Kitabı oxu: «Изге ат»

Şrift:

Карурманнан чыккан юлчылар
Повесть

Күрәзәчеләр, фалчылар, багучылар, йолдызларга карап, язмышларның бормалы сукмакларын ачып бирүчеләр белән дөнья тулы хәзер. Кемдер тылсым көче белән, кайберәүләр мәрткә китеп уянганнан соң бу кодрәтләргә ия булганнар, имеш. Баштарак, дәррәү күтәрелеп кызыксынсалар да, хәзер инде ырым-шырымга ышанган ачыгавызлар заманы узып бара, күңелләрдә битарафлык хөкем сөрә. Тормышның асты өскә килгән чак, багучы кайгысымыни кешедә?

Ә шулай да элекке ышанулар белән хәзергеләр арасында аерма әйтеп бетергесез. Элек илленче елларда, мин бала чакта нинди беркатлы, сабыйларча ышанучан иде авылдашларым! Өмет белән ышаныч иде халыкның ике канаты. Хәер, безнең халыкның өметсез яшәгән чагы булды микән? Юктыр.

Әнә шул еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр минем өчен серле бер истәлек булып калган вакыйганы бик еш искә төшерәм мин. Тик аның серенә һаман да төшенеп бетә алганым юк. Хәзер искә төшерәм дә әллә ул вакыйга безнең авылда булмады микән дип тә куям… Ул серле вакыйга безнең авылдашларның өметләре өстенә бәхет вәгъдә иткән вакыйга, авылга килгән сукыр күрәзәче белән бәйләнгән.

Ул вакытта әле авылда электр уты да, радио да юк. Шуңа күрә авылга читтән берәр кеше кайтса, өй тулып, халык җыелып, дөнья хәлләрен сораштырып белә торган заман. Шунысын да әйтергә кирәк: ул вакытта әле авыл советының да кәттә чагы. Зурларын әйтмим дә инде, әле бала-чагалар да бер– берсен «авыл совет Хәбригә әйтәм!» дип куркыта торганнар иде. Ә бит Хәбринең бик ягымлы, тәмле телле чаклары да булган. Донбасстан яшь хатын ияртеп, сул кулына кара бармакча киеп кайтканнан бирле кешегә бер генә ягымлы сүз дә әйтмәгән бу Хәбрине «җен алыштырган» дип әйтәләр иде. Инде кайтып, ни арада авыл советы рәисе дә булып алгач, «Кара кул» кушаматы тагылган Хәбридән коты алынып яши иде халык.

Илленче еллар… Әйбәт, туклыклы, ипиле тормышка халыкның өмете түгәрәкләнеп килгән чаклар. Андый вакытта фал ачтыру үзе күңелле, чөнки алдагы тормыш матур, киләчәгебез якты икәнлеген фалчылардан башка да беләбез. Шул матур киләчәктә шәхсән үзем ничек яшәрмен икән дигән хыял ачтыра ул фалны. Әлбәттә, ул «якты киләчәк» әле һаман да җир белән күк тоташкан урында. Без югарырак күтәрелгән саен офыклар киңәя, «якты киләчәк» һаман алга йөгерә, куып җитеп булмый. Ә ул вакытта… Якында, бик якында иде ул. «Бәхет» дигән кадерле нәрсә берсенең ире, икенчесенең улы булып, сугыш кырларында ятып калса да, өмет әле сүнмәгән, өмет әле күңелләрдә, ул яшәргә көч тә, бәгырьләргә ныклык та, сагышларга яктылык та өстәп тора иде…

Безнең бакча башыннан гына башланган, кул сузсаң орынырга торган каракучкыл-күгелҗем урман – сихерле. Адаштыра торган урман. Бигрәк тә кыш көннәрендә. Хәер сорашып кайтканда, безнең авылның Гөлҗамал исемле кызы туңып үлгән анда. Әнә шуның өрәге адаштыра кешеләрне. Төннәр буе елый Гөлҗамал өрәге. Ипи сорый. Кыш көннәрендә, бигрәк тә кояш баеган вакытта урман миңа серле, куркыныч, тереклек качкан дөнья чите булып күренә. Шул ук вакытта ниндидер сихри көч белән үзенә тарта. Әни дә кояш баеган вакытның ниндидер тылсымга ия булган мизгел икәнлегенә басым ясап: «Кояш баеганда кычкырып көлмә, җырлама, ипләп йөр, зәхмәтле урынга басарсың, Ходайдан бәхетеңне, тәүфыйгыңны сора!» – ди торган иде. Бу сүзләрне әни иртәнге мәлләрдә дә әйтә әйтүен, тик ул вакытта бик куркыныч та түгел, серлелек тә алай ук тоелмый. Ә менә кояш баеганда… Әни әйткән сүзләргә яшеренгән сер, әнә теге күгелҗем-кара урмандадыр кебек тоела миңа. Караңгылык та күктән төшми кебек кыш көннәрендә, әнә шул кара урманнан күтәрелгән җәймә әкрен генә авыл өстен каплый сыман. Мин бакча ягына чыгып, шул серле урманга карыйм да Ходайдан бәхетемне, тәүфыйгымны сорыйм. Урманда адашып, ач көе туңып үлгән Гөлҗамалны кызганам. Шундый моңсу булып китә, йөрәкне әллә нинди, миңа аңлашылмый торган сагыш биләп ала, елыйсы килә башлый.

Юк, бик озак моңсуланып торырга мөмкинлек бирмиләр, чөнки ул вакытта өйдә эшнең иң күп чагы. Мал карыйсы бар, су китерәсе, дәресләргә утырасы, җитмәсә, бала карау да минем өстә.

Ә инде көндәлек эшләр беткәч, кич утырачаклар. Әни оек бәйләр. Әти киез итекләргә олтан салырга утырыр. «Кич буе бакчадагы каты карны ерып, итекләреңне эштән чыгаргансың!» – дип, мине ачуланачак. Әгәр кич утырырга күршеләр керсә, бәлки ачуланмас та. Күршеләр керсә, бик күңелле була. Әнә, әти ике унлы лампага да керосин салып кертеп элде инде. Тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкка карап, әни лампа куыкларын чистартты да берсенә ут алып, сыер саварга чыгып китте. Әти малларны карап бетергән, күрәсең, мал өеннән аның шап та шоп сарык бәрәннәрен сөйгәне ишетелә:

– Ну, тәтә соң безнең каракай!

Безнең беребезне дә болай каты яратканы юк әтинең. Бозауны ярата, сарык бәрәннәрен сөя. Ә нигә безне дә шулай каты итеп яратмый икән? Бөтен яратуын бәрәннәргә бирә дә бетерә. Бишектәге сеңлемне сөйгәне бар-барын. Үзем күрдем.

– Ну, тәтә соң безнең кыз! – диде.

Ә миңа вакыты җитми, күрәсең. Бәләкәй чакта яраткандыр әле дип уйлыйм. Мин хәзер олы кыз инде. Тик шулай да бер дә бала карыйсым килми. «Бишек янына бәйләп куймый булмый инде сине», – ди әни. Әле менә бүген дә бер дә өйдә утырасым килми шул, балага имезлек чәйнәп салдым да бишек бавын энемә тоттырып, ишегалдына чыктым.

Бакча ягына чыга торган җилкапка бар безнең. Бернинди атынгыч та кирәкми бакча капкасы булганда. Аратасына басып, баганасыннан җиңелчә генә этеп җибәрәсең дә рәхәтләнеп атынасың. Капка ачылган чакта ишегалдына карыйсың, капка ябылганда – урманга. Әти күрсә, кирәкне бирер иде инде, тик ул мал өендә. Күгәнен каерып чыгарырмын дип курка, шуңа күрә капкада атындырмый. Ә капка әкрен генә ачыла да ябыла, ачыла да ябыла. Ишегалды – урман, урман – ишегалды, урман… Кинәт урман караңгылыгыннан ниндидер карамчык аерылып чыкты. Гөлҗамал өрәге! Әнекәем! Мин күзләремне чытырдатып йомдым да җиргә сикердем. Әллә күземә күренде инде… Бик каты курыксам да, башымны күтәреп, урман ягына карадым. Бу карамчык торган саен үсте, әкрен генә безнең бакчага якынлашты. Уф! Кешеләр икән. Икәү. Эчемә җылы йөгерде. Кемнәр микән болар, болай соңлатып? Шушы кышкы кичтә, өрәкле урманда нишләп йөриләр икән? Мин яңадан җилкапкага үрмәләдем. Тегеләр тыкрык буйлап төштеләр дә безнең урамга керделәр. Тукта әле, урамга чыгып карыйм әле, кемнәргә керерләр икән? Шул вакыт дерт итеп сискәндереп, әнинең тавышы яңгырады:

– Һаман киртә башында! Кереп кит өйгә! Бала елый торгандыр!

– Бала янында кеше бар бит анда…

– Эт – эткә, эт – койрыкка… Учакны кара, ут төшеп ятмасын. Утын ала кер әнә, бушка селкенеп йөрмә…

Эчемнән генә әнигә үпкәләп, утынлыкка таба киттем. «Бәхетле кешеләргә кунак кайта, миңа карап калырга да ярамый…»

Әкрен генә, утыннарның вагракларын сайлый-сайлый, кочагыма төядем дә өйгә кертеп, мич каршысына бушаттым. Бала да еламый, ут та төшмәгән. Тик бала карап арыган энем генә: «Мин дә урамга чыгам!» – дип шыңшырга тотынды.

– Үскәнем, еламасаң, мин сиңа кипкән җиләк бирәм…

– Җиләк? Бир…

– Хәзер, яме. Тәрәзәдән карап тор, мин хәзер керәм. Әнә теге лапас торыгы астындагы урман печәне арасында җиләкләр, беләсеңме, күпме? Җиләкле аланнан чапкан печәннәр анда… Көтеп тор яме… Елама… Яме?

Бу малайдан котылуыма сөенеп, урамга йөгердем. Тик теге кешеләр юк иде инде урамда. Тәрәзәгә карап алдым. Тәрәзәнең катмый калган өске өлешеннән энемнең ялтырап торган чәчсез маңгае белән тәрәзәгә таянган кулларын күреп алдым. Җиләк көтә инде бу малай. Инде эңгер-меңгер төшкән, табарсың бу караңгыда җиләк. Эзләргә кирәк инде, көтеп тора бит, кабат бала янында калдырып булмас аннары. Көндез үк торык астындагы печән арасында җиләк яфраклары күргән идем, учмалап-учмалап, шул печәнне йолкырга керештем. Шулай да йолкый торгач, бер тәлгәш таптым бит! Кибеп, корышып бетсәләр дә, җиләк – җиләк инде ул. Урман исләре килеп тора! Берсен генә авызыма каптым да калганнарын энемә дип, бияләй эченә тыктым.

Шулвакыт урам капкасыннан ишегалдына бер көтү кеше килеп керде. Капка тавышына лапас астыннан чиләк күтәреп, әни дә килеп чыкты. Бер көтү дигәнем өч кенә кеше булып чыкты. Берсе Сәмигулла абый. Безнең урамның озын кушамат тагып йөрүче «Кыл өстендә калды Сәми», ә теге икесе… Болар бит бая урманнан чыккан кешеләр! Шулар, шулар! Таныдым мин аларны. Кулларындагы таяклары да, аркаларындагы биштәрләре дә шуларныкы…

– Исәннәрмесез! – диде Сәмигулла абый, ни өчендер як-ягына каранып. Әтине дә күрергә өмет иткән иде, күрәсең, ишегалдында әти күренмәде.

– Әйбәт кенә әле… Әллә кунаклар белән инде син, Сәмигулла, – диде әни, сораулы карашын төбәп.

Кунаклар инде, кунаклар. Безнең авыллар түгел бит. Киемнәре дә әллә нинди сәер… Ир дигәненең өстендә солдат шинеленнән теккән пәлтә. Аркасында кычыткан капчыктан ясалган зур гына биштәр. Кулын хатынының иңбашына салган. Әстәгъфирулла! Сукыр бит бу кеше. Сукыр шул. Безгә дә йөзе белән карап тормый, янбашы белән баскан. Күзләре гел икенче якка караган… Йөзендә «борчыдык инде, гафу итегез» дигән сыман оялчан елмаю. Ә хатыны… Бигрәк ябык, бигрәк бәләкәй, шундый мескен кыяфәтле… Өстендә сырып тегелгән кыска бишмәт. Бишмәтенең астыннан чуар чәчәкле күлмәге күренеп тора. Ә башындагы сарык йоныннан бәйләгән шәлендә берничә ямавы да бар. Иңенә букча сыман кечкенә янчык аскан. Аягында олтанлы киез итек. Ә бите ап-ак. Шушы кышкы салкында да алсуланмаган да, ичмасам. Әллә урманда туңып үлгән Гөлҗамал инде… Ул Гөлҗамалны гомеремдә дә күргәнем булмаса да, бу ак йөзле апа бик охшаган иде мин жәлли торган Гөлҗамалга.

– Кунаклар дип инде, Мәүҗидә апа… Мосафирлар, ди… Бер кич булса да кунып чыгарга кирәк икән аларга. Кая алып барырга да белмәдем. Авыл советына барырга соң инде. Хәбри абыйның өенә барырга курыктым. Айсылуттиләргә кергән идек, юк, юк, кертә алмыйм, өебез бәләкәй дип, кире борды…

– Безнең өйдән дә бәләкәй түгел инде, аларның өе дә, – диде әни.

Сукыр абый йөзеннән елмаюын бер дә сүндермичә:

– Сезнең күңел киңрәк… – дип куйды.

– Мәүҗидә апа, без китап ачучылар, диләр алар. Ничек була икән ул? Синең ишеткәнең бармы?

– Һәр кешедә тары бөртегедәй әүлиялек бар дип әйтәләр, ә бу абыйда әүлиялек бар да бар, – диде әни. – Шулай булмаса, каян белсен ул минем күңелнең киң икәнен? Әйдәгез, өйгә керегез. Туңып беткәнсез бит. Ерактан киләсезме?

Тегеләр бер сүз дә чыгармадылар. Берсе сукыр, әллә икенчесе саңгырау инде?

– Мәүҗидә апа, – диде Сәмигулла абый, пышылдап кына. – Харис абый нәрсә дип әйтер икән?

– Анысы өчен кайгырма, Сәмигулла. Авыл сәвите түгел, кергән кешене куып чыгармас.

Өйгә килеп керүгә бала бишегенә тотындым, тик теге кунаклардан күземне дә алмадым. Әни аларга җылы итекләр бирде, киемнәрен элеште, самавыр куеп җибәрде. Сәмигулла абый да чыгып китәргә ашыкмады. Ишек төбендәге сандык өстенә утырып, ярдәм итәргә әзер торулы кыяфәт белән китап ачучыларны күзәтте.

Әни тагы бер мәртәбә ишегалдында биргән соравын кабатлады.

– Ерактан киләсезме? Кайсы яклар сез?

– Ерактан…

– Нишләп кичкә каршы юлга чыктыгыз соң?

– Без чыкканда көн иде. Юлда кич булды. Урманыгыз адаштыра икән. Юл таба алмый йөрдек…

Әйткән идем аны!

Кунак апа һаман да җылы таба алмый, ике кулын мичтән алмады. Ә сукыр абый биштәрен кулыннан төшермичә, сәке йөзлегенә урнашып, кымшанмый гына утыра бирде.

– Шулай инде, шулай… – дип җөпләп алды әни. – Кышкы юлның җәяүлесе, хәзер кич була…

– Әле бүген ерактан килмибез. Кичә күршегездәге авылда идек. Сезнең авылны мактап, юлны күрсәтеп озатып җибәрделәр иртән. Гел караңгы төшкәнче монда килеп җитүебезгә бик сөендек әле. Урманы урман, басуларда юл юк…

– Быел кар тирән басуларда. Юкка гына «көртлекләр» димиләр инде безне. Иңкүлектә утырабыз бит. Юлны белмичә йөрсәң, адаштыра аның басуы да, урманы да. Нинди эшләр чыгарды соң сезне кышкы юлга? Кәсеп итеп йөрисезме?

– Кәсеп итеп дип инде… – дип сузды сукыр абый. – Рәхмәт төшсен, безне алып килүче егеткә әйткән идек инде. Китап ачучылар без. Фалчылар. Ишеткәнегез бардыр инде?

– Нәрсә сөйли соң сезнең китап?

– Үткәнне, киләчәкне, язмышны сөйли…

– Язмышы кеше кулында түгел инде анысы, – диде әни. – Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр. Куркам мин багучылардан, – диде ул, көлеп. – Йә, үләсең дип әйтерләр.

– Үлмисең… – диде фалчы, сузып кына. – Әнә теге чакта Иделдән чыкканда, көймәгез капланган булса, үлә идең. Ә хәзер юк, яшисең әле!

– Әнекәйләрем! Әллә син дә бар идеңме ул көймәдә, абыкаем? – диде әни, шаккатып. Безнең авылда да бар берәү, ногыт борчыгы белән фал ача. Тик мондый күрәзәне ишеткәнем юк иде әле.

Әни тиз-тиз табын әзерләргә тотынды. Сандык өстендә дөньясын онытып утырган, авызы бер карыш ачылган Сәмигулла абзыйга борылып:

– Ишеттеңме, Сәмигулла? Менә күрдеңме инде, нинди кешеләр килгән безнең авылга, – диде. – Бар, бу хәбәрне авылга тарат. Язмыш турында сөйли торган фалчылар килгән диген, яме. Аның хакы күпме тора соң? Хакын нәрсә белән аласыз?

– Акча белән. Өч тәңкә, – диде сукыр абый.

Ишек тоткасына тотынган Сәмигулла абый ишетелер-ишетелмәс итеп кенә «өч тәңкә» дип кабатлады да ачык ишектән кергән суык пар эчендә йомылып калгандай, юкка чыкты.

Кеше керсә, ни күп сөйләшә торган әни арып килгән юлчыларны күп сүз белән интектермәде. Безнең белән дә сабыр булырга тырышып, ашатты, эчертте дә барыбызга да урын түши башлады. Чынлап та күңелең киң булса, урын табыла икән. Без бала-чагалар сәкегә тәгәрәдек. Фалчыларга урынны идәнгә җәйде әни. Ә инде безнең күп сөйләшми торган әти бу хәбәрне урамнан ук ишетеп кайткан иде, күрәсең, әнинең ризалык көткән сораулы карашына: «Ярар, гомерлеккә килмәгәннәрдер әле», – диде дә сәндерәгә менеп ятты.

Икенче көнне бу хәбәрне ишеткәч, авыл гөжләп торды. Хәбәр таратырга Сәмигулла абый көчен жәлләмәгән, күрәсең. Каравыл өенә җылынырга кергән фермада эшләүчеләрнең дә, пужарныйга кич утырырга җыелган ирләрнең дә, су буендагы хатын-кызларның да телләрендә «фалчылар» дигән сүз булды. Ишетмәгәне ишеткән булып, ишеткәне күргән кебек итеп сөйләде.

Кичке якта чишмә буена җыелган хатыннар тагы шул сүзне башладылар.

– Бүре Бәдәренең кодачасы килгән, ди, Ушмыдан. Бу кешеләр алар авылында да булган икән. Шул кодача сөйләп торган, ди. Аларның күршесенә: «Үләсең, быелдан калмыйсың!» – дип әйткән фалчы.

– Әнекәем! Юк-юк, гомеремдә дә ачтырасым юк ул фалны! Турыдан-туры «үләсең!» дигән кешегә өч тәңкә акча чыгарып тоттырырга монда! Әндри казнасы юк!

– Нәрсә сөйлисең син! Нишләп күрә торып, тере кешегә син үләсең дип әйтсен ул?

– Күрә торып булса әйтмәс иде, дөм сукыр, ди. Сукыр булгач әйтә дә әйтә инде, шуның өчен акча ала бит ул.

– Ышанмагыз шул Бүре Бәдәренең сүзенә, кызлар! Ногыт борчагына фал ачтыручылар бетәр дип курка ул. Бер тамчы дөрес күрсәтми борчагы. Ачтырып караганым бар инде, диде Нәсимә. Килгән саен: «Быелдан калмыйсың, чыгасың кияүгә!» – дип җибәргән була. Йә, әйтегез әле, кая соң ул кияү?!

– Мич алдында күмер ашый сиңа дигән кияү…

– Ашасын иде әле. Миңа насыйп була, дисәләр, үскәнен көтәргә дә риза. Ә Бәдәр сибә генә борчагын.

– Әй, сөйләп тормагыз әле шуның сүзен, – диде Хәбибулла абзыйлар килене Гөлбостан. – Уйлап чыгарырга булса, аңар куш инде. Җиләк пешә башладымы, урманда качкыннар да гел аңа гына очрый. Чикләвек җитлегә башласа, котырган бүре белән кабан дуңгызы да гел аңа гына ташлана. Килен булып, сезнең авылга килгәннән бирле шаккатып йөрим. Бигрәк беркатлы сезнең авыллар. Шуның сүзенә ышанып, җиләкcез дә, чикләвексез дә каласыз. Җәй җиттеме, урманга кермәслек итеп, халыкны куркыта да куя. Безнең авыллар булса, күптән акылга утыртырлар иде инде. Ә кыш буе кипкән җиләкме, чикләвекме – ул гына сата.

– Кызлар, ишеттегезме, өстерелек Абдул белән йөри дип әйтәләр аны.

– Йөрер шул, йөрмичә, – диде Нәсимә. – Урманда икесе генә калгач!

– Икәү генә дигәннән, бу китап ачучылар да икәү, ди. Ирле-хатынлы, ди.

– Китапны ире генә ача икән, ә хатыны иптәшкә йөри, ди.

– И-и кызлар! Икәү вакыт – бәхетле вакыт инде ул. Сукыр булса да, ир, ир инде ул. Аның бөтен җире дә сукыр булмый. Көлмәгез, кызлар, көлмәгез. Их, Ризагым исән булса! Белмим, кызлар, кемгә нәрсә, мин үзем үткән гомерем турында сорар идем. Алдагысы кирәк түгел, язмышы да Алла кулында… Ризагым исән чакта матур яшәгәнбез икән, кадерләрен генә белмәгәнмен. Шундый өметле күренгән иде тормыш… Ул бала-чагаларны ничек аякка бастырырмын?!.

– И-и Фәгыйлә! Өметең сүндемени шулай ук? Ирнең үгие булмый аның, – диде Фаягөл. – Хатын-кызларның унике чырасы була, берсе сүнсә, икенчесе яна, диләр. Шушы яшеңнән киләчәгем кирәк түгел, дип торасың. Утыз улың булганчы…

– Әй, сөйләп торма инде, Фаягөл! Миңа түгел, әнә япь-яшь Нәсимәгә дә юк әле ул кияү. Кырды бит сугыш өрлектәй ирләрне. Яралары булмаса, минем Ризагым исән булмас иде, дисеңмени?

– Алай димә син, язган булса…

– Булмас, булмас… Ымсынмыйм да. Аннан соң тәкәрлек күкәе шикелле кендеккә кадәр сипкелле бу тәнемне күрсәтәмме соң башка иргә.

– Кара әле, фалчыга барам, дидеңме? Әллә үткәнеңне тагы бер ишетер өчен генә дә бирер идеңме акчаңны?

– Тамчы да жәлләмәс идем, акчасы юк әле аның. Булса да, барыбер куркам. МТСларда күп йөрде, сугышны айкап кайтты. Сине генә яратмаган, башка мәхәббәтләре дә булган дисә, нишләрмен?

– Ышанмассың! Менә юләр! Ачкан бер фалга ышана барсаң! Мин барыбер ышанмыйм фалга, хет әллә нәрсә дисеннәр. Ачтырып караганым бар минем, – диде Нәсимә.

– Мәүҗидә апаларда, ди, ул фалчылар. Менәбезме бүген кич белән?

– Менмичә, менәбез. Үзебезнекен белмәсәк, кешенекен ишетербез.

– Бәдриҗамал! Кул эшеңне онытма, яме! – дип кычкырды Фаягөл.

Чиләкләренә суны иң беренчеләрдән алган, самавыр борыныннан чыккан кебек әкрен генә ага торган чишмәдән дүрт-биш пар чиләк тулганны көтеп, бер генә сүзләрен дә ишетми калмыйм дип, авызын ачып тыңлаган Бәдриҗамал үз исемен ишеткәч талпынып куйды. Кинәт хатыннар абайламый да калдылар, чиләкләренең икесе ике якка атылып китте, көянтә алга очты, куллары белән һаваны бутап, чишмә юлының тар сукмагына Бәдриҗамал лапылдап килеп тә төште.

– Нәрсә булды?

Бу тамашадан тыела алмый көлгән хатыннарның үз хәлләре хәл иде. Бәдриҗамал урыныннан торса да, һич кенә дә аягын күтәреп атлап китә алмады. Селкенми дә басып торган Бәдриҗамалның киез итеге бозга ябышып каткан булып чыкты. Хатыннар көянтә-чиләкләрен куеп, Бәдриҗамалга ярдәмгә ашыктылар. Киез итекне әкрен-әкрен генә боздан кубарып алганчы, чиләкләренә су да алып бирделәр. Ярый әле итек олтаны да урынында, чиләкләренең дә төбе төшмәгән. Бәхетле бу Бәдриҗамал! Бер җире де авыртмаган да тагы, үзе дә башкаларга караганда да кычкырып көлеп, су буйларын яңгыратып җибәрде.

– Бәхетле мин, кызлар! – диде Бәдриҗамал. – Фалчыларың бер якта торсын! Итеге дә соңгы пар, чиләге дә соңгы пар дигәндәй, берсенә дә зыян килмәде, Аллага шөкер!

Хатыннар берсе артыннан берсе тезелешеп, тар сукмактан ярга менә башладылар. Югары очтан, елганың теге ягыннан чиләк– көянтә аскан Хәбри хатыны Сәгыйдә суга төшеп бара иде.

– Нигә шулай кеше сөймәс хатын микән бу хатын? – диде Фаягөл.

– Иреннән курка торгандыр, – диде Фәгыйлә. – Хәбри җанын ала бит аның. Авылда ничә ел бит инде, күршеләренә дә керми, диләр аны.

– Мескен, – диде Hәсимә. – Ни туганы, ни тумачасы.

– Аның каравы ире – Хәбри, – диде Фаягөл.

– Ире! «Хәбри хатыны» булмаган хатын сирәктер безнең авылда, – диде Нәсимә.

– Әллә синең дә капканы кактымы?

– Хәзер сезгә барысын да әйт, барысын да сөйлә! – дип, сүзне уенга борды Нәсимә. Тик шунда ук җитди тавыш белән: – Кагып карасын! – диде. – Хатынын жәллим мин аның. Нишләп тора диген. Бала-чагасы юк. Дүрт ягы кыйбла.

– Яратып тора. Ач-ялангач түгел, – диде Фаягөл.

– Яраткан кеше алай яшәми ул, – диде Фәгыйлә. – Донбасс тикле җирдән нәрсә күрәм дип ияреп кайткан диген син аны? Хәзер бик китәсе килсә дә, милиция белән кайтартам мин сине дип әйтә, ди, Хәбри. Китеп, кая барсын, кайда да бер кояш…

Хатыннарның чиләкләрендәге суларының өсләре чыйрап, боз булып капланып бара иде инде. Әле чатка барып җиткәч тә аерылып китәр кебек түгелләр иде. Тик шулвакыт кәнсә урамыннан бураннар уйнатып килгән ак айгыр җигелгән кошёвканы күргәч, төрле якка сибелделәр. Кошёвка сыздыртып үтеп китте, анда толыпка төренеп, кырын яткан кеше авыл советы рәисе Кара кул Хәбри иде.

Фалчылар турында һәр өйдә сөйләштеләр. Бөтенесе дә кичне көтте. Югыйсә читтән килеп, кәсеп итеп йөрүчеләр авыл өчен бер дә ят нәрсә түгел инде. Безнең авылда самавыр төзәтүчеләр дә, кием тегүчеләр дә юк. Бу эшләрнең барысын да әнә шушы фалчылар кебек читтән килгән кешеләр эшләп китә. Яз җиттеме, ике көннең берендә тәрәзә артыннан көйләп әйтелгән моңлы тавыш ишетелә.

– Самавыр төзәтергә юкмы, самавыр!

Авыл халкы бу тавышка күнеккән инде. Бары тик бала-чагалар гына мондый кешеләрдән кызык табып ияреп, әче тавыш белән самавыр төзәтүчеләргә «ярдәмгә» чыгалар.

– Самавыр төзәтергә юкмы, комган!

Әнә шулай кычкырып, арбаларын тартышып, авыл башына чаклы озаталар ул кешеләрне. Башкасын булдыра алмасак та, кычкыруга оста без. Ә, гомумән алганда, безнең авыл кешеләре изге күңелле, эчкерсез. Үзләренең беркатлылыкларыннан сөенеп, тәм табып яшиләр. Шуңа күрә кәсепләре дә юк аларның. Кәсепле кешегә кирәк ул хәйлә. Ә боларның кәсебе булмагач, нәфесе дә юк. Безнең авылның бар кешесенә җитәрлек итеп шаяртып тагылган кушаматыбыз да бар: көртлекләр, диләр безне. Ни өчен көртлекләрме? Чокыр эченә урнашканга кар күп ява бездә. Кыш җиттеме, көртлекләр кебек кар эчендә калабыз. Кышкы юлны безнең авылга бик интегеп кенә табалар. Иң зур керем чыганагыбыз – бәрәңге. Шул бәрәңгесен сатып, салымын да түли, киемен дә ала, тормышын да алып бара. Безнең авылларның беркатлылыгын күрсәткән бер хәлне дә сөйләп китсәм, безнең кем икәнлегебезгә тәмам ышанырсыз.

Әнә шул бәрәңге сатып көн иткән вакытларда, күршебез Касыйм абыйның мактанып сөйләгәнен ишеткәнем бар.

– Кенәген базарда Иске Комазаннарны күрдем әле. Билләһи, үзләре танып, килеп күрештеләр.

– Безнең кодалар түгелдер бит, – диде капка төбенә җыелышкан ирләрнең берсе.

– Юк ла… Белгән кешеләрем түгел… Менәтерә, «абый, син Арташтанмы әллә?» дигәч, шаккаттым. Нәрсә, мин әйтәм, маңгайга язылганмы әллә, фәлән-фәсмәтән!

– Һәй, сезне танымаска, көртлекләрне! – ди бит теге, билләһи! Башта мине таныдылар дип, бик сөенгән идем, «көртлекләр» дигәч, ачу чыкты, малай! Үземнең субсунный кушаматны да әйтсә, билләһи, мин әйтәм, базар уртасы дип тору юк иде, тозлап-борычлап, яңак тамырына ямау салам дип, менә шушы йодрыкны чытырдатып йомарлаган идем. Эш алайга ук барып җитмәде, авызы ерык тегенең. Көлеп торган кешегә ничек сосмак кирәк? Ярый, мин әйтәм, күргәнең күрмәгәнең шул булсын, таныгансың икән, әйдә, таны! «Һәй, сезне танымаска! – ди бу һаман. – Мин бит сине үзеңнән түгел, атың белән арбаңнан таныйм! Дилбегәңдә ничә төен? Атыңның аркасына ыңгырчак суккан! Сездә генә бит ул төенле дилбегә. Атыңның дагасы да юктыр әле… Әйтәм бит. Арба тәгәрмәчләрендә дә агач чәкүшкә! Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләрме әле, әллә кайдан күренеп тора Арташтан икәнең!»

Каян килгән эз танучы малай, мин әйтәм.

– Әйе шул, безнең авыллар югала торган түгел! Сезгә барып, арбага чәкүшкә сораган юк әле. Ә дилбегәдәге төеннәрне Гөлсирә апаң төйнәп җибәрде, мин әйтәм, аласы әйберләр төене ул, онытмаска.

– Ярар, – ди бу, – шаяртып кына әйтәм… Шул төен чаклы әйбер бөтен кибетләрдә дә юк бит ул. Серкәң бер дә су күтәрми икән. Арташлар бик ачык күңелле кешеләр, дип ишеткән идем, – ди. Шуннан дуслашып киттек.

– Дуслашып! Ул сине мыскыл итеп торсын, ә син дуслаштык дип сөенеп торасың, сабый!

– Минме! Иткән пычагым! Нишләп мыскыл итсен ул мине! Дилбегә синеке! Әле Гөлсирә апаңа сылтаганга рәхмәт әйт. Бу – бер! Ат колхозныкы. Бу – ике. Арба Шәйдинеке! Бу – өч! Арбадагы бәрәңге үземнеке иде, анысын күз ачып йомган арада талашып алып бетерделәр.

– Очсыз җибәрдеңме әллә?

– Очсыз дип инде… Бәрәңге бәһасе… Шәһәр хатыннары белән сатулашып торырга…

Касыйм абый көлеп җибәрде.

– Кызык халык бит шәһәр хатыннары, каһәр! Кайсы мыегымны мактый, кайсы чиләгемне яратты, аның бәрәңгесен әйтмим дә инде… Ә менә берсе… – Кaсыйм абый пышылдауга күчте. – Гөлчирә апаң кадәр ике булыр, ипидер менә. Ул иреннәр, мин сиңа әйтим, кып-кызыл, ул йөрешләр! Бар бит шәһәр җирендә хатыннар! Анысының өенә үк илтеп бирдем. Карап торуга лашман бияседәй, ә үзе боргаланган була: «Бик авыр булды бит әле, бәлки ярдәм итәрсез тол хатынга», – дигән була.

– Потлы чиләкләр белән җибәрдеңме әллә?

– Потлы инде, потлы. Бәрәңге бит ул, җиләк түгел. Ашасыннар рәхәтләнеп. Тегене әйтәм әле, башка вакыт килгәндә, атыңны үземә куеп торырсың дип, каш сикертеп, бил уйнатып калды озатканда. Кара әле, монысын сиңа гына сөйлим, дилбегә биреп торганың өчен, кешегә тишә күрмә, яме. Базарга бара-нитә калсаң, әдрисен сиңа да бирермен.

Әнә, шундый безнең авыллар. Барысы булмаса да, күбесе шундый. Фал ачучылар бик белеп килгән безнең авылга.

…Кич белән өй тулып, халык жыелса да, берсе дә «Мә, өч тәңкәмне, кара әле китабыңны, нәрсә дип әйтә икән?» дияргә базмады. Бик тыйнак кына авыл хәлләрен сорашып утыра башладылар.

Кешеләр җыелгач, фалчы абый янында гына яткан капчыгын капшарга тотынды. Ә фалчының ап-ак йөзле хатыны үзенә эш тапты, бертуктаусыз бала бишеген тирбәтте. Әллә кайчан йоклаган баланы тирбәтә дә тирбәтә. Безнең өйгә килеп кергәннән бирле «рәхмәт сезгә» дән башка бер генә сүзе дә ишетелмәде әле аның. Әле әнинең сөйләшеп утырырга вакыты гына юк, безнең әни телсезне дә сөйләштерә ул, аулакта гына калсыннар. Исемен дә белгәнем юк әле. Үзе әйтми, ә мин сорарга оялам. Эчемнән генә Гөлҗамал дип исем бирдем. Кем белә, бәлки ул Гөлҗамал үлмәгәндер дә, адашып йөргәндер дә фалчыга ияреп, авылга кайткандыр. Үзен танытмаска гына эндәшми утырадыр…

Фалчы абый капчыгын чиште дә берсе артыннан берсен чыгарып, өстәлгә өч китап тезеп салды. Башын югары күтәребрәк, ярым йомык күзен түшәмгә текәп, бар серләре эчендә микән дигән шикелле бик җентекләп, китап битләрен капшарга тотынды. Мин арттан гына үрелеп, аның китабына карадым. Әнекәем! Бер генә хәреф тә юк аның эчендә! Төртке дә төртке! Менә нинди була икән ул фал китабы!

Сукыр фалчы кинәт елмаеп җибәрде, тамагын кырып куйды да басынкы тавыш белән:

– Эһ-һем, мин сезнең авылга бер генә көнгә килдем, иртәгә китәм… – диде.

Җыелышкан хатыннар аның ни әйтергә теләгәнен тиз аңлап, бер-берсен кыстарга тотындылар.

– Әнекәем, бармагы белән укый… – дип пышылдады Фаягөл, шәл бәйләвеннән туктап.

Барысыннан да алдан килеп, сандык өстеннән урын алган Сәмигулла, бу хикмәтне табуда үзенең дә өлеше барлыкны сиздереп, мич казнасына арка терәп, идәнгә тезелешкән хатыннарга тантаналы караш ташлады. «Безнең өчен чүп тә түгел ул бармак белән уку» дигән кыяфәт белән аягын аягына атландырды да уч төпләренә төкереп, ике кулын ышкып куйды, хәзер башлыйбыз, янәсе.

Pulsuz fraqment bitdi.

2,70 ₼
Yaş həddi:
12+
Litresdə buraxılış tarixi:
17 mart 2026
Yazılma tarixi:
2023
Həcm:
100 səh. 1 illustrasiya
ISBN:
978-5-4494-0153-3
Müəllif hüququ sahibi:
ТАТМЕДИА
Yükləmə formatı: