Гөлүсә Батталова

Yeni kitab, audio kitab, podkastlar haqqında bildiriş göndərəcəyik

Sitatlar

Яшәүнең мәгънәсе нидә? Сорауларга бармы җавап? Дөньялыкта кылган гамәл Әллә гөнаһ, әллә савап… Тәкъдирләргә ни язылган? Югалтумы, әллә табыш… Офыкларда тик кайтаваз: Һәммәбезне йөртә язмыш… Мәңгелекнең фәлсәфәсе — Серле сорау  –  кайда бәхет? Гасырга тиң гомерме ул, Дан-шөһрәтме  –  мәгърур тәхет? Тәннәрдәге сихәтлекме, Мең җаннарның рәхмәтеме, Йөз аклыгы  –  балаларың, Оныкларың рәхәтеме? Изгелекне, игелекне Сыйдыралган күңелме ул? Чакрым-чакрым мәгънәле юл Үзе бәхет түгелме ул?!