Buraxılış müddəti 13 dəq.
2025 il
0+
XVIII. Кадыйрбирде солтанның урда торгызып, Идегәй өстенә барганы, Идегәйнең орышта үлгәне
Podkast haqqında
«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли.
«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.
Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.
Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».
Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»
XVIII бүлек - Искәндәр Гыйләҗев укый
XVIII
Кадыйрбирде солтанның урда торгызып, Идегәй өстенә барганы,
Идегәйнең орышта үлгәне
Кадыйрбирде яшь солтан
Анда утырып яр салды:
– Дәүрән сөргән көнемдә
Идегәй исән икәндә,
Идел-йорт миңа булмас,
Күргән көнем көн булмас,
Я Идегәй, я дә мин!
Атланыек, ятмыек!
Аны әйтеп яшь солтан,
Оран салып атланып,
Бар урдасын җыйдырды.
Атадан калган кара ту
Сынган икән, сап куеп,
Аны уңнан бастырып,
Дум думбагын ордырып,
Хан урдасын торгызды.
Кәмал улы Киң Җанбай
Кадыйрбирде солтанга
Киңәшен биреп, анда әйтте:
– Тулыксыган ана Идел
Тулкына биреп ятканда,
Иделдән чирү күчерү
Кыен булыр, солтаным.
Идел туңсын, боз тотсын,
Юл ачылсын, солтаным;
Идегәй инде карыган, [карыган – картайган]
Алтмышыннан яше узган,
Куя торсаң, ни булыр?
Җанбай алай дигәндә,
Кадыйрбирде солтанга,
Ул сүз анда якмады,
Үз уеннан кайтмады:
– Идел туңса, кем кичмәс?
Идегәй үлсә, кем алмас?
Иделне туңмас борын кичмәк кирәк,
Идегәйне үлмәс борын алмак кирәк.
Һәй, моңаймаң, биләрем!
Кайта чапсам, көн килде!
Каерып чапсам, баш килде!
Идегәй улы Норадын
Ягыр булып калганда,
Идегәйнең урдасы
Иген-тару алганда,
Ул көн миңа бер килде!
Атланыек, ятмыек!
Тулыксыган Иделне
Туңмас борын кичиек!
Үләр булган Идегәй,
Үлмәс борын алыек!
Кадыйрбирде алай дигәндә
Алты йорты юк булган
Алты йортка алты би,
Җиде углы юк булган
Җиде ырудан җиде би,
Ярлыгыннан аерылган
Ярты тархан, ярты би,
Җир-суыннан аерылган
Ярты нәзир, ярты би,
– Рас әйтерсең, ханым! – дип,
Аның сүзен җөпләде.
Аттан атын җыйдырды,
Ирдән ирен җыйдырды.
Кадыйрбирде яшь солтан
Чирүен әйдәп кузгатып,
Ана Иделгә китерде,
Иделне аша кичерде.
Кадыйрбирде килгәндә,
Идегәй аны сизгәндә,
Тора биреп корганып,
Яндашларын янга алып,
Ул да купты урыныннан.
Яу килгәнен белгән соң,
Күп чирүне күргән соң,
Тарлан Бүзне атланып,
Сугышка дип барадыр,
Гайрәте судай ташадыр,
Ачуы чиктән ашадыр.
Атына камчы чалган соң,
Яуны килеп басадыр,
Кайда садак тартадыр,
Кайда мылтык атадыр;
Кайда кылыч селтәләп,
Кайда сөңге белән батадыр.
Ул читеннән керәдер,
Бу читеннән чыгадыр,
Куйга кергән бер бүре,
Бүре куйны кырадыр.
Иртә булды, кич булды,
Калын сугыш – эш булды.
Көн тотылып чаң булды,
Ике чирү бер килеп,
Ике Иделнең арасы
Икесенә тар булды.
Аттан тояк калмады,
Баштан колак калмады,
Тапталып яткан үлекнең
Исәбе-саны булмады.
Сансыз татар, кара яу,
Якадан-яка алышып,
Берсенә-берсе капланып,
Теш-тырнагын актарып,
Бугазга-бугаз чәйнәшеп,
Ни булганын белмәде.
Кайсы башын актарды,
Кайсы җирдә тапталды,
Кич булганда шул булды –
Һәр ике як аз калды.