Kitabı oxu: «Тәүбә көне»
Тәүбә көне
Повесть
Ислам июнь кояшының баш миен сыегайта торган кызуыннан кондиционер да коткармас, ахры, дип уйларга да өлгермәде, машина тәрәзәсенә беркетелгән телефоны «Ламбада» көен уйный башлады. Ул кинәт яңгыраган бию көеннән сискәнеп куйды һәм, «Тфү, шайтан!» дип сукранып, колагына беркетелгән блютузның төймәсенә басты. Колакны ярып, «Сәлам!» дигән тавыш ишетелде. Соңгы тапкыр очрашуларына, кем әйтмешли, биш былтыр үткән булса да, Ислам тавыш иясен шундук таныды. Бу аның спорт министрлыгындагы бер түрәнең ишек төбендә утыручы танышы Регина иде.
– Сәлам! – дип җавап кайтарды ул.
– Әллә таныдың?
– Танымый ни, мичкә керсәң, кай җиреңнән таныйм, диләр әле?
– Һәй, оятсыз!
– Тыңлыйм, матурым.
– Кайсы матурың турында әйтәсең инде?
– Йә, Регина, әйт йомышыңны, югыйсә вакытым тар.
– Таныйсың икән.
– Ничек танымыйсың, ди инде. Йөрәк түрендә яшәүче кызларны онытып буламыни?!
– Минем кебекләр синең йөрәк түрендә чат саен бишәү-алтау басып торалардыр анда.
– Хәтерне калдырырлык сүзләр әйтәсең, Регина. Шуны әйтер өчен шалтыратмагансыңдыр ич?
– Юк, әлбәттә. Соңгы очрашуыбыз искә төште.
– Кайчан очраштык соң әле без синең белән соңгы тапкыр?
– Әйтәм бит, минем ише танышларың буа буарлыктыр дип. Былтыр, нәкъ бер ел элек Имәнкискә авылы артында Камада су кергәнеңне исеңә төшерергә теләгең юкмы?
– Регина, матурым, фәрештәсеңдер син! Әүлиядыр, валлаһи! Бу кызудан кая гына китеп качарга икән дип уйлап бара идем.
Шунда иртән өйдән чыгып киткәндә, хатынының: «Кич эштән соң Аккош күленә су керергә барырбыз бәлки», дигәне кылт итеп исенә килеп төште Исламның. Ул: «Шайтан», – дип көрсенеп куйды. Блютуздан:
– Кем шайтан? – дигән тавыш ишетелде.
– Юк ла, болай гына, – диде Ислам. Аннары бер фикергә килеп: – Сәгать ничәгә килим? – дип сорады.
– Хәзер үк! – диде Регина.
– Ярар, көт, биш-ун минуттан булам, – диде дә, Ислам, телефонны өзеп, хатынының номерын җыя башлады.
«Нәрсә дияргә соң? Тагын ни дип алдарга? Бу алдашуларның бер чиге булыр инде… Ярар, бу – соңгысы. Регинага: „Вакытым юк“, дип әйтәсе иде дә. Юк шул инде, сүз биреп өлгерде».
Ислам, хатыны Фәгыйләгә, көтелмәгән эш килеп чыкты, кич соң кайтам, дип, артык аңлатып тормыйча гына шалтыратып әйтте дә, «Бәхетле» кибетенә кереп, яхшы шәраб, затлы кабымлыклар, йөзем тәлгәшләре белән лимон алып чыкты һәм министрлык баскычында көтеп торучы Регинаны утыртып, Лаеш юлына таба элдерде.
Трактор дисәң хәтере калыр, шулай да трактордан бер җире белән дә калышмаган алагаем зур «Лексус» джип аларны ярты сәгать дигәндә, Имәнкискә артындагы аулак яр буена китереп тә куйды. Ислам, машинадан төшмичә генә, утыргычларны артка таба җибәреп, табын әзерләде. Бардачоктан моның ише сәяхәтләр өчен махсус йөртә торган юл фужерларын алып, икесенә дә шәраб салды. Рульгә утырасын уйлап, башта үзе эчмәскә дә теләгән иде, аннары әле су кергәч, бер-ике сәгать эчендә эзе дә калмас дип, үзе дә касәгә тотынды. Шәраб чыннан да бик затлы, тәмле иде. Ул фужерның яртысын гына бушатты да кабымлык та кабып тормастан Регинаның иреннәренә үрелде. Кызның үбәр өчен генә яратылган кабарып торган иреннәре бөтен кабымлыкларны да алыштырырлык иде. Кыз үзе дә үбешергә сусаган иде, ахры, Исламны муеныннан кочып алып, бөтен тәне белән аның кочагына сарылды. Юка җәйге күлмәгенең ачык изүеннән ташып чыккан күкрәкләре Исламның тәнен пешереп алгандай булдылар, аның дәрте кузгалды…
Бераздан алар икесе дә авыр сулап тынып калдылар. Регина күлмәген дә салып тормыйча, комлы яр буйлап, дулкыннарын ярга каккан, иксез-чиксез диңгез булып күренгән елгага таба атлады.
Пәри кызы, дип уйлады Ислам, аңа карап. Юк, Су кызы, Русалка. Берәрсенә кияүгә чыгып, балалар табып, иренең кадерле хатыны, балаларының газиз әнкәсе булып кына яшәргә бит үзенә. Чыгар, андыйлар кияүгә дә чыгалар, баласын да табалар. Мокыт кына берәр егетнең башын әйләндерәләр дә бәхетле матур гомер кичерәләр. Ә синең акыллы, матур дигән хатының менә шулай хыянәтче иренең колы булып, гаиләне саклыйм, балаларны бәхетсез итмим дип, бәхет дигән нәрсәнең ни икәнен дә белмичә яши дә яши.
Суга кереп баручы Регина артыннан карап торганда, Исламның башыннан әнә шундый уйлар узды. Бу мизгелдә аның күңелендә үзенә карата нәфрәт хисләре уянды. Аның суга ташланасы, үзен-үзе батырасы килеп китте. Күңеленә килгән авыр уйларны куарга теләп, ул тиз-тиз генә чишенде дә Регина артыннан суга таба атлады. Ләкин аның янында туктап та тормыйча, сай суны ерып, елганың эченә таба кереп китте. Шактый баргач кына, су аның биленә кадәр җитте һәм ул колач салып йөзә башлады. Арыгач, чалкан ятып бераз ял итте дә аркасында йөзәргә тотынды. Ярдан Регинаның «Ислам!» дип кычкырганына да игътибар итмәде, иште дә иште. Бик озак кычкырды Регина. «Ислам! Исла-а-а-м!» Бераздан аның кычкыруы да ишетелми башлады. Бары тик дулкыннарның гына чыптырдавы колак төбендә кабатланып торды. Шунда Ислам туктап, артка борылып карады. Карады да куркып калды. Алда да, артта да – су да су; яр да, ярда аңа кычкырып калган Регина да күренмиләр иде. Ул яңадан артка таба йөзә башлады. Бик озак йөзде. Ләкин алда яр һаман күренмәде. Тукта, дөрес йөзәме соң ул? Бәлки ул дөрес якка китмәгәндер? Бәлки ул һаман да эчкә таба баруын дәвам итәдер. Тукта, кояш кайда соң әле? Ул зур кызулык белән җир өстенә таба якынаеп барган кояшка таба карады. Кояш аның артында иде. Ә ул суга кереп киткәндә, кайсы якта булды икән соң кояш? Алда иде бугай. Димәк, кояшка таба йөзәргә кирәк. Ул дөрес юнәлештә! Соң, дөрес юнәлештә булгач, нишләп әле һаман да ярга барып җитә алмый? Күптән бит инде ярга таба борылуына. Исламны курку биләп алды. Ул кычкырып карады. Ләкин аны ишетүче булмады. Кычкыра-кычкыра, бераздан тамагы карлыкты. Кайсы якка йөзәргә белмичә аптырап торган арада су читен алсу-кызыл нурларга манып, кояш та баеды. Дөнья караңгылана башлады. Ислам инде нык арган, ишәрлек түгел, селкенерлек тә хәле калмаган иде. Шунда ул, тирән микән дип, аягына басып карарга булды. Басса, исе китте: елга аның күкрәгеннән генә булып чыкты. Аның күңеленә җылы йөгергәндәй итте. Бераз тынычланып калды. Ләкин кояш баю белән көндезге кызулык кинәт сүрелә башлады. Су тәнгә сизелеп суынырга тотынды. Күп тә үтмәде, дөнья караңгылыкка чумды. Хәзер аның өчен бер генә юл калды: төнне аяк өстендә үткәрергә. Кайсы якка булса да атларга. Бәлки ярга таба атласа, су саегыр… Акрынлап, баш өстендә йолдызлар да җемелдәшә башладылар. Елганың бер ягыннан зуп-зур ефәк шар шикелле ай калыкты. Ул шундый ап-ак, шундый матур. Исламның моңа кадәр айны мондый итеп беркайчан да күргәне юк иде. Ул шундый зур, шундый якында гына. Әйтерсең, җиргә төшкәндер дә яр буендагы агачлар өстеннән тәгәрәп барадыр шикелле. Яр да шунда гынадыр, бик якындадыр кебек. Туктале, ай кайсы якта икән соң? Айны Казанда чакта күргәләгәне булды бит инде бу җәйдә. Нишләп шуларга да игътибар итмичә яшәгән икән соң ул моңа кадәр? Нинди матур ай бит! Айны соңгы тапкыр күрүе булса? Бу төндә ул шушы суда батып калса? Төнлә җил, давыл чыкса? Ислам күңеленнән куркыныч уйларны куарга, ниндидер башка нәрсәләр турында уйларга теләде. Ләкин үч иткәндәй, аның башы гел бер якка гына эшли иде: әгәр шулай булса, әгәр тегеләй булса… Беркадәр баргач, Ислам агым барлыгын тойды. Агым аны арттан этә иде. Арттан… Туктале, Имәнкискә Каманың кайсы ягына урнашкан соң әле? Кама Саескан тавы ягыннан Казанга таба ага. Имәнкискә Саескан тавына бара торган юл өстендә. Димәк, уң ярда. Агым аны арттан этә. Димәк, Имәнкискә аның уң ягында булырга тиеш. Ул уң ягына борылып басты. Су хәзер уң яктан этә башлады. Ничек моңа кадәр агым барын сизмәгән соң ул? Ислам аякларын җирдән аерып, алга, авыл ягына таба йөзәргә тотынды. Йөзгән чакта агым барлыгы бөтенләй сизелми икән ләбаса. Болай булгач, агым аны Имәнкискә яныннан шактый ерак алып киткән булырга мөмкин. Аның суга керүенә күпме вакыт бит инде. Ул чалкан ятып тын алды. Бераздан кабат ориентирын югалтты. Үзен агым уңаена йөзгән күк хис итте. Тагын аягына басарга теләгән иде, аягы төпкә тимәде. Нишләргә? Ул башта ярты минут чамасы уң якка, аннары бер минут кирегә, шулай ук алга һәм артка йөзеп карарга булды. Ләкин барысы да файдасыз иде. Аны кабат курку хисе биләп алды. Аягында гына басып торса ярамаганмы?! Хәзер төпне ничек табарга инде? Ә бит төпкә аягы җитәрлек урын каядыр шушында гына булырга тиеш. Ул әллә ни ерак та китмәде ләбаса. Бераз хәл җыярга да тагын бер талпынып карарга дигән кискен бер карарга килде. Беркадәр тын алгач, ни булса шул булыр дип, чалкан ятып, уңга таба ишә башлады. Күпме йөзгәндер, ул вакыт чамасын да онытты, беркадәр баргач, аягы комлы җиргә тигән кебек булды, дөньясын онытып кычкырып җибәрде:
– Ур-ра-а! Полундра! Җир!
Океан уртасында калган Миклухо-Маклай диярсең. Ул аягына басты. Тирәнлек нибары аның биленнән иде. Ләкин тирә-якта җир дигән нәрсәнең әсәре дә күренми. Әйтерсең, ул океанның кыл уртасына килеп чыккан. Шунда гына ул җәйге төннең узып киткәнен, горизонтның бер ягына ут капкандай, кып-кызыл булып, таң атып килгәнен күрде. Кояш әле үзе күренми, ә офыкның таң аткан ягы инде яп-якты, кояшның ап-ак нурлары көлтә-көлтә булып, прожектор утларының балкышы шикелле җир астыннан күккә төбәлеп, берән-сәрән генә йөзгән болытларны актаралар иде. Күк йөзе ап-аяз дисәң дә була. Кояш чыккан яктан рәхәт салкын җил исә. Имәнкискә әнә шул якта булырга тиеш, дип уйлап куйды Ислам. Ләкин ул кайда, моннан күпме ераклыкта? Шундый озын булып тоелган җәйге кыска төн аны елганың кайсы турысына илтеп ташлаган? Ул боларның берсен дә күз алдына китерә алмады. Бил тиңентен генә булган суда бернинди агым да юк. Су өстендә башы гына күренеп торган чакта ул үзен иксез-чиксез океанның кыл уртасында итеп сизә иде. Ә аягына торып баскач, су билдән генә калгач, бу чиксезлек тагын да куркынычрак, тагын да һәлакәтлерәк булып тоелды. Шунысы гаҗәпләндерде – нишләп әле бу зур суда бернинди кораб йөзгәне дә күренми? Элек бит Камада, әле сусаклагыч төзелгәнче үк, пароходлар йөзеп йөргән. Мәктәптә укыганда, аларның класс җитәкчесе Фина апалары – Актаныш кызы – Актаныштан Казанга пароходка утырып килүләре турында сөйли торган иде. Кая киткән соң ул пароходлар? Аларның яшь чакларында бер җырда Казанның биш елга порты булуы турында җырлана иде. Нинди елгалар булды икән соң ул? Ниткән кораблар булсын, сыңар каек, балыкчы көймәләре дә күренми ичмаса.
Ислам тәмам арган, алҗыган иде. Аның басып тору түгел, суда ятып торыр хәле дә калмаган иде. Ул аптыраганнан үкереп елый башлады. Сабый бала кебек үксеп-үксеп, тыйлыга алмыйча елады. Ни булып бетәр аның белән? Бу сай суда күпме утырыр ул? Кем килеп коткарыр аны? Аның кайда, ничек югалуын өстерәлчек Регинадан кала беркем дә белми. Тукта, үзе Регинадан кай җире белән артык соң әле ул? Кем соң ул хәзер? Табылса, тапсалар, хатыны алдында ни дип җавап бирер? Балалары алдында. Аларның күзенә ничек карар? Кем дип атарга аны? Хайвани нәфесен тыя алмаган азгын бер адәм актыгымы?.. Барысына да җәйге эссе һава гаепле. Бу кызуда күләгә астына качып, су буенда гына ятасы югыйсә дә… Шулай да нинди шайтан котыртты соң аны? Үз хатынын алып, Аккош күленә китсә ярамаганмыни? Фәгыйләсен дә ярата бит ул юкса. Аны да бәхетле итәсе килә. Хатын дип, балалар дип чабып йөри. Юк, булганы гына җитмәгән. Инде алтмыш яше тулып килгәндә, дөньяның арт ягына тибеп яшисе, киноларда күрсәтелгән романнар шикелле «кутить» итәсе килә. Итте менә. Инде нишләр? Нәрсә булып бетәр? Аның миен әнә шундый сораулар бораулый башлады. Башы зыңлап авыртырга тотынды. Җитмәсә, ашказанында «марилар утын кисәргә» кереште, бер колбадан икенчесенә су агызган кебек богыр-богыр сыеклык йөргәне ишетелә. Ашыйсы килү теләге миен тагын да ныграк игәүләде. Ул учлап-учлап су эчте. Кама суы яңгыр суы кебек, тәмсез, төче, ниндидер үзенчәлекле бер исе бар иде. Ләкин ашыйсы килү теләге көчле булганга, ул аның тәменә дә, исенә дә игътибар бирмәде.
* * *
Бернинди кычкыруларга, кире борылырга чакырып ялваруларга карамыйча, Каманың уртасына ук кереп юк булган Ислам артыннан озак кына карап торгач, Регина күлмәгенең кызу челләдә кипшенүен көтте дә, затлы шәрабны агызып, тагын бер фужер бушатты һәм, «Төкердем башына, чыгар әле!» дип көрсенеп, авыл уртасыннан үтә торган олы юлга таба атлады. Юлга чыгып, биш минут та үтмәде, күлмәге тәненә сыланып, узган-барганны ымсындырып торган кыз янына «Тойота» машинасы килеп туктады. Руль артында утырган егетнең «Ничек түлисең?» дигән соравына «Күз күрер», дип җавап бирде дә, Чулман диңгезе эченә кереп югалган Ислам турында бөтенләй онытып, машинага кереп утырды. Анысы кызны җилдереп кенә, Казанга алып кайтып китте.
* * *
Ислам үз заманының типик бер баласы иде. Ул урта мәктәпне бетергән елны Леонид Ильич Брежнев дигән кеше үлде. Университетта укыган елларында илдә властьны үз кулларына алу өчен инде конструктив эш алып барырга сәләтсез карт коммунистлар арасында төрледән-төрле интрижкалар барды. Һәм, ниһаять, югары белем алуы турында диплом кулына кергән елда Михаил Сергеевич Горбачёв дигән бер интриган, коммунистик системаны бөтенләй туздырып, илне пыран-заран китереп бетерде. Илдә барган буталчык-болгавыр чорда, болганчык суда балык шәп эләккән кебек, власть башында утырган элекке үткен коммунистлар илдәге бар байлыкны үз кулларына эләктереп, үзләштереп өлгерделәр. Сүзен дә уйлап таптылар бит әле – «приватизировать» иттеләр.
Исламның атасы Мөхәммәт Ибляминов гомере буе колхоз председателе булып эшләгән кеше иде. Районда да, халык арасында да абруе зур булды. Председательлеккә 1943 елда, сугыштан яраланып кайткач, егерме яшендә чакта ук сайлап куйган булганнар. Колхозлар беткәнче, совет системасы таркалганчы, шушы эштә булды. Колхозын районда гына түгел, бөтен республикада алдынгы миллионер колхоз итте. Биш кыздан соң алтынчы бала булып, көттереп-зарыктырып, инде малай тууга бөтен өметләре өзелгән, картаеп барган көннәрендә туган улын, үскәч, үз юлыннан китәр дип өметләнгән иде Мөхәммәт ага. Ул аны авыл хуҗалыгы институтына кертергә тырышты. Ләкин кызлар арасында иркә кашык булып үскән Ислам атасын тыңламады, әнисе сүзенә күбрәк колак салды, университетның тарих-филология факультетына фәнни коммунизм бүлегенә барып керде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган иде, бер имтихан белән кабул иттеләр. Укуын җиңел укыды егет. Сөйләү куәсе яхшы иде, әллә авыл коммунистларының башлыгы булган әнисеннән күчкән иде инде аңа ораторлык сәләте – имтиханнарга әллә ни тырышып әзерләнмәсә дә, гел «бишле» гә биреп чыга торган булды. Логик фикерләү бик көчле иде егеттә, акыл сатуга хирыс иде. Ә менә чит телне начар үзләштерде. Авыл мәктәбендә юклы-барлы өйрәнгән немец телен бөтенләй өйрәнә алмыйча интекте. Ләкин немец теле буенча да дипломында югары билге алуга иреште. Немец теленнән университетта аларны кияүгә чыкмыйча картаеп барган утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге бер кыз укытты. Элеонора Эльдаровна исемле. Элеонора Эльдаровна немец телен мәктәптән ипи-тозлык та өйрәнеп килмәгән, ләкин кыяфәте белән бөтен кызларның да һушын алган Исламны беренче зачётта ук үз кармагына эләктерде. Зачётын куймады, әзерләнер өчен өенә чакырды. Ләкин максаты егеттән немец ясау түгел, интим хаҗәтләрен канәгатьләндерү булып чыкты. Ислам да моңа бик риза иде. Университетта Исламны башта группа комсоргы итеп сайлаганнар иде, өченче курста укыганда, факультетның комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Диплом яклауга Бауман районы комсомол оешмасына икенче секретарь итеп чакырдылар. Бер үк вакытта фәнни коммунизм кафедрасы каршында аспирантурага алдылар. Шул елны ук партиягә дә кандидат итеп кабул иттеләр. Кыскасы, егет алдында зур офыклар ачылды. Ә инде группадашы, каучук заводы директорының кызы Фәгыйләгә өйләнеп тә куйгач, чикләвекле имән ауды бәхетле карьеристның алдына. Бер ел эчендә баш әйләнгеч карьера ясап куйды шома егет. Тик дөнья шулай матур гына барганда, карьера тәгәрмәче зырылдап әйләнә башлагач кына, дөньяның астын өскә китергән коточкыч хәлләр булып алды илдә. Мәскәүдә бер төркем пешмәгән коммунистлар ГКЧП дигән нәрсә оештырып, айнымас бер түрәнең властька килүенә юл ачтылар. Башка райкомнар шикелле үк Бауман райкомын да ишеген печатьләп, ябып куйдылар. Халык зурлап, Ислам Мөхәммәтович дип мөрәҗәгать итә башлаган героебыз, бер мизгелдә портфельсез калып, урамга чыгарып ташланды. Бар да бетте, карьера җимерелде дип, кара кайгыга батып йөргән көннәрнең берсендә горизонтта әллә ниткән Гайдарлар, Чубайслар килеп чыгып, Ислам кебек карьеристлар алдында оҗмах кабат капкаларын ачты. Әле ярый әтисе кебек карт коммунистларның сүзләрен тыңлап, партия райкомын яңадан торгызабыз дип йөрмәде. Каенатасының акыллы киңәшен тотты, каучук заводы каршында завод җитештергән продукцияне урнаштыру буенча «дочерний» предприятие ачып җибәрде. Бу аның ил тормышындагы яңа формациядә үзенә урын табуда бердәнбер дөрес һәм уңышлы адымы булды. Тик шушы адымы белән үзен әтисе алдында мәңге юып бетермәслек зур гаепле итте. Һәм бу гаебе өчен үз вөҗданы алдында да, Аллаһы Тәгалә алдында да җавап тотасы көннәре әле алда иде.
Иксез-чиксез су дәрьясы кочагында япа-ялгыз калган һәм бу һәлакәттән салам бөртегенә ябышып та котылыр әмәл таба алмаган бер мәлдә Исламның миен бораулап, әтисе алдындагы шушы гаебе хәтеренә килеп төште.
* * *
1993 елның сентябрь ахырлары иде. Табигатьнең матур чагы, дөньяда әбиләр чуагы. Кыр эшләре бетеп бара. Районда бердәнбер булып сакланып калган «Алга» колхозында илле ел колхоз председателе булып торган Мөхәммәт Ибляминовның 70 яшьлек юбилеен үткәрергә җыендылар. Районнан да, Казаннан да зур кешеләр буласы, диделәр. Ислам, гаиләсен алып, әтисенең туган көне җиткәнче бер атна алдан кайтып төште. Гаилә дигәне – хатыны Фәгыйлә, ике яшьлек кызлары Самира һәм үзе. Аларны затлы кара «Волга» да тирбәтеп кенә, каучук заводы директорының шофёры кайтарып куйды. Кайтарды да өйгә кереп чәй дә эчеп тормыйча китеп тә барды. Бәйрәм көнне директор үзе дә кунак табынының түрендә утырачак, имеш, диделәр. Сөекле кызының каенатасы юбилеенда нишләп әле табын түрендә утырмасын? Завод директоры да кеше ләбаса, ул да башкалар кебек ашый да, эчә дә, уйный, көлә һәм җырлый да. Яшь кенә булса да, Исламның да авыл халкы арасында абруе зур иде. Шулай булмый ни, университет тәмамлаган, фәннәр кандидаты, Казандагы зур бер заводта нәчәлник булып эшли. Үзен әнә кара «Волга» да гына утыртып йөртәләр. Хатыны да завод директоры кызы. Сокланып кына түгел, көнләшеп үләрсең. Улы әйбәт кенә урнашса да, Мөхәммәт ага аның борын чөеп йөрүләрен бик өнәп бетерми иде. Хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәсемени? Артык шома булып чыкты аның зур өметләр баглап үстергән төпчеге. Тормышны беләме? Нәрсә эшләгән соң әле ул? Халык бәхете өчен оештырылган совет власте хәрабәләре өстенә басып, түрә булып алган. Ул гомере буе тир түгеп, кан коеп төзегән тормышны җимереп, аның берәмтекләп җыйнаган байлыкларына хуҗа булырга ни хакы бар соң ул молокососның? Яңа власть башлыкларының барысына да шундый мөнәсәбәттә торган Мөхәммәт ага бер улына карата гына башкача була алмый иде. Моңа аның намусы, вөҗданы кушмый иде. Шуңа күрә дә улы белән гәпләшә башласа, беркайчан да борчаклары пешми иде аларның. Бу юлы да бәйрәмнең яме китмәсен, тавыш чыкмасын дип, улы белән артык сүз куертмаска ниятләгән иде. Ләкин сүзне малае үзе чыгарды. Олы кызларының балаларын сөеп-яратып үстергән Мөхәммәт ага картаеп барган көнендә онык сөю бәхетенә ирешүенә куанып, Ислам улының кызы Самираны алдына алып, әбәк-чәбәк уйнап утыра иде. Яннарына Ислам килеп басты да:
– Балалар сөеп, өйдә генә утырыр вакытың җиткәндә, колхоз дип чабып йөрмә инде, әти, – дип сүз кушты. – Күптән таралып бетте бит инде ул колхоз дигәнең. Шәхси кулларга күчте. Ташла син ул эшне.
– Юк сүз сөйлисең, улым. Колхозның нәрсә икәнен белмәгән килеш. Колхоз да шул сез төзегән акционерлар җәмгыяте инде ул.
– Хосусый милекне бетереп, кеше баемасын, уртак казнага эшләсен дигән идеяне тормышка ашыру өчен коммунистлар уйлап чыгарган система иде инде.
– Байларның азгынлыгыннан туйган ярлы халык өчен бер дигән система. Менә күрерсең әле, власть башында утырганнар байый, гади эшче халык хәерчеләнә башласа, әти хаклы булган икән, диярсең әле. Облигацияләр, ваучерлар уйлап чыгардылар. Эш башында утыручылар колачлап алды акцияләрне, гади халык учлап тотып калды.
– Соң, алсыннар иде, ирек иде бит.
– Нинди ирек, акчасы булмагач, нәрсәсе белән алсын? Башыңны дуракка салып сөйләп утырмасана. Акчаның бәясе бетте. Миллионерларны Америкада гына бар дип яши идек. Үзебездә хәзер һәркем миллионер. Шулмы инде муллык? Пенсия ала алмый мескен халык.
Мөхәммәт ага соңгы елда бу темага тыныч кына сөйләшә алмый башлаган иде. Власть башына килгән Гайдар, Чубайс кебек бәндәләрне аның җене сөймәде. Ул нәкъ менә шушы ике кешене Ельцинны ялгыш юлга кертеп җибәрүче иблисләр дип саный иде. Ә Ельцинга нәрсә кирәк? Иртән торгач башын төзәтергә аракы булса, ике дөнья бер кәнди, кем әйтмешли. Ислам белән бу темага сөйләшмәскә никадәр тырышса да, бу юлы түземлеге җитмәде, каһәр. Ләкин үзенең ялгышын аңлаганда, соң иде инде, ярты елдан бирле сул як күкрәген тырнап торган чәнчешү өянәге тагын кузгалды. Ул хәлсезләнеп, диванга чүмәште. Ләкин улына берни дә сиздермәскә тырышты. Ә Ислам исә әтисенең авырткан сөяленә торган саен ныграк басты.
Мөхәммәт Ибляминов колхоз председателе булып, 1943 елда эшли башлады. Шул елны Курск дугасындагы каты сугышларда авыр яраланып, өч ай госпитальдә ятканнан соң, бүтән сугышка ярамый дип «списәйт» ителеп, егерме яшендә бот төбеннән сул аяксыз калгач, инде колхоз эшенә дә ярамам дип борчылып, ярасы төзәлеп тә бетмәгән килеш кайтып төшкән иде ул туган авылына. Аягыннан кан саркып торган килеш, урын өстендә аунап яткан кышкы бер көндә капка төпләренә кара айгарга кошовкалы чана җиккән таныш түгел бер кеше белән председатель Гөлнәфис апа килеп туктадылар. Бөтен өйне тутырган салкын һавага ияреп, ишектән килеп керә-керешкә Гөлнәфис апа ирләрнеке шикелле гөбедән чыккан калын тавышы белән исәнләште дә туп-туры Мөхәммәт яткан караватка таба атлады.
– Менә шушы инде ул безнең герой, – диде. – Йә, нихәл, Мөхәммәт нәнәм?
– Ярый болай. Ятам инде менә сыкранып. Төзәлеп тә бетми. Кем инде мин, эшкә яраксыз бер мәхлук.
– Алай димә, улым, – дип, сүзгә әнисе Рәбига апа кушылды. – Аллага шөкер, исән кайттың. Әтиеңнең, әнә, хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде. – Шулай диде дә, Рәбига апа алъяпкыч итәге белән ике бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Үзе сулык-сулык елый да башлады.
– Ярар, әни, ташлале шул балавыз сыгуыңны. Яралангандыр. Частен югалткандыр. Андый хәлләр фронтта сугышка кергән саен булып тора. Табылыр. Үлде димәгәннәр бит.
– Әйе шул, Рәбига апа, тынычлан. Менә зур эш белән килдек бит әле Мөхәммәт янына.
Рәбига апа бераз тынычлангандай булды.
– Нинди эшкә ярасын инде ул бала? Күрмисезмени? Ярасы чеп-чи әнә. Төзәлергә уйламый да, – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Төзәлер, Рәбига апа. Без аңа бүген үк тотын эшкә, димибез. Онытып та торам, таныш бул, Мөхәммәт нәнәм, райком секретаре Хәдичә Хөҗҗәтовна апаң була бу. Сине «Партизан» колхозына председатель итеп сайларга дигән тәкъдим бар.
– Кит, булмаганны. Күрмисезмени, аяксыз прсидәтел була, димени? – дип, Рәбига апа улы өчен җавап бирергә ашыкты.
– Әни, син кунакларга чәй куй әле. Кушылма әле бу эшкә, – дип, Мөхәммәт әнисенә кәзәнкә артына төртеп күрсәтте.
– Ие, Рәбига апай, кушылма әле син ирләр сүзенә, – дип куйды Гөлнәфис.
– Ирләр… Ирләр сугышта шул, нәнәм. Сугышта. Монда хатыннар да яралылар…
– Әни!..
– Бетте, бетте. Чәем кайнар. Cамавырым өстәл артында көтеп утыра… – диде дә Рәбига апа кәзәнкә артына кереп югалды.
– Тәк, нәрсә дисең, Мөхәммәт нәнәм? – диде Гөлнәфис.
– Син, энем, комсомолмы? – диде райком вәкиле.
Мөхәммәт өчен Гөлнәфис җавап бирергә ашыкты:
– Комсомол. Комсомол, Хәдичә Хөҗҗәтовна. Сугышка кадәр колхозның комсомол оешмасы секретаре иде.
– Шулай укмыни?! Бик әйбәт. Монда ике төрле сүз дә була алмый, болай булгач! – Баштарак сүзсез күзәтеп торган Хәдичә Хөҗҗәтовна үз роленә керде дә куйды, командный тонда ук сөйләшә башлады. – Берәр ай дәвалан да, колхозны кабул итеп ал, энем. Бу сиңа партия поручениесе.
* * *
Әнә шулай ил өчен иң авыр елларда колхоз тормышының авыр чорларында Мөхәммәт Ибляминовны колхоз председателе итеп сайлап куйдылар авылдашлары. Илле ел җитәкләде ул колхозны. Баштагы чорда һәр ел саен отчёт-сайлау җыелышы була торган иде. Халык бик таләпчән. Еллык хисапны бөеренә таянып ясаттыра иде. Өч тапкыр колхозның исемен алыштырдылыр, ә председательне бер тапкыр да алыштырмадылар. Яраттылар Мөхәммәтне. Таләпчән булганы өчен дә, үзен гади колхозчылардан өстен тотмавы өчен дә, ярдәмчел булганы өчен дә. Төрле еллары булды колхозның. Бигрәк тә партия белән Хрущёв идарә иткәндә. Американы куып җитәбез дә узып китәбез дип шапырынып, ни генә кыланмады авыл кешесе өстеннән. Ул бакчада үскән һәр куак, лапаста йөгереп йөргән һәр чебеш өчен салым түләттерү, дисеңме, ул абзарыңнан, елатып, бозау-сарыкларыңны талап алып чыгып китүләр, дисеңме. Алай да түзде авыл кешесе. Брежнев заманында тормыш яхшырды. Авыл кешесенә хезмәт хакы акчалата бирелә башлады. Килешә Мөхәммәт, совет тормышының плюслары белән бергә минуслары да күп иде. Ул һәртөрле тыюлар – машина сатып алуны, алып-сатарлыкны тыю, чит илгә чыгуларны рөхсәт итмәү, авыл кешесенә паспорт бирмәү, шул ук вакытта кешене вербовка белән җәһәннәм тишегендәге якларга эшкә җибәреп, йортсыз-нисез яшәтү, тагын әллә нинди, әллә нинди тыюлар. Мөхәммәт боларның берсен дә кабул итә алмады. Ә менә илне үзгәртеп корабыз дип, шул тыюларны гына бетерәсе урынга, башта бөтен ил халкы эшләп торганда, кибет киштәләрендә махсус рәвештә азык-төлекне, илдә җитештерелгән әйберләрне юкка чыгарып, совет чорында халык көче белән төзелгән бар нәрсәне шәхси кулларга тапшыру, анысын да алдау юлы белән нәчәлствоның шәхси милкенә әверелдерүгә кайтарып калдыру аның өчен бөтенләй кыргый бер нәрсә иде. Моны илне үзгәртеп корабыз дип тотынган Горбачёв атлы бер шарлатанның наданлыгы димичә, ни дисең? Ә нигезендә болай да хосусый хуҗалыкларның бергә күмәкләшеп эшләү принцибы яткан колхоз системасы хосусыйлаштыруга нинди зыян китергән булыр иде икән? Менә шулар хакында уйлау Мөхәммәт Ибляминовның йөрәген нык бозды соңгы ике елда. Соңгы ярты елда исә аны әледән-әле йөрәк өянәге борчый башлады. Туган көне алдыннан улы Ислам белән башланган сөйләшү бу чиргә соңгы ноктасын куйды. Улы, «Әти, ни булды?» дип сорарга да өлгермәде, хәлсезләнеп диванга ауган карт, диван күтәртмәсенә башын кыңгырт салып, тынсыз калды.
* * *
Ислам бил тиңентен суда күпме басып торгандыр, елганың бер ягында алтын нур көлтәләрен күккә сирпеп балкып чыккан кояш зур тизлек белән өскә күтәрелә башлаганга да әллә никадәр вакыт үтте. Кояш чыккан яктан искән салкынча җил басылып, көн тагын кичәге кебек үк кыздыра башлады. Бу вакыт арасында Ислам берөзлексез әтисе турында уйлады. Әтисенең 70 яше тулган көндә улы белән бәхәскә керүдән кузгалган йөрәк өянәгеннән дөнья белән хушлашуы турында уйлаудан, аның ашыйсы килүдән зыңлый башлаган баш авыртуы торган саен көчәйде, торган саен зиһенен томалады.
Әтисенең хаклы булуын Ислам соңлап булса да аңлаган иде инде. Ләкин вакыт машинасы тәгәрмәче бернигә карамый әйләнә икән шул. Бер бәйдән ычкынган кара айгыр бөтен киртәләрне җимереп, алга ыргыла, дөнья гаделсезлек сазлыгына батканнан-бата бара. Хәзер инде бар кешеләрне тигез тормышта яшәтү идеясен кире кайтару һичберкемнең хәленнән килә торган эш түгел. Кешедә иртәгәге көнгә ышаныч дигән нәрсә бетте. Бүген матур гына яшәп яткан кеше иртәгесен әнә шул сазлыкка кереп батмас дип уйларга бернинди гарантия дә юк. Шуңа күрә Исламга да бу хайвани тереклек дөньясында агымда калу өчен бик күп гаделсезлекләргә барырга, кешеләрне кыерсытырга, кайберләрен хәтта таптап-изеп китәргә дә туры килгәләде. Әтисе турында уйлар аңа ихтыярсыз әнә шундый әшәкелекләрен искә төшерергә мәҗбүр итте.
* * *
Каенатасы канаты астында кече предприятиесенең эшләре матур гына барган бер көнне каучук заводы банкротлыкка чыкты. Җиңел килгән байлыкка кызыгучылар күп иде шул ул заманда. Банкротлыкка чыгару белән махсус шөгыльләнүчеләр бар иде. Шундыйларның берсе көннәрнең берсендә Исламның эш кабинетына килеп керде. Үзенең Казанда махсус оештырылган банкротлыкка чыгару белән шөгыльләнүче фирма вәкиле икәнен әйткәч, башта кече предприятиенең эшләре турында сорашты. Аннары төп заводның эшләре белән кызыксынды.
Pulsuz fraqment bitdi.
