Kitabı oxu: «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают»

Şrift:

«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе – Ленар Шәех, филология фәннәре кандидаты


Серия «Татарская проза»


Ахунов Гариф (Ахунов Гарифзян Ахунзянович)

Деньги с неба не падают


Казань. Татарское книжное издательство. 2016

На татарском языке


В седьмой книге из серии «Татарская проза» вошли повести народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Гарифа Ахунова (1925–2000) «Ореховый сон», «Призрачные парни», «Ардуан батыр», «Путешествие в большую весну», «Король собак», «Деньги с неба не падают».



© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2016

Чикләвек төше

1

Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта беркайчан да, бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.

Чөнки ул – кешеләргә кирәк.

Мин Казанның Яңа бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек ише әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. Ипи кытлыгы күрмәдек. Ситсы-мазарны чират торып алган булмады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән булсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары булмады диярлек. Мин, аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп, ачлыкның ни икәнен дә белми үстем.

Халикъ белән танышкан чакта, миңа унтугызынчы яшь иде. Кайвакыт кичләрен, чәй янында үзләре генә калгач, әтинең әнигә: «Кулдан озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы», – дигән сүзләрен ишетә башладым. Алар мине әти кул астында эшләүче Гапсамат исемле төпле акыллы, тапканын әрәм-шәрәм итми торган, өстәвенә читтән бер сандык мал да төяп кайткан бистә егетенә кияүгә бирмәкче булдылар. Егет безгә килеп утырды. Әти белән әни аның әле артына, әле алдына төшеп, өрмәгән җиргә генә утыртмадылар. Табынга мине дә чакырдылар. Әлеге Гапсамат, буйга тәбәнәк булса да, гәүдәгә нык иде, ул миңа кыска бармаклы каты кулын биреп күреште, ара-тирә генә сүз башлаштырып, гел әтигә төбәлеп утырды. Мин чәй ясап тордым. Ул миңа ошамады дип кенә әйтсәм, дөрес булмас. Гапсамат минем күңелемә шом салды.

Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен нык кына эләктереп, шопырдатып чәй эчкән чагында:

– Алай диген. Тә-әк. Тормышны таза көйләгән син, Гыйбау абзый, – дип, бер-ике сүз әйтеп куйгач, өйгә авыр тынлык иңә иде.

Әти кунак-мазар килгән чакта сандык төбеннән алып кия торган укалы кара түбәтәен арткарак чигереп, тегәрҗеп юанлыгы гына калдырып кырган кара мыегын, очлы кара сакалын бирчәйгән бармаклары белән сыпыргалап сүз башлады:

– Халыкның хикмәтле сүзен беләсең инде син, Гапсамат. Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала, ди халык. Әдәм баласының үз вакытында казыгын какканы, үз куышын корганы мәслихәт.

Мин шунда кинәт эшләрнең кая барганын төшенеп алдым. Юкса моңарчы Гапсамат өйгә кереп тормый, куенына тыгып килгән тире-ярыны әтигә өйалдында гына биреп китә, алар анда шыпырт кына сөйләшә торганнар иде.

– Казыкны нык итеп кагарга ният бар, Гыйбау абзый, син тәҗрибәле кеше, дөньяның җаен беләсең, кулдан килгәнне булышкалап торсаң… – диде Гапсамат һәм чынаягын каплап куйды.

Әни бик өтәләнеп кыстаса да, ул бүтән чәй эчмәде, зур кара күзләрен тутырып миңа бер карады да, аннан күзен кыса төшебрәк, сөзеп кенә тагын бер карап алгач, китәргә ашыга башлады. Чоланга чыккач, мин аның әти белән кызу-кызу сөйләшкәнен ишетеп тордым, күңелемдәге шом тагын да артты. Әтинең сүзне өзеп сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, бүген булмаса иртәгә «парлы казык» турында яңадан сүз кузгатачагын көтеп йөри башладым.

Минем күңелемдә икенче бер егет, безнең күршебездә фатир торучы Халикъ урын алганын алар белми иде әле. Халикъ Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, җете зәңгәр күзле; гәүдәсенә сыланып, аны аеруча зифа итеп күрсәткән яшькелт френч киеп, лейтенант погоннары тагып йөрүче офицер. Яшькә дә ул Гапсаматтан күпкә яшь: күрше Хәерниса түтәйләрнең рус капкасыннан ялт итеп килеп чыга да, минем дә, көянтә-чиләк күтәреп, капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала:

– Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?! – дип, бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дәшеп кала.

– Суга барам шул… – дим мин, дулкынланып. Аның белән якын булуымнан каушап һәм шул ук вакытта җанымда әйтеп бетергесез рәхәт бер тынычлык тоеп, үз юлыма китеп барам. Җилкәм белән тоям: ул мине чаттан борылганчы озатып кала.

Безнең әле ялгыз калып сөйләшкәнебез дә юк, аның мине якын күрүен күңелем белән сизсәм дә: «Кем соң моның сөйгәне булыр икән?» – дип уйлыйм, шул билгесез кыздан хәтта көнләшә үк башлый идем.

Гапсамат безгә килеп киткән көнне мин күкрәк турымда нәрсәнеңдер бик авырттырып сыкрап торуын сиздем. Зарыгып, тилмереп, кич җиткәнне көттем. Чоландагы кисмәккә дә, бакчадагы кисмәккә дә тутырып су китердем, ләкин ул көнне миңа Халикъ очрамады; мин, көне буе пошыргаланып, әледән-әле ян тәрәзәгә килеп, аның эштән кайтканын көтеп йөрдем.

Ул кайтмады.

Өстен иске чүпрәк белән кысып бәйләгән зур гына ике чиләк күтәреп, әни кайтты. Кухня ягында бәрәңге кабыкларын юып пешерергә куйды. Аның көн саен гадәтләнгән бу эшенә мин булыша торган идем. Бүген никтер булышасым килмәде. Кухня ягына күңел болгаткыч әчкелтем бәрәңге кабыгы исе таралгач, кәефем бөтенләй кырылды.

Әти эштән кайтып, такта сарайда эш киемнәрен салып керде, гөлбәчтә озаклап юынды. Кичкырын булса да, сакал-мыегын кырып кайнашты. Сандыктан укалы кара түбәтәен эзли башлагач, мин: «Тагын Гапсамат килә микәнни?»– дип борчылып, почмак якта утырдым. Юк, бәхетем, килмәде Гапсамат. Ләкин әни табынны кунак килгәндәге төсле итеп әзерләде. Бер йомарлам базар мае, бавырсак, кәрәзле бал куйды.

Мине, бик яктырып, чәй янына чакырдылар.

Чыктым.

Сүзсез генә чәй эчтек. Әти сакалын чеметкәләп, тамак кыргалап утырды. Мин аның миңа әйтер сүзе барлыгына төшендем. Бераздан ул өйалдына чыгып китеп, бер төенчек күтәреп керде. Аны ашыкмый гына чиште. Биек итеп күпертеп җыйган тимер караватка – минем урын-җирләрем өстенә – елкылдап торган чытыр ак атлас чыгарып салды.

– Кызым, Рокыя, кил әле монда, ошыймы бу сиңа? – диде.

– Ошый, – дидем, хәтерләрен калдырмас өчен әйттем. Атласта кайгым юк иде.

– Бигрәкләр дә матур инде. Каян алдың бу хәтле затлы әйберне? – диде әни, әтигә куштанланып.

– Гапсамат табып китерде. Ике бәясен бирсәм бирдем, ди, әмма ләкин малны кулдан ычкындырмадым, ди.

Әти атласны озынчага сузып, минем буема салып карады. «Әлләлә!» – дип тел шартлатты. Тик минем сөмсерләрем коела башлаганны күреп, яңадан челтәр япма өстенә илтеп куйды.

Нәкъ шул мәлне ишек шакыдылар, әтиләр аны-моны әйтергә өлгергәнче, ишек ачылып китте дә, безгә… милиция киеменнән Халикъ килеп керде. Әнинең йөзе көл кебек агарды, әти, ашыгып, атласны яшерергә маташа башлады.

Мин, кулларымны кушырып, карават буенда басып калдым.

– Гафу итегез, – диде Халикъ, тотлыгыбрак сүз башлады. – Уңайсыз булса да керергә туры килде. Хәерниса карчыкның капка-курасы аварга җиткән. Тол карчык үзе берни дә булдыра алмый, шуларны турылап куярмын, дигән идем. Гыйбадулла абзыйның кораллары булмый калмас, дидем. Балта белән тигезләгеч кенә биреп торыгызчы…

Әтинең каушавы йөзенә үк чыккан иде. Ул, беркавым зиһенен җыя алмый торгач:

– Хәзер табабыз аны… – диде. – Балтасы лапаста инде аның… Тигезләгечен кая куйган ием соң әле? Менә син тамаша, кара инде… хәтер диген инде шуны да… Миңкамал, әй, кызым Рокыя, син белмисеңме? Табып кына бирче, булмаса. Әй, туктале, кем, чибәр егет, исемеңне белмим. Табынга рәхим итәр иең…

Халикъ, йомшак кына рәхмәт әйтеп, борчуы өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенеп, ишектән чыкты. Мин дә, тигезләгечне табу сылтавы белән, аның артыннан чыктым.

Такта сарайдан, әтинең эш кораллары яткан шкафтан тигезләгечне эзләп таптык. Халикъ, каушый төшеп, кулымнан җиңелчә генә тотты да:

– Рокыя, мин синең белән очрашыр идем, – диде.

– Кайда? – дидем ашыгып.

– Милиция идарәсендә.

– Син ни сөйлисең?.. Нишләп мин анда барып йөрим? Минем хакта ни уйламаслар.

– Кайда соң, алайса?

– «Тукай» киносы янында.

– Кайчан?

– Иртәгә. Көндезге уникедә.

– Ярый.

Ул, иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. Мин, тәнем буйлап йөгергән калтырауны басар өчен, беркавым сарай буенда торырга мәҗбүр булдым.

– Рокыя, кайда син? – дип, әни ишектән башын тыгып дәшкәч кенә өйгә кердем.

Әтинең миңа ак атлас күрсәткәндәге дәрте сүнгән иде инде. Миңа таба бер генә күтәрелеп карады да:

– Сиңа алай бик чәчрәп чыгарга кирәкмәс ие… Яратмыйм шул милиция халкын. Балта дигән була, берәрсе чагып, иснәнеп йөрүе түгел микән? – диде.

Минем бу сүзләргә хәтерем калды – дәшмәдем.

Икенче көнне сәгать унике җиткәнне көч-хәл белән көтеп алдым да «свиданиегә» киттем. Әти белән әни эштә иде әле.

Халикъ анда иде инде: кинотеатр янына җыелган халык арасында, сәгатенә караштыргалап, арлы-бирле йөреп тора иде.

Мине күрүгә, ашыгып кына яныма килде, рөхсәт сорап култыклады, без каршыдагы бакчага кереп утырдык.

– Йә, ярар, мин бу сүзне кайчан да булса әйтергә тиеш инде, – дип, йомшак кына итеп кулларымнан алды. – Мин яшь кеше түгел. Сугышта йөреп кайттым. Ике мәртәбә яраландым. Акны ак дип, караны кара дип таный беләм. Сугышка кадәр елгачылар техникумына кергән идем. Соңгы курсыннан китеп бардым. Артиллерист. Менә Казанга кайттым. Әти үлде. Әни исән, сеңлем бар, укый, минем белән яшиләр.

– Сез миңа боларны нигә сөйлисез? – дидем.

Ул гаҗәпләнде. Борын очы тирләп чыкты. Кулларымны кинәт җибәрде дә моңсуланып калды. Аннары әкрен генә, гафу үтенгән тавыш белән әйтте:

– Синнән башка көн юк миңа, Рокыя… Мин сиңа гашыйкмын, – диде.

Гүя өстеннән тау төшкәндәй көрсенеп куйды. Аның шундый гадилеге, мин газапланып йөргән тойгыны туп-туры әйтеп бирә алуы мине таң калдырды, хәтта каушатып җибәрде. Әле күпмедер бергә йөргәч, бер-беребезне ныклап белгәч, ягъни мине зур хискә әзерләгәч әйткән булса, мин дә, бәлки, аңа инде ул безнең күршегә килеп тора башлагач ук күзем төшкәнне, аны күрү үзем өчен бәхет икәнлеген әйтеп бирә алыр идем. Бигрәк кисәк булды шул бу. Мин аңа:

– Ә сез нигә… милициягә кердегез? – дип кенә әйтә алдым.

– Тәртип урнаштырыр өчен… – диде ул, өзеп кенә. «Тәртип урнаштыру» минем әтиләрем көткән дөньяга да бәйле иде. Ул дөнья мине бәхетле итә, гамьсез итә иде. Кинәт мин Халикъның әтиләрне кулга алуын, җавапка тарттыруын күз алдыма китердем. Күземне камаштырып, ак атлас чагылып китте. Минем өчен изаланып йөргән әтием кызганыч булып тоелды. Иркә бала булып үсүем, сугыш чорында да авырлык күрмәвем, алты почмаклы таза йортта, мул тормышта яшәвебез өскә калыкты.

– Юк, мин милициягә кияүгә чыкмыйм, – дидем.

Халикъ күзгә күренеп үзгәрде, аның озынча ак йөзенә, очкын чәчеп торган зәңгәр күзләренә рәнҗү бәреп чыкты. Ул хәрбиләрчә төгәл, нык хәрәкәт белән урыныннан торды да ике генә сүз әйтте:

– Гафу итегез. Ялгышканмын.

Саубуллашмыйча да китеп барды.

Горур кеше иде ул Халикъ. Мин моны ул чакта әле аңлап та җиткермәдем, аның шулай кискен кылануына аптырап, «свиданиегә» чыгуыма гарьләнеп кайтып киттем.

Әтиләр өчен бу бик тә кулай булып чыкты. Милиционер Халикъ безгә керүдән туктады, мин аны суга барган чакларымда да очратмас булдым, минем бәхеткә, Гапсамат торып калды. Шулай булмыйча соң – үз бәхетемне үзем җимердем бит.

Эшләр чынга китте. Гапсамат безгә көнаралаш килә. Әтиләр хәзер мине Гапсаматка кияүгә бирергә әзерлиләр. Әни, ашханәдән көн саен алып кайткан бәрәңге кабыгын пешереп, минем туема тана симертә. Әти бирнәгә дип затлы мехтан тун тектерергә бирде.

Гапсаматның күңелендә тирән тойгы булуына шикләнә идем мин. Аңар, мөгаен, каената буласы кешеләренең таза хәлле булуы гына ошыйдыр. Чөнки ул, безгә килгән саен, гел дөнья көтү турында сөйләшә. Әтинең авызына кереп, үзенә кирәкле акыллы сүзне генә йотып утыра иде.

Гапсамат аракы эчми. Минем әти дә шешә белән дус түгел. Мин тик бер генә мәртәбә аларның мәҗлес корып утырганнарын күрдем.

Эчми эчкәнгәме, Гапсамат кызган иде.

– Их, бабай… – дип, әтигә тарсынмый-нитми кияү булып дәшеп, мине бал-май эчендә генә йөздерәчәген әйтте. Әшнәләре аны хуплап тордылар. Утыра торгач, Гапсамат:

 
Кызгансаң, маллар табыла,
Йөрәккә кан савыла, —
 

дип җырлап та җибәрде. Тавышы аның куе, матур тавыш, тик ул җырның тәмен дә, моңын да аңламый иде бугай. Бистә егетләре кебек, тавышын чамадан тыш калтыратып җырлый иде.

Әшнәләреннән берсе Гапсаматтан да уздырып җибәрде.

– Ну, ахири, чикләвекле имән ава инде өстеңә, бәхетле йолдыз астында тугансың икән, чукынмыш! – дип, йодрыгы белән тегенең күкрәгенә төртеп алды.

Мин мондый ачыктан-ачык әрсезлектән йөземне чытып чыгып киттем. Егетләрнең арттырып җибәрүләрен әти дә сизде бугай, ул мәҗлес халкын алма бакчасын карап керергә чакырды.

Минем дәшми-тынмый йөрүемне әтиләр ризалык билгесе дип аңладылар, ахрысы. Минем белән шул хакта беркөнне кичен, чәй эчеп утырганда, чынлап торып сөйләштеләр.

– Кызым, – диде әти, – яшең дә җиткән, кием-салымың да җитәрлек, үзебез исән чакта әйбәт урынга биреп калырга ниятләп торабыз. Кыз бала гомер буе ата-ана йортын саклап утырмас. Әмма ләкин синең ризалыгыңнан башка ул дәү эшне эшләп булмый.

– Кемгә? – дидем. Халикъ кебек сүзне өзеп сөйләшәсем килде.

– Күзең сукыр түгел, күреп торасың, Сәмигулла абзый малае Гапсамат синең өчен җан атып йөри. Нәсел-нәсәпләре дә ил-көн алдында хур итә торганнардан түгел. Эчеп-исереп кеше көлдергәннәре юк. Нәселләрендә катын белән шаяручылар да күренми, Аллага шөкер. Әллә, мәйтәм, озын-озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, туеңны итеп алабызмы?

Мин байтак вакыт дәшми утырдым. Әтигә кушылып, әни дә Гапсаматны мактады.

– Мал таба торган җегет, малның кадерен белә торган җегет, түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итми, кулында менә дигән һөнәре дә бар, – диде.

Күңелемдә, котырынып, кире тойгы уянды.

Халикъка өзеп әйткәнне, нигә дип әле мин Гапсаматка да өзеп әйтмәскә тиеш? Өзеп әйтсәм, әтиләр бердәнбер кызларын теләмәгән кешегә биреп, гомер буе аның каргышын алып яшәргә теләрмени?

– Юк, әти, көчләмәгез мине, яратмыйм мин Гапсаматны, – дидем.

– Әй-йәй-йәй! Менәтерәк әйтте бу! – диде әти. – Йә, кем генә соң яраткан кешесенә кияүгә чыга? Тора-тора яратасың аны… ийе, һм… Моңарчы, кызым, Алланың биргәненә шөкер, безнең сүздән чыкканың юк ие, анысына рәхмәттән башка сүзебез юк, әмма ләкин суңгы сүзең белән рәнҗетәсең син безне… Йә, кай төше кемнән ким Гапсаматның? Буе-сыны бар, тазалыгы бар. Ай-һай, балам, бу заманда, сугыштан соң өшәнеп беткән бервакытта Гапсамат кебек алтын җегетне кулдан ычкындыру, мин сиңайтим, исәрлек! Заманасы да бит аның сайлана торган замана түгел. Сугыштан кайтканы – гарип-гораба, сугыш вакытында буй җиткәне – чирле-чирләшкә…

Әтинең кычкырмый-бакырмый гына аңлатырга теләве күңелемне йомшартып җибәрде. Каты бәреләсем килмәде:

– Юк, әти, ирексезләмәгез. Мин әле укырга телим, – дидем.

– Кайда, кем булырга? – диде әти.

Ул, минем дәшми торуымны күреп, бик тә үз иткән, кечелекле тавыш белән үгетләргә кереште:

– Без сиңа, балам, изгелектән бүтән берни дә теләмибез. Әмма ләкин кисәтеп куям, кара аны, суңыннан үкенерлек булмасын, Сәмигулла абзый малаена кызның менә дигәннәре табылыр…

Әтиләр мине бүтән кыстамады. Тик аларның дөньяда гамьнәре дә калмагандай булды. Әни өйне гөл кебек итеп тоту гадәтен ташлады, әти бер-ике тапкыр кызмача кайтты. Безнең җитешле түгәрәк тормышның гүя бер ягы кителеп төште. Әтиләр әллә ничек кызганыч. Әллә Гапсаматка кияүгә чыгаргамы? Ялгыз өйдә япа-ялгызым үскәнгә, әлегә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгәнгә, минем таныш егетләрем юк, укуны да мин сылтау итеп кенә әйттем. Укымаган кеше дә үлми. Әнә бит, әни укымышлы кеше сайлап тормаган, тоткан да дүрт класс белемле әтигә кияүгә чыккан. Нәрсәсе начар? Эшен дә эшли әти, тормышын да алып бара. Кеше арасында хур булып торганы юк. Халикъ, мин кырт кисеп сөйләшкәннән соң, безнең күршедән күчеп үк китте. Ул миңа бүтән әйләнеп тә карамаячак.

Беркөнне өйләрне җыештырып, урын-җирләремне тагын бер мәртәбә кабартып җыйгач, шул уйларым белән миңгерәүләнеп, путаллы зур көзге алдына килеп бастым. Миңа хәзер егерме тулып килә. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Минем әле йөзләрем алсу, күзләрем сөрмәле, буй-сынымның тал чыбыгыдай зифа чагы, нигә миңа Гапсаматның иркә хатыны булып, йорт биләүче акыллы хуҗабикәсе булып яшәмәскә? Тагын дүрт-биш ел торсам, яшьтәш егетләрем өйләнеп бетәчәк, мин сазаган кыз булып утырып калачакмын.

Миңа үзем, үземнән дә бигрәк, минем кайгымнан бетерешеп, гомер буена рәнҗеп яшәячәк әтиләрем кызганыч тоелды. Чыннан да, Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар, мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын ди, юнылмаган бүкән булсын ди. Аннан кемгә зыян? «Ир – баш, хатын – муен» дигән сүз дә бар бит әле. Муен борылмаса, баш борыла алмый. Мин, ун класс укыган кыз, Гапсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланышларыннан арындыра алмаммыни?

Гапсаматта булмаганны бар итеп күрергә, аны матур һәм нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырышып яши башладым. Хыялым эшкә җигелде.

Уйларымны әти-әнигә әйтмәдем әле. Шулай да беркөнне әти Гапсаматларга өй туена барырга кирәклекне әйткәч, карышмадым.

Матуррак күлмәгемне, бәйрәмгә генә кия торган кытай туфлиемне сандыктан алгач, әтинең чырае яктырды, ул, ничектер сүзчәнләнеп китеп, кием-салымыңны кызганма, бетсә тагын алырбыз, дип әйтеп куйды.

Өчебез дә, өф итеп кенә киенеп, өй котларга барып кайттык.

Бу бару минем күңелемне тагын да Гапсамат ягына аудара төшкәндәй булды. Ул өстенә буйлы ак күлмәк, кара бостон костюм, аягына ул чорда бистә егетләре өчен бик модалы булган, балтырлары кайтарылып куелган күн аслы ак фетр кигән иде. Аның чүкечтәй нык гәүдәсе, ташып торган каратутлы алсу йөзе бу юлы миңа хәтта чибәр дә булып күренде.

Рокыя туташ дип, Гыйбау абзый, Миңкамал түти дип, аяк өсте торып безне сыйлаулары, аракы-мазарны да әти белән икесе, безгә күрсәтми, почмак якта гына төшереп керүләре минем күңелемә гел менә хуш килде.

Мин дә тырыштым.

Дәшкән чакта ягымлы итеп, бераз гына назланып, үз кадеремне үзем белеп дәштем. Тойгыларым кузгалганга алсуланып киткән йөзем (зур путаллы көзге минем каршымда иде) мәҗлес халкына бик тә ошап куйды булса кирәк, ул көнне мин мәҗлеснең күз өстендәге кашы булдым. Бу минем тәкәббер горурлыгымны, үз-үземне яратуымны арттырды, һәм шул кич минем язмышымның борылып китәчәгенә сәбәпче дә булды.

Әтиләр Гапсамат турында кабат сүз кузгаткач, әллә ни назландырып тормадым. Ике өйдә дә туй әзерлеге башланды. Бәйрәмчә аш-су: табак-табак бавырсак, чәкчәк, кош теле әзерләдек. Әллә ничә төрле паштет пешердек. Идәннәрне кырып юдык. Келәмнәрне кагып элдек. Синькаланган челтәрләр, тәрәзәләргә ямь биреп, өйгә бәйрәм төсе кертте. Ишегалларын кат-кат себердек. Кунакларның караватка гына сыймаганын йоклатырга дип, әти тапчаннар ясады, юрган-матрасларны март кояшында җилләтеп, тузаннарын кагып керттек.

Булачак туй мәшәкате әни белән икебезгә бер атнага җитте. Әтигә дә отпускысын шушы вакытка туры китереп алырга туры килде. Мин моңарчы күреп карамаган өр-яңа тормышка әзерләнеп, төннәрен хәвефләнеп яшәдем. Йокым качты. Моны әни бик тиз сизеп алды. Ул төнге сәгать икеләр тирәсендә минем яныма чыга, ак мендәргә сибелеп киткән чәчләремне сыйпап, беркавым янымда утырып тора, тик сүз катмый, сүз катудан ул ничектер уңайсызлана һәм, мин тагын да күбрәк борчуга төшмәсен дип, аналарга гына хас булган бер сизгерлек белән минем алгы көнемне кайгырта иде.

Мин йоклый алмый ятам.

Тәрәзәдән бәс сарган алмагач ботаклары күренә. Ә күк йөзендә бәсле ботаклар арасыннан зәңгәрсу йолдызлар тетрәнеп яна, алар бер кабынып, бер сүнеп торалар, йә бик якын, йә хыял җитмәс ерак булып тоелалар…

Туйга ике-өч көн генә калгач, кодалар килеп, туй хәстәренең ничек барганын белешеп киттеләр. Күп сөйләшмәделәр. Гапсаматның әнисе минем әни кебек йомшак күңелле, йомыкый гына бер карчык икән, алар әни белән яшереп кенә бер елашып та алдылар.

Мин инде беркемнән дә бәйсез кыз чакларымның үтеп барганын, тиздән миңа килен булып кеше йортында хезмәт итәргә туры киләчәген аңлап, яшьлегем белән аерылышу тойгысыннан күңелем тулып, төнне елап үткәрдем. Әни ике мәртәбә, яныма килеп, башымнан, ак мендәргә таралган кара чәчләремнән сыйпап китте.

Ләкин көтмәгәндә безнең гаилә өчен бик күңелсез хәбәр килеп әйттеләр.

Иртәгә туй дигән көнне Гапсаматның әнисе килде. Самавырга барып тотынган әнине туктатып, шыпырт кына әйтте:

– Ашыкмый тор әле, Миңкамал, чәй куярга. Өйдәгеләргә әйтмиенчә генә киткәнием. Эшләрнең көе китеп тора бит әле… – диде, яулык чите белән күзләрен сөрткәләп алды.

– Ай Аллам, ни булды тагын? – дип, әни булачак кодагые өчен хафалана башлады.

– Гаптелсаматымны алып киттеләр.

– Китсәнә! Кая?!

– Милициягә алып киттеләр. Кичәгенәк төнне ике милиция килде. Ак өебезнең ишегенә йозак салдылар. Өй янына берәүне-бер китермәскә куштылар. И кодагый, ниләр генә булыр икән ул балакаема?..

– Әллә михавайдан берәр нәрсә алып чыкканыемы?

– И-и-и, әйтмә инде, Миңкамал, нәфсе дигәннәре шайтан бит. Туй расхутларына булыр дип, каракүл тире алган. Аны күлмәк эченнән урап кигән. Вахтачы карт – яңа себерке – тентегән булып кыланып, милиция чакырткан, тиресе-ние белән алып киткәннәр. Бүген пүнәтәйләр белән килмәкчеләр. Ай! Килгәннәрдер дә инде. Йөгерим. Ул-бу нәрсәгез булса, зинһар, яшерегез. Күрше-күләнгә ышаныч юк, бер-берсен сатарга гына тора, сезне дә харап итеп куймасыннар.

Әнинең кулыннан самавыр капкачы төшеп китте. Яңа хәбәрне әйтергә дип, ул әти янына сарайга йөгерде. Сандыкта тире кисәкләреннән җыеп теккән ике бүрек бар иде, аларны кая куярга белми чабышып йөри башладылар.

Гапсаматның әнисе Гөлниса җиңги ни төсле өтәләнеп килеп кергән булса, шундый ук кызулык белән бәрелә-сугыла чыгып та китте.

– Бәхетләрең юк икән, балакаем, и-и-и, юк икән бәхетләрең! – дип, әни миңа карап елап җибәрде.

Әти аңа бер генә кычкырды:

– Җитте сиңа! Яп авызыңны! Тапкан монда эт кебек улап утырыр вакыт. Килеп җиткәннәрен көтәсеңме? Ач сандыкларыңны, тиешле-тиешсез әйберең булса чыгар… Әгәренки мин югында Гапсаматны сорап килсәләр, белмим, диген. Төшендеңме?

– Туктале, әтисе, ничек инде олы башым белән алдашып утырыйм, Гапсамат кияү буласы кешебез ләбаса…

– Кияү буласы! Бирерләр сиңа киявеңне! Мине төрмәдә череткәннәрен телисеңме? Булыр сездән. Ни чыкмаса, катын-кыздан чыга. Татарчалатып, җыландай телемне чыгарып әйтәм, ишетсен колагың: белмим, диген. Белмим! Белмим! Белмәгән дә күрмәгән – мең бәладән котылган. Гапсамат безнең өчен юк хәзер, юк! Рокыя, ишеттеңме?

Гапсамат хәлләрен Гөлниса җиңги безгә көн саен җиткезеп тора. Аларны тентегәннәр. Ун каракүл бүрек, җиде баш тире, алты кисәк бостон отрезы алып чыкканнар.

– Ниләр күреп җыйдыгыз шул тамашаны? – диде әни, Гөлниса җиңгигә шелтә белән карады.

– И-и-и, әйтмә инде, Миңкамал, күрәчәк күмер ашата, ди. Нәфсе бит, нәфсе, күрәчәгебез булгандыр инде…

Әти дөрес сизенгән икән.

Гапсаматның җиле безгә дә килеп кагылды. Егетне кулга алганнан соң бер атна чамасы узгач, шөкер, килүче-китүче юк дип тынычланып кына утырганда, мине, машина белән килеп, милиция идарәсенә алып киттеләр.

Әни хәтта сау бул дип тә әйтә алмады. Телдән язып күгәрде дә катты.

Мин, милиционер ишетсен дип, әнинең иңбашларыннан сыйпап әйттем:

– Борчылма, әни, мин бик тиз әйләнеп кайтырмын, безнең бер гаебебез дә юк бит, – дидем.

Яңа бистәнең аскы урамындагы, тәрәзәләре тимер рәшәткәле зур гына агач йортның коридорына килеп кергәч, күңелемне курку басты. Иске телогрейка, дәү кирза итек кигән бер кешене мылтыклы милиционер миңа каршы коридор буйлап алып килә иде. Моның Гапсамат булып чыгуыннан йөрәкләрем алынып, бер читкә тайпылдым. Уф! Гапсамат түгел икән. Бәлагә эләккән бер Гапсамат кына димени дөньяда!

Мине алып килгән милиционер коридордагы бик күп ишекләрнең берсен ачып җибәрде. Караңгы коридордан соң яп-якты кабинетка килеп кергәч, күзләрем камашып, кабинетның хуҗасын күрә алмый тордым.

Боларны мин нигә бик төпченеп сөйлим? Бу – минем тормышымда гаять мөһим момент, бәлки, шуңа күрәдер, ул минем күңелемә бик тирән уелып калды. Күзләрем камашып, берни күрми торган арада, мине алып килгән милиционер:

– Иптәш өлкән лейтенант, гражданка Гыйбадуллина сезнең карамакка китерелде, – дип чатнатып әйтеп честь бирде.

– Китәргә мөмкин, – диде аңар өлкән лейтенант дигәннәре.

Һәм мин, өстәл янында каккан казыктай басып торган чибәр лейтенантның Халикъ Саматов икәнен күреп, артыма егылып китә яздым.

– Утырыгыз, гражданка Гыйбадуллина, – диде миңа үтә дә таныш һәм үтә дә чит рәсми-коры тавыш.

«Менә нинди хәлләрдә очрашасым бар икән минем аның белән! – дигән уй миемне яндырып узды. – Беләсе иде, мине ул эш белән чакыртканмы, әллә минем теге көнге отказым өчен үч алырга җыенамы? Әгәр үч алырга чакырткан булса, ул бик әшәке кеше булып чыга, мин аңа бер сүз дә әйтмәячәкмен».

– Сез мине гафу итегез, Рокыя туташ, – диде ул, милиционер чыгып киткәч. – Мин сезнең белән башка урында очрашуны кулайрак күрер идем, ләкин нихәл итмәк кирәк, хезмәтем миннән рәсмилекне таләп итә.

Мин әнә шунда беренче мәртәбә аның үз эшенә фанатикларча бирелгәнен күрдем. Мин бит аның мине яратканын белә идем, хәзер дә ул вакыт-вакыт миңа төбәлеп онытылып кала, тик хисләренә ташып китәргә ирек бирми, шундук рәсми-җитди тонга күчә.

Мин аңар әтием-әнием турында, аларның нинди карашлы кешеләр булуы, мине ничек тәрбияләүләре турында яшерми сөйләп бирдем. Минем хәйләләмәвемне, гадел сөйләвемне ул аңлады, баштагы мөнәсәбәтен үзгәртеп, дустанә сөйләшүгә күчте. Дөресен генә әйткәндә, без бер-беребезне сыный идек. Юк, ул миннән үч алмый, аның хәле минекеннән авыррак: ул, мине яраткан хәлдә, мине авыр тойгыларга салырга һәм мин бигүк өнәп бетермәгән интим мәсьәләләргә дә кагылырга мәҗбүр иде.

Өч сәгатькә сузылган сөйләшү вакытында ул бик нык арыды, арыганын миннән яшерергә дә теләмәде. Яшерим дисә, ул мине кайтарып кына җибәрә ала. Иртәгә тагын көн бар, берсекөнгә дә көн бар. Көн саен аз-азлап, итагатьле генә сөйләшеп, ул үзенә кирәкне җыеп бетерә ала иде. Тик ул алай теләми, намусына каршы бара алмый, икебезгә дә авыр, бик авыр булган эшен – миннән допрос алуын дәвам иттерә.

– Гражданин Сәмигуллин Габделсамат сезнең белән нинди мөнәсәбәттә иде? – ди милиция өлкән лейтенанты Саматов.

Мин көрсенеп әйтәм:

– Мин аның ярәшелгән кызы идем.

Ул, кәгазь өстенә иелеп, шатыр-шотыр яза башлый, озаклап ярсынып яза, каләм сабы тоткан бармаклары артык кысудан агарып китәләр.

– Сезгә гражданин Сәмигуллин каракүл тире яки тегелгән бүрек китермәдеме?

– Беләсезме, өлкән лейтенант, мин бу сорауны тактсызлык дип саныйм. Нишләп әле мин сезгә булачак ирем өстеннән сөйләп утырыйм?

– Ләкин бит, Рокыя туташ, миңа сезнең әти-әниегезне чакырып сөйләшергә туры киләчәк. Ничек уйлыйсыз, аларны алҗытып йөртү кирәкме, әллә үзегез генә сөйләп бирәсезме?

Минем ачуым кабара башлый:

– Сез нәрсә, миңа әтием-әнием өстеннән әләк сөйләргә кушасызмы?

– Тынычланыгыз, зинһар. Кабат сорыйм: гражданин Сәмигуллин сезгә каракүл бүрек китермәдеме?

– Китермәде.

– Тире китергәнен дә күргәнегез булмадымы?

– Булмады. Әгәр андый эшләр хатын-кызга күрсәтеп эшләнелә дип уйласагыз, бик ялгышасыз.

Ул миңа сүзсез озак итеп карап торды, аннары ниндидер звонокка басты, ашыгып килеп кергән милиционерга:

– Иптәш сержант, гражданка Гыйбадуллинаны машина белән өенә илтеп куегыз, – диде.

Мин, мыскыллы елмаеп:

– Рәхмәт кайгыртуыгызга, аяк-кулым исән, җәяү дә кайта алам, – дидем.

Милиция идарәсенә мине тагын өч тапкыр чакырттылар. Машина белән алып китәләр, җәяүләп кайтам. Өйдә мине дүрт күз белән әтиләр көтә, энәсеннән җебенә хәтле сорашалар, ах-ух киләләр, мин сөйләгәндә, әни тыела алмыйча елап та җибәрә, әти аны шундук тыя, эшләрнең ни белән бетәсен белмәгәнгә, алар төннәрен керфек какмый үткәрәләр, аларның ябыгып, агарып калган йөзләренә карау минем өчен ифрат авыр.

Кайчандыр Халикъ Саматовка булган нәфис тойгыларым, аның өчен янып-көеп йөрүләрем соңгы көннәрдә икенче бер хис – бу кешене күралмас дәрәҗәсенә җиткән нәфрәт белән алышынды. Нигә дип азаплый ул безнең гаиләне? Ябасы икән, тотсын да ябып куйсын.

Ләкин тора-бара, үзем дә сизмәстән, тойгыларым үзгәрә, янә элекке хәленә кайта башлады. Саматов чын дөреслекне белергә тели, аның өчен дөреслек бар нәрсәдән өстен. Мин моның шулай икәненә ышана барам. Аны иң авыр чакларда да сыенып булырдай олы итеп таныйсым килә. Минем хәтта ул кадәрле олы тойгыны әтигә карата да тойганым юк бит әле. Саматовка барысын да сөйләп була, ул барысын да дөрес аңлый дигән уйга килгәнлектән, мин аңа әтинең меховойдан тире кыйпылчыклары алып чыгуын, шуннан төннәр буена әни белән икәүләп, күз бетәштереп, бүрек тегүләрен әйтеп бирергә телим, ләкин икеләнәм. Әйтсәм, эшләр тирәнгә китмәсме? Әйтми калдырсам, мин Халикъны белеп бетерә алмыйм, аның закон колымы, чын кешеме икәнен бик тә беләсем килә. Бу миңа бик кирәк, чөнки бу минем язмышымны хәл итәчәк. Әгәр мин аларны әйтеп, Халикъның гадел кеше икәнен белә алсам, ике дә уйламый, аңа язмышымны бәйләр идем. Ә ул закон колы булып чыкса? Минем сабыйларча ышанып әйткән сүзем аркасында, юк кына нәрсә өчен әтине утыртып куйса? Бу миңа гомерлек яра булачак. Кешеләргә булган ышанычымны мәңгегә югалтачак.

Шулай да мин тәвәккәлләдем. Тик әйтер сүземне Халикъка аның кабинетында түгел, беркем дә тыңлап тора алмастай аулак урында әйтергә булдым. Мин аның белән Идел буена барып сөйләшергә сүз куештым. Ул моның белән килеште, һәм без кояшлы бер көнне, елга трамваена утырып, Ослан тауларына чыгып киттек.

Мәңге онытасым юк ул көнне.

Май урталары иде. Агачлар яфрак ярган. Җир өсте үлән белән түшәлгән. Юк, бу җәй урталарындагы инде күз күреп туйган, өстен тузан басып, җилләр уңдырып бетергән яшеллек түгел. Агач яфракларының сыткый сагызы да бетмәгән әле, аларны берәмтекләп санап чыгарга була, алардан баш әйләндергеч хуш ис, яз исе аңкый әле. Дөньяга килүләренә атна-ун көн дә узмаган сыек яшел яфраклар талгын җилдән әкрен генә җилфердәшә; яңа күлмәкләрен күрсәтергә чыккан күбәләкләр пыр да пыр килә; каяндыр моң гына булып гармун тавышы ишетелә, яшьләр көлә, яшьләр сөенә…

Мин бәхетемне сыныйм. Халикъка мин әтиләр турындагы чын дөреслекне сөйләргә килдем. Ул бүген милиция өлкән лейтенанты киемендә түгел, мин погонлы Саматов белән Идел буена чыкмаган да булыр идем. Халикъ бүген аксыл-көрән костюмнан, изүләрен чишеп җибәргән ак күлмәктән. Ул, тезен тезгә куеп, агач төбендә утыра, беткәннән-беткәнгә ялгап тәмәке тарта, дулкынлана. Күрәсең, ул минем нинди уй белән килүемне сизенә.

Мин аның күзенә туры карап сүз башлыйм:

– Минем әтием Гыйбадулла – вак сәүдәгәр. Нэп заманында үз йортында кибет тоткан. Сәүдәгәрлек аның канына сеңгән. Меховойдан ул тире кыйпылчыклары алып кайта.

– Нишләтә ул аларны?

– Әни белән икәү бүрек тегәләр.

– Бер айга ничә бүрек тегә алар?

– Бер йә икене.

– Кайда сата?

– Талчукта.

– Ала-а-ай… – диде Саматов һәм кинәт тынып калды. Папиросын бармак арасында йомарлап читкә атты. Мин, аның озак кына сүздән язып торуыннан куркып:

– Йә, нигә дәшмисез? – дидем.

– Әтиең мин сездән допрос алганны беләме?

– Белә.

– Борчыламы?

– Әгәр сез мине тагын бер атна йөртсәгез, аның кайгыдан урын өстенә егылуы яки акылдан язуы ихтимал.

– Ничек уйлыйсыз, Рокыя туташ, Сәмигуллинның төрмәгә утыртылуы әтиегез холкына да борылыш ясармы?

– Әти әйтә, әгәр бу эштән исән-сау гына котылсам, бүрек дигәннәренә әйләнеп тә карамас идем, ди.

– Тукран тәүбәсе булмасмы?

– Минем әти сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.

Саматов кискен итеп башын чайкады, миңа өздереп кенә карады да:

– Минемчә, шул җиткән! – диде.

– Аңламадым. Нәрсә җиткән?

– Куркып яшәве – аның өчен җитәрлек җәза. Җинаять составы булмау сәбәпле, әтиеңнең эше туктатыла.

Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочаклап алдым. Аклады бит ул, аклады минем өметемне!

Мин Халикъ Саматовны элеккесеннән дә битәр бер ярату белән, олы итеп, зур итеп, сыеныр кешем итеп ярата башладым, миннән допрос алу бәрабәренә үзе турында да сөйләттем.

Әтисе Габдрахман, әнисе Маһибәдәр икән. Баулы ягында туып үскән. Халикъ ачлык елны туган, шуңа күрә озын булып үскән, имеш. Нигә аксыл йөзле дә зәңгәр күзлеме? Өченче буын бабасы латыш, әбисе сөргендәге латышка кияүгә чыккан. Карчыга борын, озын буй, җете зәңгәр күз – латыш бабасы бүләге. Дүрт бала булганнар. Берсе суга батып үлгән, берсе кызамык чиреннән вафат. Төпчек кыз Сания дә баш бала Халикъ торып калганнар.

Утыз бишенче елны әтисе аларны Казанга алып килә. Үзе ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик бәхете булмый картның. Ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки, ул үлмәгән дә булыр иде, колбасаның агулы икәнен сизеп алуга, конторага йөгерә. Башкаларны – илле дүрт кешене коткарып калалар, ашыгу сәбәпле, моны оныталар. Урындыкка утырган килеш бөгәрләнеп үлгән.

«Минем әти шул эшне эшли алыр идеме? Башкаларны коткарыр өчен, үзен корбан итәр идеме?» Бу фикергә мин җавап таба алмыйм.

Мин аның белән янәшә атлыйм. Аның таза беләкләренең җылысын тоеп, кулын күкрәгемә кысып барам. Безгә хәзер сүз сөйләү кирәкми, ул минем өчен ачык, мин аны үтәдән-үтә күрәм шикелле.

Көн кичкә авышып килә. Күләгәләр озая башлаган, көндезге кайнарлык та кими төшкән, ял итеп йөрүче яшьләр кайту ягына борылганнар.

Урманда озак кына йөреп, яр буена төштек.

Халикъ мине көймәләр биреп тора торган лабаз янына алып китте, паспортын бирде, ун сум акча калдырды да, миннән рөхсәт тә сорап тормастан, ныклы ихтыяр белән мине көймәгә кертеп утыртты, кулына ишкәк алды, моңсулана төшкән зәңгәр күзләрен балкытып:

– Ә хәзер кич безнеке… – диде.

Мин аның ихтыярына буйсындым.

2

Кемгә ничектер, минем үземә бик тә аңлаешлы бер хакыйкать бар: егет чакта еллар буе белмәгәнне, ирең булгач, бер айда белергә була икән. Бер күреп сөйләшергә әллә ни бирердәй булып йөргән кыз чагымда Халикъ Саматов минем өчен озын буйлы чибәр офицер иде. Мин аның белән икәү, култыклашып, урамнардан узып китәчәк көннәремне күз алдыма китерәм: көнчелектән нишләргә белмәгән бистә кызлары безгә кызыгып карап калырлар инде, дип уйлый идем. Өйләнешкәнебезгә ел ярым булды инде, минем әле Халикъ белән урамда йөргәнем юк.

Туй узу белән, ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде, абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин, әллә ни авырлык күрмичә,  пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты. Дәрестән кайткан саен Халикътан үземне кызгандыра торгач, ярты ел дигәндә, институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды, Халикъ аңа француз революциясе хөрмәтенә Марат дип исем куштырды, һәм мин көннәремне «француз революциясе» янында үткәрә башладым. Тагын бер елдан мин Халикъка икенче малай табып бирдем. Халикъ анысына Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды һәм шул көнне үк гомеренең бушка узып барганын, инде үзенең укырга керергә тиешлеген әйтте. Әгәр мин укуны ташламасам, икебезнең берьюлы укый алмаячагыбызны әйтер идем, ләкин үзем укымагач, өстәвенә ике ел эчендә ике улым туып, кул-аягымны да бәйләп куйгач, аңар каршы килә алмадым.

Халикъның ун класс белеме юк, фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән – унынчы класс өчен экстренно имтихан бирәм дип атлыга. Права алу өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде, түләде, тик инша язган чакта артыграк тырышып җибәргән: унике биткә унике хата ясаган. Экстренно имтихан тапшырудан Халикъны төшереп калдырдылар, ләкин ике йөз сум акчасын кайтарып бирмәделәр. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халикъ тарафыннан эшләнгән беренче сантыйлык булып күренде. Йә, кем инде тик торганнан ике йөз сумны суга сала? Минем сантый Халигым үтә дә үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә барып керде. Хәзер генә ул яшьләрне көчләп укыталар, ул чакта уку түгел, эш таләп итәләр иде. Халикъ кичке мәктәпкә түрәләреннән яшереп керде: аның милиция идарәсендәге эше кичке сәгатьләргә дә бәйле иде шул!

Әй, авырга да туры килде соң аңа уку! Безгә бернинди уңайлыгы да булмаган иске йорттан болын чаклы зур бер бүлмә биргәннәр иде, ул бүлмәдә Халикъның әнисе, бертуган сеңлесе Сания, Халикъ үзе һәм ике бала белән мин торам. Халикъка дәрес хәзерләргә урын да, шарты да юк, шунлыктан ул күбрәк вакытын милиция идарәсендә үткәрә, хәтта кунып та кала торган иде. Мин, аны кызганып, нигә азаплана бу сантый, званиесе бар, хезмәт хакы әйбәт, казна киеме киеп йөри, тагы ни кирәк, ди идем. Үз кадерен үзе белеп, рәхәтләнеп кенә яшәр чакта… кирәк бит, әй! Йокысызлык, каты диванда черем итеп кенә алулар аны бик тә арытты бугай, ул миннән мендәр белән ак җәймә сорап алып, аларны шунда эш бүлмәсендә тумбочкага бикләп тота торган булды. Минем күңелемдә вәсвәсә уянды. Әгәр ул анда хатыннар белән буталса? Власть үз кулында. Урын-җире, диваны бар. Ә мин монда өй саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба бит җаен кеше, башын да күтәрми укый. Укый да укый, укый да укый, урам йөрергә чыгып керә дә тагын укый. Йә төнге дежурга китеп бара. Мин тагын, җаным әрнеп, мыскылланып, өй тулы халык белән утырып калам.

«Юк, кадерле ирем, син миннән алай тиз генә котыла алмассың, – дип уйлыйм усалланып. – Кара син аны, акыллы баш, ул укып түрә булмакчы, мин монда бер бүлмәле фатирда аның нәселе, балалары белән хәсрәт чигеп ят». Бәйләним дисәң, сәбәп табыла бит ул. Беркөнне бу сеңлесе Саниягә, унынчы классны бетергән көнгә дип, биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәш юк, туганнарына яхшы булып күренмәкче. Юк, дидем, күренми тор әле! Каенанам да өйдә чак иде. Халикъның эштән кайтып керүе булды, күтәрелеп бәрелүем булды:

– Бәлки, син мине бала чүпрәге юучы асрау хатын итеп тотмакчы була торгансыңдыр? Мине, тау чаклы вәгъдәләр биреп, өйдән алып киттең дә, ат абзары чаклы бүлмәгә бикләп куйдың, инде минем белән киңәш итүне дә үзеңә хурлык саный башладыңмыни?

– Ни сөйлисең син, Рокыя? Саниягә үз гомерендә беренче мәртәбә туфли алып бирәбез, шундый сөенечле көнне кара кайгыга әйләндермә, зинһар, – ди бу.

Аның шулай үтә дә белдекле, тыйнак тавыш белән суфиларча сөйләнеп торуына җен ачуларым чыгып, авызымны гына ачкан идем, каенанам сүзгә кушылды:

– Улым, Халикъ, безнең өчен катының белән тәмсезләнмә. Табып бир безгә берәр җирдән фатир, үзебезчә ипләп кенә яшәрбез, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде.

Ләкин Халикъ әнисе белән Саниягә фатир табып биргәннән соң да мин аңа тынгы бирмәдем. Минем белән киңәш итми-нитми укырга барып кергән. Милиция идарәсенә икееллык Югары хуҗалык мәктәбенә разнарядка килә. Әйтә бу начальникларына: «Мине җибәрегез, хатын белән конфликт та бар, качып-посып уку да туйдырды», – ди. Укулары Куйбышевта буласы икән, китте-барды Халигым, мине ике бала белән калдырып. Әтиләргә барып киңәш иттем, мин әйтәм, менә шулай, шулай, киявегез мине ташлап укырга китте, нишлибез, дим.

Әти аптырап, башын кашып тора.

– Ни дип кенә әйтим соң, кызым? Сиңа сүз әйтсәм, син жәлке, кияүгә тел тидерсәм, үземә бик тә зур яхшылык эшләгән кеше. Бәла-казадан саклап калды бит. Акылсыз кеше дип әйтеп булмый, шешә-мазар белән шаярганы да күренми, эш урынында да яраталар. Тагын ни әйтим сиңа? Ир белән катын арасына кысылу җүнлелеккә илткәне юк. Үз башың үзеңдә, мине бутама, күңелең ничек куша, шулай эшлә, кызым…

– Ә ул хатыннар белән чуалса, мине ике балам белән ташлап китсә?

– Анысын дөрес әйтәсең. Хәзергесе заманда катын-кызга бер дә генә ышаныч юк. Сугыштан соң бәк усалланды катын-кыз. Карт дими, яшь дими, аксак дими, бөкре дими – ир аулый. Бәладән башаяк, саклаганны, Алла, саклармын, дигән, барып кайт булмаса янына, үз күзең белән күреп кайт. Калганын кайткачыннан сөйләшербез.

– Ә балалар?

– Нәрсә булсын балаларыңа! Миңкамал янында уйнап торырлар, сабакка йөриселәре юк бит әле.

Миңа, төенчекләремне төйнәп, Халикъ янына Куйбышевка юл тотудан башка әмәл калмады.

Бу бару минем өчен бик тә гыйбрәтле булды: Халикъның мин тагын бер сантыйлыгын белдем. Кияү балакай миңа әйтми-нитми генә берьюлы ике җирдә укып ята, Югары хуҗалык мәктәбендә бер имтиханын биреп чыга да юридик институтка йөгерә икән. Килеп төшсәм – ябыккан, чыкмаган җаны да, ишелмәгән сөяге генә бар.

– Син нәрсә, миннән качып китеп, хатыннар белән буталып ятасыңмы монда? – дип ябырылдым тегеңә.

Ике урында берьюлы укуын әйтеп бирергә мәҗбүр булды. Моны шундук Югары хуҗалык мәктәбе директорына җиткердем. Теге борып алган Халикъны:

– Син нәрсә, Саматов, бездән яшереп йөрисең? Ике җирдә укыйсың икән бит…

Укымыйм дияр иде, ялган була, укыйм шул дияр иде, хуҗалык мәктәбеннән куып чыгарырлар дип курка. Дәшми, «иелгән башны кылыч кисми» принцибы белән эш итмәкче. Хәзер эттән алып, эткә салып тирги башлый дип торганда гына, директор Семашкин әйтә моңа: «Без бер путёвка алдык, егерме дүрт көнлек, мин аны сиңа бирергә булдым», – ди. Менә бит ул ничек! Ир-атның барысы бер чыбыктан сөрелгән. Мин аңа Халикъ Саматовның берьюлы ике җирдә укуын, алдашып йөрүен барып әйтәм, ә ул аңа путёвка тәкъдим итә. Ул гынамы! Саматовның акчасы юклыгын белеп, путёвканы бушлай бирдертә, аэропортка барырга машинасын бирә. Ләкин аэропортка кадәр әле Халикъның бер имтихан тапшырасы бар. Әзерләнеп җитмәгән. Керә бу, тәвәккәлләп билет ала. Тәвәккәллекне әҗәткә сорап тормый инде ул! Шул тәвәккәллеге аңа күпме күңелсезлек китерде. Барыбер эшли. Керә бу, ала билет. «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашу очрагы». Практикадан белә ул аны, теориясен укырга вакыт тимәгән. Ә күршесендә утырган кызга сорауның нәкъ киресе элеккән: «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашмау очрагы». «Беләсеңме?» – «Беләм». – «Син чык әле», – ди Халикъ, аның сөйләгәнен тыңлап торып, киресен сөйләргә уйлый. Дөрес түгел, ниндидер көлке бер нәрсә килеп чыга. Баштагы ике сорауга яхшы гына җавап биргән булгач, професор сорау бирә дә бирә. Ә Халикъның самолётка өлгерәсе бар. «Ник ашыгасыз, егет?» – ди профессор. Халикъ дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр. Өчлегә килешәләр. Халикъның шул өчлесе хәтта дәүләт имтиханнарында да килеп чыкты. Бер мәртәбә алдашты, анда да тоттылар үзен. Ләкин ул өчленең актыктан аңа кирәге чыкты. Анысын да сөйләрмен.

Халикъ мине юатып, гафу үтенеп, самолётка утырды да ял йортына очты. Мин япа-ялгызым Куйбышевта калдым. Ир-ат халкына үләр чиккә җитеп ачуым чыкты: бер-берсен яклыйбыз дисәләр, табалар бит җаен. Институтына бардым, Югары хуҗалык мәктәбенең директорына тагын кердем. Ипләп кенә, йомшак кына итеп юмалап чыгардылар.

Куйбышевка килүемнең берәүгә дә әйтмәгән тагын бер сәбәбе бар иде. Халикъның койрыгын бозга катырып куймакчы идем. Янәсе, моңа, малайларга өстәп, бер тәти кыз табып бирәм. Халигым маңгаемнан үпте дә аркамнан сыйпады, мин, шул сыйпауга җылынып, бер ай әтиләр янында торырга тиешмени инде хәзер?

Бик гарьләнеп йөри идем, ял йортыннан хат язгач, шул азрак юаныч булды. Унике көнгә җиде кило да ике йөз грамм арттым, дигән. Чистый чучка икән. Ашау әйбәт, ябык типтагы МВД ял йорты. Аңа нәрсә – ашый да йоклый, ашый да йоклый – рәхәткә чыккан! Үлчәп карасалар, җитмеш биш килограмм булган. Җитте, чаңгыга бас, дигәннәр. Күңелем тагын вәсвәсәләнә, тагын әрнешә: «Чаңгыга бас!» – дип кенә калсалар бик хуп та, аннан зуррагы булып куймасын. Халикъ кебек ашый да йоклый, ашый да йоклый торган икенче бер зат юктыр дисеңмени анда!

Югары хуҗалык мәктәбендә укуының файдасы шул булды: укуын бетерүгә, моны Идел – Балтик каналына билгеләп куйдылар. Элекке Мариинский системасы. Вычегда белән Шексна калалары арасында. Онега күленнән Рыбинск сусаклагычына кадәр ара. Халикъ Саматовның дәрәҗә зур: төзелештә кадрлар бүлеге начальнигы.

Бу юлы минем үз акылым үзем белән иде инде. Егетем, башта үзем барып урнашыйм, теге дә бу дип, койрыкны тайдырмакчы иде, чатырдап ябыштым тегенең итәгенә. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, мин синнән калмыйм, дидем. Балаларны да үзебез белән алып киттем. Вычегдада тордык. Гомеремдә күрмәгән каналлар күрдем. Пётр патша заманында ул бәләкәй генә канал булган, хәзер киңлеген кырык метр итеп казыдылар. Элек утыз җиде шлюз булган, хәзер тугыз-ун шлюз калдырып, калганын су белән күмделәр. Илле өченче елның маена тикле яшәдек. Халикъ сантый анда да укуын ташламады. Шушы көнгә тикле мине гаҗәпкә калдырган бер нәрсә бар. Халикъ кебек кешеләргә шулкадәр дә тырыш, шулкадәр дә ихлас беркатлы сантыйлык каян килә икән? Эшеннән эт кебек арып, телләрен салындырып кайтып керә, инде бу тамагына да ашый алмас, өстен чишенер дә авар, дип уйлыйсың, юк, башын салкын су белән юып ала да, сөлге белән колакларын урап укырга утыра. Куйбышевтан ерагайдык, Ленинград юридик институтына күчте. Имтиханнарны шунда барып тапшыра. Таныш начальник хатыннары, гаҗәпләнеп: «Халикъ Абдрахманович ничек барысына да өлгерә ул?» – дип сорыйлар. Нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, мин аның үзеннән сорадым.

– Берәүләр гайбәт сөйли, икенчеләре жалоба яза, өченчеләре зәмзәм суыннан рәхәт таба. Мин аларның берсенә дә күңел бирмәгәч, вакытым укырга кала, – диде Халикъ.

Идел – Балтик каналында эш беткәч, безне Мәскәүгә кайтардылар. Дөрес, без туп-туры өйгә, Казаныбызга да кайтып китә алган булыр идек, әмма Халикъның көзгедәй чиста биографиясе, сугыш юлын узган булуы, канал төзелешендә үзен яхшы яктан танытып өлгерүе Главканың симпатиясен уяткан. Мәскәүдә эшләп, вакансия көтәргә куштылар. Безгә Тундрадан, Тувадан, тагын әллә кайлардан урын тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Тел-теш тидерер хәлем юк, ул чагында Халикъ минем белән бик тә исәпләште. Исәпләшмәслек тә түгел: мин өченче баламны табарга йөри идем инде ул чакта. Күрәсең, Халикъ безнең хәлләрне ачыктан-ачык сөйләп биргән, безне Казан карамагына җибәрделәр. Ә Казанда Халикъ Саматов кебек эш атларын көтеп кенә торалар. Безне тоттылар да Әлмәткә җибәрделәр. Киләчәге зур шәһәр. Илнең күз өстендәге кашы булачак. Нефть осталары җыелачак. Дөнья күләмендәге конгресслар шунда узачак, Татарстан җиренә менә шундый кала салып бирергә кирәк, диләр. Халикъны Әлмәттә һөнәр мәктәпләре башлыгы итеп куйдылар.

Әлмәттә минем өченче улым туды. Халикъ анысына, берәүгә дә иярмичә, берәүнең дә хөрмәтен хөрмәтләп тормыйча, Җәүдәт дип исем куштырды. Өч бала белән кеше өстендә торып булмый. Килүгә квартир алдык. Времянкалар күп төзелә иде. Бик матур коттедж эләкте. Үзебезнең тормыш көйләнде, ләкин һөнәр мәктәпләрендә эш бик көйсез. Сугыш вакытында ата-анасын, туганын югалткан үсмерләр килеп тулган. Торак тәрәзәләренең пыяласы ватык. Җил сызгырып утыра. Зоналарда өере белән кәгазь чүпләре очып йөри.

Гөнаһысына керер хәлем юк – Халикъ бар җирдә тәртип бар. Беренче мәртәбә свиданиегә килгән чакта аның миңа әйткән сүзләре исемә төште. «Нигә милициягә кердең?» – дигәч, «Тәртип урнаштырырга кирәк», – дигән иде бит. Ул моны, күрәсең, ил күләмендә алып әйткән. Ә мин, унынчыны гына бетергән яшел кыз, ул чакта аны аңлап җиткермәгәнмен.

Халикъ «тәртип урнаштырырга» кереште, Бажановтан өч көнгә эшкә чыкмый торырга рөхсәт алды. Бажанов дигәннәре «Татнефтьстрой» комбинатының начальнигы, отставкадагы генерал. Һөнәр мәктәпләре аңа эшче көче бирә икән: үсмерләр дүрт сәгать укыйлар, дүрт сәгать эшлиләр, ягъни балта остасы, буяучы, штукатурчы булып практика узалар. Халикъ складтан ак җәймәләр яздырып алды, армейский заправка ясыйбыз дип, ду килеп йөри. Кузгалды тегенең фанатик сыйфатлары. Бригадирларны җыеп сөйләшә. Педагогларга тынгы бирми. Мине торакларның берсенә тәрбияче итеп куйды, үзе белән ияртеп йөри.

Мунча яктыртып, халыкны тазарттык, чистарттык.

– Ошыймы бу тәртип? – ди, һөнәрчеләрне җыеп.

– Ошый, – диләр.

– Яхшы эшләсәгез, тагын да яхшырак булыр. Һөнәрчеләр арасыннан һәвәскәр ике художник табып алды, плакатлар яздырды, стендлар эшләтте, стена журналы «Чаян» чыгара башладык. «Чаян» ны ерактан күренеп торырлык зур итеп эшләтте. Художниклар кайгыга калдылар. Атнасына ике мәртәбә чыгарыла торган сатирик журналга – егерме квадрат метр зурлыгындагы фанер тактага буяу каян табып бетерергә? Карикатураларны төсле итеп ясарга кирәк. Монда да җаен тапты Саматов, фанерны известь белән буята, иске галошларны яндырып, корым әзерләтә, төсле буяуга үлән суы кулланалар. Үләндә, үзегез беләсез – яшеле дә, сарысы да, алы да – күңелең ни тели, шул төс бар. Гаҗәп матур карикатуралар килеп чыга. Әллә кайлардан күренеп тора.

– Иблистер бу Саматов! – диләр педагоглар. Китте һөнәрчеләр арасында ярыш. Художниклар алдынгыларның да, ялкау-саботажникларның да фамилияләрен язып, сурәтләрен төшереп торалар. Ялкаулардан һөнәрчеләр эче катып көлә.

Бу минем өчен бик тә күңелле бер хәл иде. Тик мин «тәртип урнаштыруның» шома гына узмаганын аңлап алдым. Минем намуслы сантыем Саматов һөнәрче үсмерләр арасында гына түгел, бригадирлар арасында да тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен син булачак балта остасы, ятим үсмерме, әллә тәҗрибәле бригадирмы – барыбер, син кеше булып калырга тиеш. Саматов килгәнче, бригадирлар ятим балаларны кешегә санамыйча кимсетеп караганнар. Эшкә чыгарган чакта ремесленникларның хәтта аякларыннан сөйрәп төшерү кебек нәрсәләр булган.

Саматов андый бригадирларны рәхимсез рәвештә эштән куды. Сәбәбен – социалистик законны бозган өчен, дип аңлатты. Тегеләрнең килешәсе килми, өйрәнгәннәр җәзасыз башбаштакланырга. Саматов өстеннән Казанга хезмәт резервлары идарәсенә жалоба язалар. Янәсе, Саматов, һөнәрчеләр белән сүз берләшеп, җимерү эше алып бара.

Уйламаган-көтмәгән җирдән комиссия килеп төште. Комиссия башында – хезмәт резервлары идарәсе начальнигы.

– Иптәш идарә башлыгы, егерме җиденче торактан егерме кеше эштә, берәү авыру, дежурный Касыймов.

Комиссия карап чыга торакларны – армиядәге төсле тәртип. Икешәр кат ак җәймә, яшел одеял, чытыр ак мендәр. Идәннәр ялт итеп юылган. Стеналарда – плакат, картина.

– Барысы да шулаймы, иптәш Саматов?

– Барысы да шулай, иптәш идарә башлыгы.

Ашханәгә киләләр. Дежурный чатнатып рапорт бирә. Ашап карыйлар – аш тәмле.

Киңәшмә җыя идарә башлыгы, тәрбиячеләрне, педагогларны, бригадирларны чакыра, кыска гына итеп әйтә:

– Саматов дөрес эшли. Уңыш телим сезгә, – ди.

Ләкин моның белән генә бетмәде әле. Бер тынгысыз әллә ничә кешегә җан борчуы таба ала. Комиссия китеп, озак та үтмәде, Халикъ «Татнефтьстрой» начальнигы Бажанов белән низагка керде. Халикъ инкасса аша «Татнефтьстрой» начальнигына биш йөз мең сумга счёт китереп куйды. Шул суммага комбинат безгә җиһаз бирергә тиеш булган, бирмәгән, һөнәрчеләр эшләгәнгә акча да түләмәгәннәр. Счёт куюга гаепле кеше өч көн эчендә «дөрес түгел» дигән отказ язарга тиеш, отказ язмаса, акча дәгъва кылучы кассасына күчә. Менә шунда килеп чыкты да инде Халикъның теге чактагы өчлесе. Дәгъвачы нишләргә тиешлеген Саматов имтиханнан соң кат-кат укый. Үзәк бәгыренә үткән әлеге сорау аның хәтеренә мәңгегә сеңеп кала. Ләкин генерал моны белми бит, минем тынгысыз Халигымны үзенә чакырып ала да өстәл сугып кычкыра:

– Нефтьчеләр акчасына баш булмакчы булдыңмы?

– Сез счёт куйганны көтеп ятарга тиеш түгел идегез.

– Урыныңнан алдырам. Судка бирәм, – ди генерал.

– Бирегез, тик миңа кычкырмагыз, – ди Саматов, кызмыйча гына. – Совет законы кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен үзе ачыклап бирер.

Халикъ миңа шуны соңыннан бик ачынып сөйләде.

– Нигә бәйләнәсең? Генерал син белгәнне генә белмимени? – дидем.

– Сугыш күргән солдат ике һөҗүмне берьюлы ота, – диде Халикъ. Миңа ул үз-үзенә артык ышана кебек тоелды.

– Икегез дә дәүләт эше белән йөрисез, дәүләт акчасын тотасыз, тыныч кына килешер идегез, – дидем.

– Юк, килешеп булмый, – диде Халикъ. – Бажанов кебекләр һөнәрчеләрне икенче сорт халыкка санарга гадәтләнгән. Менә мин алардан шул акчаны закон нигезендә каерып алсам, алар безгә бер чакрымнан бүрек салып йөри башлаячаклар.

Халикъның әйткән сүзен җилгә очырмавын белсәм дә, генерал хәтле генералны җиңеп чыгачагына барыбер ышанмадым. Монда, бәлки, генералларны илаһи итеп карау да үзенекен иткәндер, мин Халигымның эше барып чыкмас дип борчыла башладым.

Ләкин ул үз эшен бик белеп, нык кул белән эшләде.

Халикъ үзләренең бухгалтерына әйткән, әгәр Бажанов безнең банктагы счётка арест салдырса, шундук баш тарт, отказ бир, дигән. Өч көн саен отказ язып тора болар. Бажанов тиресеннән чыгардай булып талпына, алай да барып чыкмагач, эшне Мәскәүгә, РСФСР арбитражына бирә. Ни хикмәттер, эш Саматов файдасына әйләнеп кайтты. Генерал Бажановка җиде процент госпошлина түләргә туры килде. Биш йөз мең сумның җиде проценты ничә сум була? Бер проценты – биш мең, җиде проценты – утыз биш мең сум. Дәүләт файдасына генерал Бажанов утыз биш мең сум акча түләде. Нефтьчеләр кесәсеннән алып түләде. Генералның аңардан башка да акылсыз эшләре булган икән. Шәһәргә ул утыз метр биеклегендәге фонтан салдырырга уйлаган. Янәсе, киләчәк буыннарга һәйкәл калдыра.

Аны эшеннән алдылар.

Эшне тикшерә килгән обком секретаре әйткән:

– Шәһәрне пычракка батыргансың, оятыңны фонтан белән юмакчы булдыңмы? – дигән.

Минем Халигым җиңүче булып чыкты. Минемчә, ул хаклык эзләп йөргәнгә генә түгел, эшне җиренә җиткезеп, барлык законнарын белеп эшләгәнгә җиңде. Шулай да мин аның генерал хәтле генерал белән тартышуын хупламадым. Әгәр шунда генерал җиңеп чыккан булса? Мин өч бала белән өелеп калсам? Сантыйлык бу. Акыллы адәм эше түгел.

3

1954 елны Әлмәттәге һөнәр мәктәпләре махсус училищеларга әйләнде. Саматовны Казанга МВД системасына чакырып алдылар.

Халикъ белән без, мал-мөлкәтне җыештырып, дөресрәге, юк-бар бәягә сатып, Казанга кайтып төштек. Бу миңа сөенеч кенә булды. Ел саен диярлек урын алмаштырып, адәм рәтле оя кора алмыйча, кагылып-сугылып йөргәнче, Казанда ныклап кына бер төпләнеп алсак, әйбәт кенә яшәп китәрбез. Балаларыбыз бер мәктәпкә йөреп, бер укытучыга ияләнер. Маратның быел сабакка барасы елы. Әти-әни дә якты йөз белән каршы алдылар. Күз генә тимәсен, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әни көндезләрен бакчада мәш килә, төпчек улым Җәүдәтне коляска белән алмагач күләгәсендә йоклата, олыракларына иртә өлгерә торган алмалар җыя, карлыганнан, кура җиләгеннән авыз иттерә.

Мин үзем, кайткач та, әтигә әйтеп куйдым.

– Йөрмәдек түгел, күп йөрдек, әти. Инде төпләнәсе килә. Киявеңә мамыклырак эш белешә тор әле, – дидем. Юкса Халикъның холык бик чуар, эшсез торса, эче поша башлый, син аңа эш кенә төткәзеп тор. Дәгъвалырагын бир. Көрәшсез үткән көн көнмени, янәсе! Тагын бер баш чыкмастай эшкә кереп куйса, артта калган берәр предприятиене өстерәргә тотынса, күр дә тор, ярты картаясың инде. Ул чагында минем кайгым түтүт! Гадәт-холкын белгәнгә, тегенең гел җаеннан гына торам. Хәйлә белән алдырырга исәп.

Әтинең таныш-белешләре аркылы Казанның Бауман урамындагы универмагына коммерческий директор кирәклеген белеп алдым. Менә дигән хезмәт хакы, почёты-даны, менә дигән «ЗИЛ» ы булачак. Безгә генә Пётр патша заманнарыннан калган каналларны киңәйтеп, бөтен илдән җыелган ятим сукбайны һөнәргә өйрәтеп, тәрбияләп, үзсүзле генераллар белән дәгъвалашып яшәргә димәгәндер! Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга утырып йөреп карасын әле! Йортсыз йомран кебек, илнең бер башыннан бер башына йөрүдән бик тә туйган идем, көн дә үгетлим Халикъны, төн дә үгетлим. Дәшми. Иртән чыгып китә, кич кайта. Дүртме-бишме көн йөрде бу шулай. Беркөнне бите-башы яктырып, зәңгәр күзләрен күк ачуташ кебек балкытып кайтып керде:

– Эш таптым, әнисе!

– Нинди эш?

– Пләтән төрмәсенә политик-тәрбия эше начальнигы итеп куялар.

– Бар икән күрәселәрем, никләр чыктым мин сиңа кияүгә! Никләр генә Гапсамат теге чакта бәлагә тарыды икән? – дип елап җибәрдем. – Кеше эшләгән җирдә эш беткәндер шул, адәм каргышы яуган җирне эзләп йөрмәсәң, күңелең булмый инде синең! Мине кабергә керткәнче тырышасың. Беләм мин. Бу кайгыга сабышып үлсен йә тилеләр йортына барып керсен дип үчегәсең…

Күңелемдә җыелып килгән барлык-барлык үпкәмне берьюлы чыгарып аудардым да:

– Мин синең белән тормыйм. Тормыйм! Чыгып кит бездән! – дидем.

Нишләгәнемне, ни әйткәнемне белештермәдем. Ярсып, дулап, рәнҗеп әйттем.

Саматовны андый рәнҗүләр белән генә хатын-кыз итәгенә тагып буламы соң! Китте бу чыгып, ай буе бездән аерым яшәде, бер генә мәртәбә дә мине үгетләргә килмәде. Латышлар ягыннан кушылган канмы, газаплы сугыш юлын узып җыйган ныклыкмы аны хатын-кыз тирәсендә эбер-чебер китереп йөртми иде.

Яңа эшендә бер ай чамасы эшләгәч, урамда очраттым.

Майор погоннары таккан яңа френчтан, күз явыңны алырдай чиста хром итектән, озын буйлы, төз гәүдәле офицер. Аерым яшәү дә аның мәһабәт горурлыгын киметмәгән, ул әүвәлгечә үк ачык, ягымлы, җитди. Хәрәкәт-гамәле төгәл, олы сымак. Мин аның бер генә мәртәбә дә вакланганын, түбәнсенгәнен күрмәдем.

Аңардан аерым үткәргән бер ай гомеремне кызганып, үләр чиккә җиттем. Аның мине бер генә сүз белән дә гаепләмәве, ихлас бер гадилек белән хәлемне, әти-әниләрнең хәлен, балаларның хәлен сорашуы күңелемдә үкенү сыман бер нәрсә уятты. Тик мин аңа үкенүемне сиздермәдем, үземне горур һәм бәйсез тотып, аны гаепләрдәй берничә төртмәле сүз дә әйтеп, мәгънәсез генә китеп бардым. Әтәч тә кук, мин дә кук!

Ләкин минем тәкәбберлегемне җимерә торган бер хәл булды. Очрашканга атна-ун көн уздымы-юкмы, газеталар утызмеңчеләр дип шаулый башлады. Завод-фабрикаларда, институтларда җыелышлар уза. Радиодан көн саен карар укыйлар. «Төпсез кое» колхозларны күтәрергә Халикъ кебек беркатлы адәмнәрне җыялар. Бавырым белән сизеп йөрим – Халикъ миңа үч итеп китеп барыр. Ә авылда берәр тылакые аның башын әйләндереп куйса? Калырсың, Рокыя, атаң йортын саклап. Йә Халикъ белән китәм, йә гомерлеккә әти йортын саклап калам…

Юраганым юш килде. Халикъны авыл хуҗалыгы институтында бер ай чамасы укыттылар да Кама буендагы иң артта калган бер колхозга председатель итеп озатып та куйдылар.

Бу юлы әти түзмәде:

– Бу нинди әкәмәт бу, ә? – диде. – Эчеңдә җаның бармы синең, юкмы? – диде. – Ирең әнә кая китеп барды, ә син, берни булмаган төсле, үзеңне-үзең кочаклап утырасың. Бәк тә шәп инде, бәк тә мөрәвәт эш! Киләчәк көнеңне уйлыйсыңмы син, юкмы? Өч бала белән кемгә хаҗәтең бар синең? Әллә булмаса, син картаймыш көнемдә дә әти карап-багып асрар дип ышанасыңмы?

– Нишли алам соң мин, әти?

– Бәк күп нәрсә эшли аласың син. Бәк күп нәрсә! Закун да, хокук та хәзергесе көнне катын-кыз ягында, әллә оныттыңмы шуны? Онытмаган булсаң, менә вәйт: ирең синең партиунный, бала-чагасыннан аерып, хатыныннан аерып җибәрергә хаклары юк. Андый права берәүгә дә бирелмәгән.

– Нишлим дим бит мин сиңа?

– Бар обкомына. Беренченең үзе янына кер. Сөйләп бир хәлләреңне, менә шулай-шулай диген, ничәмә-ничә еллар ирем Саматов Халикъ иң әтбитствинный, иң җаваплы эштә эшләде, диген, башта Балтик каналын салдырды, аннары нефтьчеләр каласы Әлмәтне төзеде, и шулай ук алын-ялын онытып эшләде, диген, кайда җимерек, кайда тишек, бер Саматовка гына ямап йөрергә димәгәндер бит, диген. Кем өйрәтте, дисәләр, мин өйрәтте, димә, үзем беләм, диген. Ун классны бетергән кыз, син аларны гына белергә тиешле. Бар-бар, монда ике кулыңны кушырып, үзеңне-үзең кочаклап утырсаң, он да чыкмас, тоз да чыкмас, гомер буена тол катын булып утырып та калырсың. Ничу катын-кызны мыскыл итеп, иреннән аерып яшәтергә!

Мине обкомга озата чыкканда, ул каушый төшеп әйтте:

– Бәк әллә ни чәпчемә, чи-чи килмә, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә сөйлә, галимнәр утыра анда, башлы халык, синең белән мин белгәнне киртәгә чыгарып элгән… – диде.

Мине беренче янына кертмәделәр. Өстәвенә, икенче секретарь янына кергәч, мин югалып калдым. Кая ул әти сүзе! Үз сүземне дә онытып бетердем.

Ишектән түргә чаклы сузылган озын келәм. Ай, аннан атлаулары! Теге башта сине көтеп секретарь басып тора. Гыйбадулла кызын гына күргән дисеңмени аны!

Түгәрәк шома бит, тап-такыр баш, ялт иткән костюм. Үтәли тишеп чыгардай үткен караш. Сөйләргә кушты. Сөйләдем. Дөресрәге, мин ике авыз сүз әйтү белән үк ул минем Саматовны Казанда алып калырга теләвемне аңлады.

– Әйбәт яшисезме? – диде. Нәрсә әйтим?

– Әйбәт! – дидем, сүзне Саматовка бормакчы идем, ул мине тагын бүлдерде:

– Авылда да әйбәт яшәүләрен телисезме?

– Телим.

– Бик яхшы. Сез шунда барыгыз да, ирегез Саматов белән кулга-кул тотынып, колхозчыларның тормышын көйләгез. Мин Саматовның әтисен беләм. Ул минем авылдашым иде. Колхоз оештырды. Әгәр Халикъ Габдрахман абзыйга охшаса булдырыр. Без аңа ышанабыз.

Обкомнан мин әллә ничек юашланып кайттым. Кайтып керүемә, әти ишектән башын тыкты – аңар да кул гына селтәдем. Көне буе әзерләнеп, бала-чагамның керен юып, ямавын ямап, ике көн тула дигәндә Кама буена, ирем кабул итеп алачак колхозга китеп бардым. Нәкъ көненә туры килдем. Борынгы мәчетләрне бергә җыеп салган шыксыз иске клубка халык кереп тулган – председатель сайлыйлар.

Минем беркайчан да колхоз җыелышында булганым юк иде. Коридор кебек озын һәм тар клубта дыңгычланып тулган халыкны күргәч, йөрәгем, наразыйлык белдереп, каты-каты тибеп куйды. Юк, Халикъның моңарчы эшләгән җирләре алтын булган икән. Монда бернинди тәртип тә юк, булачагы да юк, мин монда калсам бетәм, үләм, хур булам. Хәзер үк борылып чыгып китәргә кирәк, бөркүлектән йөрәгем кысыла, тыным бетә, ләкин мине чыгармыйлар, әвәреп уртага алып баралар иде.

Бер-берсен бүлдереп шаулаган төрле тавышлардан мин бер нәрсә аңладым: соңгы ике ел эчендә биредә колхоз председателе булып райбашкарма председателе эшләгән, аны прокурор алыштырган, ниһаять, МВД киеме киеп, укалы погон таккан Халикъ Саматов килеп төште.

Шуңа гөрли халык, Себер китәсе көннәр алда икән, ди.

Сугыш медальләрен тагып килгән парторг Хисами, утызмеңчеләр турындагы хөкүмәт карарын бик озаклап, буталчык итеп аңлатканнан соң:

– Алыштырабызмы председательне? – диде.

Битен кап-кара сакал баскан бер адәм, урыныннан чәчрәп торып:

– Алыштырабыз! – дип, ачы тавыш белән кычкырды. – Прокурор председатель булып торды. Арба майларга май юк. Май бир, дидек. Сыер тизәге белән майлагыз, диде. Кирәкми безгә колхозны мыскыл итүчеләр.

Аңардан соң тагын кемнәрдер торып сөйләде, кемдер ата-анасы белән сүгенде, ахыры ничек беткәнен хәтерләмим, кысан һәм бөркү коридордан мин башым авыртып, күңелем болганып чыгып киттем. Нигә Халикъны эзләп килүемә коточкыч үкенү тойгысы гына хәтеремдә торып калган.

Иртәгесен идарә җыйдылар – Саматовка печать тапшыралар. Үз ирке белән эзләп килде бит сантый. Аңа гына күп кирәк.

– Колхоз председателе кайда?

– Районга кайтып киткән.

– Райком секретаре кайда?

– Районга кайтып киткән.

– Председатель урынбасары кем?

– Шәриф Искәндәрев.

– Шәриф ага, – диде Халикъ җәй көне бүрек киеп йөрүче берәүгә, – мин хуҗалык белән танышканчы идарә итә торырсың. Ялгышсаң, үзем киңәш бирермен.

Көлке! Кайда ялгышканын беләсе бар бит әле. Колхозда әйле-шәйле бер полуторка, ике «газик» бар икән. Сәләхи исемле егет, бер күзен кысып, бер кашын югары чөеп, минем идән тулы балаларыма карап елмайды да Халикъны кырга алып чыгып китте. Әйләнеп кайтканда, Халикъның баш түбәсе тавык күкәе чаклы булып күбеп чыккан иде. Шофер бик әйбәт иткән: машинаны канау аркылы алып чыгып, Халикъның башын кабина түбәсенә бәргән. Йөрмәсен булдыра алмастай эшкә тыгылып! Мин бит аңар Казанда коммерческий директор урыны табып бирдем. Лимузинга утырып, асфальт юлдан гына йөрер иде. Башына тай типмәсә, шунда калыр иде.

Монысы әле башы гына булган икән. Икенче көнне Халикъ ат абзарына килә.

– Атлар бармы?

– Бар. Ел буе җигелмәгән айгыр бар.

– Ияре дә бармы?

Дүрт кеше ярсып торган кара айгырны абзардан алып чыгалар да, иярләп, Халикъны атландыралар. Капканы төбенә кадәр ачып җибәрәләр. Янәсе, яле, җилле егет, кайда егылып муеныңны сындырырсың икән? Шуны ишеткәч, йөрәгем өзелеп төшеп киткәндәй булды, түзмәдем, урамга чыктым. Ни дисәң дә ирең – кызганыч. Имгәнгән хәбәрен кайчан килеп әйтерләр дип көтәм. Безнең өй турысыннан бер көтү малай чабып узды:

– Кара айгыр Саматовны кырга апчыгып китте!

– Кара айгыр кырга чапты!

Бер сәгать чамасы узгач, ак күбеккә баткан айгырын җитәкләп, Халикъ кайтып килә.

– Көлмәкче булалар, имансызлар. Ләкин кешесе ул түгел. Минем артиллерист икәнне онытканнар. Бар курыкканым урамда егылып калу иде. Түздем. Кырга чыккач, туйганчы чаптырдым, район үзәгенә барып җитә яздым. Кайтышлый арыды. Бер чокыр буена туктады. Карап торам, нишләр икән, дим, галифедан тартып төшерде. Атландырмый, хәерсез. Ярый, илтеп тапшырырга кирәк. Атыгыз ничава, кертеп ябыгыз, диярмен…

Ул тәмам арыган, төсе качкан иде. Шулай да атын илтә китте. Артыннан карап калдым – шундый якын, шундый якын, кызганудан елап җибәрә яздым. Бигрәк беркатлы, бигрәк ихлас күңелле сантый шул!

Төш вакытлары җитте. Урынбасары Искәндәрев килгән. Сирәк сары сакалын сыпырып тора:

– Иптәш председатель, механизаторларга аш кирәк.

– Пешерегез, – ди Халикъ, – миннән сорап тора торган нәрсәмени инде ул, Шәриф агай?

– Юк бит…

– Нәрсә юк?

– Он юк.

– Сельподан сорагыз.

– Бирмиләр.

– Яңаны сугу белән, икеләтә кайтарып бирербез, диегез. Басу тулы икмәк ич.

– Күпме сорыйм соң?

– Көненә ничә пот он китә?

– Биш поттан да ким китмәс.

– Сорагыз ике тонна.

Тагын ике көннән дәүләткә беренче ашлыкны озатырга җыендылар. Безнең өйгә бухгалтер Сәлимә килеп керде.

– Саматов иптәш, капчыклар юк.

– Кая киткән алар?

– Шофёрлар белән грузчиклар урлап бетергән.

– Яла! – диде Халикъ, тавышына борыч өстәп.

Бухгалтер хатын каушап төшмәде. Халикъка якынрак килеп, шыпырт тавышка күчте:

– Саматов иптәш, мин сезгә изгелек телим. Эшләргә дип килгәнегез күренеп тора. Шуңар күрә кайбер хәлләрне әйтеп бирергә тиешмен. Тазабайлар – гомер-гомергә карак авыл. Сыерны монда чабата кидереп урлаганнар. Кемнең кем икәнен белеп тотынмасагыз, алар сезне бик тиз төп башына утыртачаклар.

– Яхшы. Тикшерермен. Капчык алырга күпме кирәк?

– Дүрт йөз сум.

– Рокыя, санап бир. Банкта эшләр җайлангач, кайтарып алырбыз.

Халикъ белән без башта, колхозның акчасы бар, теге көнне алырга җай гына юк, дип уйлаган идек. Бактың исә колхозның миллион ярым бирәчәге бар икән.

Халикъ төннәр буе экономика өйрәнә. Башына берәр уй килгәндә, мине уятып, фикер уртаклаша. Минем йокым килә, аның тиешле-тиешсезгә уятуына кәефем кырыла.

– Биш мең ике йөз илле гектар сөрү җире бар. Бу – күп. Бүгенге шартлар өчен ифрат күп, – ди Халикъ, ишекле-түрле йөренеп. – Биш йөз хуҗалык. Барысы бер авылда, анысы яхшы. Культура йорты салсаң да, җыелыш җыйсаң да – барысын берьюлы кузгатырга була. Бер йөз дә туксан өч баш сыер малы. Бозаулары-ниләре белән. Тфү! Адәм тәганәсе – шул да булдымы ферма! Нәрсә карап ятканнар, кем үстерер дип ышанганнар? Иген уңышы – гектарыннан биш центнер ярым. Тфү! Көлке! Чәчү орлыгы белән фуражга да җитми! Ә колхозчыга нәрсә? Ашлама чыгару юк, тирес чыгару юк. Хезмәт көненә ике йөз грамм. Акчалата бер тиен юк. Тазабайлар – карак авыл. Гомер-гомергә карак. Урлашалар. Майларына чыдаша алмаганнармы? Һич. Ашарга юк – урлыйлар, мал-туарга юк – урлыйлар. Җан асрыйсылары килә.

Халикъ төннең яртысын марш атлап чыга. Үз-үзе белән сөйләшә. Мин инде куркуга кала башладым. Бу, мин әйтәм, үзе белән үзе сөйләшә торгач, исәргә сабышып китмәгәе. Башы сау чакта моннан алып китү ягын карарга кирәк. Ләкин хәзергә Халикъны мин түгел, Тазабайлар борчуга сала. Төн уртасында ул, мине тәмле йокымнан уятып, хуҗалык эшләрен сөйләргә тотына:

– Ишетәсеңме, Рокыя? Ә бит бухгалтер Сәлимәнең әйткәне дөрескә чыга. Районда да кисәттеләр мине: Тазабайларның һәрбер йорты – кече карак, йорт аралаш – олы карак, диделәр. Син шуны яхшы бел: каракларны җиңәрлек тәҗрибәң бар, сиңа закон өйрәтеп торасы юк, диделәр. Райком секретаре Байназаров вәгъдә биргән «Газ-69» килеп җитте бит. Сәләхине кудым. Яңа шофёр алдым. Фәйзи исемле. Шаян егет. Оптимист. Солдат хезмәтендә булган, кайсы йортның холкы нинди, кайсы агайның бармагы үзенә кәкре – биш бармагы кебек белә. Әйттем үзенә, әгәр син булышсаң, колхозда тәртип урнаштырабыз, дидем. Басу юлыннан атлы килә. «Кем бу?» – «Садри абзый». – «Холкы ничек?» – «Бармагы үзенә кәкре». Туктатабыз. Арбага салам салган.

– Председатель иптәш, – ди, – абзарның бер кырые тәмам тишек, – ди, – шушы саламны алып кайтырга гына, зинһар, рөхсәт ит инде, бардан түгел бит, юктан алу, – ди.

– Ярый, – дидек. – Салам астында нәрсә?

– Юк, билләһи, юк, – ди, үзе тотлыга.

Ачып карадык, ике капчык арыш. Амбарга илт, квитанциясен бухгалтерга тапшыр, дидек.

Халикъ бер атна эчендә бишме-алтымы кешене тотты. Ярулла Заһирыннан бер тонна бодай алып чыкканнар. Авыл халкы моны Халикъның заманында милиция эшендә эшләвеннән күрде, ул гына булдыра алган эш итеп сөйләде. Сөйли торгач, ул хәл, бик нык күпереп, әкияткә әйләнә язды.

Имеш, райком бүләк иткән машинага утырып, Саматов басудан кайтып төшә. Күрә: чирәмдә арба эзләре бер капкага кереп киткән. Стоп, Фәйзи, бу йортка бур кергән. Туктата бу машинаны, Фәйзине үзе белән алып керә. Каршыга егетнең әнисе өтәләнеп чыга. «Әйдүк, ди, бик вакытлы йөрисез, ди, бәрәңгем пешеп кенә чыкты, күршедән әҗәткә ипи сорап торыйм да тозга ярып пешергән бәрәңге белән сыйлап җибәрермен, ди. Бер дә генә борчылмагыз, күршебез Гатият мытысыда эшли, бура тутырып бодай ала, аларда ипи булмый калмас».

Башка председатель булса, рәхмәтен әйтеп китеп барыр иде. Саматовны алай гына алдый алмассың! Бик рәхмәт, апа, тамаклар бик тә ачып тора иде, керәбез, тозга ярып пешергән бәрәңгедән дә яраткан ризыгым юк минем, ди. Шофер Фәйзине ияртеп, туп-туры лапаска барып керә. Лапаста камыл астын чабып аударган печән.

– Гаеп итмә инде, персидәтел, улым Гарапша бер дә генә эштән бушамый, кышка сыерыбыз ач калмасын дип, урак белән урып апкайтканыем.

– Бик әйбәт, апа, камыл астын урганга сүз юк, – ди Халикъ. Үзе кулына тоткан таягы белән тирә-ягына төрткәләп тикшеренеп йөри. Ояда кыртлап утырган тавык бар икән, боларны күреп, дөньялар бетереп кытаклый башлый.

Гарапшаның әнисенә шул гына кирәк тә.

– Бу ниткән көпә-көндез тавык куркытып йөрү, тол катын дигәченнән дә, мыскыл итәргә уйладыгызмыни? – дип разбой сала башлый. Кеше җыймакчы! Халикъны андый провокация белән генә куркыта алмассың! Андыйны ул милиция эшендә кырык күргән.

– Гафу итегез, апа, гаеп бездә, – ди Халикъ Саматов. – Без үзебез туздырганны төзәтә дә беләбез, дип, тавык оясына барып керә дә оя астыннан капчыгы белән бодайны тартып та чыгара.

«Саматов ул, овчарка эте кебек, кайда чит нәрсә ятканны исеннән сизеп таба», – дип сөйли башлады халык. «Мескен тол катын» йортына Халикъ пүнәтәйләр чакыра, өй астыннан, чормадан, чоланнан ун капчык ашлык табып алалар.

Шундый халык авылда биш-алтыга җыелды. Иң азау теше ярган икесен утырттылар. Авыл кинәт тынып калды. Кичен чыгып йөрү, басу юлларында урлашу бетте. Әмма мин бу тынлыкның юньле тынлык түгел икәнен күреп тордым. Моның ахыры ничек тә бер Халикъка барып тоташырга тиеш. Төрмәгә эләккән кешеләрнең туганнары Халикътан үч алачак әле!

Беркөнне кичен, Халикъ кайтканчы дип, аш-су әзерләп йөри идем, баскыч төбендә өзек-өзек итеп бик кискен сөйләшкән тавыш ишеттем.

Чыксам, төрмәгә утыртылган Гарапшаның абыйсы Мөбарәкша тавыш куптара. Исереп килгән.

– Барыгыз, кайтып йоклагыз, – ди Халикъ.

– Кайтмый торсын! Сөйләшәсе сүз бар.

– Сүзне идарәдә сөйләшербез, кайтыгыз, – дип, Халикъ чоланга менә башлады, мине күреп, бар кер, дип кул селтәде. Андый чакта китеп буламы соң! Карыйм, Мөбарәкшаның танавы кыегайган, Халикъ өстенә килә.

– Кара аны, тәти егет, үкенергә туры килмәсен. Синең ише закун капчыкларының ике аягын бер кунычка тыккан бар безнең!

Халикъ сүз көрәштермәде, эшнең юньлелек белән бетмәслеген аңлап, арты белән чигенә-чигенә, баскыч күтәрмәсенә менде. Мин читкә тайпылып калырга гына өлгердем, ишеккә арканы терәп алды да шундый итеп тибеп җибәрде, әле генә акаеп килгән Мөбарәкша баскычтан очып җиргә капланды. Куеныннан, шалтырап, арба кендеге төшеп калды. Тынсыз ята. Котым чыкты, җан җиренә тибеп, үтереп үк куймадымы, Ходаем? Барып карадым: сулу ала, исән. Ул арада Халикъ та килеп җитте. Тегене якасыннан урап алып күтәрде, чигендереп капкага тикле алып барды да урам якка селтәп атты.

Мин, паника куптарып районга барып әйтсә, жалу итсә дип, аны аптыратып бетердем.

– Итмәс. Керосином пахнет! – диде Халикъ, бүтән сүз дәшмәде.

Иртәгесен Мөбарәкша идарәгә килгән, бригадирлар алдында Халикътан гафу үтенә икән. Янәсе, син минем башымны тиштең, дөрес тиштең, миңа шул кирәк тә, фәлән-фәсмәтән…

– Син кем? – дигән Халикъ. – Минем сине күргәнем дә, белгәнем дә юк.

Идарәгә җыелган халыкның шаркылдап көлүенә түзә алмыйча, Мөбарәкша өенә кайтып киткән. Мине очраткан чакларда да ай буе дәшми кара коелып йөрде, аннары ничектер яктырып исәнләшә башлады. Мин, моның нигә шулай икәнен белергә теләп, Халикътан сорадым.

– Кеше бит хайван түгел. Гаделлекне кайчан да булса бер аңлый, – диде Халикъ. – Минем үземә генә килеп, идарәдә тәүбә итте. «Мин авылның ата карагы. Председательләрне без капчык киертеп дөмбәсли идек. Син сабак укыттың миңа. Әйткән сүз менә шул: синең иң беренче памушнигың булам, урлауны ташлыйм», – ди.

Урлавын ташлагандырмы-юкмы, әмма ул тиздән Халикъның уң канаты булып китте. Бактың исә ул беренче кул балта остасы, беренче кул тугымчы икән. Шулар өстәвенә тимер-томырны да белә. Мал-туар үрчетәм дисә дә, төшеп калганнардан түгел. Халикъ моны ферма мөдире итеп куйды. Ну, тынгысыз да адәм булып чыкты соң! Ике көннең берендә, таң сызылуга, тәрәзә төбендә кем диген – әлеге дә баягы Мөбарәкша. Фермалар янына коры чакта салам кайтартып калдыру, печән ташып кую, сарыклар фермасының түбәсен яптыру – Халикъның өстеннән төшми – камчылап куа! «Әллә бу теге чактагының юри үчен ала микән?» – дип тә уйлап куям. Халикътан сорыйм, юк, ди. Намусы уянды, әнә шул намус куа, ди.

Халикъның чын ярдәмчеләре икәү булып чыкты. Берсе – крестьянча нык акыллы, практичный Мөбарәкша булса, икенчесе – парторг Тәлгатев. Ул да юрист, дүртенче курс студенты. Өчәү җыелып алалар да, ун ел буена председательдән председательгә күчеп йөргән котсыз йортның кара ягын тәмәке төтене белән төтәтеп, киләчәк көнгә колхозны зур юлга алып чыгачак эшләр белән хыялланалар. Кычкырып-кычкырып сөйлиләр. Тавышлары колагымны тондырып бетерә. Башта практичный Мөбарәкшаның карлыккан тавышы гөбе төбеннән чыккан сыман ишетелә. Кыска гына, кадак суккандай, саран гына итеп әйтә:

– Җитен чәчәргә кирәк. Удмуртлар җитеннән уңды. Пилга персидәтеле Гаврила нәрсә ди: «Где лён – там мильон!» Бар Гаврила янына, нинди китаптан укып үстергәнен бел, хәзергесе көндә китап – иң беренче акыл!

Парторг Тәлгатевнең кызу-кызу сөйләгән ачы тавышы яңгырап китә:

– Мөбарәкша абый дөрес әйтә: җитен синең экономикаңны ныгытачак. Иген уңышын тиз генә яхшыртып булмый, ашлама юк, техника юк. Колхозчының күңелен нәрсә беләндер үстереп җибәрергә, эшләгәне бушка китмәячәгенә ышандырырга кирәк. Җитен орлыгына үзем барам. Гавриланың улы Лёша минем белән бергә укый, әтисенә шуның аркылы сүз әйттереп куярмын. Юк ашламаны көтеп ятма, җирне ныгыта торырга кирәк. Бердәнбер котылу юлы – күпьеллык үлән чәчү.

– Симәнәсе юк бит.

– «Сабанчы» дан биш-алты центнер клевер орлыгы сорарбыз. Өч елдан биш-алты йөз гектарга җитәрлек симәнә бирә. Әле беркөн генә председателе, банктагы счётыма арест салдылар, син юрист кеше, өйрәт әле, дип килгән иде. Юлын өйрәтеп җибәрдем, гел безнең җайдан торып эшләргә булды.

Алар шулай хыялланып төн үткәрәләр. Мин урам яктан ишетелгән шыпырт тавышларны тыңлап ятам. Өй буендагы өянке иртәнге җиләс җилдән әкрен генә гөжли. Бер агачта, өздереп, сандугач сайрый, сандугачның кайгысы юк, аңа тирәк булсын да сайрарга таң булсын. Монда кешеләр хыяллана, ә иртәгесен-иртүк идарәдә, кырда, басу станнарында кешеләр киләчәк көннәрен кайгыртырга тотыныр, бригадирлар белән, председательләр белән яңа дау, яңа низаглар кубар. Дөнья шулай икән ул: гаугасыз бер генә көн дә узмый.

Тормышта тыныч кына, гамьсез-рәхәт кенә яшәүчеләр дә бар. Минем белән Яңа бистә мәктәбен бетергән Мөхлисә, Ташкентка китеп, үзбәк егетенә кияүгә чыкты. «Ярты гектарлы җимеш бакчабыз бар, үзебез кызыл аракы кайнатабыз, үз машинабыз белән йөрибез, ике катлы агач йортта торабыз», – дип язган. Кешеләргә кияүнең дә рәтлесе, дөньяда тора белгәне табыла. Булмады инде минем бәхетем! Колхоз дип, кеше бәхете дип авыз суларын корыта торган шыр тиле Халикъка чыгып, әрәм булды яшь гомерем. Ни үзенә, ни кешегә, дигәндәй, көн тудымы – хәсрәт, кич җиттеме – сагыш. Өздереп-өздереп, сандугач сайрый. Мөхлисә, мөгаен, сандугач сайрауларын рәхәтләнеп тыңлый торгандыр. Мин аны чуар парчалы үзбәк халаты кигән итеп, бергә китереп кушкан шомырт кара кашлы, кояшта янган каратут йөзле, таза һәм шат күңелле итеп күз алдыма китерәм. Янында бер көтү баласы; ул аларны тез башына утыртып, хөрмә ашатадыр. Мин аның бәхетеннән үләр чиккә җитеп көнләшәм һәм әллә ни гомер йокыга китә алмый ятам…

Гаделлек итәм, авыл халкында ышаныч тудырам дип, сантый Саматов бәлагә тарыды. Дәүләткә тапшырганның унбиш процентын колхозчыларга бирә бару хокукы бар икән. Ни өчендер Халикъ нәкъ әнә шул хокуктан файдалануны үзе өчен аеруча кирәкле чара дип уйлый, чөнки ул шуның белән колхозчының ышанычын казанырга итә иде. Шул процентлар белән саташып йөри торгач, моның акыллы башына дәүләткә биргән ашлыкның унбиш процентын түгел, ә кырда утырганның, ягъни әле җыеп алынасы игеннең унбиш процентын бирергә, дигән уй килә. Колхозчыга бүләргә өч мең биш йөз центнер икмәк исәпләп чыгара. Ут чыккандай чаптырып, ведомость төзеттерә, хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый, ә калган ашлыкка бер йөз баш сыер контрактовать итә.

Мин бу вакытта МТСка кадрлар бүлегенә эшкә кергән идем, Халикъның ярамаган эш эшләвен иң элек МТСта белеп алдылар. Директорыбыз Хәмзә Сафич мине үз итә иде, иремнең тиешсез эш эшләвен сер итеп кенә ул миңа әйтте. Әгәр Халикъ ялгышканын райкомга үз теле белән барып әйтмәсә, утызмеңче дип тормаслар, ике дә уйламый, төрмәгә ябып куярлар, диде.

Кулымнан эш төште. Күңелемә хәвеф тулды. МТС ихатасы бездән әллә ни ерак түгел иде, төшке аш вакытында өйгә чаптым. Халикъ өйгә кайтып кына тора иде, елар чиккә җитеп, аның ялгышканын сөйләп бирдем.

Халикъ мине, кашларын җыергалап, өнәр-өнәмәс кенә тыңлады. Мин шундук аңлап алдым: колхозчыга бер кило икмәкне белеп өләшкән ул сантый, белмәмешкә салынган гына!

Тагын ике көннән Халикъны җилтерәтеп районга алып киттеләр. Ул елларны үзбаш кыланганнарның чәченнән сыйпамыйлар иде. Миңа ни өчендер Халикъны өйгә дә кайтарып тормаслар, шуннан гына утыртып куярлар кебек тоела башлады. Халикътан бигрәк үзем кызганыч булып киттем. Аңа нәрсә! Төрмәнең ни икәнен белә. Ике дә уйламый кереп утырыр, срогын да тутырып чыгар, чыккач та әле, мин хаклы идем дип, күкрәк сугып йөрер. Өч балам белән мин нишләрмен?

Шуларны күз алдыма китергәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, үтереп башым авырта, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта башлады. Ниләр дип кенә газаплый бу мине, үзен уйламаса, мине, балаларын уйласын иде.

Төн урталары җиткәндә, капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Атылып урамга чыктым. Машина кабинасыннан ишелеп Халикъ килеп төште. Иңнәренә барып сарылдым:

– Ниләр эшләдең син, җүләркәем? Кайчан утырталар?

– Зинһар, урам уртасында паника куптарма, – диде ул. Гадәтенчә өзеп, кыска итеп әйтте. Тик шунда гына эчемә бераз җылы керде.

– Йә, турама бәгъремне, әйт, ни булды? – дидем, аш җылытып китерергә дә онытып төпченә башладым.

– Колхозчы икмәкле, мин «строгачлы» булдым, – диде тыныч тавыш белән, һәм әз генә елмаеп та куйды, әйтерсең аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр.

Халикъның моннан соң да чәчемне агартырдай эшләре аз булмады. Озакламый ул МТС белән дау куптарды. Хәмзә Сафич аппаратында эшләгәнлектән, таякның дәү башы минем өскә төште. Директор белән председатель принцип өчен ут уйната, аларның утлы күмерләре минем өскә коела. Натуралата түләү ул заманда гектар башыннан иде. Кулында вымпел тоткан алдынгы комбайнчы Сабир утыз ике гектар арыш урган, Халикъ аңа, гектар башыннан исәпләгәндә, 32 центнер натуралата түләргә тиеш, ә тегенең нибары бер бункер икмәге бар. Халикъ әйтә, гектар башыннан түләмим, центнер башыннан түлим, ди, гектар башыннан түләү ул – колхозчыны егып талау, ди. Хәмзә Сафич әйтә, синең өчен генә аерым закон юк, түләмәсәң, судка бирәм, ди. Ул заманда шулай иде бит: бармы синең икмәгең, юкмы – түлә! Түлә! Түлә! Хет бөтен ашлыгыңны, орлыкка дигәнеңне, фуражыңны биреп бетер – МТСның анда эше юк.

Халикъ иртән тора да Пәнҗәргә чаба, госпоставка алуларын үтенә, госпоставкадан, ни дисәң дә, центнерына биш сум акча керә, азмы колхозның чыгымы! Колхозга акча керә генә башлый – Хәмзә Сафич, нишләп Тазабайлардан ашлык керми дип, мине ирем Саматов янына җибәрә.

– Халикъ, – дим мин, елар дәрәҗәгә җитеп, – сиңа гына бик күп кирәкме соң? Нишләп син мине кара кайгыларга саласың? Закон бит бер синең өчен генә чыгарылмаган. Әйләнә-тирә барысы гектар башыннан түли. Табылган акыллы баш – законны әйләнеп үтмәкче! Үлсәң дә, сиңа законны әйләнеп үтәргә ирек бирмиләр, син юри, миңа үч итеп эшлисең моны! Чыдамасын, китсен, директор Хәмзә Сафич миңа кырын карасын, мине эшемнән куып чыгарсын дип кыланасың!

Сүзләремнең хаклы түгеллеген дә беләм. Халикъның юри эшләмәгәнен дә белеп торам, әмма йөрәгем чуарланган, гарьлегем ташып чыккан, нәрсә әйткәнемә исәп биреп тормастан, җанымда җыелганны Халикъ башына аударам. Ул мине кашларын җыергалап тыңлый, озынча чибәр йөзеннән күләгәләр уза, карчыга борынының канатлары сизелер-сизелмәс тетрәнеп куя. Ахырда ул түзми, тыенкы итеп:

– Ярар, бүгенгә җитеп торыр, калганын иртәгә әйтерсең, – ди.

Вакыт-вакыт, күңелем җибәргән чакларда, мин Халикъ ягына авып бетәм, ул булып борчылам, Казаннан алып килгән балаларымны ул булып үгетлим. «Бигрәкләр дә күп шул әтиегезнең эше, бигрәкләр дә көйрәк җан шул сезнең әтиегез», – дип сөйләнәм. Халикъны гел дөресен генә эшли торган, үтә дә чыккан акыллы, зирәк кеше итеп күрсәтәсем килә. Балаларыма гына түгел, авыл халкына шуларны кычкырып-кычкырып әйтәсем килә. Хәер, алар моны миннән башка да беләләр бугай, эшкә теләбрәк йөри башладылар. Саматов хезмәт көненең кадерен арттырды, дип сөйләнәләр.

Пилга председателе Гавриладан алып кайтып чәчкән унике гектар җитен икенче елны җитмеш биш гектар чәчәрлек уңыш бирде. Ә җитмеш биш гектар җитен уңышы ике йөз дә илле мең сум саф табыш китерде. Мөбарәкша абзый, парторг Тәлгатев белән бик һәйбәтләп киңәшеп, ул акчаны спецсчёт дигән статьяга кертеп җибәрделәр, алай итсәң, имеш, хезмәт көненә түләүне яхшыртырга була. Файдасы аның белән генә бетмәде, колхозга радио керттеләр, нәрәтне радио белән бирә, ашыгыч карарларны радиодан әйтә торган булдылар. Җитен дигән хикмәтле нәрсә мал-туар караучыларга да акча бүлеп бирә башлады.

Мин күңелемнән генә сөенеп йөрим. Җайлана бит иремнең эшләре. Берүк күз генә тия күрмәсен. Ләкин ул заманда яңа бер нәрсә уйлап чыгармаган көн аз иде. Инде барысы көйләнеп бетте, инде эшләр җайга салынды дип кенә торганда, куян асрау, каз-үрдәк үрчетү дигән яңа бер нәрсә уйлап чыгардылар. Бөтен дөнья шул турыда шаулый. Безнекеләр дә җиң сызганып эшкә тотындылар. Алагаемга ду китереп, колхозчылардан контрактация белән куян җыеп алдылар. Бу эшнең энтузиасты итеп практичный Мөбарәкшаның мал-туарны бик тә ярата торган олы улы Сөләйманны куйдылар. Элекке бер бригада өен куян торагына әйләндерделәр, илле баш куяннан район күләмендә үрнәк ферма оештырылды. Китте, мин сиңайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Шушы базада район куст семинары җыйдылар. Энтузиаст Сөләйман белән куян караучы Вагыйз ничәмә-ничә колхоздан килгән председательләргә, ферма мөдирләренә тәҗрибәләрен сөйлиләр. Район газетасы, «Кызыл таң» колхозын мактап, зур гына бер полоса чыгарды.

Халикъның нигәдер сөмсерләре коелып йөри. Дәшми. Юньле-рәтле сөйләшми. «Ни булды икән тагын моңа?» – дип баш ватам.

Беркөнне каз үрчетүче Мөбинә белән сөйләшкән чакларына туры килдем.

– Халикъ абый, сез үзегез акыллы гына кеше, ниткән эш инде бу? – ди Мөбинә.– Тавык йомыркасыннан без табыш алабыз, ә казлар шул табышны ашап, йотып баралар. Колхозчыдан илле баш каз җыйдык, җиде бәбкә чыкты, адәм мәсхәрәсе!

– Шаулама, Мөбинә, алар безнең данны күтәрде, «Кызыл таң»ны республикага ишеттерде, галстук тагарга кирәк аларга, – ди Халикъ. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә.

Инкубатордан ике мең чамасы үрдәк бәбкәсе алганнар иде, көзгә таба Иж елгасы култыклары ап-ак булды. Казаннан килеп, фотографлар шарт та шорт рәсемгә төшереп йөрделәр. Илле баш куян көзгә таба йөз илле башка җитте. Кая карама, Халикъны мактыйлар: район газетасында да Саматов, өлкә газетасында да Саматов! Тик Саматов үзе генә әвене янган кеше төсле йөри. Идарәдә исәпләп чыгарганнар: йөз илле баш куян дүрт йөз баш сарыкка исәпләнелгән клеверны ашап бетергән, үрдәк-казның ашаганы итеннән өч мәртәбә кыйбатка килеп төшкән.

Алай да Халикъ бу юлы дау күтәрмәде. Колхоз активын җыеп, кайсыдыр бер академикның китабын кат-кат укыдылар да, махсус фермалар булмау сәбәпле дигән үтә дә акыллы бер сылтау табып, бик әллә ни кысмыйча гына, алтын бәясенә төшкән куяннарны, Иж суларын балкыткан үрдәкләрне әкрен генә бетерә башладылар. Радиолар да тынды, газеталар да Саматов исемен тәсбих урынына тартмас булдылар. Аның каравы озак та үтмәде, өлкә газетасында, председатель Саматовка багышлап, «Травопольный король» дигән мәкалә бастырып чыгардылар. Район вәкилләре чатыр чабышып килде, карап торып, клевер җирләрен сөрдерттеләр. Шулай да, вәкилләрне борыннарыннан сөйрәп йөртә торгач, Җайлангар урманы артындагы аулак бер почмакта ике йөз җитмеш гектар клеверны сөрдертми алып калдылар.

Үлән басуларын бетерүнең «файдасы» күзгә бик тиз күренә башлады. Сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгып килгән колхоз, яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып төште. Күрше «Фрунзе» колхозыннан бер көтү халык килеп, Халикъның байрагын алып киттеләр.

Бу хәлләргә күнегеп кенә килгәндә, ящур өянәге башланды. Халикъ көн дә фермада, төн дә фермада. Коммунистларны чиратлап дежурга куйды. Мең газапка төшкән бер ай йокысыз төннән соң өянәк узды. Район комиссиясе алтмыш җиде баш дуңгыз баласына акт язып кайтып китте. Артыграк та ычкына иде, әлеге дә баягы Халикъның булсынга йөрүе җиңде.

4

Ни булды минем бу Халигыма? Колхозның мал-туарын үләнсез калдырдылар, партбилетында каты шелтә асылынып тора, ә ул һаман черәшә, һаман черәшә. Газеталардан укып, Белоруссиядә атаклы «Рассвет» колхозы барлыгын белеп алды, башта парторг Тәлгатевне җибәрде, аннары үзе барып кайтты. Җитенне, «Рассвет» тагы кебек, кул белән түгел, машина белән үстермәкчеләр. Хезмәт көненә акча түләү ясады. Анысы да җиңел булмады – авантюра дип җанына тиделәр. МТС базасының Тазабайларда булуыннан файдаланып, авылны электрлаштыра башлады. Ел саен утыз-кырык йортка ут кертәләр, уен эш түгел бит – баганасы, чыбыгы юк, монтерларын табарга кирәк. Сугыш елларында бик беткән, бик өшәнгән хуҗалыкларга, өмәләр ясап, йортлар салдыра бу. Хуҗалар өй туе ясый. Халикъның түбәсе күккә тигән – үзенә йорт салып кергәнмени!

Килгән көннәрдәге тиле гадәте тагын әйләнеп кайтты. Төннәрен ишекле-түрле йөреп, марш атлап үткәрә, үзе белән үзе сөйләшә:

– Колхозга акыллы җитәкчелек итү – кадрлар булдыру дигән сүз. Яхшы бригадирларың булмаса – нуль син, Саматов. Ялгыз – нуль. Завхозсыз кая барасың, бухгалтерсыз? Бик шәп экономист кирәк. Парторг Тәлгатевтән уңдым, хыялга бай, ышандыра белә, ләкин бит ул гомергә бездә тормаячак, институт бетерүгә, юрист булып китәчәк. Аның киләчәге – юриспруденция. Югары партия мәктәбендә укучы Әнвәр Тавилов бар, әллә шуны үзебезгә кайтарыргамы? Башлы егеткә охшый. Кәҗүнни булып чыкмаса? Колхозның үз инженеры, үз механигы булырга тиеш. Хезмәт көненә бер кило ашлык түләү ясадык – анысы яхшы. Сакларга шуны, сакларга! Бурычның бер миллионын түләдек, калганын списать итсеннәр. Итсеннәр!

Минем сантыемның төннәр йокламый уйлап йөргәннәре дөрескә чыга бара. Ул, үзе дә сизмәстән, МТС техникасын алуга әзерләнгән булып чыкты. Хөкүмәт карары чыгуга, район җитәкчеләре «Кызыл таң»га ябырылдылар:

– Халикъ Габдрахманович, синдә акча бар, давай үрнәк күрсәт!

Каты шелтә бирсәләр дә – Халикъ, үрнәк күрсәтәсе булса да – Халикъ. Ярый әле, Саматов бар. МТС техникасын, МТС мастерскоен алырга йөри бу. Белгечләр чакыртып бәя куйдылар, түләп бетерү срогын билгеләделәр. Механизаторлар колхозга элеккечә гектар башыннан түләү белән күчәргә тиеш. Саматов тагын үз туксанын тукылдата башлады. Юк, ул гектар башыннан түләүгә риза түгел, аңа совхоз нормасы булсын – центнердан! Бу, имеш, югары уңышка стимул!

Табылып тора бит моның тегермәненә су коючы. Механизаторлар бригадиры Габдулла Маликов әйтә, мин риза, ди, колхозчыдан безнең кай җиребез артык, доходыбыз хәзер кимесә, соңыннан артыр, ди. Идарә җыйдылар. Колхозның гомуми җыелышында сөйләштеләр, Саматов шулхәтле тырышты, тәки совхоз нормасын үткәрттерде. Менә китте низаг: элек икешәр-өчәр машина бодай алып кайткан комбайнчылар бер машина белән кала, тегеләрнең хезмәт көне ике ярым мәртәбә кимеде. Районнан килеп бер кысалар, механизатор халкы бер тирги! Алай да чыдаса чыдый икән кеше. Ике ел уздымы-юкмы, Габдулла Маликов белән моның әйткәннәре тагын дөрескә чыга башлады. Механизаторларның уңышны әйбәтрәк аласылары килә: тракторчысы да җирне әйбәтрәк сөрә, комбайнчысы да сирәк басу сайлап йөрми. Кышын басуга тирес чыгарыйк, ашлама ташыйк, дип, өйгә килеп йөдәтәләр. Стимул! Кайткан ашламаны да Әгерҗе станциясенә аударып калдырулар бетте. Гектардан уңышны ничек тә күбрәк алырга кирәк. Колхоз тауга менә бара. Авыр йөккә җигелгән ат кебек гыжлый, туктап-туктап тора, ләкин менә. Черәшә-черәшә менә, Халикъның үзе кебек. Иген уңышы да үсә, акча өләшү дә арта, ике-өч ел бик ныгытып, билләрне буып тартканнар иде, «Кызыл таң» белән «Фрунзе» колхозы миллионерга чыкты куйды. Менә кайчан минем сантыемның сөенер көннәре җитте. Тик Халикъның алама бер гадәте бар: сөенечен дә адәм рәтле сөенә белми, кайгыга да башын салып йөргәне юк. Гаделсезлек булса гына тиресеннән чыгардай булып шашына, ул якка кан бик кызу!

Миллионер булдык дип, бәйрәм итәргә чамалап килгән Мөбарәкша абзыйны җайлап кына үгетләп чыгарды. Сарыклар фермасын салып бетерәсе бар, Культура сараена фундамент сала башларга кирәк – бәйрәм кайгысы түгел, янәсе!

Халикъның сөенече белән кайгысы янәшә йөргәнгә мин күнеккән идем инде. Миллионер булганның икенче көнендә үк, күкрәп-яшенләп, хәсрәте дә килеп җитәр әле дип көтә башладым.

Андый хәсрәт озак көттермәде.

Алтмыш икенче елны яз бик матур килде. Игеннәр күкрәп үсте. Авыл картлары елның килешенә эчтән генә сөенеп, берүк күз генә тия күрмәсен, дип йөриләр. Халикъ эшне каты кул белән алып бара. Арыш басулары дугалы ат күмелерлек. Такыр елны тырышканнан икеләтә нык тырышырга кирәк. Механизаторлар, центнер башыннан булганга, ашлыкны көрәп алачак. Төнне көнгә, шәфәкъне таңга ялгап эшлиләр. Колхоз кәнсәләрендә кеше калмады, яшелчәдән, җимеш бакчасыннан кырга күчтеләр. Халикъның йоклаганы да юк. Аяк өсте яки утырган җиреннән генә черем итеп ала да кырга чаба. Тугыз көн тула дигәндә, арышны урып бетерделәр. Бодай урырга керешкәннәр иде – китте яңгыр, китте яңгыр! Ярты көн ява, ярты көн аяз. Комбайнчылар, лётчиклар кебек, көн аязганны каравыллый. Машиналар Пәнҗәр юлыннан кайта алмый интегә. Халикъның теге чакта, ике институтта берьюлы укыган заманындагы кебек, чыкмаган җаны да таралмаган сөяге генә торып калды. Көннәр буе юеш кием белән йөргәнгә, Халикъ, бик хәтәр салкын тидереп, больницага керде. Анда да әле карышып маташкан була. Яңа сайланган парторг, Югары партия мәктәбен бетереп кайткан Әнвәр Тавилов, районнан врач чакыртып, ай-ваена карамый, сәгате-минуты белән илтеп салды. Больница әле дә ярый үзебездә – Тазабайларда. Балаларым янында күрше хатынын калдырдым да,  үзем дә кердем Халикъ янына. Көйрәк җан, мин әйтәм, юньле-рәтле дәваланмас, йә качып чыгып китәр, дим. Үзем карап, үзем терелтергә исәплим, көне буе янында утырам. Тизрәк терелтәсе булгач, Халикъ та каршы килми.

Хәл белергә райком секретаре Байназаров килде. Үз гомерендә бер мәртәбә Халикъның да сөенгәнен күрдем. Сүнеп барган күзләренә нур керде, кайнар кулы белән беләгемнән тотып әйтә:

– Хәл белергә Галим Саттарович үзе килгән. Ә син әйтәсең, минем берәүгә дә кирәгем юк, дисең. Менә бит, килгән.

Райком секретаре баш врачны чакыртып алды да:

– Терелтегез безнең председательне, чыксын тизрәк! Монда аунарга ярамый аңа, – диде. Халикъка карап, иптәшләрчә елмайды: – Борчылма, Саматов, ныгытып терел, колхозыңа вәкил калдырам, эшләрең артка китмәс…

Әнә шул сүз ошамады Халикъка. Ни пычагыма кирәк ул вәкил, ди. Парторг бар, бригадирлар бар, идарә бар. Телефоннан колхоз хәлләрен сораша башлады. Хәлләрне парторг Тавилов хәбәр итә. Ул яшь кеше, алдаша белми, юатып та маташмый, туп-туры әйтә.

Секретарь килеп киткәнгә ике көн үткән иде, шулай телефоннан сөйләшә минем Халигым, күрәм, телефон трубкасын тоткан кулы дерелди, йөзе көл кебек агара бара.

– Ни булды? – дим, әйләнеп тә карамый.

– Сез нәрсә, кем кушты? Башың бармы синең, юкмы? Мин синнән сорыйм, кем кушты? Үтердегез, пычаксыз суйдыгыз?!

Күзләре урыннан чыгар дәрәҗәгә җитеп шашына башлагач, телефон трубкасын йолкып алдым. Врачны чакырдым. Көч-хәл белән урынына яткырдылар. Баксаң-күрсәң, орлыкка дип әзерләнгән сигез йөз центнер бодайны дәүләткә озатканнар икән. Кем кушканмы? Уполномоченный. Имеш, тагын җыярсыз! Җыярсыз! Җыярсың, бар, яңгыр астында яткан бодайдан орлык җыеп кара.

Халикъ ярсына, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитеп дулый. Мине дә, сестраларны да, врачны да тыңламый, киемнәрен эзләп, коридордан чаба. Ниһаять, мин аның сабырлыгы беткәнен, үләр чиккә җитеп ярсыганын күрдем. Аны больницада алып калу мөмкин түгел иде.

Кайту белән вәкилне идарәгә чакыртып китерде. Бер генә кычкырды:

– Бүген үк китегез! Вон! Юкса эт өстереп куармын!

Шул ук көнне кайтып китте вәкил. Шул ук көнне райбашкарма председателе Фәхриев килеп җитте. Анысы да Халикъ кебек кайнар адәм. Ләкин башта, Халикъның ачуын кабартыр өчен, сабыр тавыш белән сөйләшеп маташты:

– Партия карарларын үтәмәскә булдыңмы, Саматов? Власть вәкилен куып җибәрәсең! Бик шәп… – Кинәт өстәлгә йодрык белән китереп орды: – Саботажник! Райком күрсәтмәсе сиңа бер тиен дә тормый! Менә сиңа мең ярым центнер өстәмә задание – үтәмәсәң, үзеңә үпкәлә!

– Өстәмә планны күптән үтәдек.

– Тагын үтәрсез. Үзеңдә глубинка ачасың. Тирә-як колхозлардан икмәк кабул итә башла.

Халикъ та курка торганнардан түгел.

– Син үз кабинетыңда түгел, Фәхриев. Йодрык төймә миңа. Әгәр колхозга килеп командовать итәргә телисең икән, мә – ачкыч, мә – печать, итә бир.

Әнә нинди хәлгә китереп җиткерделәр авыру Халикъны.

Фәхриев сүрелә төште. Саматовның тирләп чыккан битенә карап:

– Кызынма, Саматов. Киттек амбарга, – ди. Киттеләр. Мин дә ияреп бардым. Халикъ бит чыгырыннан чыгып бара, Алла сакласын, һуштан язып егылуы бар. Юк, мин инде аны миһербансыз адәмнәр кулына бүтән калдырасым юк. Шушы бәлаләрдән исән-аман алып чыксам, алып китәм Казанга. Җитәр, күп мыскыл иттеләр, элекке заман түгел.

Амбарга киләбез. Дүрт мең центнер ашлык амбар алдында ята. Тау-тау көшел.

– Икмәгең күп бит, – ди Фәхриев.

– Аз түгел.

– Ә нигә карышасың?

– Дәүләткә бармый ул, фуражга гына яраклы.

– Ник?

– Кызган.

– Карарбыз. Барырмы, юкмы?

Фәхриев бездән туп-туры Пәнҗәргә киткән. Заготзернодан лаборатория килеп төшә: бер автомашина, өч лаборант кыз.

Халикъ начаррак төшләрен күрсәтә. Аңар фураж кирәк. Ашлыкны яраксыз тапсалар, фуражлы була, янәсе. Беркатлы сабый. Үзе чиста күңелле булгач, бүтәннәр дә шулай дип уйлый. Нәтиҗәсе нәрсә? «Кызыл таң»да икмәк чери. Саматов дүрт мең центнер икмәкне бозган. Менә кайчан район аппараты хәрәкәткә килде. Биш көннән бюро. Халикъ аңлап алды: икмәк черетте дип төрмәгә тыгачаклар. Фәхриев тә, вәкил дә Халикъны гафу итмәячәк. Ләкин Халикъның анда эше юк. Икмәкне сакларга. Икмәкне сакларга!!!

Биш көн Халикъ кебек тиз уйлый белә торган кешегә бик озак гомер ул. Кырдан дүрт комбайн-самоходканы кайтартты, бер-бер артлы тезеп куйды да комбайннар аша үткәреп тора. Өч сортировка белән җилләтәбез. Ир бирмәк – җан бирмәк, ди, мин дә җиң сызганып тотындым, кипшергән ашлыкны чутлап кабул итәм. Ашлык кипшереп кенә калмый, чистара да. Колхозчылар да дәртләнеп тотынды. Бердән, икмәкле булалар, икенчедән, Саматовны кулдан ычкындырасылары килми. Азмы булышты ул аларга, азмы алар өчен хәсрәт чикте? Аларның тырышканнарын күреп, минем күңелләрем нечкәрә. Сортировкадан чыккан ашлыкны ябык ындырга кертеп, зернопульттан үткәрәбез. Аннан сушилкага озатасы. Тәүлек буе, өч смена эшли сушилка. Өч көн тулды дигәндә, бер мең җиде йөз центнерны киптереп бетерә яздык. Тагын өч көн тырышсак, дүрт мең центнер икмәкне коткарып калабыз.

Фәхриевкә кемдер җиткергән: Саматов икмәкне киптереп бетерә!

Халикъны биш көннән түгел, иртәгесен үк чакырталар бюрога. Парторг Тавилов белән икесе иртә таңнан машина куып, Пәнҗәргә киттеләр. Халикъ бюродан курыкмый, аның бар борчылганы – икмәк! Китәр алдыннан, ул колхоз механигын чакыртып алды. Мөбарәкша абзыйны чакыртты, сушилкага эшкә күчкән Мөбинәне чакыртты:

– Туганнар, бер генә минутка да эшне туктатмагыз. Бу – минем приказым да, үтенечем дә. Миннән башка бер кешене дә тыңларга хакыгыз юк, – диде.

Пәнҗәр бездән егерме чакрым. Юллар бозык. Кайчан барып җитәләр дә кайчан кайтып җитәләр. Күңелемдә ут, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта. Юк, мин Халикъны эшеннән алырлар дип курыкмыйм, алсыннар, мин хәтта шуны телим, ичмасам, адәм рәтле тыныч эшкә күчәр иде. Тырышып ярамый кеше, койрык болгап ярый. Халикъта аларның берсе дә юк. Аның үзе ышанган иманы бар, ул – дөреслек. Ул – намус. Ул – булсынга эшләү. Аны аңламадылар, аны көчләргә, ирексезләргә теләделәр, аның сырт йоннары кабарды. Бәлки, ул үзенең үлеменә киткәндер. Ходаем, бик артык тискәреләнмичә, дуламыйча, ипләбрәк сөйләшсә, ичмасам, эшеннән алу белән туктарлар иде, көрәгең таза булса, эш беткәнмени? Мин аңар Казанда йөз эш табып бирәм. Бу юлы инде ул, бәлки, карышып та тормас. Җитәрлек сабак укыттылар аңа. Шыр тиле булмаса, аңларга тиеш. Төрмәгә генә башын тыга күрмәсеннәр, эшеннән алу берни түгел, эшеннән алганга сөенәм генә. Күңелемнән мин кырыкмаса кырык тапкыр шул уйны уйладым. Халикъны үзем белән Казанга алып китәр өчен, әллә ниләр эшләргә әзер идем мин.

Кич җиткәнче, ике-өч тапкыр идарәгә барып кайттым, парторг Тавилов хатыны Хәдичәдән белештем. Хәдичә – яшь хатын, дөньяның ачысын-төчесен татымаган, мондый тәшвишне беренче тапкыр күрүе булганлыктан, кайгыра да белми. Нәрсә булсын аларга, юри эшләмәделәр бит, ди, мине юатып маташа.

Авыл өйләрендә утлар кабынып, берничә көн яумый торган яңгыр тагын сибәли башлагач, балчыкка, ләмгә батып, машиналарын Җайлангар урманында калдырып, Халикъ белән Әнвәр кайттылар.

Мин хәл сорашырга ташландым.

Халикъ теләр-теләмәс кенә әйтте. Бюро булган. Аны председательлектән алалар икән. Бар сөйләгәне шул булды. Мин бик ялынгач, тагын ике сүз өстәде: дөбердәтеп аласылар!

Тагын бер сәгатьтән Халикъны партактивка чакырып алдылар. Активны Халикълар белән килгән прокурор ярдәмчесе Хәмзин үткәрә. Карар чыгаралар: райком бюросы карарын дөрес дип табарга, шул хакта парторг Тавилов иртәгә гомуми җыелышка хәбәр итә. Колхозчылардан биш кеше – коммунистлар – райком карарын яклап чыга.

Җыелышны иртән сәгать унга билгеләделәр. Сәгать сигезләр тирәсендә райком секретаре Байназаров килеп төште. Үзе белән яңа председатель дә алып килгән.

Унга чакырган халык тугызда ук килеп тулды. «Саматовны төшерәләр!» дигән хәбәр олысын-кечесен урыныннан кузгаткан. Тик амбар янында, ашлык җилләткән төштә Мөбинә, Мөбарәкша абзый, механик Нурмөхәммәт торып калган. Халикъ аларга, ни ялынсалар да, җыелышка килергә рөхсәт итмәгән.

Ул җыелыш гомердә онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Бүген, ничәмә еллар узганнан соң да, мин аны яттан сөйләп бирә алам. Райком секретаре Байназаров, яшел япмалы өстәл янына чыгып баскач, клубка күз төшерде. Биек. Якты. Сулышларың иркенәеп китәрлек. «Кара, кара, – дидем күңелемнән үчегеп. – Саматов салдырган клуб. Культура сарае. Бүген син аны алып ташларга тиеш. Эшләгән ярамый сезгә, ялагай ярый».

Секретарь үзен олы итеп тота. Унлап кеше президиум өстәле янына чыгып утырганчы, залдагыларга сүз катмады. Клубны күзәтә, йөзендә елмаю. Менә прокурор ярдәмчесе Хәмзин чыгып утырды, парторг Тавилов чыкты, алдынгы колхозчылар чыктылар. Миңа таныш түгел кара костюмлы яшь кенә бер егет, тубал чаклы чәчен куллары белән баскалап, өстәл янында күренүгә, минем арттан хатыннар:

– Котдусов. Яңа персидәтел, – дип пышылдашып алдылар.

Халигым никтер кызганыч булып китте. Эшлә, эшлә дә, ватык арба кебек чүплеккә атсыннар, имеш. Әллә югыйсә президиумга да утыртмаскамы исәпләре? Юк, утырттылар. Байназаров үз янына чакырып алды. Халикъның утырып җитүе булды, парторг Тавилов, шундук залга төбәлеп:

– Иптәшләр, – диде.

Рәттән рәткә кыштырдау, чыш-пыш килүләр шуылдап узды. Биш йөз кеше сыешлы зал тын калды. Мин чигә тамырымның сулкылдап тибүен ишетә башладым.

– Иптәшләр! Гомуми җыелышны ачык дип белдерәм. Көн тәртибендә председатель мәсьәләсен карау. Каршылар юкмы?

Тынлык.

– Алайса башлыйбыз. Мин сезне мәсьәлә белән таныштырып узыйм.

Әнвәр бик тырышып кырынган. Өстенә зәңгәр костюм, ак күлмәк кигән, галстук таккан. Кәгазь тоткан кулы сизелерлек дерелди. Ул тотлыгыбрак чыккан кыюсыз тавыш белән, сүзләрне азапланып эзли-эзли, председатель Саматов турындагы райком бюросы карарын аңлатып бирде, аннары партоешма карарын сөйләргә тотынды. Аның хәле авыр, ул Халикъны да екмаска, райком каршында да начар булып күренмәскә тырыша. Яшь шул әле, тәҗрибәсез. Тормышта алай булмаганын белми. Элек кенә ул берьюлы ике байга хезмәт иткәннәр.

«Тәлгатев булса, алай эшләмәс иде», – дип уйлыйм.

Яшь парторгның үзен тотуы халыкка ошамады. Моңарчы тыныч кына утырган зал умарта күче кебек гөжли башлады.

Байназаров сулы графинның бөкесен алып, аңар карандаш белән озак кына кагып торырга мәҗбүр булды. Алай да халык тынычланмагач:

– Иптәшләр, вакытны әрәм итәбез, шауламыйк, – диде. – Минемчә, мәсьәлә ачык: дүрт мең центнер икмәкне бозганы, алтмыш җиде дуңгыз баласын һәлак иткәне өчен, председатель Саматовны эшеннән алырга. Райком бюросының карары шундый. Кемдә нинди сорау бар? Кем чыгып сөйләргә тели?

Арткы рәтләрдән кемдер:

– Мәсьәлә ачык түгел! – дип кычкырды. Халык дөбердәшеп шул якка таба борылып карады. Мөбарәкша абзыйның олы улы Сөләйман басып тора.

– Сезгә нәрсә аңлашылмый, иптәш… фамилиягезне белмим.

– Миңа, Галим Саттарович, менә нәрсә ачык түгел, – диде Сөләйман һәм, кулына тоткан кепкасын йомарлаштыргалап, беркавым дәшми торгач, сүзен ялгап алып китте, – ягъни быел кыш көне, мал кырыла башлагач, безгә районнан биш кешелек комиссия килде. Алтмыш җиде дуңгыз баласының ящурдан үлгәнлегенә акт язып, кул куеп, печәт басып киттеләр. Монда Саматовның ни гаебе бар? Мин һич кенә дә аңламыйм, сез нигә председательне ул эшкә китереп кыстырасыз?

– Чистый! Тапканнар апалнай кеше!

– Саматов тырышмаса, ярты ферма кырылып бетә иде. Әнә күршеләргә карагыз, өч йөз илле баш дуңгыз малы аягын сузды.

– Әлбәттә, шулай. Дөресен сөйләргә кирәк, ничу!

Кызыша барган залны тынычландыру өчен, тагын байтак көч түгәргә туры килде. Шуннан соң, бер-бер артлы чыгып, кыска-кыска гына итеп, биш кеше сөйләде. Күрәсең, кичә партҗыелышта билгеләп куелган кешеләр булгандыр. Саматовның эшләгән эше дә бар, радиодан да күп аңлатты, өйләребезгә кереп хәлебезне белде, дип, бигүк әһәмиятле булмаган якларын санап киттеләр. Аннары райком бюросының карарын дөрес дип тапканнарын әйтеп, Саматовны эшеннән азат итәргә, яңа килгән яшь кешегә эшне тапшырырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар.

Инде барысы да көйләнгән кебек иде. Парторг Тавилов мәсьәләне тавышка куйды. Саматовны председательлектән алырга дип, алты кеше кул күтәрде. Биш йөздән артык кеше Саматов ягында торып калды.

Китте бәхәс, китте сүз көрәштерү. Авыл советы председателе Исмәгыйлев Даут күтәрелде. Озак еллар шушы эштә эшләп, халык акылын үзенә туплый барган, соңгы елларда корсак үстереп җибәреп, тынычрак, гамьсезрәк тормышка күчкән бу абзый сөйләсә сөйли дә, ышандырса ышандыра да белә иде. Сүзен ул өлкәннәрдән башлады:

– Җәмәгать, ил картлары! Нишләп без болай үзебезне үзебез азаплыйбыз? Саматов Халикъка начарлык телибезмени? Ул егылып үлсен, тарта-тарта сеңере өзелсен дип әйтәбезмени? Саматов Халикъ эшләде үзенә тиешлесен. Рәхмәт. Инде калганын булдыра алмый икән – бигайбә. Көчәндермик. Үзебез дә гаепле, вакытында ярдәм итә алмадык, булышмадык, аның эшләгән эшенә контроль дә ясап бетерә алмадык. Озын сүзнең кыскасы, Саматов Халикъны без кулдан ычкындырдык, алга таба җитәкли алырдай олы җитәкче итеп тәрбияли алмадык. Менә шуңар күрә, гаепне үзебезгә дә алып, бушатыйк эшеннән, куйыйк яңа иптәшне, яшь иптәшне, көчле иптәшне…

Авыл советы башлыгы никадәр оста сөйләмәсен, күпме генә хәйләләмәсен, азаккы нәтиҗәсе белән эшне бозып ташлады.

Ул сүзен сөйләп бетереп, урынына да утырып җитмәгән иде әле, балта остасы Ахунҗан сикереп торды, агач ботакларын балта белән чапкандай селтәнеп, сүзне вак йомычка кебек чәчә башлады:

– Туктап тор, туктап тор син, энем Даут! Авыл советы булсаң да, кулыңда пичәт тотып утырсаң да, мин барысын да дөрес сөйлим дип ялгыша күрмә, и шулай ук безне, авыл картларын, үз арбаңа җигеп куярга да ашыкма. Кем безгә авыз тутырып ипи ашатты – Саматов! Кем безгә йорт салып бирде – Саматов! Саматов безгә килгән чагында, без кем иек? Авызыбызны ачсак, үпкә-бавырыбыз күренеп тора торган хәерче идек. Эш көнебезгә безнең кайчан да булса бер акча алганыбыз барыемы? Яле, күзгә карап әйтегез, барыемы?

– Ю-у-уук, – дип гү килде зал.

– Дөрес әйтәсегез, юк ие. Хәзер безгә Саматов кирәк булмый башладымыни? Без аны бер селтәнүдә агачыннан кисеп төшергән ботак кебек алып ыргытмакчы булабызмыни? Шаярмыйк, җәмәгать. Ничу! Амбар алдында арыш кызып ята икән, бер Саматов кына гаепле түгел, ул гүпчи дә гаепле түгел, әгәр беләсегез килсә. Саматов Гаптелхаликъ булсынга йөреп аяктан егылды, бүлнискә кереп ятты, аны аннан, адәм рәтле дәваланырга да ирек бирмичә, атылып-бәрелеп чыгарга мәҗбүр иттеләр. Кем дип сорыйсызмы? Районнан китерттергән упалнамучынный. Аның райком алдында бик тәти егет булып күренәсе килә, и шулай ук мидал аласы килә, и тота да бу безнең күз карабыз кебек итеп әзерләгән сигез йөз центнер бодаебызны, задание өчен дип, җиңел кулдан гына җиппәрттереп тә куя. Әл-лә-лә-лә, акыллы баш! Син әле аны башта чәч, аннары ур, аннары өч трит сартировкадан үткәр, амбарга яңгырларга чылатмыйчан салып куй, менә шуннан ары күрербез, син ул симәнә бодаен җиңел кулдан гына өстәмә план исәбенә җибәрергә праваң бармы-юкмы? Менә шул, җәмәгать, минем кара акыл белән уйлый торган фикерем шундый. Байназаров иптәш, син миңа кырын карама, и шулай ук бу алама карт сүз урынына йомычка чәчте дип, кашыңны да җыерып утырма, дөресен дөрес итеп сөйләргә кирәк. Мин персидәтелебез Гаптелхаликъ эшеннән бик тә канәгать, ул эшләсә, әле үзем дә кулга балта тотып, сарык бәрәннәренә абзар салып бирергә ниятләп йөрим, и шулай ук яңа мәктәп салынасы дип ишетеп торам. Ходай гомеремне биреп, аңар да катыша алсам, гүпчи дә начар буласы түгел. Инде килеп аңлатып бирә алмаган булсам, әйтим: мин, «Кызыл таң» колхозының балта остасы, җитмеш яшьлек Ахунҗан, персидәтелебез Саматов Гаптелхаликъны эшеннән алуга гүпчи дә каршы.

Балта остасы Ахунҗаннан соң халыкның ярсынуы шул дәрәҗәгә җитте, Байназаров тагын сөйләми булдыра алмады.

– Биредә кайбер иптәшләр Саматовны яклау юлына бастылар, – дип, тыныч һәм сабыр булырга тырышып сүз башлады ул. – Әйтерсең райком Халикъ Габдрахмановичның эшләгән эшен күрми, аның эшенә әйтерсең без күз йомабыз. Юк, иптәшләр, эшләгән эш югалмый. Саматов җиде ел эчендә бик күп эш эшләде. Фермаларны яңартты, уңыш алуны яхшыртты, колхозны кадрлар белән ныгытты һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин без, барысын да Саматов кына эшләде дип, сәяси хата ясыйбыз түгелме? Күзләрегезне киереп ачып, тирә-юньгә игътибар беләнрәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк, хөрмәтле иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә, Саматовның да, оештыручы буларак, бу эштә катнашы бар, тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәтмәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен, партия члены өчен ят бер нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди. Саматов таләпчәнлеген югалтты, ди, андый сыйфатлар белән хәзерге этапта зур бер производствоның, алты мең гектар җире булган колхоз производствосының командиры булып булмый, ди.

Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә Ходайга шөкер. Ләкин нигә соң әле ул ялыныр дәрәҗәгә җитеп әгъвалый колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз!» – дигән. Әгәр залда Саматовның эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмаса, бер хәер иде, Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар, ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега. Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасың? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик текәләнеп китмиләр бит, текәләнеп китсәләр, Үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышламас иде. Урып-җыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту, дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да – югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров. Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит, тизрәк кайтару, дымлы булса да, ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз җае белән барса, Саматов авырмаса, өстәмә ашлык түләтергә дип, вәкил маталанып йөрмәсә, җилләтеп тә, киптереп тә бетергән булыр идек.

Барлык тавышларны ярып, зал өстенә Мөбарәкша абзый күтәрелде:

– Әгәренки, Байназаров иптәш, Саматовны урыныннан алырга дип каныккансыгыз икән, сез аны алмыенча туктамассыгыз инде. Анысын гына беләбез. Иллә дә мәгәр бу эшне безнең «Кызыл таң» колхозчыларының ихтыярыннан башка эшлисез икән, райком әле соңгы чик түгел, дөреслекне таба торган бүтән төрле юл да бар. Безнең ише буразнага бил бөккән кешенең дә сүзен бик һәйбәтләп тыңлый белә партия.

Монысы Ахунҗан карт сөйләгәннән дә кайнаррак булып чыкты. Йөрәк түреннән чыккан сүзгә халык гөр китереп кул чапты.

Аннан соң Тавилов торып аңлатып маташты, Байназаров тагын үзенең ораторлык куәсен эшкә җикте, берсе дә ярдәм итә алмады. Кул күтәрткәннәр иде – алты уңай, биш йөз каршы.

Менә шунда мине Байназаровның мәсьәләне бөтенләй көтелмәгән яктан китереп куярга маташуы сагайтты. Ул халык гөжләгән арада Халикъка таба иелеп, аның белән озак кына сөйләште, тегесе башын чайкаштыргалап торды, нигә чайкый – аңламадым.

Халикъ аягүрә басты. Үтә дә якын итеп, үзен эштән азат итүләрен, бик тә арыган булуын, сәламәтлеге җитмәвен, райком карарына буйсынырга кирәклеген әйтте. Тик шунда гына аңлап алдым. Байназаров, тәмам хурлыкка кала башлагач, Халикъны әгъвалаган, башлаган эше барып чыкмаса, авторитеты бетүдән куркып, хәтта ялынудан да тайчанмаган.

Саматовның колхозчыларга сүз кушуы янә аптырау тудырды. Халык икеләнә. Җибәрер иде – Саматов кирәк, җибәрмәс иде – каныгалар Саматовка.

Ир-ат арасыннан сөйләрдәй кеше калмагач, хатын-кыз сүз алды. Монда инде акыл түгел, йөрәк сөйли.

Карасам, теге заманда каз-үрдәге белән иза чиккән тол хатын Мөбинә кулларын бутый.

– Зерә дә кирәкмәс эш белән вакыт уздырабыз. Амбар янында ашлык кыза! Кем җавап бирә? Клевер басуларын сөрдереп бетердегез. Кем җавап бирә? Мал-туар курмысыз калды, кем җавап бирә? Чыдаган Саматовка рәхмәт. Мин булсам, күптән тилеләр йортына керер идем. Йә асылынып үлгән булыр идем.

Зал тып-тын булды.

– Нинди тәкъдим әйтәсез? – диде Тавилов.

– Азапламагыз Саматовны, ике айга ял бирегез. Эшләмәде түгел, эшләде. Үзе әйтеп тора, авырыйм, ди, дөрес бит инде авыруы, персидәтел башы белән уборка өстендә больниска кереп ятмас иде авырмаса. Барсын Кавказга йә Кырымга, ял итеп кайтсын да тагын эшләсен. Саматовның бездән артканы юк. Вәйт!

Бу тәкъдим халыкка бик тә хуш килде. Ул тик ике кешегә генә хуш килмәде. Берсе – Байназаровка. Байназаров үтенүе белән – Халикъка.

Байназаров халыкны үгетли-үгетли хәлдән тайды. Тавилов халыкка аңлата-аңлата арып бетте. Ә халык үзе акны кара дип аңлатуларыннан гаҗиз иде. Һәр ике як инде хәлдән тайган, кичке җиделәр булып килә иде инде, минем сантый Халигым тагын үзе торып басты:

– Иптәшләр, минем сезгә бер генә үтенечем бар. Азат итегез мине. Иптәшләрчә әйтәм: сугышны буеннан-буена йөреп чыктым. Сугыш беткәнгә унҗиде ел, бер көн дә ял иткәнем юк. Менә авыл хуҗалыгы институтын бетергән япь-яшь иптәш килгән, энергиясе бар, белеме бар, аңар мин килгәндәге төсле өшәнгән колхоз калмый, бергә-бергә алып барырсыз. Булмый миннән, коткарыгыз.

Заманында Халикъка бик нык ярдәм иткән кеше, механизаторларга ашлыкны гектардан түгел, центнердан түләүгә риза булган комбайнчы Габдулла Маликов торды.

– Чыннан да, алҗытмыйк, иптәшләр, Саматовны. Арыса да арыгандыр, машина түгел бит, адәм баласы. Бушатыйк эшеннән. Тик минем сүзем шул: рәхмәтле булыйк. Хезмәт кенәгәсенә рәхмәт язып җибәрик. Райком аның кызыл билетын пычратып җибәрмәсен, әгәр шуңар риза икән, райком секретаре Галим Саттарыч җыелыш алдында сүз бирсен.

Бирми кая бара ала? Ипләп кенә әйтергә мәҗбүр булды секретарь.

– Моңарчы райкомга бар җирдә дә буйсыналар иде. Бар җирдә дә партия җитәкчелек итә. Әгәр без Саматовның партия билетына тап төшерергә уйласак, бюрода ук партиядән чыгарган булыр идек. Борчылмагыз, ул эш булмас. Инде яңа председатель мәсьәләсенә килгәндә, без сезгә начар кеше тәкъдим итмибез, – дип, булачак председательнең биографиясен сөйләп чыкты. Аннары колхозның төзелеш эшләренә ярдәм итәргә, нәрәттән тыш материал табып бирергә вәгъдә итте.

Ниһаять, кичке ун тулганда, председатель Саматовны эшеннән азат итеп, аның урынына Котдусовны сайлап, сүлпән генә таралыштылар.

Башка чакта булса, мин бу хәлгә сөенер генә идем. Иремнең председатель газаплары мәңгегә бетте! Безгә генә тишек-тошыкны томалап, ала канат булып йөрергә димәгән, үз кайгыбызны кайгыртырга да вакыт. Ие, башка вакытта булса, мин нәкъ шулай уйлаган, шулай фикер йөрткән булыр идем. Бүген мин алыштырып куйгандай үзгәргәнмен. Күңелемдә кем беләндер ут ягып кычкырышасы килү уе яши. Халикъны рәнҗеттеләр. Гадел кыланмадылар. Ул гомерендә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтте. Мин моңа каршы. Каршы мин! Һәм мин моны болай гына калдырмаячакмын. Шөкер, миңа хәзер обком юлы таныш. Халикъны яклап, мин беренченең үзенә барырмын. Бу юлы инде мине ансат кына борып җибәрә алмаслар. Мин үз кайгымны кайгыртып йөрмим…

Халикъка белдерми генә юлга җыена башладым.

Тик миннән дә өлгеррәкләр бар булып чыкты. Колхозчылар җыелыш беркетмәсен туп-туры обкомга җибәргәннәр. Шау-шулы көннән соң атна-ун көн дә узмады, Халикъны Казанга чакырып алдылар. Халикъ авыл хуҗалыгы секретаре янына барып керә. Караса – Байназаров та шунда.

Секретарь нык итеп әйтә боларга:

– Икегез дә дөрес эшләмәгәнсез. Сез, Байназаров иптәш, колхоз җитәкчесен иң кирәк чагында эшеннән аергансыз, халык җыеп шаулагансыз, персональ җавап бирергә туры килер. Ә сез, Халикъ Габдрахманович, номенклатурадагы работник. Сезне халык ихтирам иткән, урыныгызда калырга иде, колхозчыларны кыен хәлгә китереп куймаска иде. Конфликтны без чишкән булыр идек. Ярый, эшләнәсе эш эшләнгән, аны хәзер кире кайтарып булмый. Сезгә тагын Кама буендагы бер колхозны тапшырабыз. Тәҗрибәгез бар. Чыныгу алдыгыз. Бер ай ял итегез дә яңа коллективны кабул итәргә әзерләнегез. «Кызыл таң»га булышу шулай ук сезнең өстә кала.

Шулай итеп, Саматов тагын колхозга башын китереп тыкты. Мин бу юлы гаҗәпләнмәдем, тик тагын авыр көннәр кичерәсебезне күз алдына китереп, аңардан сорадым:

– Әйт әле, Халикъ, шулхәтле мыскыл иткәннән соң да, ничек синең колхоздан җаның бизмәде?

Ул миңа бик тә үз итеп карады, беркавым дәшми торгач әйтте:

– Беләсеңме, Рокыя, – диде, – тормышта төрле хәл булуы мөмкин. Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә. Син минем иң якын кешем, минем белән бергә күп җәфалар чиккән хатыным. Яшермим синнән, әйтәм: үзәгемне саклыйм мин, төшемне. Мине туктаусыз дөмбәсләп чыныктыралар. Мин бит егерме яшьтән партиядә, һәм гел сынап киләм. Халык партия дип карый. Югарыда кем генә утырмасын, хикмәт утыручыда түгел, фундаментта. Безнең партиянең фундаменты нык, әгәр шушы фундаментка ялгышып кына ватык кирпеч яки черек агач эләксә, ул барыбер фундаментны үзгәртә алмый, чөнки аны алып ташлыйлар…

Хыялый Хәйрүш егетләре

Халикъ Саматов турындагы чын хакыйкать менә шушы. Мин беренче елларны аңа кияүгә чыгуыма үкенеп, гел аерылу уе белән яшәдем. Ләкин булдыра алмадым. Мин аны түгел, ул мине үз юлы белән алып китте. Мин ул хакта беркайчан да, берәүгә дә сөйләмәм дигән идем. Еллар үтеп, Халикъ сүзләре дөрескә чыккач, өстәвенә өч улымның өчесе дә әтисе юлы белән китеп баргач сөйләргә булдым.

Ул хакыйкать кешеләргә кирәк.

1970–1971

Әгерҗе – Казан

Беренче бүлек

Һәр авылның үзе генә белгән истәлекле урыны була. Бер авылда ул – чишмә, икенче авылда – урман аланы, өченчесендә – ялгыз ак каен яки куш нарат.

Озак вакытлар читтә йөргәннән соң, туган якларына кайтып төшкән тынгысыз табигатьле кешеләр иң элек әнә шул истәлекле урында туктый. Сугышларда йөреп бәгыре ташка әйләнгән карт солдатның да мондый урында күңеле кинәт йомшарып китә торган була…

Безнең Кәлимәтнең дә әнә шундый истәлекле бер имәне бар иде. Әле Кәлимәт атаклы нефть каласы булып җитешкәнче, гап-гади бер авыл чагыннан ук калган имән ул. Гомер озынлыгы да аның әле гасырлар белән саналмый, аңа, күп булса, җитмеш яшьләр чамасы. Ләкин ул, бәрәкәтле туфракка эләгеп, шундый да күкрәп үскән, ботак-тармакларын як-якка шундый да таратып җибәргән, аны күреп сокланмаган бер генә кеше дә калмагандыр.

Зәгъфран таудагы каен урманының иң матур, иң түгәрәк аланында, аның да урта бер җирендә үсеп утырган бу имән безнең юл өстендә, промысел территориясендә иде. Мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов – кушаматы белән әйтсәк, Хыялый Хәйрүш – безне көн саен иртән әнә шул имән янына җыя да, узган бер тәүлек эчендә кайсы операторның күңелендә нинди уй туган, шуларны сораша. Без сөйлибез. Хәйрүш шуларның барысын үстермәгән «мыегына чорный», ә без, үзебезне яңарып, сафланып киткәндәй хис итеп, эш урыннарына таралабыз.

Имәнгә без «девон имәне» дип исем куштык. Моннан өч йөз илле миллион еллар элек булган девон дәверенең нибарысы җитмеш яшьләрдәге имәнгә ни катнашы бар дисезме? Әйе, бер уйласаң сәеррәк шул: девон дәверендәге абага үләннәре дә бит инде, бер чакрым калынлыктагы тау токымнары астында калып, әллә кайчан ташкүмергә әйләнгән. Без ул кадәресен беләбез. Бу исем үзеннән-үзе килеп чыкты. Өлкән операторыбыз Николай Петушков, шулай бермәлне имән күләгәсендә геологиядән имтиханга әзерләнеп утырганда: «Их син, девон имәне! Менә минем өчен кичке техникумда имтихан бирсәң икән син…» – дип уфтанып әйтеп куймасынмы! Китте шуннан, девон имәне дә девон имәне!

Без барлык шатлык-кайгыларыбызны девон имәненә алып килергә өйрәнеп киттек. Нефть чыгару планын арттырып үтибезме – имәнле аланга бәләкәй бер агач утыртабыз. Егетләрдән берәрсе кичке техникумны бетереп чыгамы – тагын берне утыртабыз. Биш ел узар-узмаста имән янында бәләкәй агачлар шундый күп җыелды, имәнле алан үзенең операторлары, өлкән операторлары, мастеры булган безнең бригадага охшады да калды.

Бик күп сөенечләрне ишетте бу имән. Ләкин имән минем үземә бәхетсезлек алып килде, мине җаннан кадерле кешемнән аерды. Бу шактый ук озын вакыйга, шуңа күрә баштанаяк сөйләп бирмәсәм аңлашылмас.

Җәүдәт Галиәхмәтов институт бетереп бригадага кайтасы көнне дә без шул имән янына җыелган идек. Мин, билгеле, гадәтемчә, алданрак килдем. Яратам мин иртәнге сәгатьләрдә, имән башына менеп, Гүзәлияне каршы алырга. Ак кәүсәле каеннар арасында аның кызыл косынкасын күрү – минем өчен әйтеп бетергесез куаныч. Менә ул иелә-бөгелә чәчәкләр җыеп килә, менә ул, зифа буе, сылу гәүдәсе белән җиңел генә атлап, кулына зәңгәр чәчәкләр бәйләме тотып, урман аланы аша имәнгә якынлаша… Ә бүген ул килмәде. Әллә авырды микән? Берәр бәлагә тарымадымы? Башка юлдан килмиме дип, тирә-ягыма күз салдым.

Аста операторлар патшалыгы җәелеп ята (промыселны без үзара шулай дип йөртәбез!). Урман өсте – күгелҗем-зәңгәрсу. Промысел вышкаларының әле беленер-беленмәс шәүләләре генә бар. Еракта, әллә кайларда булып күренгән газ-бензин заводының градирнясыннан аксыл пар күтәрелә. Әнә шул пар бөркеп утыручы градирнялар миңа бәләкәй чакта Бөгелмә станцасында тәүге мәртәбә күргән паровозларны хәтерләтә…

Имән башында Гүзәлияне көтеп утырганда, алан буйлап ашыгып кына килгән ак сакаллы бер картны күреп алдым. Кулында – кәкре башлы кара таяк, өстендә – күк җилән, башында – ямьшәйтеп кигән киез эшләпә. Имәнгә җитәрәк туктады, таягын култык астына кыстырып, беравык сүзсез генә басып торды. Аннары имән тирәсеннән әйләнеп чыкты да, тагын бертын сүзсез басып торгач, авыр итеп бер көрсенде.

– Торасыңмы, кордаш? Торам, дисең. Бик шәп. Торырга кирәк. Әмма ләкин син миңа шуны әйт, әгәр дә мәгәр синең тамырларыңа азык килүдән туктаса, син тора алырсыңмы? Дәшмисең? Оһ-һо-һо-һо! Дәшмисең шул син. Дәшмисең… – дип сөйләнә-сөйләнә, каядыр юкка чыкты.

Имән башында мин озак кына уйга калып утырдым. Әлеге карт әйтеп киткән сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Күңелем минем ул сүзләр эч пошканнан гына әйтелмәгән икәнен сизә, ләкин нигә әйтелгәнен аңлап бетерә алмый иде.

Ул арада тәмам көн-ай җәелеп бетте. Урман өсте, иртәнге күгелҗем бөркәнчеген салып, вышкалары, урман күкрәген ярып узган таш юллары, челтәр баганалары белән аермачык булып күренә башлады. Дөбердәп вахта машинасы узды, һәм урман аланына, бер төркем егетләрен ияртеп, Николай Петушков килеп керде. Ул, озын сыйраклары белән дәү-дәү атлап килгән уңайга:

– Дусларым, көн кояшлы булачак! – дип кычкырып җибәрде.

– Кояш саулыгына яртышар кило колбаса! – диде бригадада ашамсаклыгы белән дан алган Шәйхаттар. Егетләрнең шаркылдап көлеп җибәрүенә исе дә китмәстән, Шәйхаттар, чирәм өстенә утырып, күн итеген салды, чолгауларын сүтте һәм яланаякларын рәхәтләнеп чирәм өстенә сузып җибәрде. Дәү корсаклы күн сумкасыннан ярты кирпеч ипи, утын агачы чаклы колбаса түтәрәме чыгарып, газета кәгазенә яшел суган, кабыклы бәрәңге, шырпы савытына салган тоз ише вак-төяк нәрсәләр тезеп, ашарга әзерләнде.

Озакламый кызлар коллективының өлкән операторы Азамат Бикбаев килде. Бу инде дөньяда бер мут. Йөзе ыслаган балык кебек көрәнсу, өстендә – кыек якалы кара сатин күлмәк, бер җилкәдә – брезент куртка, икенчесендә – гармун. Авыз, билгеле, колак артында. Кызларын, кыр казлары кебек итеп, бер рәткә тезде дә:

– Карәхмәт улы Сарәхмәт, Сарәхмәт улы Салават, Салават улы Азамат, ягъни буламдыр мин ул зат. Һә-әй! Мин җитәкли торган кызлар! Тыңла минем команданы! Һир-р-но! Равнение к имәнү, приветствовать бригаду! – диде.

Кызлар чикы да микы, һай-һу да һи-һу:

– Исәнмесез-саумысез, Хыялый Хәйрүшнең кара-чутырлары, дегет мичкәләре!

Егетләр хор белән җавап кайтара:

– Нечкә билле, киң күңелле, кара кашлы, пумала башлы алсу гөлләргә, тигәнәк чәчәкләренә. (Азамат бу урында хромкада аккорд бирә.)

– Салют!

– Салют!

– Салют!

Көн дә саен кабатлана торган, кабатланса да туйдырмый торган әнә шушы балалар уены – шаян сүзләр, такмак-такмазалар, бер сүз белән әйткәндә, яшьлек-юләрлек дип атала торган кеше гомеренең яңгыравыклы сөенече – иртәнге урманга таралгач, мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов килеп җиткәнче, гаҗәеп бер тын минутлар булып ала. Кызлар, ничектер моңсу-юаш булып калып, аякларын тыйнак кына бөкләп, бер читкә барып утыралар. Егетләр саф һавада тәмләп бер тәмәке тарталар.

Андый чакта инде мин дә имән башыннан төшәм. Бригада миңа төбәлә. Минем исем дә китми, мин Гүзәлияне эзлим. Бүген ул юк. Сорарга уңайсыз. Егетләр минем нигә таң белән килеп имән башына үрмәләгәнне сизенәләр. Көт тә тор, үчекли башларлар, янәсе, юкка чалбар ертып, имән башына менеп йөрдең – барыбер килмәде! Мин аларның төртмә телләнгәнен көтеп тормыйм, егетләр янына киләм дә:

– Беләсезме нәрсә, мин бүген шундый бер әкәмәт күрдем… – дип, бик серле тавыш белән сүз башлыйм.

Бергә эшләүче иптәшләрем минем көн саен берәр кызык уйлап чыгаруыма күнегеп беткәннәр инде, мине шундук чолгап алалар.

– Сөйлә, сөйлә, Сәләхи.

– Хәйрүш килгәнче алдап кал.

– Әй, энекәш, арт саныңны тегендәрәк ал әле.

– Кая алырга инде тагын?

– Тавыш, тавыш! Кешегә ялганын оештырырга ирек бирегез!

Шау-шу тынгач, мин, «Өч аучы» картинасындагы иң оста алдаучы кебек, күзләремне зурайтып, кулларымны бутап сөйләргә тотындым:

– Иртән-иртүк, монда бер җан әсәре дә юк, имән башында япа-ялгызым, безнең вышкаларны урлап китмәгәннәрме дип санап утыра идем, килеп чыга бер Хозыр галиәссәлам! Өстендә – брезент куртка, кулында – кара таяк. Сакалын, мин сиңайтим, җилкә аркылы әйләндереп салган да пута итеп биленә урап куйган! Әй йөри бу имән тирәсендә, әй йөри! Әллә ниткән догалар укый, имәнгә тылсымлы сүзләр дәшә…

Шәйхаттар соңгы кисәк колбасасын авызына кабып җибәрде, чүп-чарларын, газета кисәгенә төреп, бер читкә атып бәрде:

– Ялганласаң, килештереп ялганла, Сәләхи! Хозыр галиәссәламнең брезент куртка киеп йөргәнен кайдан ишеткәнең бар? – диде.

– Ә нигә, бәлкем, картаймыш көнендә оператор булып киткәндер? – диде Азамат, елмаеп.

– Куегыз әле, зинһар. Талип карт бит соң ул, – диде егетләрнең берсе.

– Кайсы Талип? Пенсионермы?

– Әлбәттә.

– Нишләп йөри ул монда?

Шәйхаттар уч төбе белән авызын сөртеп алды, ипиен, ашыкмый гына кәгазьгә төреп, сумкасына салды, тик шуннан соң гына, берәүгә дә карамыйча:

– Нишләп йөри? Сиксәнгә җиткән кеше нишләп йөри ала? Үләргә җыенып, үзенә кабер эзләп йөри, – диде.

Әллә ничек уңайсыз булып китте. Без тынып калдык. Талип картны Кәлимәттә олысы-кечесе белә: илле ел гомерен ул нефть эшенә биргән, яшь чагында үлеп сөйгән кызы аны ташлап кияүгә чыккач, гомер буе өйләнми яшәгән һәм картаймыш көнендә ике ятим кыз тәрбияләп үстергән. Беркайчан да үзе хакында уйламаган бу картка ике пар чиста күлмәк-ыштаннан һәм сыеныр куыштан башка берни кирәкми, аның бөтен яшәве башкалар өчен иде.

Шәйхаттар кебек үтә гамьсез кеше тарафыннан әйтелгән үлем сүзе менә ни өчен безнең күңелләрне рәнҗетеп җибәрде. Мин сөйләвемнән туктап калдым һәм дөньяда булмаган ниндидер Хозыр галиәссәлам турында сүз кузгатуым өчен инде үкенә дә башладым.

– Кешеләрне бик начар беләсең икән, иптәшкәем, – диде Азамат Шәйхаттарга. – Талип карт кебек кешеләр кабер эзләми…

– Ничек эзләми? Кем әйтте аны сиңа? – дип, Шәйхаттар шундук каршы төште. – Нәрсә син тузга язмаганны сөйләп утырасың? Үз колагым белән ишеттем. Моннан бер атна элек Талип карт кияве Хәйрүшкә әйтте: «Мине үз кулың белән күмәрсең. Менә шушы имән янына, биек урынга, – диде. – Мин моннан машиналар шавын тыңлап ятармын, ике кызым шушыннан эшкә йөрер, ә имән миңа сезнең эшләрегез ничек барганны хәбәр итеп торыр», – диде.

– Әйтәмме кабер эзләми дип. Димәк, аның күңеленә бер уй килгән, – диде Азамат, сөенеп. – Хитрый кеше ул. Безнең эшебездән канәгать булмавын читләтеп кенә әйтә.

– Куегызсана! – диде Шәйхаттар, кулын селтәп. – Кешенең инде сөякләре шалтырап тора. Аны терәү терәп яшәтергә азапланалар. Бүтәннәргә сөйләгез ул әкиятегезне, яме! Билгә җиткән сакал гына кешене үлемнән коткарып кала торган булса, мин, бер минут тормый, сакал үстерә башлар идем.

– Шулай да циник син, Шәйхаттар!

– Китегез моннан. Көш-ш, ала канатлар! Идеалистлар! Мин сезне ишетергә дә теләмим.

Бәхәснең куркыныч якка кереп китүе бар: биш-алты егет инде Шәйхаттар тирәсендә җиңнәрне үк сызгана башлаганнар иде, бәхетебезгә аланның аргы башында Гыймран Нуришановның яшькелт юл кожаны күренде, һәм Николай Петушков шундук:

– Полундра! Кем дә кем «безопаскадан» имтиханын тапшырмаган, ычкыныгыз. Инженер килә! – дип кычкырып җибәрде.

– Сәлам рабучий класска! – диде Нуришанов, безнең янга килеп җитеп. Кулына ул чемодан төсле күн чехол белән ниндидер авыр бер нәрсә тоткан иде. – Йә, мастерыгыз кайда?

– Мастер килеп җитмәде әле. Утырыгыз, Гыймран ага, кунак булырсыз. Әйдәгез, бер көйрәтеп җибәрик, – диде Азамат, аның салпы ягына салам кыстырып.

– Көйрәтергә була. Кайсыгызда бар тәмәкенең усалы?

Аңа төрле яктан портсигарлар, таушалган «Беломор» каплары суздылар. Нуришанов бер папиросны кулында әвәләп авызына капты, икенчесен, кара көнгә дип, колак артына кыстырды. Чехолдагы әйберсен имәнгә сөяп куйгач, күзләрен бөркәп торган салынкы кашларын күтәреп, имәнне баштанаяк бик сынап күздән үткәрде, тик шуннан соң гына имән төбенә килеп утырды.

Бригада егетләре аңа карап тынып калдылар.

Җәен-кышын дагалы күн итек киеп, яшькелт юл кожанын өстеннән салмый йөри торган зур гәүдәле, дәү битле бу агай, бригада территориясенә килеп чыккан чакларда, безнең эчкә шом сала торган иде. Инженерлык белеме булмаса да, тумыштан килә торган практик акылы, тапкырлыгы белән ул теләсә кайсы инженерны төп башына утырта ала. Күрәсең, гади бер операторны инженер итеп юкка гына күтәрмәгәннәр. Беркайчан да вакланмас, артыгын сөйләмәс, әмма тиешлесен тишеп куяр. Промыселның хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауда ул гаять дәрәҗәдә каты куллы һәм үгездән дә үҗәт иде. Аның бүген гадәттә булмаганча ягымлы исәнләшүенә, өстәвенә үзеннән яшь «бала-чага» белән иркенләп тәмәке тартырга утыруына без аптырабрак калдык. «Якты чырайдан такта чәйгә» күчүче Азамат түзмәде, аның каршысына ук килеп утырды да:

– Гыймран ага, сез Кәлимәтнең үз кешесеме? – диде.

– Ә нигә?

– Менә бу имәнне дөньядан ваз кичкән бер дәрвиш утырткан, диләр. Шул сүз дөресме?

– Нинди дәрвиш?

– Аның, имеш, бик зур кайгысы булган. Имән үссә, кайгым онытылыр, имән корыса, кайгым артыр, дип әйткән, ди.

Нуришанов ашыкмый гына башын борды, салынкы кашларын күтәреп, имәнгә бер карап алды. Мин аның күзләрендә әллә нинди усал очкын елтырап китүен күрдем. Ләкин очкын шундук сүнде – йөнтәс кашлар аның күзен янә бөркәп куйдылар. Хәвефсезлек инженеры кеткелдәп кенә бер көлеп алды һәм киң борын тишекләреннән тузгытып төтен чыгарды.

– Тыңлап-тыңлап торам да мин сезне, исем китә, әкәмәт тә сәер кешеләр сез, хәзерге яшьләр, һәрнәрсәдән мөгез чыгарырга торасыз, хе-хе-хе… Нинди дәрвиш утыртсын ди моны? Талип карт имәне бу.

– Ну-у?! – дидек без, барыбыз берьюлы, гаҗәпләнеп.

– Әлбәттә.

– Үзе утырттымыни?

– Билгеле, үзе. Тынгысыз адәм бит ул Талип. Тик торганнан сөйләнә башлый. Шигырь укый, такмак әйтә. Һич югы, бер дә булмаса, начальство белән тиргәшә.

– Анысын беләбез, тынгысызлыгы бар, – дип куйды Шәйхаттар. – Безнең канга да тозны аз салмады.

– Талип карт кебек тынгысызлар күбрәк булсын иде әле, – дип каршы төште Петушков.

– Яле, бүлдермәгез, – дидем мин, имәннең тарихын ишетми калудан куркып. – Сөйләгез, Гыймран агай.

– Аның нәрсәсен сөйләп торасың инде, – диде хәвефсезлек инженеры ашыкмый гына. – Талипның сәер гадәтләрен бөтен Кәлимәт белә: кешеләр тырышып-тырмашып йорт салды, ә ул өй борынча самавыр төзәтеп, казан төбе ямап, ач карынга мәзәк сөйләп йөрде. Аның белән генә калса бер хәер иде әле. Тапкан акчасына авыл малайларына конфет-прәннек өләште. Карыйсың, урамда җыр тавышы. Бөтен Кәлимәтне бер итеп Талип килә. Артында – бер көтү бала-чага. Исерек тә түгел үзе. Аракы белән шаярганын хәтерләмим мин аның.

– Юмарт кеше булган икән.

– Пәри башка, җен башка дигәндәй, юмартлык белән ыштансызлык – икесе ике нәрсә, энекәш.

– Юкка алай дисез, Гыймран агай. Ул бит – ике ятим кыз үстергән кеше.

– Кем әйтә аны үстермәде дип. Картаймыш көнендә, нефтесе беткән скважина кебек, япа-ялгызың коргаксып каласың килми бит… Кемнәндер ярдәм алырга кирәк.

– Дөрес түгел. Кызларыннан аның бер тиен дә акча алганы юк, – диде Петушков. Бу сүзләрне ул әллә ничек өнәмичә, хәвефсезлек инженеры Талип картка яла яккан сыман, усал итеп әйтте.

Ләкин Гыймран абзаңны алай гына чыгырдан чыгара алмассың.

– Әкәмәт тә сәер беркатлы кешеләр сез, хәзерге яшьләр, – диде ул, чамадан тыш сабыр гөрелдәвек тавыш белән. – Әйтерсең карап-багып үстергән балаларыңның игелеген күрү гаеп. Кайсы законга язган моны? Нинди моральный кодекста бар бу? Ул бит әнә шул кызларны эвакуация пунктыннан алып кайтты, үстерүен дә буровойда үстерде. Сугыш. Бер нәрсәнең җае юк. Буровойда мунча кертте ул аларны. Гаурәтен киндер алъяпкыч белән ябып. Ә сез әйтәсез, акча алганы юк та фәлән-фәсмәтән. Алганы юк икән, үзе гаепле. Үстергәч алсын и алырга полный хакы бар.

– Гыймран ага, бәхәсләшмибез. Ала гына күрсен. Имән тарихын сөйләп бетерегез инде, – дидем мин.

– Имән тарихынмы? – диде Нуришанов, җиргә төбәлгән килеш. – Имән тарихын… Була. Сөйләп бетерергә була аны. Ялгышмасам, унбишенче елны иде бугай. Ийе шул. Бакуга бәхет эзләп чыгып киткәндә. Үзе белән мине дә алып килгән иде. «Менә, энем Гыймран, – диде, – бу имән үсеп җиткәндә, бәлки, мин дөньяда да булмам, әмма ләкин син күрерсең әле. Бу имән үсеп җиткәндә, безнең туган якларда бөтенләй башка тормыш булыр, бәхет эзләп әллә кайларга чыгып йөрисе дә булмас», – диде…

Безнең бригада егетләре өчен бу өр-яңа хәбәр иде. Талип карт – моңарчы гел сәер гадәтләре белән генә билгеле булган кеше – безнең алда әллә ничек бик зураеп, үсеп китте. Хисләрен беркайчан да күңелендә генә саклап асрый белми торган Азамат:

– Менә нинди икәнсең син!.. – дип, имәнне беренче мәртәбә күргәндәй, аңа төбәлеп карап торды. Калган егетләр дә, ихтыярсыз, башларын шул якка таба бордылар.

Хәвефсезлек инженеры үзенең сүзләре безгә шулчаклы тәэсир итәр дип көтмәгән иде, ахрысы, аптырабрак калды, кәефсез генә урыныннан кузгалды.

– Гыймран ага, сездән тагын бер нәрсә сорарга мөмкинме? – диде Азамат, аны туктатып.

– Сора, энем.

– Талип бабай белән Бакуга сез дә барган, диләр. Шул сүз дөресме?

– Дөрес, – дип көттереп кенә җавап бирде хәвефсезлек инженеры. Аның йөзеннән гүя күләгә узып киткәндәй булды. – Ийе, бардым мин анда. Ә нигә?

– Талип карт сезне яратмый, диләр.

– Дөнья булгач, төрле хәлләр була, энекәем. Син әле яшь, белмисең. Талип бабаң ул чакта үз башына үзе бәла алды. Әлеге дә баягы шул тыйгысызлыгы, бер теленә баш булмавы аркасында. Ул гына оста, ул гына дөньяны тигезли, янәсе. Нобель приказчигы аны минем күз алдымда өч мәртәбә нагайка белән ярды. Авылдашыңның канлы аркасын күреп тору уналты яшьлек малайга җиңел булган дип беләсезме? Киттем мин аның яныннан – башка эшкә күчтем…

Авыр истәлекләреннән котылганга сөенгән шикелле, ул башын күтәреп карады да тынып калды.

Без дә сүз дәшмәдек. Тик талгын җил генә корыган үләннәрне шыштырдатып, имән яфракларына кагылып узды…

Икенче бүлек

Имәнгә таба сузылган юлдан безнең мастер Хәйрулла Хәкимов килә, ләкин ялгызы түгел, үзе белән бер кыз да иярткән иде. Без, әле кыз куенына кереп карамаган егет-җилән, барыбыз берьюлы: Петушков та, Азамат та, мин дә кызга төбәлдек. Унсигез яшьләр тирәсендәге әлеге кыз нечкә билле, зәңгәрсу күлмәк кигән, кулына бәләкәй генә кызыл чемодан тоткан, чәчләрен соңгы заман модасы белән малайларча кыска итеп алдырган, ә гәүдәсе өрсәң очып китәрдәй ябык иде. Шәйхаттар, аны якыннан күргәч, пырхылдап көлеп җибәрде дә тиз генә учы белән авызын каплады.

– Исәнмесез. Җыелдыгызмы? – диде Хәйрүш. Ул шактый ук ашыгып килгән булса кирәк, каратутлы түгәрәк йөзе кызарып, тирләп чыккан, саргылт төстәге күн курткасын беләгенә салган иде. – Оһо! Гыймран агай да монда икән, исәнмесез, нинди җилләр ташлады? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул аның кулын кысты.

– Дүрт егетең имтихан тапшырмаган. Хәвефсезлек кагыйдәсеннән. Менә исемлек, – диде Нуришанов.

Хәйрүш кәгазьгә тиз генә күз йөртеп чыкты:

– Яхшы, Гыймран агай. Көтәргә вакытыгыз бармы?

– Була, – диде хәвефсезлек инженеры, дәрәҗәсен саклап.

Хәйрүш ул арада имән буенда кайсы басып, кайсы кырын ятып торган егетләрне, арырак барысы бергә тезелешеп утырган кызларны күздән үткәрде дә:

– Гүзәлия Талипованы күрмим, – диде.

– Аның урынына мин чыктым, – диде кызларның берсе. – Ул икенче вахтага килә.

– Сәбәбе?

– Сәбәбен әйтмәскә кушты.

– Алай икән… – диде Хәйрүш, елмаеп күз кысты, җавап бирүче кыз, уңайсызланып, иптәшләре артына качты.

Мин бригадирыбыз турында: «Аңа хәзер утыз тула. Ә ул һаман студент-практикант төсле, бернинди солидносте юк», – дип уйлап алдым.

Без инде чандыр кыз турында онытып та бара идек, мастер аны безгә рәсми рәвештә тәкъдим итте:

– Кунак алып килдем. Танышыгыз: Зөбәрҗәт Алиева. Казаннан. Художество училищесыннан. Картина язарга тели. Герой итеп кайсыгызны сайлар, анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде.

– Ой, сез мине оялтасыз, иптәш мастер… Картина түгел, эскизлар гына.

– Була, була андый хәлләр, сеңлем. Ну, ничево! Егетләр безнең усал түгел, уртак тел таба алырсыз дип уйлыйм. Азамат, синең сиксән беренчең нихәлдә?

– Эшли, иптәш мастер, өрдердек.

– Анысы өчен «мәләдис»! Кырыгынчыга бүген агрегат килә, «мунча кертербез». Промыселда сөйләштем. Ә сиңа, Сәләхи, эшнең иң зурысы йөкләнә, – дип, Хәйрүш минем җилкәгә шапылдатып кулын китереп салды: – Зөбәрҗәт туташны синең карамакка тапшырам. Нефть чыгару планы белән бергә сәнгатьнең язмышын да синнән сорармын.

Моңарчы елмайгалап, мутланып торган Азамат, күзләрен зур ачып, миңа карап алды. Бу карашта мин көнләшү сиздем. Ләкин минем хәлем көнләшерлек идеме соң? Мин соң шушы чандыр кызны, дөньяда әле берни белмәгән сабыйны, промыселлар буйлап йөртергә тиешме? Миннән бит көләчәкләр. Битемә бәреп әйтмәсәләр дә, мыскыллы караш белән озатачаклар. Шушы уйлар күңелемнән узды, һәм мин үзем дә сизмәстән сызгырып җибәрдем. Зөбәрҗәт, кыргый җәнлек күргәндәй, куркынып, җыерылып куйды.

– Нәрсә сызгырасың? – диде Хәйрүш.

– Булмый, мастер.

– Ничек булмый?

– Сәнгать сәнгать инде ул, без – без…

– Ничек аңларга моны?

– Сәнгать – нәфислек, ә без – дегет мичкәләре!

Хәйрүш, җитдилеген онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Ишетәсеңме, Зөбәрҗәт?! Дегет мичкәләре!.. Әгәр бу мичкәләрнең берәр кат мазутын кырып төшерсәң, һәй, юләр! Боларның һәркайсыннан чаптар ат кебек ярсып торган кайнар йөрәк килеп чыга. Белмибез, егетләр, дәрәҗәбезне. Юк, белмибез! Соң, менә, Сәләхи, сине генә ал. Әйтик, Зөбәрҗәт синең портретыңны язды ди…

– Кемгә кирәк минем портрет? – дидем мин, ашыгып.

– Юләр син. Хыяллана белмисең. Бөтен дөньяда коммунизм булгач, барлык буржуйлар кабергә күмелгәч, коммунизм кешеләре Зөбәрҗәт туташның портретына карарлар да әйтерләр: егерменче гасыр уртасында Кәлимәт шәһәрендә почык борынлы бер оператор яшәгән, әнә шул оператор, ягъни Сәләхи, мәхәббәт дигән нәрсәне танымаган, кызларга якты чырай күрсәтмәгән, ә үзе җир мае сеңгән куртка киеп йөргән, төн йокыларын калдырып, кичке техникумда укыган, ә менә ул чыгарган җир мае нинди корабларны космоска күтәргән, диярләр. Әйтерләрме шулай? Булырмы?

Безнең Хыялый Хәйрүшебезнең әнә шулай тузга язмаган нәрсәләр белән бригаданы мавыктырып, тормышның төрле чүп-чарыннан безне югарырак күтәрә белә торган гадәте бар иде. Ул моны безнең күңелләрне күтәрү өчен генә эшләми, ул үзе дә ихлас ышанып, әнә шул булачак заманга бөтен күңеле белән күчеп сөйли иде. Шуңа күрә бу юлы да егетләр барысы берьюлы, аңа җавап итеп:

– Булыр! – диделәр.

Бу хәл Зөбәрҗәтне дә дулкынландырып җибәрде. Сүз кушарга теләп булса кирәк, ул минем янга килде. Әмма шул мәлне, гадәтенчә, Шәйхаттар явыз эшне бозды. Ризыктан бушап калган сумкасын ул җилкәсенә элде дә, Хәйрүшнең каршысына ук килеп:

– Син безне, мастер, хыялланып утырырга чакырдыңмы, әллә эш турында сөйләшергәме? – диде.

– Вакытлы кисәтү, – диде Хәйрүш, җитди тавыш белән, һәм Шәйхаттарның шактый зур булып беленеп торган корсагына карап дәвам итте, – ләкин нефть маңгай тире белән генә чыкмый, профессор иптәш. Нефть акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! – Шундук кызлар ягына борылды. – Мин сезгә, чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Иртәгә складтан барып алырсыз, ярыймы?

– Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.

– Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.

– Нинди бәйрәм?

– Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!

Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:

– Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!

Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп алды:

– Каршы алабыз! Бәйрәм ясыйбыз!

Бер минут эчендә бөтен бригада, җанланып, дулкынланып, Хыялый Хәйрүш әйткән сөенечле хәбәр белән яшәүгә күчте. Ләкин безнең алай озаклап сөенеп торырга вакытыбыз юк иде, мастер, кулын күтәреп, тавышларны туктатты да безнең һәркайсыбызга эш кушарга тотынды:

– Азамат, син бер кочак чәчәк әзерлисең.

– Есть, чәчәк әзерләргә!

– Сәләхи, син такси белән Бөгелмәгә барасың.

– Зөбәрҗәтне дә алыргамы?

– Ала бир! Шәйхаттар, син азык-төлек коменданты.

– Рад стараться! – диде Шәйхаттар, күкрәк киереп.

– Ә син, Петушков, музыка өчен җаваплы. Аңлашыламы?

– Бәлки, безгә оркестр чакырырга, почётлы каравыл куярга кирәктер? – диде Николай ирония белән.

– Кирәк икән, оркестрын да чакырырбыз, каравылын да куярбыз. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел. Дөресме, Гыймран агай?

Хәвефсезлек инженеры көттереп кенә җавап бирде:

– Мин, конечно, монда чит кеше. Инде олы күреп, якын итеп сорыйсың икән, энем, җавап бирәм. Миңа калса, бик тә сәер әкәмәт фикер йөртәсез сез, яшьләр. Ийе, бәк сәер. Үзегез уйлап карагыз. Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы яки корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та, и шулай ук дипломат та түгел, ул сезнең гап-гади иптәшегез. Сез аны үз арагыздан, иң булдыклы егет иттереп, институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә дип кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булгачыннан, акылыгыз белән исәпләп, фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк аңа чәчәк? Музыка бер тыңладыңмы онытыла. Чәчәк бер сәгать кояшта тордымы шиңә. Инде әгәренки аны олыларга телисез икән, бу егет безнең йөзебезгә кызыллык китермәде, дип әйтәсез икән, бирегез үзенә гомер буе истә калырдай бер бүләк.

– Ә нәрсә бирергә соң? – диде Хәйрүш, уйга калып.

Бүләкнең төрлесен тәкъдим итеп карадык, ләкин барыбызга да ошаган әйбер табып булмады. Безнең шау-шуны сабыр гына тыңлап торгач, хәвефсезлек инженеры тагын сүзгә кушылды:

– Миндә бер нәрсә бар, әгәренки ул сезнең күңелегезгә ошаса бирә алам, – диде. Чемодан төсле күн чехолны чишеп, аның эченнән ике көпшәле ау мылтыгы чыгарды.

Егетләр, аның тирәсенә җыелып, тиз генә мылтыкка бәя биреп алдылар.

– Иске түгелме? – диде Шәйхаттар.

Хәвефсезлек инженерының хәтере калды:

– Бумы иске?! Бу, беләсең килсә, егеткәем, атаклы заводныкы. Иң зур мастерлар кулыннан үткән штучный эш. Аучылар әйтмешли, ике көпшәсе дә чок! Миңа аны ерак баҗай танышлык буенча гына табып бирде.

Шәйхаттар, аучылык эшендә үзенең дә төшеп калганнардан түгел икәнен күрсәтергә теләгәндәй:

– Яралап кына калдырмыймы? – диде.

– Ничек яралап?

– Була шундый мылтыклар: атуын да шәп ата, ә куянны җиргә сыламый, кошны да яралап кына калдыра…

Бу юлы нинди сабыр Нуришанов та кызып китте:

– Әнә кара! Кая карыйсың, тишек борын, имәннең очына кара! – Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде, йөнтәс кара кашлы сул күзен бөтенләй бөркәп куйды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Мылтык тавышы бөтен промыселны айкап, киредән безгә кайтып җиткәнче, имән очындагы бәләкәй генә бер ботак сынып чыкты да әйләнгәләп җиргә килеп төште.

– Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.

– Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!

– Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?

– Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.

– Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!

Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.

Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!

Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.

Өченче бүлек

Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга кирәк. Шунсыз без, коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр, нефть чыгару планын тутыра алмаячакбыз. Инде килеп, шушыларның барысы өстенә без – студентлар. Кайсыбыз кичке мәктәптә, кайсыбыз техникумда, аеруча өлгерләребез академик Губкин исемендәге кичке нефть институтында укый. Аз гына буш вакытың булдымы, китапка борын төртәсең. Юк әле, моның белән генә дә бетми. Әле Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарган һәм шуның белән Хыялый Хәйрүш исемен алган күптөрле хикмәтләр бар. Алардан берсе – скважиналар янын чәчәккә, гөлгә күмү. Әллә сез куш йодрык чаклы ут янып торган розаларны уйнап-көлеп йөргәнгә, үзләреннән-үзләре генә үскән дип беләсезме? Әллә сез яз көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы алма бакчаларын безнең территориядә әфсен өреп кенә барлыкка килгән дип уйлыйсызмы? Килмәгән кая! Аларга күпме маңгай тире, күпме күңел җылысы салынган! Аларның төбен йомшартырга, чүп үләннәрне утарга, аларны гел ашлап-тиресләп, суын сибеп торырга кирәк.

Инде менә шушыларның барысы өстенә Җәүдәтне каршы алу мәшәкате өстәлде. Кызлар культбудкаларны ялт итеп җыештырырга, тәрәзә пәрдәләрен юарга, үзәк будкага хәтта челтәр пәрдәләр эләргә тотындылар. Без, егетләр, скважиналарыбызны барлап йөргән чакта, күңелебездә туган яңа тәкъдимнәребезне бер-беребезгә әйтә тордык. Азамат, мәсәлән, Җәүдәтне Бөгелмә вокзалыннан автомобиль белән түгел, кыңгыраулы пар ат белән каршы алырга дигән тәкъдим кертте. Ул тәкъдим, билгеле, бертавыштан кире кагылды. Ник дигәндә, колхозлардан хәзер ат табу ансат эш түгел, тапкан сурәттә дә «зад-пирут» йөз егерме чакрымга ат куу мәгънәсезлек булыр иде. Ләкин Азамат ярты юлда туктап калуны белми. Ул, беренче тәкъдиме кире кагылуга, шундук икенче тәкъдимен дә әйтеп өлгерде. «Җәүдәтне каршы алачак «Волга» га әйләнәсе биш метрлы чәчәк такыя үреп киертергә, пар атка тага торган кыңгыраулар тагарга», – дип ду килеп йөри башлады.

Бер сүз белән әйткәндә, Җәүдәт Галиәхмәтовны каршы алу мәсьәләсе бригада өчен вакыйга булып әверелде.

Төш җиткәнче, без гел Җәүдәт турында, аны ничек каршы алу, ике көн эчендә нәрсәләр эшләп өлгерү турында уйлап, киңәшеп, тәкъдимнәребезне әйтеп үткәрдек. Эшебез дә көндәгедән җиңелрәк барды, ансатрак эшләнде, аякларыбыз тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде.

Ләкин безне зур гына борчу көткән икән әле. Төштән соң сәгать өчләр тирәсендә тревога сигналы яңгырады. Көмеш быргының, урман эчләрен айкап, ашкынулы-дәртле авазы тирә-якка сибелүе булды, бер минут кичекми, имән янына җыелдык. Быргысын кулына тоткан Азамат, күн курткасын өстенә киеп алган Хәйрүш, әле шәһәргә кайтып китәргә өлгермәгән Гыймран Нуришанов беренче булып килеп җиттеләр. Озакламый иртәнге вахтадагы егерме биш кеше барысы җыелып бетте.

Хәйрүшнең чырае караңгы иде, кискен генә кулын күтәрде:

– Иптәшләр, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен!

Берьюлы сагаеп калдык. Оператор егетләр артыннан кызларның кызыксынып сузылган башлары күренде. Арттагылар якынрак елышты.

Хәйрүш, тагын чак кына сүзсез торгач:

– Галиәхмәтов кайтып җиткән… – диде.

Йөзләрдә аптырау. Соң, кайтса? Моның нәрсәсе начар? Сөенергә кирәк. Ярый, каршы алырга өлгермәдек. Ярый, челтәр пәрдәләр эленмәде. Музыка килмәде, чәчәкләр булмады. Аның каравы ике көпшәле ау мылтыгыбыз бар! Аның каравы Җәүдәт үзе безнең белән дигән сүз!

Берничә секундка гына сузылган сәерсенүле тынлыкны аек акыллы Шәйхаттар җимерде.

– Кайчан кайткан? – диде ул, таләпчән, кискен тавыш белән.

Хәйрүшнең борын канатлары кыймылдашып алды:

– Моннан өч көн элек.

Имән яны кинәт гөр килде:

– Ничек?

– Бу ни дигән сүз?

– Өч көн буена бригадага килми йөриме?

Гаҗәпләнү-аптырау дулкыны узып китәргә өлгермәде, шундук икенче дулкын күтәрелде:

– Безобразие!

– Оятсызлык!

– Хәзер үк кеше җибәрергә!

Өченче дулкын, әлеге ике дулкынга бәрелеп, чаткылар чәчрәтте:

– Дөрес!

– Дөрес түгел!

– Яклашма!

– Яп авызыңны, өшегән!

Хәйрүш алгарак иелә төште, күн курткасын чишеп җибәрде, киеренкелектән тирләп-кызарып чыккан озынча көрән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.

– Тавыш, тавыш! Яле, бетерегез базарны! Кем сүз алып сөйләргә тели?

Шау-шу куптарырга дисәң, безгә куш, сүз алып сөйләргә дисәң, телләрен тешлиләр. Бу юлы да шулай булды: гөр килеп бер күтәрелдек тә тындык. Бригада егетләреннән сөйләргә теләүче күренмәгәч, Нуришанов алга чыкты. Хәвефсезлек инженеры башта, йөнтәс кашларын кыймылдаткалап, безнең якка сынаулы бер караш ташлап алды, аннары зур борынлы кызыл йөзендә мыскыллы бер елмаю чагылып китте.

– Карап-карап торам да, әкәмәт тә сәер халык сез, билләһи… Әле иртәнге якта гына Галиәхмәтовны чәчәкләр, оркестрлар белән каршы алабыз дип канат кактыгыз, инде менә шул ук Галиәхмәтовны чәйнәп ташлардай булып кыланасыз. Ай-һай-һай! Нинди киртәгә сыя бу, йә! Башыгыз белән уйлыйсызмы сез, кай җирегез белән уйлыйсыз? Кеше мең мәшәкать белән институт бетергән, арып-талып юлдан кайткан. Аңа ял кирәкме? Өйдә әнисе көтеп тора. Ике авыз сүз сөйләшергә кирәкме? Бәлкем әле күзе төшеп йөргән кызы да бардыр… Икәүдән-икәү генә төнге урамда чүкердәшеп йөрергә тиешме алар, юкмы?

– Тиеш, билгеле… – диде кемдер әкрен генә. Аңа кушылып, Азамат авыр итеп бер көрсенде.

– Соң, шулай булгач… Нәрсә дөнья җимерелгәндәй кыланасыз? Сез аны, әтисез үскән егетне, укырга җибәрдегез. Сез аны, эшче баласын, үз исәбегезгә укытып чыгардыгыз. Ул бит хәзер сезнең алга полный отчёт бирергә кайта. Үзен әзрәк тәртипкә китерергә тиешме, юкмы?

Без тагын тынып калдык. Инде икенче мәртәбә Нуришанов безнең язмышны үз кулына алды. Каян килә соң бу абзыйга шулчаклы төпле сүзләр? Ничек соң без аның алдында сүзсез калабыз? Ләкин озаклап уйлап торырга вакыт юк, хәзер үк чарасына керешергә кирәк.

– Җәүдәтнең хәлен белергә хәзер үк кеше җибәрегез, – диде Нуришанов. Аның бу киңәше белән дә килештек.

– Беләсеңме, Азамат, – дип, Хәйрүш музыкант егетебезнең җилкәсенә кулын китереп салды. – Син сүз өчен кесәгә керә торган адәм түгел. Дипломатлыгың да җитәрлек, сусыз юып, җилсез киптереп кайт әле. Җәүдәтнең үзен күрмә, әнисе Хәдичәттәй аркылы эш йөрт. Бу инде сыналган алым: бер генә ананың да улы белән мактанмый түзә алганы юк. Аңладыңмы? Шәһәргә барып, кире әйләнеп кайтуга ике сәгать вакыт бирәм. Җитәме?

Җитмәгән кая! Бу мәсьәләдә Азаматны өйрәтеп торасы юк. Үзенә тапшырылган ике сәгать вакыт эчендә ул бөтен Кәлимәтеңне актарып, шәһәреңнең астын өскә әйләндереп кайтырга булдыра ала. Бу юлы да шулай булды. Азамат, ике сәгать тулуга, авызын колак артына элеп кайтып төште. Ул Хәдичәттәйне күреп кенә калмаган, бригада өчен бик әһәмиятле өр-яңа мәгълүматлар да алып кайткан иде. Кайтып төшү белән, ул, барыбызны шаккатырып:

– Җәүдәт өйләнеп йөри! – диде.

– Кит аннан!

– Булмас!

– Кемгә? – дигән тавышлар ишетелде.

Азамат, чын дипломатлар кебек, туры җавап бирүдән качты, шәһәргә ничек барып җитүен, кайсы урамнарда йөрүен бер дә ашыкмыйча, тәмен белеп кенә сөйләргә тотынды:

– Боларны миңа Хәдичәттәй әйтмәде, синең хатының Мәрьям әйтте, иптәш мастер, – дип башлады ул сүзен һәм, мутланып, Хәйрүшкә күз кысып алды: беләсең килсә, бел, янәсе, менә дөньяда нинди хәлләр була: син Җәүдәтнең уку бетереп кайтканын да ишетми йөрисең, ә хатының инде аның өйләнергә йөрүен дә белеп тора!

Мәрьямнең телгә алынуы безнең кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Татар кызларында сирәк очрый торган сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу яшь хатынны без бөтен бригадабыз белән ихтирам итәбез. Ул – безгә Хыялый Хәйрүшне тудырган кеше. Әйе, әйе, уйнап әйтелгән сүз түгел бу. Хәйрулла Хәкимов, Мәрьямгә өйләнгәнче, дөньяның кызыгын тилергән сыер сөтеннән таба торган кара-чутыр бер малай була. Укытучы Мәрьям аңа кияүгә чыга да башта кара-чутырны аракыдан биздерә, аннары кулына китап тоттырып, хыяллана белергә өйрәтә. Менә шуңа күрә дә Мәрьям турында сүз чыгуга, кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Азаматны уратып алдык та шундук сөйләп бирергә мәҗбүр иттек.

– Бер кулында портфель, икенче кулында кочагы белән дәфтәр: мәктәптән кайтып килә бу, – дип дәвам итте сүзен Азамат. – Йөгерә-йөгерә кайта, кулындагы портфелен перәме тәки атындыра! Ә күзләре, әлеге шул җете зәңгәр күзләре елмаепмы-елмая! Мине күреп алуы булды, урам яңгыратып кычкырып җибәрүе булды: «Һай, кемне күрәм мин?! Азамат түгелме соң? Көпә-көндез нинди җилләр ташлады сине, балакаем? Ни өчен син промыселда түгел?» – ди, үтерә генә сорашып. Үзегезгә мәгълүм, Мәрьямнән серне яшереп булмый, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә, бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Башын кырын салып, хәйләкәр генә тыңлап торды да елмаеп әйтә: «Син, алай булгач, разведкага килдең инде, әйеме?» – ди. «Разведкага, – мин әйтәм, – яле, бер дә яшермичә, дөресен генә әйтеп бир әле, Җәүдәтнең кайтуы дөресме?» – дим. «Дөрес, – ди бу, – инженерыгыз кайтканына бүген нәкъ өченче көн», – ди. «Син шуны белеп йөрдеңме?» – мин әйтәм. «Мин шуны белеп йөрдем», – ди. «Иреңә дә әйтмәдеңме?» – дим. «Иремә дә әйтмәдем», – ди, үзе көлә. «Дөньяда хатыннардан да хәйләкәр бер генә зат та юк, дип әйтәләр иде, дөрес икән, – мәйтәм, – без бит синең эчеңдәге тышыңда дип йөрибез, болай булгач, синең тышыңдагы да эчеңдә булып чыкты бит…»

Мәрьямем үзгәрде, җитдиләнде, күзләре тирәнәеп китте. «Их, балакаем, сабый шул әле син, берни белмисең, борыныңа кызлар исе кермәгән. Җәүдәтнең кайтканын әйтергә ярамый иде, ул бит өйләнергә йөри…» – ди. Мин гаҗәпләнүемнән: «Кемгә?!» – дип кычкырып җибәрдем. «Хәзергә әйтмим әле, – ди бу, – күпне белсәң, тиз картаерсың, – ди. – Иртәгә кияү белән кыз сезнең янга фатиха сорарга килерләр, менә шунда барысын да белерсез», – ди. «Ниткән фатиха ул тагын? Иске заманча!» – мин әйтәм. «Юк, – ди бу, – иске заманча түгел, нәкъ менә яңа заманча. Элек бит фатиханы муллалар биргән, ә хәзер бригада бирә. Хыялый Хәйрүш бригадасы, ике тигез мәхәббәткә фатиха биреп, бәхеткә юл ача: өйләнегез, туйлар ясагыз, дусларыгызны сөендереп, алма күк балалар үстерегез! – ди. – Шәп яңгырыймы?» – «Шәп бу, – мин әйтәм, – исләр киткеч бу! Хәйрүшне хыялланырга син өйрәткән дип әйтәләр иде, дөрес икән». Мәрьям апагыз сул күзне хәйләкәр генә кыса да әйтә: «Син мине мактарга ашыкма, чибәр егет, – ди, – син лутчы бригадаңа кайт та әйт, бүгеннән башлап туйга әзерләнсеннәр. Өйләнү, тормыш кору – кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган нәрсә, туйны шәп итеп үткәрегез, адәм мәсхәрәсенә кала күрмәгез», – ди.

– Соң, шуннан? – диде Хәйрүш, кашларын җыерып.

– Нәрсә шуннан?

– Җәүдәтнең кемгә өйләнгәнен тәки әйтмәдемени?

– Әйтте. Әйттерми каламмы соң мин!

– Кемгә?! – дидек барыбыз берьюлы.

– Гүзәлиягә, – диде Азамат.

– Мәрьямнең сеңлесенәме?

– Нәкъ үзе.

Азаматның бу хәбәре бригаданы телсез калдырды. Ә мин үз колакларыма үзем ышанмадым. Йа Хода! Мин нәрсә ишетәм? Минем Гүзәлиям кияүгә чыгамы? Күз алларым кинәт караңгыланды, йөрәгем чымырдап кысылды, әйтерсең лә скважина кыргычы, бавыннан ычкынып, ике чакрым тирәнлеккә, забойга очты…

Дүртенче бүлек

Төнне мин йокысыз үткәрдем. Көндез, исерек кешедәй, әйле-шәйле йөрдем. Ә бригада туйга әзерләнде. Төштән соң Хәйрүш ашыгыч кына киңәшмә җыйды, мин анда бармадым, егетләр, минем хәлемне аңлап, миңа кагылмадылар. Соңыннан миңа Азамат хәвефсезлек инженеры Нуришановның үз теләге белән хуҗалык эшләрен башкарырга алынуын һәм аңа ярдәмгә Хәйрүшнең мине билгеләвен әйтте.

Хәйрүшкә мин күңелемнән рәхмәтләр укыдым. Ичмасам, мин бер генә көнгә булса да авыр уйларымнан арынып тора алам. Ичмасам, иптәшләрнең теләктәшлек белдереп караган кызганулы карашларын күрмим. Ә Гүзәлия Җәүдәт белән икәүләп, фатиха алу өчен, бригадага киләчәк – үзем өчен гаять авыр булган әнә шул очрашудан мин исән калам, рәхмәт Хәйрүшкә, ул мине коткарды!

Мастер безнең икебезне – мине һәм Гыймран агайны – кичен үз янына чакырып, хуҗалык эшләрен ничек җайлау турында озак кына киңәште.

– Без иң әүвәл бер нәрсәне ачыклап узыйк: туйны шәһәрдә үткәрәбезме, урмандамы? – диде Нуришанов.

– Барыбер түгелмени?

– Барыбер түгел, мастер. Шәһәрдә дисәк, «Нефтяник» ресторанында үткәрергә була. Ул чагында савыт-саба, өстәл-мазар өчен кайгырырга кирәкми. Тик шунысы бар – ресторан бәясе кыйбатка төшәчәк. Әгәренки инде яшьләрчә саф һавада, менә шушы аланда үткәрәбез дисез икән, ул чагында, без – үзебез баш, үзебез түш. Савыт-саба белән өстәлләрне ничек тә табарбыз, ә Бөгелмәдән, туп-туры заводтан, бер-ике мичкә пиво кайтартырбыз. Шуңа күрә тәгаен белик: борын башына күпмешәрдән җыясыз?

Хәвефсезлек инженеры кесәсеннән уч төбе хәтле генә счёт алды, шалт-шолт төймә тартып, туйның безгә күпмегә төшәсен чутлап бирде. Кеше башына күпме эчемлек, шуның күпмесе ак аракы, күпмесе кызыл аракы, күпмесе шампанский икәнен, ике мичкә пивоның күпмегә төшкәнен, сыер итен, сарык итен, тавык итен, конфет-прәннекнең, әче-төченең төрен төргә әйтеп, һәркайсының күпме торганын, сумы-тиене белән санап, бер мең сум акча исәпләп чыгарды.

– Бер мең, искечә ун мең! – диде Хәйрүш, уйга калып. – Күбрәк түгелме бу, Гыймран агай?

– Каян килеп күп булсын! – Нуришанов счёт төймәләрен киредән сала башлады. – Бригадада илле өч кеше. Шуңа тагын Хәдичәттәйне куш, Талип картны өстә. Семьялылар парлап килсә, ул буладыр барысы, әйтик, примерно сиксән кеше, бу бит, соң, борын башына егерме сум дигән сүз генә түгелме? Шушымы күп була? Аннары без үзебезнең кем икәнебезне онытып җибәрәбез. Без бит – нефтьчеләр. Нефтьченең дә ниндие әле – ил күләмендә беренче урынга чыккан Татарстан нефтьчесе! Ун сум акча артык тоту белән исәпләшеп торыргамы?

– Ярый. Аңлашылды, – диде Хәйрүш. – Димәк, ике көннән, якшәмбе көнне сәгать уникеләргә туй табыны әзер була?

– Әзер була.

Хәйрүш, җиңел сулап, урыныннан торды.

– Алайса, бик шәп. Бүген кич белән үк акча җыеп бирербез. Әйдә, тотыныгыз эшкә!

Нуришанов, туй мәшәкате артыннан йөрү өчен дип, мине ике көнгә эштән бушаттырды, һәм шул көнне үк, промыселдан вездеход алып, күрше авылларга чыгып киттек.

Безнең бу сәяхәт турында иркенләбрәк сөйләми ярамас. Ник дигәндә, Гыймран агайның сугымлык сатып алуында мин безнең бригада егетләренең берсендә дә булмаган кәсепчелек һәм сәүдәгәрләр осталыгы күрдем. Минем бабай, андый кешеләр турында сөйләгәндә: «Маһир да соң, карт боргыч!» – дип тел шартлатып тора торган иде.

Җәйге кояш Нурсала таулары артына иңеп, ерак басулардан мал-туар кайткач, без Тайсуган авылына килеп кердек. Гыймран агай, кайбер ала канатлар кебек тузан туздырып, урамда машина куып йөрмәде, «газигы» н каралты-курасы бик таза бер ишегалдына кертеп куйды да, йорт хуҗасын – кып-кызыл битле, тәбәнәк кешене – лапас ышыгына чакырып, озак кына нидер киңәште. Аннары урам буйлап китеп барды. Бер капкага керде – сугымга мал сорады, тагын берсенә керде – тагын сорады. Соравын сорады, ләкин юньле-рәтле карамады, бәясен дә сатулашмады. Тик өченче йортка кергәч кенә, кожанны чишеп җибәреп, иркенләбрәк сөйләште. Иңгә-буйга нык килгән утыз яшьләрендәге чибәр генә кеше – йорт хуҗасы – безнең янга өч кыш кышлаган кысыр тана җитәкләп алып чыкты. Тана бик матур, өсләре елкылдап тора, янына килгәндә, усалланып башын чайкый иде.

Гыймран агай бер кулы белән тананың мөгезеннән кысып тотып, икенче кулы белән тамак астын сыпырырга кереште. Тана башын сузып, рәхәтләнеп тора башлагач, касык астына кулын тыгып, җилен тирәләрен капшап карады: симезлеген тикшерде. Инде сүз малның бәясе турында барырга тиеш иде, әмма Нуришанов, мине дә, хуҗаны да гаҗәпкә калдырып, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, капкага таба юнәлде.

– Туктале, нишләп бәясен сорамыйсың? – диде хуҗа.

– Безгә батмый бу, – диде Гыймран агай гамьсез генә.

Хуҗаның хәтере калды. Кул юганда сызганып куйган җиңен төшерә-төшерә:

– Нәрсәсе батмый? Моңа ни булган? – диде.

– Нәрсәсе дисеңме? – Гыймран агай, фуражкасын маңгайга табарак чигереп, башын кашып куйды. – Моңа берни дә булмаган. Шәп тана бу. Ләкин зур бәйрәмгә ярарлык түгел.

– Нәрсәсе ярарлык түгел?

– Беренчедән, гәүдәгә кечкенә, икенчедән, симерүе җитмәгән.

– Моныңмы симерүе җитмәгән?! Син инде аны, акыллы абый, миңа сөйләмә, Мәнди анасына сөйлә. Моны суйсаң, пот ярым мае гына чыга. Кәлимәт базарына илтеп йөрергә вакытым гына юк, комбайным ремонтланып бетмәгән. Югыйсәң мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем… – дип кызып китте хуҗа.

– Әкәмәт тә сәер кызык кеше син, – диде Нуришанов, гадәттәге салмак-сабыр тавышы белән. – Шәһәрдән килгән дигәченнән дә, син мине гомер буе мал әсәре күрмәгән дип уйлыйсың инде, ә? Бик беләсең килсә, энекәем, әйтим: мин ун ел заготскотта сугымчы булып эшләгән и шулай ук мондый йолкыш таналарны гына күрмәгән. Холмогор үгезләре үткән менә бу кулдан. Мин сиңа чынын әйтеп сөйләшәм. Инде ышанмыйсың икән, бир кулыңны – танаңны егып суям – бер центнер да утыз кило ите, күп дисәң егерме биш кадак мае чыга!

Гыймран агай, күн итекле таза аякларын җиргә имән баганадай беркетеп, тавышны бөердән чыгарып сөйләште. Моңарчы бик әтәчләнгән яшь хуҗа икеләнә калды:

– Нүжәли шулай гына?.. – диде ул, танасына күз төшереп.

Нуришанов сүзне кыска тотты:

– Шулай гына! – диде һәм, артык сүз әйтмәстән, капкага таба юнәлде.

– Туктале, сөйләшеп бетермәдек бит әле, – диде хуҗа, аның җиңеннән тотып. – Аңламыйм әле мин. Бозау булып бозаудан бит сиксән кило ит чыга.

– Беләсеңме, чибәр егет, дөньяда Хуҗа Насретдин исемле акыллы бер юләр булган, әнә шул әйткән, адәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дигән. Бозаудан беркайчан да сиксән кило ит чыкканы юк. Чыга илле кило. Син минем башымны катырма, алдашып торырга мин малайлар түгел. Чыгар комган белән җылы су, чыгар бау, танаңны күз алдында егып суям: мин дигәнчә булмаса, битемә төкерерсең. Килештекме?

Яшь хуҗа бөтенләй аптырашта калды, чоланнан шаулап килеп чыккан хатынына:

– Бар, бар, буталып йөрмә, син генә җитмәгән идең! – дип кулын селтәде.

Мин инде эшләрнең шактый ук катлауланганын, тана хуҗасының үз терлеге өчен якалашырга әзер торуын аңладым. Аның тиле булып каласы килми, ләкин төпле дәлиле белән бер селтәнүдә аны җиңеп барган бу тәҗрибәле агайга каршы ул сүз дә таба алмый иде. Нуришановка шул гына кирәк иде бугай. Ул хәзер бик ныгытып һөҗүмгә күчте:

– Безгә ким дигәндә ике центнер ярым ит кирәк. Синең танаң шуның яртысын гына бирә ала. Ну мин калганын, бәлки, бозау-сарык ише мал алу исәбенә тутырырмын. Йә, давай, тиярен генә әйт. Күпме?

Хуҗага җан керде. Ул йөгереп диярлек танасы яныннан әйләнеп чыкты.

– Ә син күпме диярсең?

– Зерә дә әкәмәт сәер адәм икәнсең син. Мал бит синеке. Син сора.

– Өч багана, – диде хуҗа һәм Гыймран агайның йөзенә төбәлде.

– Ягъни өч йөз тәңкә? Ийе.

– Алай, алай.

– Нәрсә алай?

– Оятың бармы соң синең?

– Ә нигә? Ике ярымны бирделәр инде миңа.

– Биргәч, сатасың калган.

– Ә нигә исең китә? Сатармын да!

– Сата гына күр. Киттек, энем Сәләхи.

Гөнаһсыз хайван янында башкарылган шушы күңел кайтаргыч сату-алу эше минем җаныма тия башлаган иде инде, шуңа күрә мин:

– Киттек, киттек, Гыймран ага, итне башка урыннан табарбыз! – дип, сөенеп җавап кайтардым. Без капкага юнәлдек. Капканың келәсен күтәрдек. Ачып чыктык. Арттан килүче булмады. Бер йортны узып киттек. Шул мәлне хуҗа урамга йөгереп чыкты.

– Тукта!

– Нәрсә?

– Син бит әле үз бәяңне әйтмәдең?

Гыймран агай, туктап, аны көтеп алды.

– Син бит адәм ышанмастай бәя сорыйсың.

– Ә син күпме бирәсең?

– Танаңның асыл бәясе йөз илле тәңкә.

– Китче, булмаганны! Әллә син аны урлаган мал дип белдеңме?

– Йә, күпме?

– Әйдә, күңелең булсын, ике дә сиксән.

– Ике дә сиксән?!

– Ә нәрсә?

– Бар, энем, битеңне юып кил.

– Безнең бит юган.

– Юган булса, туп-туры әйт, сатасыңмы танаңны, юкмы?

– Сатам, кәнишне.

– Сатсаң, тиярен сора. Сатмасаң, үпкә юк. Әнә чулак Нурислам белән күпер төбе Фәтхидә кышлаган бозау бар, бәясе килешенгән, алам да китәм.

Гыймран агайның, соңгы чиккә дип, чабу астында яшереп асраган бу хәйләсе хуҗаны янә юлдан чыгарды.

– Мотоцикл алырга дип кенә асраган танам иде. Әйдә, кадалып китегез, ике дә илле, – диде ул, өметсезлек белән кулын селтәп.

– Менә монысы безнеңчә! Син, туганкай, бик үк башсыз егеткә охшамагансың. Әмма дә ләкин шунысы бар: таяк беркайчан да тоткан җиреннән генә сынмый. Давай без болай итик: син киметәсең, мин арттырам. Йөз сиксәнгә килешәбез дә мәгәричен сындырабыз.

Хуҗаның йөзе бурлаттай кызарып чыкты.

– Син минем кашыклап канымны эчмә. Әнә, аласың килә икән, ике дә егерме! Инде шуңа да риза булмасаң, капканы ябам. Җитте!

Хуҗаның чынлап торып чыгырдан чыга башлавы Нуришановны йомшый төшәргә мәҗбүр итте:

– Ярый. Миннән булсын яхшылык, ике багана акча сиңа, – диде.

– Син бит мине кычкыртып талыйсың, – диде хуҗа. – Мин бит инде болай да сиксән сумга төштем, ә син нибарысы илле сумга арттырдың.

– Мин сиңа әйтеп торам, Алла колы: ике багана акча. Башы-аягы, эче-мазары синеке. Анысы гына аз дисәң, тиресен калдырам. Үзе ун тәңкә. Бир кулыңны!

– Ә мәгәрич?

– Бер ярты.

– Аз.

– Мин эчмим. Үзеңә генә.

Шартлатып кул суктылар.

Тананы машина куеп калдырган кешеләргә алып кайтып суйдык. Суйганны карарга сатучы үзе килмәде. Гыймран агай, алдан вәгъдәләшкән буенча, тананың тиресен, баш-аягын һәм эчәкләрен хуҗаның хатынына биреп җибәрде. Өстәвенә иң симез җиреннән бер кило чамасы ит һәм Кәлимәттән үк сумкасына тыгып чыккан ярты литр аракыны тоттырды. Хатын, авыл кешеләренә хас беркатлылык белән сөенеп, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып китте.

Җаныңны суырып алырдай булып сатулашкан кешенең кинәт шулай юмартланып китүенә мин таң калдым.

Үлчәп карагач, тананың бер йөз дә сиксән килограмм ите, бер пот мае чыкты.

– Без бит ялгышканбыз, Гыймран ага. Хуҗа хаклы булган ич, – дидем мин, баягы бәхәсне аның исенә төшереп.

Сабыр холыклы Нуришанов бу юлы түзмәде, кеткелдәп көлде дә:

– Беркатлы да кеше син, энем Сәләхи, – диде. – Гыймран абзаңны алдыйсы кеше дөньяга тумаган әле! Әгәр инде бик беләсең килсә, әйтим, мин танага күз салу белән үк сиздем, ун поттан да ким түгел моның ите дип уйладым. Касык астын капшагач, юк, бу унике пот, дидем. И дөрес тә булып чыкты, хе-хе-хе…

Аның шулай әле генә эшләгән этлегеннән бик канәгать булып, кеткелдәп көлеп торуы, җитмәсә, шуның белән ачыктан-ачык мактануы минем кәефемне кырды. Ачуым чыкканны яшереп-нитеп тормастан:

– Хуҗага тиешле акчасын илтеп бирергә кирәк. Без мал барышниклары түгел! – дидем.

Нуришанов чиста ак капчыкларга пөхтә итеп төргән тана итен машинага тутырып маташа иде.

– Шулайдыр шул, мин сиңа бригада акчасын әрәм-шәрәм итәргә юл куймагаем! – диде. – Беләсең килсә, итнең килосы безгә бер сумга төште, ә туйда артык акча эчеңне тишмәс! Сату-алу эше гомергә шул инде ул – син алдамасаң, сине алдыйлар.

Әтием кебек олы яшьтәге кеше белән сүз көрәштереп тору миңа кыен иде, ләкин аның фәлсәфәсе белән килешеп калуны да намусым күтәрмәде. Күңелем ярсыну белән тулды. Танадан калган акчаны эчке кесәмнән тартып алдым да Нуришанов кереп утырган «газик» эченә тондырдым һәм, Кәлимәткә кайтырга машина эзләп, үз юлыма китеп бардым.

Караңгыда хәвефсезлек инженерының мине чакырып дәшкән тавышы ишетелде, ләкин мин әйләнеп тә карамадым.

Нигә кирәк иде әле миңа аның белән чыгу? Иртәгә тагын складлар буйлап йөри башласа, нефть начальникларының кабинет төбен сакларга туры килсә… Беләбез без аның сүзне кайдан башласын: промыселда, имеш, өр-яңа хәл – гади бер оператор, бригада исәбенә укып, инженер булды! Инде менә өйләнә, бәйрәм үткәрергә йөрибез. Ярдәм итегез, азык-төлек кирәк. Дәүләт бәясенә җибәрегез әле, дияр. Ялыныр-ялварыр, үз дигәнен итми туктамас.

Аның, юк елмаюын бар итеп, ерактан уратып, соранып утыруын күреп тору әллә миңа бик рәхәт дип беләсезме? Бик кирәге бар иде! Йөрсен әнә үзе, сөйләшсен. Иртәгә ике аягымның берсен дә атламыйм. Үз эшемә, промыселга китәм дә барам.

Җир өстенә әкрен генә җәйге тымызык төн җәелде. Каяндыр Зәй буе болыннарыннан җиләс җил белән килгән салкынча дым һәм чәчәктә утырган үләннәрнең хуш исе борынга бәрелде. Агач ябалдашларына орынып, ниндидер төн кошы очып узды. Аны күрү өчен дип башымны күтәргән идем, баскан җиремдә катып калдым: куе зәңгәр күк йөзендә, минем баш очымда ук, юри куйгандай, янәшә яп-якты ике йолдыз кабынган…

Pulsuz fraqment bitdi.