү.
2092.Гъәфләт шәраби – ваемсызлык шәрабын.
2093.Заигъ үткәрмә әййаме шәбаби – яшьлек көннәрен әрәм үткәрмә.
2094.Афтаби – төсле кәгазь (саргылт һәм кызгылт төсләрдә).
2095.Улырды – улыр иде: булыр иде.
2096.Ниһан – аулак урын, яшерен җир.
2097.Үфкәм – үпкәм.
2098.Моштакъ улу – омтылып тору; кавышуны теләү.
2099.Фөрйади-зари – зардан кычкырып елауны.
2100.Итмә мәэйүс – өметсез итмә.
2101.Хәүф-риҗадан – хәтәрләр һәм өметле нәрсәләрдән (кирәкмәгән һәм кирәкләрдән).
2102.Бөлүгъга җиткән – балигълыкка җиткән; үсеп җиткән.
2103.Нида кыйлу – кычкыру.
2104.Къәндин – кайдан.
2105.Сәнеңдик тигрәле килгән – синдәй төгәл уңган.
2106.Мөхлис – ихласлы.
2107.Кәлям – сүз, сөйләм.
2108.Сол – ысул; юл, чара.
2109.Вәгъдәйләдең (вәгъдә әйләдең) – вәгъдә бирдең.
2110.Тотып хәсъләт һәуасы – өстенлек тәкәбберлеге тотып.
2111.Гыйше нуш итү – мәхәббәт ләззәтен алу.
2112.Вәсъләт дәуасы – кавышу дәвасы.
2113.Китәдер фәүри – тиз китәр, тиз узар.
2114.Итмә үзеңә җәүри – үзеңә җәбер итмә.
2115.Фәсъләт – аерымланганлык, бүленеп тору.
2116.Нури дидә – күз нуры.
2117.Гъәфләт дәуасы – ваемсызлык исереклеге.
2118.Әүкъатдән – вакыттан (дөресрәге, вакытлардан).
2119.Рәүнәкъе – нуры (алсулыгы).
2120.Къарыйды – картайды.
2121.Хиркъәт – ялкын, ут; монда: ачы хәсрәт.
2122.Фиркъәт – аерылу, аерым яшәү.
2123.Җана – җанаш; җанга.
2124.Сакыйн – саклан.
2125.Хәркъын – утын, ялкынын (дөрләп януын).
2126.Хурелгъәйн – хурның (хур кызының) үзе.
2127.Җәмал ләүхендә нәкъешең – матурлык тактасында сурәтең.
2128.Дүрт пайа – дүрт аяк-баганага (дүрт юллы строфага).
2129.Гъайәтин-гъайа – чиктән тыш.
2130.Җайа (җайга) – урынга.
2131.Мөкъәддәр – язмыш.
2132.Мәкъһүр – каһәрләнгән.
2133.Күгә – күккә.
2134.Мәнләр – шәхесләр, затлар.
2135.Талиб-толабә – шәкертләр, укучылар.
2136.Рәдд әйләде сөбхан – Алла кире какты.
2137.Һәр ан – һәрвакыт; монда: һич тә.
2138.Гъише-нушындан – хозуры-рәхәтеннән.
2139.Җушын (җушкын) – дулкын.
2140.Егетлек – монда: яшьлек.
2141.Санса кушындан – пары (ише) итеп санаса.
2142.Гыруш (грош) – вак тәңкә (ярты тиен).
2143.Фөруш – сатучы, сәүдәгәр.
2144.Гыйшык разындан – мәхәббәт сереннән.
2145.Хат идәче – хат илтүче.
2146.Җасус – шымчы, яшерен күзәтүче.
2147.Ни ката калдың? – Нигә катып калдың?
2148.Хәмед – мактау; шөкер (итү).
2149.Салауат – мактау, олылау догалары.
2150.Гариф – белүче, аңлаучы; акыл иясе, укымышлы.
2151.Тәхәммел – түзем, чыдам.
2152.Гөнаһкяр – гөнаһ иясе (гөнаһ эшләүче).
2153.Зыйафәт – сыйлашу, күңел ачу.
2154.Рийазәт – тыелып тору, чикләнү, күңел кырылу.
2155.Къәрйә – авыл.
2156.Әман – имин.
2157.Нөсърәт эстә – ярдәм эстә (эзлә).
2158.Баб – бүлек.
2159.Әйделенде – әйтелде.
2160.Азмайасән (азмагайсың) – азмасаң иде.
2161.Казмайасән – казымасаң иде.
2162.Җаныңтик – җаның тикле, җаның шикелле.
2163.Мышык – мөшек: песи, мәче.
2164.Талиб – укучы, шәкерт.
2165.Тагъ булыр – бер булыр.
2166.Хәйа – тыйнаклык, оятлылык.
2167.Хәрҗем – чыгым, расход.
2168.Хатитмәгел – хата итмәгел.
2169.Дәмең булса – монда: тәэсир алган булсаң.
2170.Зале нөктә… күз – күрер-күрмәс… күз.
2171.Дөхтәрләр – кызлар.
2172.Әлдә – кулда.
2173.Ләбем – иренем.
2174.Заһир булмас – ачык булмас.
2175.Коругъ калдым – коры калдым.
2176.Тагъдин – таудан.
2177.Герифтар булу – дучар булу, тоткын булу.
2178.Үртәр – аерыр, биздерер.
2179.Бабына – ишегенә; монда: юлына.
2180.Угърама – очрама, туры килмә.
2181.Шикяйәт – зар, зарлану.
Yaş həddi:
16+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 sentyabr 2021
Yazılma tarixi:
2021
Həcm:
200 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-298-04227-7
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar