Kitabı oxu: «От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен!»

Şrift:

Мустафин Шагинур Сапиевич

От улыбки станет всем светлей

Казань. Татарское книжное издательство. 2017

На татарском языке


Рәссамы Марат Рәхимов



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Мостафин Ш. Ә., 2017

Киңәш

 
Агачларга, коймаларга
Исемен яза Самат:
«Искә төшерерләр, – ди ул, —
Шул язганнарга карап!»
 
 
Үзен әллә кемгә санап,
Исемен уя һаман…
Бер карт туктап әйтте аңа:
«Шәп эш түгел бу, балам!
 
 
Ярдәм ит син өлкәннәргә,
Тик йөргәнче урамда.
Әйтер күпләр: «Менә уңган,
Булыша олыларга!»
 
 
Исемеңне язмасаң да,
Халык йөртер гел зурлап.
Язу югала, ә эшең
Онытылмас бик озак!»
 

Бака кашыгы

 
Күгәргәнче су коенып,
Морат кайтты өенә:
– Менә ни таптым елгадан,
Карале! – дип сөенә…
 
 
Йөгереп килде сеңелкәше,
Шул табышны күрергә:
– Нәрсә ул?
– Бака кашыгы!
Җәмиләнең йөзенә
Борчу чыкты:
– Ул кашыгын
Онытып калдыргандыр,
Илтеп бирик – кашыксыз ул
Ашый алмый торгандыр!
 

Pulsuz fraqment bitdi.

Yaş həddi:
0+
Litresdə buraxılış tarixi:
06 iyul 2023
Yazılma tarixi:
2017
Həcm:
16 səh. 22 illustrasiyalar
ISBN:
978-5-298-03321-3
Yükləmə formatı:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabla oxuyurlar