Kitabı oxu: «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)»



© Татарстан китап нәшрияты, 2020
© Гыйльманов Г. Х., төзү, кереш сүз, 2020

Язмышлар китабы
Бүген генә уйлап табылган фикер түгел, һәр тарихи чор үзенең яңа буын әдәбиятчыларын барлап торырга тиеш. Бигрәк тә дәверләр, гасырлар алышынган мәлләрдә бу шулай була. Нәкъ менә шушы чорларда әдәбиятта активлык күзәтелә, мөһим үзгәрешләр барлыкка килә. XXI гасыр башында татар әдәбиятына шаулап килеп кергән «яңа дулкын» шуның тагын бер дәлиле булды. Бу яңа буын, нигездә, ике тамырдан ризыкланып үсте: беренчесе аның Казан дәүләт университеты каршында 2000–2010 елларда гаять активлашып киткән «Әллүки» әдәби берләшмәсе һәм татар студентларының «Тәрәзә» газетасы булса (оештыручысы – Ленар Шәех, әдәби кураторы – Галимҗан Гыйльманов), икенчесе 2010 елларда талантлы һәм яшь әдәбият-сәнгать әһелләрен үз тирәсенә туплаган «Калеб» клубы иде (җитәкчесе – Гүзәл Сәгыйтова). Шулай ук «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй», «Илһам», «Глаголица» әдәби бәйгеләре «ачкан» талантлар да, үз сукмакларын табып, олы әдәбиятка килеп керделәр.
Моңа кадәр дә яшь иҗатчыларны барлау омтылышлары булды. Бигрәк тә «Әллүки» (2007, 2014) һәм «Ак юл» (2012) җыентыклары игътибарга лаек. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык та – шундый омтылышларның берсе. Аның да төп максаты – бүгенге көндә әдәби процесста актив катнашкан, татар әдәбиятында үз исемен, стилен, язмышын булдырырга омтылган яңа буын иҗатчыларны барлау, туплау һәм аларның иҗатын авторлар үзләре тәкъдим иткән кимәлдә, стильдә, фикерләү рәвешендә, ягъни ничек бар шулай укучыга тәкъдим итү.
Исеменнән үк аңлашылганча («Яңа гасыр тавышы»), бу басма – билгеле бер дәрәҗәдә дәгъва-китап. Меңьеллык тарихы һәм дөнья әдәбиятында саллы гына абруе булган милли әдәбиятыбызга Яңа Гасырда үз өлешен кертергә, анда үз урынын булдырырга дәгъва иткән каләм әһелләре чыгыш ясый бу җыентыкта. Авторлар арасында, шактый каләм ныгытып, берничә китап чыгарган яисә драма әсәрләре белән сәхнә яулаган, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителеп, әдәбиятта үз исемнәрен һәм урыннарын булдырган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар да, бүген аякка басып килүче, ләкин әдәби амбицияләре белән өлкәнрәкләрдән һич ким булмаган талантлы яшьләр дә бар.
Тавышның төсмерләре күп булган кебек, яңа буын иҗатчыларның авазы да төсмерләргә бай, өслүп ягыннан да, мәүзуг ягыннан да гаять күптөрле. Алар арасында Г. Тукай – Х. Туфан – М. Җәлил – С. Хәким – И. Юзеев традицияләрен дәвам итүчеләр дә, Ш. Бабич – Һ. Такташ – Ә. Давыдов – Р. Әхмәтҗанов – Р. Фәй- зуллин – М.Әгъләмов – Зөлфәт билгеләгән юлны сайлаучылар да, шулай ук өр-яңа шигъри стиль, поэтика, шагыйранә фикерләү алымнары тудырырга омтылучы авторлар да бар. Традицион гарузга, силлабикага, силлаботоникага корылган шигърият һәм җыр поэтикасына нигезләнгән лирика белән янәшә «ирекле шигырь», «ак шигырь» күнекмәләре, көчле символ-метафораларга корылган символизм шигърияте, модернизм, постмодернизм шаукымы белән өртелгән поэзия дә очрый бу җыентыкта. Прозада, драматургиядә исә әдәби традицияләр үзенчәлеклерәк чагылыш тапкан. Бу әдәби төрләр тормыш-яшәеш белән ныграк бәйләнгән, шуңа күрә дә аларда жанр, стиль, поэтика өлкәсендәге үсеш-үзгәрешләр индивидуаль төс алган, авторларның шәхси үзенчәлекләре дә ачыграк тоемлана. Ләкин төрле традицияләргә, юнәлешләргә, әдәби төрләргә, жанрларга караган каләм әһелләренең барысын да бер сыйфат берләштерә: алар иркен сулыш белән иҗат итәләр, дөньяга хөр караш белән карыйлар; алар үз хисләрен тыймый, бер кысага куып кертми, фикерләрен дә төгәл әйтә, элеккеге тапталган образлардан качарга тырыша, яңа мотивлар, образлар, сурәтләр, детальләр уйлап таба. Кайчакта бу яңа әдәбият укучыны шок хәленә куя, шул ук вакытта тирән уйларга да сала, ә кайчакта… яшь аралаш көләргә мәҗбүр итә.
Бүгенге яңа гасыр әдәбиятының үзенчәлеге дә шунда: үтә дә шәхси, хәтта күңелләрне иләсләндереп, бераз ачуны китереп, үртәп торган интим әдәбият белән янәшә, аңа берегеп диярлек, бер үк каләм очында Ватаны, халкы, милләте өчен көеп, «җан атып» яшәргә омтылган, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомерен багышларга әзер булган татар улының, татар кызының язмышы бөреләнә… Бу әдәби язмыш ияләре, милли мираска, рухи традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, аерым тарихи, рухи, милли кысаларда гына бикләнеп калмыйча, дөньякүләм рухи казанышларга кыю мөрәҗәгать итәләр, ул казанышларны милли фәлсәфәгә, фикергә, поэтикага, образ-символларга якынайтырга омтылалар, үзләренең оешып кына килгән иҗат лабораторияләрендә кат-кат сыныйлар, кыю экспериментлар үткәрәләр, шул рәвешле, үзләре генә белгән, инанган хакыйкатьне табарга тырышалар. Аларның хаклылыгын (яисә хаксызлыгын) киләчәктә Вакыт Галиҗәнаплары һәм Мөхтәрәм Укучы хәл итеп бетерер, ә бүген исә әдәбиятыбызның киләчәге, язмышы өчен җанлы әңгәмә, бәхәс, көрәш бара. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентык – шуның бер күренеше һәм дәлиле.
Әйе, бу җыентык дәгъва гына түгел; ул – иң элек язмышлар китабы. Шуңа күрә дә, аны укучыга тәкъдим иткәндә, зур җаваплылык хисләре кичерәм. Китапны кулга алганда, җыентыкка кергән һәр автор үзе дә җаваплылык тойгысы кичерер, дип уйлыйм. Укучы да аны ерак шүрлеккә алып куймас, өстәленең бер читендә тотар. Вакытлы матбугаттамы, китаплардамы, әдәби чаралардамы – әлеге җыентыкка кергән авторлар белән очрашкан саен, бу китапны ачып, хәтер яңартыр, аларның әдәби язмышлары өчен сөенер.
Галимҗан Гыйльманов,
язучы, мөхәррир
Шигъри Әсәрләр

Ленар Шәех

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1999–2002 елларда Минзәлә педагогия көллиятендә, 2002–2007 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, 2007–2010 елларда аспирантурада белем ала. Университетта укуы белән беррәттән, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә, яшь каләм ияләрен үз тирәсенә туплаган «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсен кабат аякка бастыра. Татар студентларының «Тәрәзә» газетасын оештыра һәм аның баш мөхәррире була. Шул ук вакытта 2004–2005 елларда «Шәһри Казан», 2005–2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 2008 елдан баш мөхәррир хезмәтендә.
Ул – Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкәк һәм Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз телләрендә дөнья күргән егермедән артык китап авторы. Әсәрләре шулай ук казах, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре рус, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш телләрендәге шигъри антологияләргә, шул исәптән «Современная литература народов России» балалар әдәбияты антологиясенә (2018) кертелгән.
Филология фәннәре кандидаты. М. Җәлил исемендәге Республика (2013), А. Алиш исемендәге әдәби (2017), Евразия халыкара (2018) һ. б. премияләр лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар ассоциациясе һәм Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) әгъзасы.
«Сине күргән саен, җанда…»
Сине күргән саен, җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.
Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.
Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә…
…Сине күргән саен, җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.
Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат
Күп баш ваттым бу хакта:
Син – Имән, ә мин – Такта,
Бик кызык бит, чынлап та.
Күреп торам ап-ачык:
Син – Кискә, мин – Алачык,
Йөрим шулай фал ачып.
Уңда, сулда гел урман…
Мин – Агыйдел, син – Чулман,
Икесе дә бер юлдан.
Уйланам, панимаешь,
Мин – Актаныш, син – Лаеш,
Кояш чыгыш һәм баеш…
Тактасы да кирәкле,
Имәне дә кирәкле —
Булыйк тырма-көрәкле!..
Әйтәм ачыктан-ачык:
Булсын Имәналачык,
Исең китмәсен һич тә —
Булсын, шәт, Тактакискә!
…Йөзгә җылы җил бәрә…
И. кызына Т. егете
Кайнар сәлам җибәрә!
«Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында…»
Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында
Тургай булып җаным атына.
Кайда, диеп мине сорамагыз —
Мин бәхетнең өске катында.
Бар йөрәгем кубарылып тибә,
Мәхәббәткә күңел талпына.
Әллә кайда диеп уйламагыз —
Мин сөюнең өске катында.
Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.
Әйдә бергә, сез дә соңламагыз —
Мин хыялның өске катында.
Ак болыттай ак уйларга чумып
Басып торам дөнья чатында.
Кая китте, диеп сорамагыз —
Мин яшәүнең өске катында.
Су ташый кыз…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре…
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары…
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый…
Толымлап үргән чәчләрен
Яз җиле генә тарый…
Су ташый кыз Ак чишмәдән…
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы…
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы…
Сагыну җыры
Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп,
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты-китте,
Йөзгә төнге җил бәрде.
Ай яктысын карам итеп,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга – бер адым.
…Җил артыннан хатлар яздым,
Очты-китте хатларым…
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым…
Тупыл мамыгы
Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Бар җиһанга чәчә аклыгын.
Җәй эчендә ак кар явамыни —
Нинди серле көн бу, аклы көн!..
Тәрәзәдән керә, ишекләрдән —
Анда-монда тупыл мамыгы.
Чәчләремә кунган ак мамыктан,
Әни, күңел сине таныды…
Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, —
Үзе йомшак, үзе ак кына.
Ак төс сиңа бик килешә, әни,
Көләч чагың, матур чак кына…
…Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Әйтерсең лә дөнья ак болыт…
Һәр ел яуган мамык әниемнең
Чәчләренә кунган ак булып.
Җылытасы килә дөньяны!
(Триптих)
1.
Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,
Табалмыйча җылы җаныма.
Бер кояшка сузам кулларымны,
Бер үреләм шырпы кабына.
Шундый салкын. Никтер аңлый алмыйм:
Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?..
Суытамы әллә сөю юклык,
Ялгыш адым, гөнаһ гамәлләр?..
Бу дөньяга җылы эзләп килдем,
Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!
Болай да бит салкын.
Ялкын юктан
Гаҗизләнгән башым әйләнә.
2.
Ут төртимме, әллә дөрләтимме,
Эсселәсен хәят, тирләсен.
Мин үзем дә җылы бирә алам,
Бирми икән дөнья, бирмәсен!
Мин үзем дә сөю бирә алам,
Күпме кирәк, мәгез, алыгыз!
Кесәгезгә акча итеп түгел,
Җанга ялкын итеп салыгыз!..
Мин үзем дә җылы бирә алам,
Тилмермәсен кеше, көтмәсен.
Яфрак хәтле гомер җылы эзләп,
Ялкын эзләп кенә үтмәсен!..
3.
Яфрак кадәр гомер
җилгә очмас,
Мин ымсынам җәйнең таңына.
Җаным җылы, йөрәк кайнар әле,
Кояш ятмый шырпы кабында.
Яфрак кадәр гомер
җиргә төшмәс,
Күккә төшәр, бәлкем, кем белә…
Җылы бирәм сезгә, бер уч җылы,
Күпләр көтә, күпләр тилмерә…
Яфрак кадәр гомер
юкка чыкмас…
Мин ышанам…
Тоям мин аны…
Бүтән мәңге суынмаслык итеп
Җылытасы килә дөньяны!..
Постмодерн
Күңел поэзия эзли
Таш диварлар арасыннан.
Асфальтланган юллар буйлап
Шигырь чабып бара сыман.
Күңел җилли… Илһам эзли
Рельслар тимереннән.
Трамвайдан шигырь көтеп,
Меңенче кат тилмерелгән.
Күңел – яңгыр… Ул гамь эзли
Йортның калай түбәсеннән,
Асты өскә китерелгән
Бөек ханнар төрбәсеннән.
Күңел – ак кар… Ул моң эзли
Ипподромнан, стадионнан…
Шигырь түгел, дөнья чаба,
Мәшәкатьләр бара аннан.
Күңел поэзия эзли
Ярылган таш арасыннан.
«Ташгырь» төяп, «тимгырь» килә —
Илһамланмый карасыннар!
Ярый әле, туган авыллар бар
Авылыма кайтам әле, әйе,
Сагындырган икән авыллары.
Бер мизгелгә онытылып торган
Бу дөньяда әле авыл бары.
Онытылган икән… оныттырган
Таш шәһәрнең ыгы-зыгы шавы.
Әллә кая гына китеп барган
Балачактан калган кендек бавы.
Алны-артны, көнне-төнне белми,
Шәһәр казанында кайныйбыз без.
Ярый әле, туган авыллар бар,
Шунда гына кайтып айныйбыз без…
Ярый әле, туган нигезең бар,
Әнкәң көтеп торган җылы өең…
Әллә кайда югалмаган икән
Балачакта чияләнгән төен.
Таш эченә куып кертелгән җан
Җиңеләеп кала, иркенәя.
Сабый күңел урам уртасында
Рәхәтләнеп ак канатын җәя.
Авылыма кайтам әле, әйе,
Күңелемә тансык авыл кары.
Ярый әле, туган авыллар бар,
Алга дәшеп тора авыллары!
Тәгәрмәч…
Казан дәүләт университетына
Иярсез ат кебек чабып узды
Иң бәхетле чагы гомернең.
Мин бит синдә каткан ипи белән
Белем ташын бергә кимердем.
Салкын чәй дә булды,
кайнар чәй дә, —
Авыз пеште, өреп эчмәгәч.
Ап-ак колонналар арасында
Шыгыр-шыгыр килде тәгәрмәч.
Гомер тәгәрмәче,
Яшьлек тәгәрмәче,
Студент тәгәрмәче иде ул.
Бу көннәрнең иң-иң кадерлесен,
Иң яктысын үзенә җыйды ул.
Алган белем артык күп тә түгел,
Бер чемодан икән нибары.
Миннән күпкә акыллырак, беләм,
Универның ап-ак дивары.
Җыйган белем бер чемодан гына,
Хатирәләр ничә чемодан?!
Юкка гына энҗе бөртегедәй
Сайлап-сайлап кына җыймаган.
Ленины да, Толстое да шунда,
Ап-ак колоннадан тузан да…
Синең яннан гомер тәгәрмәчен
Шыгырдатып кына узганда,
Бер дәшәрмен, елмаермын әле,
Син танырсың мине, танырсың!
Ап-ак горур колонналар белән
Күңелемә кереп калырсың!
«Исәнме, кояшым, исәнме!..»
Исәнме, кояшым, исәнме!
Бик күптән көтәбез, чыкмыйсың.
Ай буе болытлар артында
Йоклыйсың, ахры, син йоклыйсың.
Халыкка син кирәк, бик кирәк,
Кояшсыз көннәрдә боегам.
Гел болыт эчендә яшәүдән
Җәмгыять, кешелек оеган.
Күкләргә карасаң, сорылык
Җаннарны суыра үзенә…
Кояшлы киләчәк каршына
Сыгылмый бар гына, түз генә…
«Исәнме, кояшым, исәнме!» —
Диярмен. Син бары чык кына.
Күземдә – өметтән яралган,
Җаныма таралган чык кына…
«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы…»
Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы,
Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы.
Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып,
Бар дөньяны уйландырып та уятып!..
Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне,
Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме?
Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар.
Кемдер әйтер: «Түзалмасаң, әнә оч, бар!..»
Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам,
Шуңа микән бертуктаусыз агам-агам.
Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар,
Аларны да үтеп чыга агым сулар.
Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,
Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.
Акыллымы, акылсызмы – җавабы юк,
Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.
Гөрләвектәй агып китәм кая таба?.. —
Уйлар йөри җан ишеген кага-кага…
«Еллар оча, еллар оча…»
Еллар оча, еллар оча,
Китап битен актаргандай,
Язгы җилләр, җәйге җилләр.
Көн коела, ә тоела
Бер урында таптангандай.
Еллар үтә, еллар үтә,
Вакыт – чиге-чамасы юк,
Сузыла ул чиксезлеккә.
Бер кат тамган тамчының да
Кабат-кабат тамасы юк.
Еллар арта. Еллар артта
Ялтыр-йолтыр килеп кала
Сибелепләр-чәчелепләр.
Мизгелендә гүя очкын
Кабына да һәм югала.
Еллар оча, еллар оча,
Күзне ачып йомган кебек,
Ул шулай тоелган кебек.
Ерактагы эзне диңгез
Дулкыннары юган кебек,
Алар арттан куган кебек.
Германиядә…
(«Алман дәфтәре» ннән)
Монда бүтән тормыш,
Монда бүтән яшәү.
Урамына чык та
Кешеләргә дәш…
– Әү?..
Барысы да гади,
Бөтенесе әйбәт.
Беркем тотмый сине
Муеныңнан бәйләп.
Һәм телеңнән тотып,
Беркем йөртми сине.
Ә киләчәк тормыш
Бик селкетми сине.
Барысы да тыныч,
Ага агымсудай.
Бу алманнар шундый
Башлы халык бугай.
Әкияттәге кебек
Йортлар, бакчалары.
Кесәләрдә йөрми
«Тиен» акчалары.
Миллионнар белән
Хыялланмый халык.
(Без җигелеп үскән,
Ә тагарак – ярык.)
Барысы да чиста,
Бөтен җирдә кадер.
Алман һәр кешегә
Булышырга әзер.
Әнә сора гына,
Тот та эндәш син…
– Әү!..
Монда бүтән тормыш
Һәм кешечә яшәү.
Имәннәр… Имәннәре…
(«Алман дәфтәре» ннән)
Юк, башларын имәгәннәр
Алман имәннәре.
Шушы микән көчле, горур
Халык дигәннәре?..
Адым саен, һәр чат саен
Имән агачлары.
Кайгы, сагыш, борчу белән
Катмаган башлары.
Бар дөньяны кочып алган
Юан ботаклары.
Үзе эре, үзе яшел
Имән яфраклары.
Иркен сулап, көлеп тора
Алман имәннәре.
Юк аларның дилбегәсе,
Тәртә, йөгәннәре…
Шуңа микән яфрак саен
Бишәр чикләвеге.
Унау, унбиш… Монда – яшәү,
Түгел чикләү иле.
Болытларга тиеп тора
Алман имәннәре! —
Бездә генә имәннәрнең
Башын игәннәре.
Сала теле
Кала теле түгелсең син —
Сала теле.
И бүленмәс һәм сер бирмәс
Ана телем.
Авыл саклый синең тирән
Тамырыңны.
Ә шәһәрдә «Явыз Иван»
Ябырылды.
Сабыйларың урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.
Ялгыз калган Робинзондай
Бүген хәлең.
Кая синең горурлыгың
Һәм мөнбәрең?..
Кая синең күкрәк киереп
Йөргән чагың?..
Кая синең төркилегең?..
Кая чаңың?..
…«Әннә», – диеп ачылмаса
Сабый теле,
Киләчәктә кем аңлар соң,
Телем, сине?..
Мин дә
Кеше, еллар үткән саен,
Акыл туплый, яхшыра.
Күңелемдә начарлык юк,
Уем һәрчак яхшыда.
Көнләшү юк, хөсетлек юк,
Юк хәтта бер тамчы кер.
Минем мондый яшәешем
Кем өчендер барыбер.
Кем өчендер, киресенчә,
Кулайдыр усаллану,
Тормыштан һәм яшәештән
Адым саен зарлану.
Көнчеллектән шартлый-шартлый
Кызышу – кемдер өчен…
Мондый үрләрне яуларга
Җиталмас минем көчем.
…Шундый уйлар яктырттылар
Баш очымны кинәттән.
Мин дә кеше, мин дә татар,
Мин дә сезнең милләттән!
Ага базар
Ага базар, ага базар,
Гүя утлы таба базар…
Әби-карчык күп йон язар,
Оек бәйләр, ак шәл бәйләр,
Үтәр язлар, үтәр җәйләр…
Ә хатыннар ак май язар,
Сөт өстедән әйрән сыгар —
Ап-ак икмәк, кымыз чыгар!..
Карт бабайлар тәнен язар,
Арба ясар, чана ясар,
Итек тегәр, ката басар…
Ә ир-атлар канын язар,
Тимер чүкер, кылыч ясар —
Мичен ябар, мичен ачар…
Япь-яшь кызлар сөю язар, —
Мендәр эшләр, чигү чигәр —
Аһ, уңганнар!.. Нинди чибәр!..
Яшь егетләр сөяк язар,
Ат чаптырыр, колын карар,
Ары чабар, бире чабар…
Сәүдәгәргә бәхет язар,
Бәрхет ситсы, ефәк кенә,
Гүя йомшак түшәк кенә…
Пешкән җимеш, кипкән җимеш,
Аша юып, шушы килеш.
Яңа күлмәк, яңа ыштан —
Кисәң, яза күрмә һуштан.
Ага базар, ага базар…
Иске базар, яңа базар.
Алыш-биреш, сату-алу,
Учка алтын, көмеш салу.
– Бер алтынга…
– Унбиш көмеш…
– Ярый, алам шушы килеш… —
Ыгы-зыгы, сатулашу,
Шау-шу гына, татулашу…
Һәр көн саен ага базар…
Тарихчылар тарих язар…
Киләчәккә соң ни язар?..
Ага базар, ага базар…
Мин Сәйдәшне тыңлыйм
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,
Мин Сәйдәштә күрәм үткәнне.
Җаным белән тоям:
нигә халкым
Йөрәгендә аны йөрткәнне.
Ул татарның бер бәгыре булып
Килеп чыга минем каршыма.
Аның көе – язгы ләйсән яңгыр,
Талгын гына яуган кар сыман.
Аның моңы якты кояш кебек
Нурландыра җанны, күңелне.
Менә тагын мин Сәйдәшне тыңлыйм —
Бар халәтем нурга күмелде.
Сәйдәш бит ул – халкым күңеленең
Чыңлап торган моңлы бер кылы.
Мин татарның яшәешен күрәм
Сәйдәш язган көйләр аркылы.
Нурлы көйләр киләчәккә әйди…
Күз яшьләрем тама. Елмаям…
Аны тыңлый-тыңлый үсә татар,
Сәйдәш белән бергә олгая.
Ул татарга озын гомер юрый,
Юраулары, шөкер, юш килә.
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,
Күңелемә Сәйдәш хуш килә!
Әй Кырым!
Әй Кырым,
Карама миңа кырын,
Гамьле еллар аша таныш
Синең кайгылы җырың!
Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!
Кайгылар уртак булган шул,
Борчулар уртак булган.
Тәхет кенә очкан-киткән,
Әйтерсең юртак булган.
Гүяки аргамак булган
Гасырлар чабып үткән.
Татарлар Казан, Кырымда
Кан түккән дә яшь түккән…
Кимсетелгән, җәберләнгән,
Кагылган һәм сугылган,
Көчләп чукындырылган да
Ватаныннан куылган.
Куылган шул, кусалар да
Китәргә теләмәгән.
Тәре таккан хуҗаларны
Ул бер дә өнәмәгән.
Рәхәтләнеп яшәр идең
Динеңне кысмасалар,
Туган телең, тарихың бел,
Дип һаман кыстасалар…
Гасырлар буе изелеп
Яшәгән кеше генә
Җаны белән якын тора
Чал тарих ишегенә.
Кеше нәрсә? Монда милләт
Юкка хөкем ителгән.
Кара җирне тырный-тырный,
Соңгы чиккә җителгән.
Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!
Пайтәхетләр очкан-беткән,
Бар ирек – ярты карыш.
Елларда югалып калган
Юртакны эзләп барыш.
Моабит
Төнге Берлин буйлап йөргәндә, очраклы рәвештә Моабит төрмәсенә юлыктым…
Германия. Берлин. Төн караңгы.
Урамнарда утлар яна бит!..
Үзем сизми генә янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит.
Син һаман да төрмә.
Заманасы
Үзгәрде дип йөрим эчемнән.
Дөньясында барган сугышларны
Туктатырга килми көчемнән!..
Әй Моабит! Җәлил Моабиты!
Күңелемдә йөргән Моабит!..
Ак кар көтәм. Ак кар урынына
Никтер кызыллары ява бит!..
Без очраштык. Җәлил шигырьләре
Соры диварларның исендә.
Харап булды татар егетләре…
Плётцензее… төрмә мичендә.
Хәтерлисең. Әле онытмадың.
Мөмкин түгел хәтер яңарту!..
Аң артса да, хыял үзгәрешсез —
Бер шартлаган шарны кабарту.
Бу кешелек сабак ала белми,
Сугыш арты сугыш уенда.
Җәлил дәфтәрләре йөри кебек
Йөрәк тирәсендә – куенда…
Германия. Берлин. Төн караңгы.
Болытлардан яшьләр тама бит!..
Уйларыма чумып, янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит…
Мәскәү йөзе
Мәскәү йөзе төрле… Мәскәү йөзе —
Кара һәм ак, соры, кызыл, сары…
Белә микән моны Мәскәү үзе?..
Күптән эреп беткән инде кары.
Эреп беткән, бәлки, яумаган да,
Яңгыр гына коеп узганмыни?
Җир өстендә атлар аунаганда,
Шәһәр өстен каплар… тузанмыни?
Мәскәү эше хутта… Мәскәү эше —
Ак һәм кара учның өсләрендә.
Тышы бердер аның, эче, эче…
Күргән кебек тирән төшләремдә.
Җир өстендә, җирнең асларында
Көтү-көтү халык өерләре.
Мәскәүдән зур уйлар башларымда —
Хәтерләтә тынмас өермәне.
Мәскәү уе тирән… Мәскәү уе…
Бу уйларда безгә урын юкмы?
Ә узганда – томан кара-куе,
Утлы таба анда, таба – утлы.
Киләчәктән үткәннәргә таба
Бара юллар, бара, туктап тормый.
Кем ут йота, кем суык су каба —
Мәскәү колак салмый, муен бормый.
Йөз ел элек узганнарны таныйм —
Белә микән моны Мәскәү үзе?.. —
Меңәрләгән узгынчыга карыйм:
Күбесендә таныш татар йөзе!
Күбесендә безнең татар 100е!
«Кышның юлын кемнәр кискән иде…»
Кышның юлын кемнәр кискән иде,
Кемнәр буган иде, нинди зарлар? —
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Ап-ак карлар, энҗе кебек карлар!
Язгы ташкын булып ташыды кыш,
Бар дөньяга аклык ургылды ла…
Тышауларын салган атлар кебек,
Ак бөртекләр җиргә ыргылдылар.
Хисләр ярсыгандай, сөю килгәч,
Киртәләрне җимереп чапкан кебек,
Ак кар яуды бүген, ак кар яуды,
Дөньясына ак ут капкан кебек.
Кышның башы буран алып килде,
Ак сөенеч бүләк итте безгә.
Төрлелеккә өметләнгән күңел
Кала алмый хәзер соры көздә.
Аклык бүләк итте безгә Ходай,
Шыксызлыкны шулай капладымы?
Аллаһ мәрхәмәте – кардай чиксез,
Кешелеккә таба һәр адымы.
Кыш юлына кем аркылы төшәр? —
Барып чыкмас мәкер-хыяллары…
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Сөенечләр тулы ак карлары!..
Самолётта
(10100 метр биеклектә 900 км/сәг белән очканда язылган шигырь)
Бар нәрсә дә нокта гына булып,
Сызык кына булып күренә.
Өстән карыйм, биеклектән карыйм,
Кайчак сурәт парга күмелә.
Ак томанга урала да куя,
Югала да куя билгеләр.
Аклык кына, чиксез аклык кына…
Җир җилләре монда килмиләр.
Монда дулый галәм давыллары,
Кояш бураннары котыра.
Янәшәдә генә кытай кызы
Коты очып, куркып утыра.
Кояш нуры белән ак болытлар
Очу сөенечен бизиләр.
Төчкерсәң, эндәшсәң дә хәтта,
Кычкырсаң да, аста сизмиләр.
Бер самолёт – үзе белән үзе,
Мотор шавы гына колакта.
Ә иң аста сарык бәтиләре
Җыелышкан төсле улакка.
Аргамакка охшап, урман кала,
Яшел-сары төстә басулар.
Вак әйберләр моннан бик күренми,
Өтер булып ята күл-сулар.
Артык биек. Артык биектә шул.
Күз карашы аска үрелә.
Бар нәрсә дә сызык кына булып,
Кызык кына булып күренә.
Халкым киләчәген уйлаганда…
Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,
Табигатьтә давыл дулаганда…
Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә,
Халкым киләчәген уйлаганда.
Телем киләчәген уйлаганда,
Милләт киләчәген уйлаганда
Җаным өшеп-өшеп куя бит, әй,
Урамнарда карлар уйнаганда.
Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?
Ахыргача ул соң баралырмы?
Меңәр еллар туплап килгән мирас
Берәр кайчан әллә таралырмы?
Сораулар күп. Без белмибез аны.
Ни буласын бары Алла белә.
Бүген тормыш дөрес, матур кебек,
Ак болытлар йөзә, кояш көлә.
Иңгә төшкән таудай авырлыкны
Без дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?
Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,
Бабайларның йөрәкләре әрнер.
Ак болытлар буйлап еллар чаба,
Җан түрендә давыл дулаганда.
Күңел кылы буйлап зар-моң йөри
Халкым киләчәген уйлаганда,
Халкым киләчәген уйлаганда…
Әйләнә дә кайта…
Әйләнә дә кайта яхшылыклар,
Елмаюлар кайта нур булып,
Изгелекләр мең мәртәбә кайта,
Арта-арта кайта, зур булып.
Яманлыклар бер дә теләмимен… —
Нишләтәсең, кайта ансы да…
Әйләнә дә кайта, әйләнә дә…
Кошлар кебек кайта барсы да.
Ак кар булып, яңгыр булып кайта,
Давыл булып кайта гамәлләр.
Ярамаган эшләр кылмас идем,
Кулларымнан килсә әгәр дә…
Яхшылыклар гына кире кайтсын,
Изге теләк җанда сулмасын.
Изгелекләр генә җанга ятсын,
Яманлыклар кеше кылмасын.
Күңел кылларында уйнаганда,
Заман җиле,
тыел, ярсыма…
Сабырлыклар бирсен Аллам, димен…
Әйләнә дә кайта әйләнәдә…
Әйләнә дә кайта барсы да.
Ни диярбез?
Иртә-кичен милли уйлар
Тынмый йөри башымда.
Телдән язсак, ни диярбез
Тукаебыз каршында?
Үзаңын җуйган татарлар
Көтү-көтү тезелә… —
Ни оят белән карарбыз
Җәлилебез күзенә?
Чит милләт белән
катнашып,
Күпме камыт киярбез?..
Туфанга нәрсә әйтербез,
Хәкимгә ни диярбез?..
Сүзсез басып торырбызмы,
Кызарынып-бүртенеп?
Сораган саен бирдек, дип,
Йөрмәдек, дип, төпченеп?
Ватанны өлкә итәргә
Мең-мең сәбәп бардыр да…
Акланырга сүз булырмы
Гаязыбыз алдында?..
Без кылган толерантлыкны
Ханнарыбыз аңлармы?
Татарыбыз берәр кайчан
Тәрәккыят яулармы?
Диюне бер селтәнүдә
Җиңгән зур алып-халык
Тагын ни кадәр чигенер,
Мескен хәленә калып?..
Татарымның җан тибеше
Йөрәгемдә, башымда…
Милләтебезне бетерсәк,
Үткәнебезгә төкерсәк,
Ни дип ярлыкау сорарбыз
Хак Тәгалә каршында?
Хак Тәгалә каршында?
Төрки мотивлар
Кара юрга бирегез…
Кыргыз җырыннан
Кара юрга бирегез,
Сикреп кенә менәем,
Дилбегәмне тартаем,
Камчымны кизәнәем.
Ата-бабам җирләрен
Юртып урап киләем,
Карурманны гизәем,
Дала буйлап җиләем.
Идел буйлап йөзәем,
Агыйделне кичәем,
Күңелгә дәрт өстәрдәй
Чишмәдән су эчәем.
Чиксез офыкка карап,
Ук-җәямне тартаем,
Күктә очкан киекне
Мең чакрымнан атаем.
Туктап учак ягаем,
Ак тирмәмне кораем.
Монда – туган биләмәм,
Ватан дигән сараем.
Шарт-шорт янган учакта
Киекне кыздыраем,
Урал тау итәгендә
Думбырам сыздыраем:
«Җирләрем кисәк-кисәк,
Бергә тупларга исәп —
Уңга да ун мең чакрым,
Сулга да ун мең чакрым.
Аткаемны чаптырам…
Офыклар да яктыра…
Дәүләтем телем-телем,
Уйлап киләм, юллап киләм
Берләшү мөмкинлеген.
Урал тавы башында
Кояш минем каршымда…
Себер тарафка узам,
Юлларымда уйнап кала
Җанга утырган тузан…»
Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.
Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!
Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Татарстанның Кукмара районы Татар Толлысы авылында туа. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чарлы авылына йөреп тәмамлый. Үсмер чагында әдәбият, тарих, миллият, мәдәният белән кызыксына башлый һәм үзенең тәүге уйларын, фаразларын, шик-ышанычларын, шигъри калыпка салып, кәгазьгә төшерә. Язганнары район һәм, тора-бара, республика матбугатына үтеп керә.
Язу-сызу, басма сүз, журналистика турында хыялланган егет 2006 елда Чаллы шәһәренә килеп чыга. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (филиал) укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәргә керешә. Бер елдан Казанга күченә. Биредә баштанаяк иҗат дөньясына чума. Шигырьләре, публицистик язмалары аша матбугатны яулый, «Яңа дулкын», «Шигърият көне» кебек кичәләрдә чыгышлар ясый, әдәби конкурсларда катнаша.
2011 елда укуын тәмамлап, «Идел» яшьләр журналына эшкә урнаша. Укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Әдәби суд» (яшь авторларның иҗатын мәхкәмә рәвешендә тикшерү), «Хәл бу ки» (тарихи, иҗтимагый-сәяси, мәдәни вазгыятькә карата уйланулар), «Нәсер. Дөнья киң» (хәзерге заман чит ил авторларын татар теленә тәрҗемә итү) кебек яңа сәхифәләргә нигез сала.
2010 елда дөнья күргән «Каралама» исемле тәүге шигырь җыентыгы өчен Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. Аннан тыш, «Бүре мин» (2014) һәм «Мин дә китәрмен әле…» (2019) исемле китаплар авторы.
2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мин кем әле?
Лилия Гыйбашка
Мин хәтерлим – утлы дала өсте,
Мин хәтерлим – котлы чагын да.
Яуда янган татар атларының
Тояк эзе сызлый җанымда.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин бары тик Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Аермачык – чорның гарип чагы,
Аермачык – куены гел ташлар.
Куәт җыеп, баш өстеңә кара,
Аермачык – анда кояш бар.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин һаман да Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Мин ишетәм – лалә серкәләнә,
Мин ишетәм – таҗын кагышы.
Мин ишетәм берсекөн карнында
Яраласы сабый тавышын…
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин – мәңгелек Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Шагыйрь һади Такташ монологы
Кискенлеге,
Өр-яңадан, дигән,
Искелеге белән танышмы, —
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Күпме йөртеп,
Яңа көн каршында
Элмәкләнеп калгач юлларым,
Мондагы бар кичерешем минем —
Баш авырту булды нибары.
Зурмыни соң дәгъвам? —
Күнәр идем —
Янартаудай дәррәү уянып,
Җанга ташкан кайнар сөюемә
Ихтыяҗы булса дөньяның.
Әмма җирне җырга күмгән чакта,
Чыраема көннәр кан орды…
Әрнү тулы мәхәббәтем итеп
Бар галәмгә
Нәләт яудырдым!
Нәләт!
Нәләт!
Табут сыман кысып куйды дөнья —
Асты өстә! —
Көчкә үзләштем:
Баш очымда зыр әйләнде идән,
Һәм түшәмгә тамды күз яшем.
Тиле хисләр авызлыгын җуеп,
Мин генәме юкка җилкенгән? —
Ил күзендә җылы сүнгән чакта,
Салкын җырлар тансык ил-көнгә.
Тиле хисләр, авызлыгын җуйса,
Көтмәгәндә туфан кубарыр!..
Мондагы бар яшәешем минем —
Баш авырту гына нибары.
Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,
Җиңел атлап киткән бер көнне,
Тол хатынга охшап калыр дөнья,
Бушап калыр —
Табут шикелле…
Меңәр йөрәк куырылып куяр,
Әллә аңлап,
Әллә аңышмый:
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
1945 елның 6 августында Хиросима шәһәренә ташланган «Сабый» бомбасының 45 секунд эчендә кичергән уйлары
Бушанганда интекмәде
Анам —
Җиңел тудым.
Сәлам, дөнья!
Тугыз чакрым —
Аска тормыш юлым.
Тирем – тимер,
Каным – уран,
Һәр атом – ут төше…
Тэнноның1 ач яңагына
Йодрык булып төшеп,
Нокта куярмын сугышка!
Җитәр моңа көчем.
Мин тынычлык өчен үләм,
Мин тынычлык өчен!
Пентагонда2 сабыр гына
Гомеремне санап,
Тәмәкегә эленәсе
Шырпы уты яна…
Шәйлим бугазымны кыскан
Биеклектән үк мин:
Ике яшьлек япон кызы
Кәгазь торна бөкли…
Мин – соңгысы!
Кеше кат-кат
Шулай дип ант эчте…
Мин уйнаштан тудым, беләм,
Тудым үләр өчен.
Миннән соң яхшырыр тормыш,
Яңа чорга үтеп!
Җаным тыныч, шуңа күрә
Сәлам, дөнья, дим!..
Дөп.
Рәшә
Бу дөньямы? —
Икебезгә генә.
Әмма аерым-аерым.
Яртышар.
Нерв төене сыман —
Төнге күктә
Ике сыңар йолдыз тартыша.
Чиксезлеккә багып уфтанасың,
Шомлы бәхет, якты газабым!
Мин кем сиңа? —
Кайгың – биектәрәк:
– Йолдызлары кими Казанның…
Кан басымы чигәләргә сугып,
Күз алдыңда тузам,
Искерәм.
Син – йөрәккә батып кергән пычак,
Әмма йөрәк сине үз күрә,
Кысып-кысып тота…
Ничек яшим?
Ничек гомер сорыйм көннәрдән? —
Тәнем соңгы тынын җибәрмичә,
Котылу юк миңа синнән дә.
Билләреңә…
Иңнәреңә генә
Кул тидерим —
Күпме наз анда!
Кырт кискәндәй, моңсу елмаясың:
– Йолдызлар юк бүген Казанда,
Йолдызлар юк…
…Төнне тарта-суза
Һәм чигерә таңны, чигерә,
Мин аларны берәм-берәм чүпләп,
Хәреф итеп тездем шигырьгә.
Ни син?
Ник син?
Тик син!
Берәр кайчан
Чыдамыйча, ачы кычкырып,
Ул шигырьне, турап, җаным сыман,
Очырырмын җилгә кичкырын…
– Ни хәлләр соң?
– Яхшы, – диярсең син.
– Яхшы, – диярмен мин, – мәрхабә! —
Тәүге кабат ихлас сүз ишетеп,
Мин алдармын – тәүге мәртәбә.
Дөньяң тулып җитәр.
Онытырсың.
Рәхәт булыр сиңа,
Җиңел дә…
Хисләремнең көмеш хәрефләре
Мәңге баш очыңда җемелдәр.
Татар кызы
Күзләрендә —
күк садәлеге,
ирнендә —
таң ялкыны;
ул – назлы саба җиле,
билгеле,
кояшы июльнең;
һәр яңа
көн аңа —
талпыну.
Күзләрендә —
күк садәлеге,
ирненә кич кунганда,
ул – моңлы җәйге шәфәкъ,
ул – шәфкать,
яктылык ул фәкать;
һәр яңа
көн аңа
куана.
Алкалары —
энҗе йолдызлар,
көзгесе – ай килеш тә,
дөньялык – бай бирнәсе,
диярсең;
берүк, күз тимәсен:
һәр яңа
көн аңа
килешә.
Шул ук
Күк тә аман, аман туфрак та,
Тормыш шавын сузар сур3 аман,
Хәл-әхвәлең ничек, милләтем?
Җавап шул ук: зинһар, сорама.
Баер чагы булган кояшның —
Без «таң ата» диеп алдандык,
Ил һаман шул һәм һаман шул илдә
Гыйлем урынына – наданлык,
Ирек урынына – пулемёт,
Мәктәп урынына – төрмәләр…4
Халыкларны сүтеп сөяккә,
Кузна уйнап рәхәт күрәләр.
Үзгәреш юк! Гасыр узса да.
Күңелеңә авыр алма син,
Хәлең ничек, дисәм, милләтем?
Җавап: шул ук.
Һади Атласи.
«…»
Гомер буе эзлим, эзлим Аны.
Иманыма терәү терәтәм…
Һәм, ниһаять, табам.
Көтмәгәнчә.
Ул бик якын икән —
Йөрәктә.
Дөнья мәшәкате күмеп китсә,
Калеб җылым белән беррәттән
Мин Аны да җуям.
(Мескен халәт!)
Ул бик ерак хәзер —
Йөрәктә.
Гомер буе эзлим,
Табам,
Җуям.
Бер тукталып шушы куласа,
Мин, һичшиксез, дәһриләнер идем…
Әгәр Аллаһ чынлап булмаса.
«Авырый балам…»
Авырый балам.
Коелып
төшәр икән шулчаклы:
һаман төренебрәк ята,
уенчыгын кочаклый.
Ут чәчәр күзләре моңсу,
мөлдерәмә үзләре…
Тутырып бер карасамы —
үзәгеңне өзәрлек!
Аңа әле салкын караш
ташланмаган,
салкын сүз
әйтелмәгән,
һәм ул белми —
күпме кеше
ялкынсыз
йөрәкле килеш җан
асрый…
Аларга өмет әрәм:
кояшым, дип сыенасың —
зәмһәрир салкын бәрә.
Авырый балам.
Юрганга
төренә…
Ни хәл итим?
Үзе кызу, кайнар!
Әмма —
үзенә җылы җитми….
Кочагыма алам.
Эри…
Мин, кирәксә әгәр дә,
җанымны әзер,
биләүдәй,
юешенә җәяргә,
гомеремне әзер аңа
сукмак итеп салырга, —
сөрлекмичә, абынмыйча,
киләчәккә бар гына!
Савыгыр ул,
һич шигем юк,
савыгыр бу юлы да…
Әмма әйт, дөнья, сабыем
туенырмы җылыңа?
Шомлы җилләрең
шым гына,
күңел төбенә кереп,
туңдырмасмы —
карт әтисен
язда туң орган кебек?
Бәхетлерәк булсын алмаш!
Һәм җылырак булсын, рас —
көннәре дә,
кояшы да,
заманасы да бераз…
Исән-сау
Яңа кайтып кердек сыман,
Ябылмаган ишек тә…
Әллә җил әрсез, китүнең
Котылгысызлыгы әллә
Арка миен өшетә.
Почмакта сәгать текелди:
Тек-тек. Сагышлы вәзен.
Йәгез, бер дога!
Кузгалыйк!
Юл төенчеге әзер,
Ниятләгән эшләр тәмам,
Калмады кебек берни.
Сез дә исән-сау торыгыз,
Без дә исән-сау йөрик!
Бусага аша узганда,
Моңны кая куярга?
Адашыпмы, тарыйм кинәт
Мәгънәле дә, мәгънәсез дә,
Мәгънәле дә уйларга:
Шундый мәл тотар
якадан, —
Саубуллашкан чактагы
Җөмләләрне кабатларбыз
Бәхилләшкәндә тагы…
Көзгеләрнең йөзен каплап,
Догада кузгалырбыз…
Сызган җан – тузган
төенчек,
Җанга нәрсә салган булсак,
Юлга шуны алырбыз.
Хафаланырга язмасын:
Килдек нигә?
Киттек ник?
Яхшы сүздә, бәни җиһан,
Сез дә исән-сау калыгыз,
Без дә озак интекмик!
Көннәр берсеннән-берсе ак,
Сафлык, муллык бу
йортта.
Иләс хисләр тамырдагы
Яшәү сутын куерта.
Шуңадырмы, кушылганда
Мәгыйшәт тыз-бызына,
Күңелгә җылылык иңә:
Бәхилләшмибез бит әле,
Бәхилләшмибез бит әле,
Саубуллашабыз гына.
Сәвилә җыры
(«Cихерче» дән)
Миңа, беләм,
Берни, берни булмас.
Бергә чакка мәңге кайтмам да!
Йөрәк тамырында шыткан хисем
Бозлы төер булып катканда —
Ыңгырашмам хәтта,
Көрсенмәм дә,
Ни кичерәм хәзер – белмәссең…
Син язымнан чыгып киткән чакта,
Эчтән элеп ишек келәсен.
Җаннан үткән җылы оран гына
Килеп җитәр салкын җилләрдә:
Син китмисең, диеп, юк, китмисең,
Син китмисең, диеп, юк, иреккә
Үзем сине шулай җибәрәм!
Миңа – бел син! —
Берни, берни булмас!
Иренемне тешләп түзәрмен…
Итекләрең баскан язым гына
Танымаслык булып үзгәрер.
«Күп ертылды йөрәк…»
Күп ертылды йөрәк —
Саклап кына
Туздырырга юкса теләдем.
Җөе ничә купкан яраларны
Энә күзләп кабат тегәмен.
Чукыныплар китсен шәхес, иҗат,
Уймак чокырына сыйган дан! —
Мондый чакта куеныңа сеңеп
Җуеласы килә дөньядан.
Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры,
Яңа көрәш.
Азмы көрәштем?!
Хәзер аңлыйм: гомер буе булган
Тик җил тегермәне —
Көндәшем.
Үз галәмен корып,
Нигездән үк
Ялгышуын күргәч, соң гына,
Гаҗәпмени – үгез егар егет
Кузый кадәр кызга сыгына.
Мондый чакта кәеф – челпәрәмә,
Күңел – китек, хәлләр – чамалы.
Кул тидерсәң, авыртуым кимер,
Тының өрсәң, җаным ямалыр.
Кашларымны сыйпа,
Үп чигәмнән.
Язылмаган күпме җыр тулы
Йөрәгемдә – ертык…
Әмма беләм:
Тибәр чакта әле ертылыр!
Без батырып тегәрмен яңадан,
Җәрәхәте ятсын кырык буй, —
Мине берни куркытмый…
Син барда
Икеләтә берни куркытмый!
Бүрелек5
(Мәҗүси җыр)
И ыруым!
Күпме гомер менә
Ерак тарихыңа үрелеп,
Нәсел очы – бүре, дисең дә бит…
Күпме калды икән бүрелек?
Беләм:
Күк астында яткан дала —
Газиз җире аның —
Тумыштан.
Шуны яклап, ул җиңүгә кадәр
Йә үлемгә кадәр сугыша…
Аның рухы корыч,
Иманы нык —
Иманы бер аның:
«Хөр яшә!»
Шуны даулап, ул җиңүгә кадәр
Йә үлемгә кадәр көрәшә…
Беләм:
Горур килеш яшәү —
Мөмкин! —
Намусыңны вак-вак ертмыйча…
Курку да юк һәм җиңелү дә юк
Тешләре сау соры ерткычка!
Ә без ни соң?! —
Тәңре күптән, ахры,
Җирне бүрелектән тазартты:
Бүре хисе бетеп бара, димәк,
Бетеп бара җанда Азатлык…
Тик улыйбыз Айга – ярсып-ярсып! —
Сагынып,
карлыгып,
зарыгып!
Ватаныңны чәйнәп,
Иренмичә
Тибеп китә һәрбер сарыгы —
Баш иябез…
Ырламыйбыз хәтта —
Калдык бары тамак кыруга…
Ә бит курку һәм җиңелү – язык,
Бүрткән тамырларда шыгрым тулы
Бүре каны аккан ыруга…
Вакыт җәнаплары
Шабыр тирдә Кеше – дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген…
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир – Вакыт җәнаплары.
Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе – алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар —
Чабыш яңабаштан кабатлана.
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир – Вакыт җәнаплары.
Ашыгырга ашыкмыйбызмыни? —
Барыр җир бер – шунда бетәр эзләр:
Шикләнмәгез – соңгы тукталышка
Соңармыйча барып җитәрбез лә…
Һәм сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап калыр
Карт мосафир – Вакыт җәнаплары.
Кыш алды
Ул әле килер тагын…
Ркаил Зәйдулла, «Урыс кышын озату»
Безнең гөлләр чәчәк атар җирдә
Озакламый җилләр тик узышыр:
Кырау сукты, туң йөгерде инде —
Алда зәһәр, озын урыс кышы.
Меңәр ел нур сибәр дигән кояш
Төшеп кунды тарих чүплегенә.
Тавыш бетте… Тик телсезләнмәдек!
Бугазлардан салкын үпте генә.
Мәйданнардан өйгә таралганда
Янды йөрәк – чыраг кисәведәй! —
Чиле-пешле булса да, нигә, аһ,
Сагындыра шулай кичәге җәй?
Киенгәннәр шәп киенеп калды:
Башта – кеш бүреге һәм өс купшы.
Алар җиңел кичәр. Ә без – шәрә…
Алда зәһәр, озын урыс кышы.
Ул ыржаер һәр йорт кыегыннан,
Ялт-йолт килер теше – боз сөңгеләр.
И сырхау ил! Ютәлләве дә – кан,
Һәм сеңгерсә дә кан сеңгерә.
Ул кулъяулык ясар бездән кабат,
Җаныбызны суган кебек әрчер.
Һәм тантана итәр! Ярсып! Ярсып! —
Тәүге умырзая баш төрткәнче.
Бер генә
Авызың тулы кан…
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә…
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә!
Син үргә менгәндә, язмышың
Аз типтеме аска, аз атты?
Бер генә егылып борының канаттың…
Бер генә җуела азатлык!
Аннары тиешле наныңны
Теләнеп сорарсың үләттән.
Тик кара таракан төшкәндәй ашыңа,
Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа —
Бел генә:
Бер генә,
Нибары бер генә,
Бер генә югала дәүләт тә!
Ут төпле иләктән, туктаусыз,
Ил арты илләрне иләтеп,
Юата астыртын елмайган җәлладың:
– Җайладым!
Нибары бер генә,
Бер генә үләчәк милләтең!
Авызың тулы кан…
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә…
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә! —
Исән-сау котылгач,
Иң соңгы орышта
Очрашып күзгә-күз, бергә-бер, —
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Җырларга кирәгер!
«Мин кояшсыз да яшәргә әзер…»
Мин кояшсыз да яшәргә әзер.
Ансыз күнегелер ничек тә. —
Елмаюың калсын! Илаһ нурын
Алыштырыр өчен – шул җитә.
Мин сусаудан тилмерергә риза,
Әйткәннәрем буш сүз булмасын!
Кизләү кебек күзләреңне эчим,
Чәчләреңнең сыйпыйм елгасын.
Мин һавасыз йөзгә җитә алам! —
Кем кабатлар… шуның ише, дим? —
Караңгыда, дөнья уйга баткач,
Сулыш алуыңны ишетим…
Миңа табын тулы нигъмәт нигә,
Ни югалттым соң ул табында?
Иреннәрең – чияләрдән кызыл,
Хөрмәләрдән татлы чагында…
Син барында мин мәңге бәхетле!
Тик сынауның бирсәң авырын,
Бер мизгелдә сукыр, тын җитмәүчән
Һәм тәм сизмәс булып калырмын.
«Җыенуым…»
Җыенуым.
Әтәй машинаны
Кабыза да озак-озаклап
Тынын карый, тәрәзәсен сөртә.
Капка ача.
Шулай озата.
Сыегайган зәңгәр күзләрендә
Ничәнче кат бер үк сүз күрәм:
«Исән йөре!»
Үзе, әллә ничек,
Җибәрәсе килми төслерәк.
Көмеш чыкны ал нур үпкән чакта,
Ни сәбәпле шулай икән, чү,
Миндә дә моң…
Ашыгырга кирәк:
Таң ялкыны куып җиткәнче.
Әтәй кала.
Хатирәдәй ап-ак.
Эчтән генә авыр көрсенеп.
Ул һич мөмкин түгел аңламаска:
Китәр кешең булу – бәхет ләса! —
Димәк, кайтыр кешең бар синең…
Әлли-бәлли-бәү
Күзен кан баскан
дөньялык!
Йөрәгең калган булса,
Аңга кил!
Тавышланмачы!
Улымның йокысы сак.
Яңа изрәп киткән чагы.
Мышнавы өтек, авыр…
Уяныр да чыны-төше
Бербөтендә буталыр, дим,
Бер бу төндә буталыр.
Шыпырт!
Корыч карчыгалар
Дистә мең чакрым читтә
Туп ташлауга —
Нарасыем
Сискәнеп, дертләп китә.
Шартлау зәһәренең күккә
Кайтып яңгыравына
Түзалмый, кысып юатам:
«Бары яңгырга гына бу,
Ару яңгырга гына…»
Яңаклары – алсу алма,
Алсу чәчкә – ирене…
«Коткар!» – дип куркып
ябышса,
Нәрсә җавап бирермен?
Мин бит аңа якты тормыш
Бүләк итмәкче идем,
Бәхте хакын үз кесәмнән
Түләп китмәкче идем, —
Ялгыштыммы?
Өметемне
Тамыр төбеннән кисеп,
Әманәт итәр көннәрдә
Миһербансызлык кинәнә,
Җиһанда – көек исе…
Җирнең күкрәк турысына
Ядрә китереп сукса,
Ыңгыраша балам…
Тыныч!
Шулкадәр йокысы сак!
Аңга кил! Котырынмачы!
Шаштыңмы, дөнья, кисәк?
Суелган офык фонында
Нинди салкын моң,
дисәмме,
Нинди салкын моң,
дисәм, —
Имәнеп киттем. Ярабби!
Кешеләр! Илем! Чорым! —
Газраил ич! —
Һәммәбезгә
Көйләве бишек җырын…
Луиза Янсуар

Луиза Николай кызы Шарова 1981 елның 13 августында Татарстанның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1998 елда Янсуар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетны тәмамлап, аспирантурада укырга кала. 2007 елда татар әдәбияты буенча диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.
Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегендә – әдәби консультант, Казан дәүләт энергетика университетында мөгаллим, «Салават күпере», «Ялкын» журналларында бүлек мөхәррире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Хәзерге көндә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры һәм «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире. «Калеб» яңа буыны хәрәкәтен башлап йөрүче һәм оештыручыларның берсе.
Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә: Анна Ахматова, Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Габриэла Мистраль, Рэй Брэдбери, Наринэ Абгарян һ.б. авторларны татар теленә тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендә Ж.-Б. Мольерның «Амфитрион» (Йолдыз Миңнуллина белән берлектә), У. Шекспирның «Цимбелин» әсәрләре беренче мәртәбә татар сәхнәсендә сәхнәләштерелде.
2020 елда Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова К. Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектаклен – олылар өчен беренче фэнтези сәхнәләштерде.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» җәмгыятенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе, «Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.
2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шәм
Җил өрәме, мае йокмый – нигә бу шәмнәр сүнә?
Хәбибулла Габидов
Поэтам следует печаль…
Геннадий Шпаликов
1.
Һәм көтәргә тиеш шагыйрь:
Заман шавы аның аша
Шаулап узгач, кем булыр ул,
Әйләнерме бер алкашка?
Пьедесталда уянырмы?
Үзе – бер хәл. Мөһим – сүзе!
Ачылырмы, ул сүз иңгәч,
Бәндәләрнең сукыр күзе?
Әйе, бераз сабыр кирәк,
Үлем кирәк – аңа чаклы.
Үлми торып белеп булмый:
Шәмең синең яначакмы?
2.
Алачакмы ул җылыта
Берәр җанны – хәтәр төндә…
Юк икән, ник исәпләргә
Үз-үзеңне әллә кемгә?!
Һәйкәлләр күп минем илдә,
Тик йөрәген суырып алып,
Ут ягучы… Шулар сирәк…
Аларны бит көтә халык.
Бәлки, инде көтмидер дә,
Кергәндер, шәт, хәлләренә…
Тик үлмичә белеп булмый.
Үлмичә без – бәндә генә.
Үлмичә без – бары сукбай,
Шамакайга охшаш бик тә.
Элек безне авызлыклап
Тотканнар йә биктә… Читкә
Тибәргәләп уйнаганнар.
Хәзер исә – күрмәү җитә.
Һәйкәлләр күп минем илдә —
Изүләре ачык җилгә.
3.
Ул да, ачып изүләрен,
Шул җилләргә каршы барды.
Кычкырды, тик сизмәделәр,
Юкса инде шәрран ярды!
Үз телендә кычкырганга —
Ишетелми, бәлки, шуңа?
Безнең ярсу акрын-акрын
Сүреләрәк бара, тына.
Зирәкләнә микән, әллә
Бирешәрәк ул көннән-көн?
Йортлар төзи, казан аса,
Сабыена бирә дәртен.
Ул кичерә белә хәзер,
Һәм җылыта – күшеккәнне.
Карашында – коңгырт сагыш,
Сүзләрендә – мөшек тәме.
«Кабыза алсак ул сүзләрдән…»
Кабыза алсак ул сүзләрдән
Дөм җиһанда нәни бер шәм,
Янар, бәлки?
Үкенече
Калмас гәрчә —
Беркөн үлсәң.
Фәрештә
һәркемнең үз әкияте җирдә.
үз тәмугы һәм үз җәннәте.
аңа гына насыйп бердәнбере.
тик ул белгән сөю сәнгате.
баш очында йөзгән үз йолдызы.
фәрештәсе – иңдә оеган.
үз иреге һәм үз киртәләре.
үз ызаны – бозу тыелган.
хакыйкать тә түгел берәү генә,
һәм иман да – җитмеш битлекле.
…ә фәрештә уяна да кинәт
тыпырчынып куя: «киттекме?»
ә аннары, кыштыр-кыштыр, кабат
дәфтәренә нидер сызгалый.
һәркемнең үз үкенече җирдә.
яшәү була микән сызланмый?
яшәү була микән вәсвәсәсез?
«әй фәрештәм, кая дәшәсең?»
елмая ул: «…өлгерербез… сиңа…
яшәсе дә әле, яшәсе…»
карашына тулган ак болытлар
агылалар аргы ягына
офыкларның… яшерсә дә, беләм,
ватанын ул, йортын сагына.
мин дә багам башка офыкларга,
шәһәр артта кала гөрелдәп,
дәрәҗәсе, даны, мин-минлеге
җуелмасын, диеп, дерелдәп.
үз әкиятем эзләп китеп барам
көзге сукмаклардан… юллардан…
иңнәремдә йомшак ак йомарлам —
ул булганда, юк, юк, югалмам.
һәркемнең үз бурычы бар җирдә,
булмый икән аны үтәми.
башын иңгә салып, ул көй көйли…
артыбызда шәһәр ютәлли.
Ишек
– Я видел его ещё три раза.
– Как, сад?
– Нет, дверь. И не вошёл.
Герберт Уэльс. «Дверь в стене».
Дивардагы ишек ачык тора.
Мин үтәмен.
Юлым дәвам итәм.
Ә аннары…
Төнге ышыгымда
Булыр-булмас могҗизалар көтәм.
Дивардагы ишек ачык тора.
Анда бакча.
Сылу пантералар.
Монда – дөнья.
Бәндәләр җан кыя,
Кешеләрдән ясак таптыралар.
Түләтәләр. Илне дөрләтәләр.
Мәйданнарда – аһ-зар.
Сүздә – бушлык.
Мин туныма төренәм дә чыгып
Хәстәрлимен утын —
Тик бер кышлык.
Бик гади күк, бик гади күк бар да.
Без үзебез, ахры,
Катлаулырак.
Юллар барда – йөгерәбез,
Ә җан…
Бәргәләнә – яклау, хаклау сорап.
Анда бакча.
Анда вакыт – башка.
«Кичекми кайт», – диеп дәшә кемдер.
Бишмәтемне элеп
Чыгам йорттан.
…Һәм артымда кала куе эңгер.
Кешеләр
1.
Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,
Кешеләрдән ерак кит икән.
Йөрәк – йөрәк бит ул, тыпырчыныр,
Учларыңа кыс та көт икән.
Уңга, сулга чәчмә сагышыңны,
Чүбек итмәсеннәр зарыңны.
Урла да кит Каф тау артларына
Тик үзеңә насыйп ярыңны.
Дала күкрәгендә учак тергез,
Тирмә үзәгенә бишек эл.
Сиңа насыйп язмыш – тик синеке, —
Ымыңны да хәтта ишетер.
2.
Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра.
Син дә – шулар исәбендә.
Мин дә – шулар.
Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә,
Анда барыбер олагырбыз —
Сыңар, сыңар.
Шуңа сине эзлим җирдә. Шуңа көтәм.
Шуңа син дә ут йотасың
Төннәр буе.
Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген.
Кешеләрнең күләгәдән
озын буе.
Боҗра
Алар китә… Китә алар – берәм-берәм,
Алар кайта ялгыз гына
Туган йортка.
Без әрнибез…
Әйтерсең җир күчәренең
Тузып беткән олтаннары кинәт купкан…
Алар китә… Без калабыз булып үксез…
Эндәшмәскә күнегәбез…
Берөзлексез
Узып тора буш вагоннар перроннардан…
Озатабыз яулык болгап…
Нигә күп сүз?!
Алар китә… Калганнарга кала гомер —
Мәшәкате, бимазасы,
Чүбе белән.
Кем аера, кем аермый —
Ни кадерле
Җанга бәргән тәүлекләрнең күбегеннән?..
Кем каезлый, кемдер тегә яраларын…
Чыпталарын чыгара да
Кага җилдә…
Эндәшмәскә өйрәнәбез… Көрәшмәскә…
Һәм өр-яңа җаннар аваз
Сала җиргә…
Алар килә… Килә алар берәм-берәм,
Туган йортның исе аңкый
Тәннәреннән…
Без шашабыз…
Без күкләргә үк ашабыз —
Бирсә-бирә бит бәхетне адәменә…
Алар килә… Килгәннәргә – яңа гомер.
Сөенәбез – җирдә
Шулай күнегелгән.
Ни табарлар… Ни ягарлар алар
Безне
Озаткачтын,
Аерып җир чүбегенннән…
Юл
Юл булсын.
Һәм булсын тынлык.
Калганы килә, китә.
Кемнедер дәвалый, кемне
Иртәрәк гүргә кертә.
Күк булсын.
Булсын йолдызлар.
Җирнеке – зина гына.
Шартлатып бикли адәмне
Тынчыган зинданына.
Кешеләр күнә.
Күнегә.
Карусыз гына. Гаусыз.
Һәм яши башлыйлар шулай —
Күкрәүсез, шартлауларсыз.
Үз-үзен ишетми хәтта.
Башканы түгел, үзен.
Арзанрак кием сайлыйлар —
Язларын, кышын, көзен.
Без башка камырдан, болай
Яшәмәс төсле идек.
Җиңдеңме син безне, дөнья,
Шушымы безнең тиңлек?!
Мин торам юлның башында…
Башында әле һаман…
Булсын ул!
Аңа ышаныйм.
Калганы – күптән ялган.
Күзләреңдәй – зәңгәр…
Г-гә
Сергей должен был верить мне и
хоть немного дорожить мной,
я знаю – другой такой, любившей
Сергея не для себя самой,
другой он не найдет.
Из дневника Галины Бениславской6
1.
Кабакларның зәңгәр төтенендә
Синең сылу сының чайкала…
Син эзлисең аны —
Айнытырга —
Бүген тагын куна кайтмаган.
Һәм көнлисең диңгез артындагы
Бердәнбере —
Затлы ярына…
Син кирәксең кайчак —
Таянырга —
Алар төкергәндә зарына.
Үз зарыңны ләкин
Сиздермисең.
Син – кем генә…
Ул – ай… Ул – кояш…
Кайчак җырлар җырлый – үчекләпме:
«Кашкайларың, диеп, һай, кыйгач…»
Тик беләсең: сиңа түгел җыры…
Уйлары да бик-бик еракта…
Син атлыйсың төнге урамнардан,
Кайчак сабыр җитми, елата.
Кабакларның куе төтенендә
Саф яшьлеген аның эзлисең.
Пышылдыйсың:
«Юкка гынамыни
Син… Күк төсле… зәңгәр күзлесең…»
Һәм телисең аны коткарырга
Ялган дусларыннан, ярыннан.
Алышасың алышмас көч белән…
Тәкъдире бит күптән язылган:
Акка – кара белән…
Укып кара:
«Ватык көзге дә…
Бер мин генә…»
Ул йокыга тала – сабыймыни,
Башын салып нәфис иңеңә…
Ә шомлы көч якынлаша бара —
Күләгәдәй йөри артыннан…
Ят бер бүлмә булыр:
Кара тапмый,
Каны белән язар – ахырда…
Язмышның бу элмәгеннән сезгә
Котылу юк инде, беләсең.
Юатасың килә…
Шуңа гына
Тозсыз мәзәгеннән көләсең.
2.
…Соңгы папиросың сүндергәч, җил,
Зират уртасында – байгыштай —
Кәгазь-каләм алып, хат сырларсың…
Калтырамас кулың ялгыш та:
«Күзләредәй», – диеп, соңгы тапкыр
Төбәлерсең Күккә…
Кар төшәр…
Калтырамас кулың:
Юкса анда
Берьялгызы
Синсез
Ул нишләр?!
Яланаяк
мин бәхетне яланаяк күрәм.
мин бәхетне күрәм – үтәли.
бала чагым болынында бабам
әле һаман печән күбәли.
әле һаман чыжлый чалгылары.
әле һаман шул ук – иманы.
мин ызаннар кичәм:
…икәү… өчәү…
тик аңламыйм һаман дөньяны.
кануннарын аның.
алымнарын.
юк, аңламыйм.
кем соң аңлатыр?!
– бары киткәч, – ди ул, – кемдер безне
бүгенгедән күбрәк яратыр…
җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
бирелмәгән никтер адәмгә.
и сихәтле бәхет!
хәләл дә син,
кем өчендер – үтә хәрәм дә.
бәхет өчен туганмы соң без, дип,
яланаяк – киртләч үрләргә…
кирәк безгә, бәлки, тик – яшәргә.
кирәк вакыт килгәч – үләргә.
Mahа-manvantara
Нинди төстә хәзер синең төшләр?
Тәрәз пәрдәләрең? Өстәл лампаң?
Күшегәме һаман бармакларың
Җәен-кышын, булмаса да салкын?
Фасылларны ничек исәплисез —
Дүртәүме алар? Күбрәкме? Азмы?
Сез яшәгән яңа ул дөньяның
Бармы көләч тузганаклы язы?
Нинди Күккә карап сокланасыз —
Кызыл микән? Шәмәхәме әллә?
Без яраткан башка төстәгесе
Тәгәрәде никтер җәһәннәмгә.
Борчымыймы күкерт яңгырлары?
И сөйлиләр иде, исеңдәме…
Кешеләрдән тагын кемнәр калды?
Нинди алар? Бармы исемнәре?
Сүзләр бармы? Әллә һәрбер мәгънә
Караш аша гына укыламы?
Кем дә булса, борынгылар сыман,
Берәр кемне өзелеп юксынамы?
Онытамы тәмам? Йә сөртәме,
Хәтеренең төймәсенә басып?
Җан кыюдан туктадымы гавам,
Ирештеме тынычлыкка – тансык?
Нинди төстә хәзер сезнең төшләр?
Ул төшләрдә кайтавазлар бармы?
Хет саташып булса ерасызмы
Таныш күктән яуган ап-ак карны?
…Арындырган бугай артык йөктән, —
Кем ул, белмим, сезнең яңа Тәңре.
Тик ышанам: шәфкатьледер, гадел.
Һәм биш фасыл җәйдер анда мәңге.
Яшел күзле
Феи августа так свободны и так легки,
их духи немного горчат.
Лемерт
алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә —
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары…
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
алар белә: югалсалар – ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә.
…бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә,
кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле.
Гап-гади
Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,
Хисләр хәрабәсе – гап-гади.
Үлем сызыгында йөргәннәрнең
Исе китмәс иде әллә ни…
Алар, бушлат кесәсеннән алып,
Махоркасын җилдә төрер дә,
Һәм саргайган теше белән кысып,
Ютәленә буылып көләрләр.
Көләр алар… Артларында – Әфган,
Артларында – кырыс кырык бер…
Безнең сугыш хәтта сугыш түгел,
Азагы юк хирыс… коллык гел.
Без, җан өчен көрәшәбез, диеп
Алданабыз яки алдыйбыз.
Ә чынлыкта бары… очын җуйган
Чынбарлыкны төшкә ялгыйбыз.
Шулай ярый. Пошынмаска артык.
Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп…
Һәр кайтканы – Булат безгә… бүләк…
Һәр тапканы – яңа Зиләйлүк.
Биле нәзек Зиләйлүкләр өчен
Кергәннәрен утка күрмәдем…
Минем буын башка: һәр яңа көн
Алыштырып кия күлмәген.
Юк, янамый аңа һичбер афәт,
Ул кизәнә үзе үзенә:
Фил кадәрле булып күренә дә
Очып барган чебен күзенә.
Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,
Исән кайтканнарның әллә ни
Үзгә түгелдер дә сөюләре…
Бераз тугры бары. Һәм гади.
Җилфер…
Йөрәк идем.
Бары йөрәк идем.
Шартлап ярылганчы, таралганчы —
Ай-йолдызлар качып киткән күккә…
Миндә яңа галәм яралганчы.
Хәзер инде исем-атама да,
Һәм эндәш тә туры килми һичбер.
Шуңа «кемдер» диеп дәшә калсаң,
Җавап ишетмәсәң…
Аптырама!
Җилфер…
Җилфер…
– Җилме?
– Җилдер…
Иярәм дә мин үтәли йөрим
Күлмәгеңнән синең – ап-ак киндер…
Түбәләргә менеп, кошлар куам —
Күгәрченнәр гүли, гөлдер-гөлдер…
– Ә, бәлки, син – төндер?
– Бәлки, төндер…
Дөнья әле бүген ишетергә,
Теләмәгән ялгызак бер өндер?
Күр: үтәли йөрим – йортлар аша,
Җаннар аша – ишетмисез бары.
Һәркемнең үз куанычы, гаме,
Үрсәләнеп торган тиңсез зары.
Ә мин биим кыек читләрендә —
Кем өчендер, бәлки, мин өндер дә…
Төшләреңнән айнып елмаясың,
Кул селтисең:
– Китче…
Кит!
Көлдермә!
Һәм мин очам моннан ераккарак…
Каналларда – көймәләр – җип-җиңел…
Кара чутыр малай әнкәсенең
Ычкындыра кулын:
– Кем ул?!
– Җилдер…
Мин елмаям бары:
– Җилдер… җилдер…
Ә кып-кызу көньяк төне җиргә
Япкач зәңгәр ябынчасын – киндер,
Мин иелеп аңа әкият сөйлим
Һәм җыр көйлим таңга кадәр:
– Җилбер-җилбер…
Сөембикә
1.
Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.
Югыйсә бит инде онтылды:
Ул көбә күлмәкне киюләр
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр…
Буй-колач җитмәслек ялганнар…
Бу шанлы каланы алганнар
Үз-үзен ничә кат аклады
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады.
Көймәдә озатмады.
Иделең
Илереп дәшмәде:
– Җиңелдең…
Дастаннар сүтелә җилләрдә —
Кем тели, шул аны җилгәрә.
Сорама:
– Ник беркем эндәшми?
Ятмы мин аларга?
Көндәшме?!
Яугирме – көбәдән киенгән?!
Иделең суына иел дә…
Пышылдар сиңа ай – тум-тулы…
Пышылдар Иделең:
– Онтылды…
Тарихың да күптән…
Илең дә —
Шәп-шәрә —
Баскыннар җилендә.
«Кайт…» – диеп дәшәдер далаңда
Чәчләре чаларган Атаң да,
Кайт шунда,
Монда син – килмешәк,
Сиңа тик… дастанда килешә…
Исеңдә иде бит, исеңдә —
Шул теге… борынгы кичеңдә —
Ай гына тәрәздән карады.
Яныңда берәү дә калмады…
Калмады дус түгел, дошман да…
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма!
2.
Тум-тулы, тум-тулы күктә ай.
Нурлары, аҗдаһа-еландай,
Чорный да…
Уянам яңадан
Мин әле җуймаган Урдамда…
Һәм йолкып чәчләрем толымнан,
Җил мине далага томыра…
Ул инде ят түгел… иркәрәк…
Ефәктәй ургыла җилкәмнән,
Мин кара юргамда җилгәндә…
Ә ерак-еракта
Тилгәннәр
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла…
Мин кайтам Әтием Йортына.
О-ныт-мас-ка!
1.
Алар өчен телең дә юк синең,
Илең дә юк…
Сүндер төшләреңне!
Яшьлек хыялыдай
Беркатлырак
Булганга ул бик тиз өшәндеме —
Безнең ирек?
Очсызгарак төшеп,
Югалттымы үз кадерен, затын?
Алар өчен
Без – олтырак кына,
Дәверләрдә солтан булган халкым.
2.
Кемнең тәхетенә әверелер
Яңа җан йөгерткән кирмәннәрем?
Әйтерсең мин, кендек каным тамып,
Дөньясына хәтта килмәгәнмен…
Бик борынгы кояш асларында —
Күпне күргән
Һәм бик күпне белгән —
Мин әйтерсең бетмәгәнмен янып,
Әйтерсең баш калкытмаган көлдән.
Оныт, диләр,
Кайсы кышлауда син
Чыккан идең соңгы кабат кышлап.
Тик онытма:
Кемгә тез чүктең
Һәм
Ант китердең,
Кемнән алдың бөят.
Әйтерсең без булмаган да җирдә.
Әйтерсең без тамактагы сөяк.
3.
Яшем белән юып
Үбәм синең
Ташларыңны —
Хәрабәгә калган.
Дөньялыкның
Кай читенә барма,
Сөйләшәләр
Минем телдә һаман.
Кайсы гына
Туфрак
Сугарылсын,
Кубарылсын —
Минем тарих калка:
Тәңкәләре, әнә
Сөңгеләре,
Каберлекләр
Еламсырап ята.
Әнә бик борынгы
Тынлыгыннан
Күләгәләр
Күтәрелә иңрәп:
Мин – аларны,
Алар мине таный,
Һәрберсенә
Кушуч
Дога кирәк.
Сөт тәмен дә,
Сөю тәмен дә мин
Үз илемдә
Үз телемдә
Белдем.
Оныт, диләр,
Тик йөземә бәрә
Бик борынгы,
Ирек сөйгән
Җилем.
4.
Оныт, диләр,
Кайсы җәйләүдә син
Чыккан идең соңгы кабат җәйләп.
Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә,
Күз алартып, авызлыгын чәйнәп.
Кендек каным тамган тамырларны
Кубарам да
Бер йодрыкка
Төйнәп
Карап торам:
Ватанымны
Минем
Йота бара
Дәвасы юк
Үләт —
БИТАРАФЛЫК.
Ул очсызга төшә
Кемнәргәдер.
Ә кемгә —
Бик кыйммәт.
Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог
– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?
– Синең туасыңны көтеп, кызым…
– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!
– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек…
Бала чактагы сөйләшүләрдән.
Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттан
Чыкканнар да исән,
Төбәлгәннәр күзгә…
Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,
Кораблармы – саксыз якорьларын өзгән?
Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,
Елмаялар әнә үзләре яшь, ихлас…
Мин юк әле, юк мин…
Кояш астындагы
Ул яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.
Орынмыймын…
Чатнап уалыр да… инде
Җыеп алмам сыман… югалырлар эзсез.
Мин аларның минсез чакларына һаман
Ышана алмый яшим…
Кем идегез?
Кем сез?!
«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче «бабам»,
Учыгызга учым йомылганчы…
Әүвәл…
Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,
Эзләгәндә оя – йөрәгемә тәңгәл…
Таныганчы сезне,
Табылганчы, аннан…
Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат…
Юк бу сергә ачкыч,
Булган ул сер гүя —
Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат…
Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калды
Сез яшәгән чордан…
Дөньяда юк йорттан…
Һәм сурәтләр —
Анда
Шундый бәхетле сез!
Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!
Шагыйрь
Пуля у виска. Пуля наверняка.
улыбайся только своим.
Диана Арбенина
ялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.
ә калганы аның – язмыш эше.
ул – урманнан тотып алып кайткан
киек сыман.
юкса – шул ук кеше.
бар тапканын, барлык югалтканын
чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
җанындагы упкыннардан качып,
мәгарәгә керә, җирне айкый.
юк, белми ул шул җанында кайчан
галәм шартлап, йолдыз атыласын.
янартаулар уянасын…
әле
җир күрмәгән энҗе табыласын.
күзләренә карамый да, кайчак
тоя үзе бимазасын ятның.
яна, яна, яна…
тынга каба!
ә акылы… аек кала, салкын.
ул һичкемгә яр да түгел, пар да —
кияүгә бир аны, хет өйләндер.
авызлыгын чәйнәп, чабыш көтә
фатирларда,
яшәп кем беләндер.
көтә мәхәббәтнең һичберәүгә
очрамаган иң бөеген…
хагын…
һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:
«тапмадым, дип, ул булмадың тагын…»
ул капшанып бара, бара, бара
чытырманнан —
эз салмаган бәндә.
«минеке бу туфрак!
һәм Җир шары!..» —
шапырына…
тик…
үзе дә хәтта —
үзенеке түгел.
ил, чорныкы…
чәркәдәге ялкын түзми, чатный.
авызлыктан ычкынырга теләп
бәргәләнә…
юк!
ычкына алмый!
…ычкынса да… ычкыначак бары —
мәңгелеккә.
монда —
бу «урман» да —
ялгыш кулга төшкән бер киек ул —
уңыш елмаймаган бер сунарда.
улый, улый, улый…
җиңәлмичә
үзеннән мең тапкыр олы көчне.
дөнья чигәсеннән тишеп уза…
ә калганы инде —
Ходай эше.
Кичке пастрол
урамнарга кич кергәндә,
җил төргәндә – сине, мине,
баш очында йолдызлана,
коңгызлана Аның иле…
дөнья җиргә яңа туган,
күзен ачкан сабый ише.
кайсыбызның өнедер бу,
кайсыбызның, белмим, төше.
белмим.
көләм!
кыңгыраулар
көлә ерак басуларда.
– алар, дисең, шундый наян,
һәм нәзберек – ачулана —
ялгыш кына орынсаң да…
кыңгыраулар —
Күгең төсе.
тып-тын гына эри бу кич,
биләвенә төреп
безне.
кичләр хәзер сиңа охшаш —
үзе сабый,
бакый үзе,
дөнья җиргә яңа туган:
тибрәп тора
ап-ак бүзе —
урамнарга кич кергәндә…
– томан, – дисең. —
көзге… томан…
мин кыңгырау сабагында —
өзелми…
чак эленеп торам.
Болан күзләре
мин сагынмыйм синле көзләремне.
язларымны. җәйне. кышларны.
никтер йөрәк, күтәрелеп, кошлар
ташлап киткән кырдай бушанды.
никтер йөрәк барлыгыңны тоймый
бу җиһанда бүтән. төшләнми.
тамчылар да керфек очларында
иза чикми – өзелеп төшәлми.
никтер йөрәк яфракларын койган
дөнья сыман калды шәбәреп.
һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрне
япты.
якты кәбен шәмнәрен.
«соңга калып булса-булсын…» – диде.
сүтте җыйнап куйган бүзләрне…
тәрәзәдән, керфек какмый, аңа
карап торды болан күзләре.
Сөт юлы
тауларда болан йөгерә,
ай тулып юкарганда.
татлы ис булып ярату
тарала утарларга.
дөньяның кырыс йөрәге
дөп тә дөп тибә һәр төн.
син мине яраткангадыр,
мин – сине… әллә бәлкем…
сулыкка төшә боланнар,
күзләре – өркәк-көрән.
каяндыр, тирән-тирәннән
карый күк төбәп… үткән.
карый күк учар йолдызлар:
Сөт юлы… Кучкар… Сәвер…
без, Күктән иңгән оланнар,
Җир иңләп очкан дәвер…
дөньяның зәгыйфь йөрәге
сулкылдап тибә һаман.
ул безнең буза-даулардан
йончыган инде тәмам.
шулкадәр иркен югыйсә
урманы… тугайлары…
тынлыгын җанга тутырып,
керепләр югалмалы…
Күк тулы учар йолдызлар:
Аждаһа… Тимерказык…
кайсына кайтырбыз кире,
йөзебез ак, дип, базып?!
…тауларда болан кычкыра…
җемелдәп яткан эздән
йөгерә улым…
бөркелә
сөт исе —
чуак
көздән.
Бәхетле бул!
ашыктырма гына язмышыңны.
гомереңне, зинһар, ашыктырма.
кешеләре җирнең, әнә кара,
үз бәхетен эзләп табып тора.
үз вакытын белеп китә кышлар.
килә көзләр – нәкъ үз вакытында.
үз-үзеңә кайтып була бары
җир кабыгын бәреп ватып кына.
татып кына – югалтулар зарын.
һәм очышын мәхәббәтнең – кабат.
урманнарда – эзне буташтырып.
канатларың… җәрәхәттән канап.
табып була.
шуңа – ашыктырма.
күктән кояш, яңгыр ташып тора.
исемем юк минем.
җисемем юк.
мин – өр-яңа туган гашыйк кына.
ул – бик иске бер Җир шары.
зинһар,
куалама аны.
сак бул! сабыр!
үз вакытын белеп эри карлар.
үз вакытын белеп коя яңгыр.
язда калган күзләреңдә күрәм:
нинди якты – үткән.
нинди зирәк.
ашыктырма гына!
ул бит —
сиңа —
бер гомерне яшәр өчен кирәк.
бәхетле бул, димәк!
Күрешү турында баллада
Золотарник и четвёртый камень,
Это то, что я тебе принёс,
Когда узнал…
Суфьян Стивенс
Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
– Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать… минутын… —
Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда —
Диңгез тозы… әрем ачысы…
Һәм аз гына… сизәр-сизмәс… бераз…
Нарат җиләгенең тамчысы…
Аерылганга аймы, ел узганмы…
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга…
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син дип ачам ишек келәсен —
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
– Килермен дип уйламадым… болай…
Тик үтешли генә сугылдым…
– Ярый, – димен. – Мин дә… тик үтешли.
Тик үтешли – фани дөньяда…
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә.
…Сумаладай кара чәч толымым —
Йөрәк турыңдагы кесәңдә…
Туфрак
Без сезнең шикелле идек.
Сез безнең шикелле булырсыз.
Кибәч зиратының капкасына язылган сүзләр.
Җир дә – бер күләм. Күк тә – бер күләм.
Җан да – бер күләм.
Шуңа – пошынма.
Тын тор. Сүзеңне тыңласын Җиһан
Яфрак шавында. Җил сулышында.
Сирень фокстроты, шомырт кадриле,
Тузганакларның көяз вальсында.
Яратыр өчен сүзләр… кирәкми.
Син бит беләсең. Сүзсез. Барысын да.
Дөнья бер чиктән икенче чиккә
Айкала әле.
Айкалыр озак.
«Без идек сездәй. Бездәй булырсыз».
Кочаклап елар…
Юк!
Үбәр өчен —
Җирсегән чакта —
Калсын бу туфрак.
Бары – бер күләм.
Артыгы түгел.
Артыгы – хәрәм.
Артыгы – әрәм.
Шуңа – пошынма.
Чиксез бу җирдә
Чикләр булганга
Бәхетле адәм.
Лилия Гыйбадуллина (Гыйбаш)

Лилия Фәнис кызы Гыйбадуллина (Сираева) 1987 елның 22 мартында Татарстанның Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә, аннан Такталачык урта мәктәбендә укый. Балачактан шигырьләр яза. Мәктәп елларында районның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә (җитәкчесе Мөхәммәт Мирза) йөри. «Мин бәхетне күрәм!..» дип исемләнгән тәүге җыентыгы 2003 елда, мәктәптә укыган чорда ук дөнья күрә (Рәдиф Гаташ кереш сүзе һәм фатихасы белән). «Нур Баян», «Иделем акчарлагы» һ.б. әдәби бәйгеләр җиңүчесе.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала (2004–2009). «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен чыныктыра, вакытлы матбугатта даими басыла.
«Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе иясе. Өч шигъри җыентык авторы: «Мин бәхетне күрәм!..» (2003), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018). «Көмеш кыңгырау» газетасында һәм «Мәйдан» журналында эшли.
2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Минем канда…»
Минем канда
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
Минем канда
Һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
Минем канда
дәрвиш Хозыр Ильяс
тын сукмакта «Карурман» ны көйли.
Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
Минем канда
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә…
Минем канда әле хәтер исән…
«Каралган сайгаклар сызлана…»
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җан каткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр…
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…
Җиде юл чатында – кыршауда
Тилмереп тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр…
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар – яз исе
Һәм бүре өере…
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга – кан, җанга – җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау…
…Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып, ашыгып кайтырлык
ахыр бар…
«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»
Мин табышмак чишәм нәселемә…
Мөдәррис Әгъләм
Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле.
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр.
Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын…
Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.
Арыш серкәләнә, көн уртасы,
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.
Адым саен, һәр сулышым саен,
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.
Табаннарга камыл кадалса да,
Тугарылып, бер чабасы килә.
Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә.
Үткәннәрнең кайтавазын җыя,
Чорлар чылбырына үрелә дә.
Мең яши, мең яшисе килә,
Сорау төеннәрен сүтәр өчен.
Бабалары нигезендә оныгымны,
Чыр китереп, мунча кертер өчен…
Фәрман
Без яшәргә хөкем ителгәнбез…
Айрат Суфиянов
Яшә!
Борынгыдан иңгән, канга сеңгән
Фәрман йөртә сөйрәп якалардан.
Якаң каралганмы, ару-акмы —
Карап тормый сөйри бирә заман.
Ни хәлең бар, дими, җанга тими,
Хәлләреңне үзең хәл кылырсың…
Тудың икән – яшә, сула, атла —
Фәрманнарның гади һәм корысы.
«Әйдә, малкай!..» – чыбыркылый дөнья,
Тәртәләргә тибеп карасаң да.
Чабулыйсы-карулыйсы килми,
Каруларга хәтта яраса да…
Шундый вакыт җитә: бер борылып
Карыйсы да килми үткәннәргә.
Җил дә кояш булсын, икмәк уңсын,
Рәхмәт яусын көтү көткәннәргә.
Баш күтәреп багасы да килми
Күкләр багалмасы – йолдызларга.
Зур буласы, хөр буласы килми.
Түгел дөнья тарга…
Түгел! Дөнья киңдер, гаҗәп иркендер ул.
Тәртәләрнең аръягында – ирек
Бардыр. Исен сизәм, рухын тоям кебек.
Юллар тора көлеп…
«Тудың икән – яшә!» – катгый фәрман
Чыбыркылап сөйри бирә һаман.
Ыңгырашып алга кузгалабыз,
Безгә шушы боерык бик таман…
«Салкын сулы вакыт чишмәсендә…»
Салкын сулы вакыт чишмәсендә
Йөрәгемнең сагышларын юдым.
Кудым!
Мин оныттым! Шакымагыз,
Ишек бикле. Тәрәзләрдә такта.
Бусагамны төн дә йолдыз сара,
Бусагама кунып таңнар ата.
Таң җилләре үрелеп һәр иртәдә
Йолдыз тузаннарын себереп үтә.
Вакыт чишмәсенең салкын суы
Пар чиләкле сылуларны көтә.
Һәр тамчысы – шифа, сагыш, сөю.
Һәр тамчысы җанны куырып ала.
Таң уңае белән атлый кызлар.
Эзләренә вакыт түгелеп кала…
Күләгәләр куна нигезенә,
Янартаулар тына офыкларда.
Бусагамда таңнар ата көн дә,
Таңнар әле мине онытмаган.
Уеп куйдым парлы чиләкләргә
Җуелмасын диеп сагыш төсе.
Вакыт чишмәсенең салкын суын
Таң җилләре чайпалдырып түксен.
Кайту
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр…
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр…
Һәрбер җиле таныш юкса җирнең.
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.
Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
…Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы.
Салкыны да таныш, ялкыны да.
Янган чак та булды, ялган чак та.
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.
Мең сукмакта адашканым булды,
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.
Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.
Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.
Кемдер җәза диеп кабул итәр,
Кем өзелеп көтәр – нәрсә әйтим,
Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда.
Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.
Бар сыннары таныш юкса җирнең,
Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны…
Кабат көзләр.
Кабат көзләр кайта.
Мин өзелеп көттем бу кайтуны.
«Кайсы ыру тирмәләрен…»
Кайсы ыру тирмәләрен
Җилләр булып йолкыйсың син, Вакыт?
Кайда сукмак башың?
Кайда туктыйсың син?
Кайсы көзге күләгәсе синең йөзең?
Кай төрбәләр тынлыгында йоклыйсың син?
Сулышыңнан корыч калкан тузан була,
Җарияләр карашына картлык куна.
Ишетәмсең – шаулый зират каеннары:
Читлегеңә яңа сабый туа —
Синең хәтереңә яңа тарих,
Тарихыңа яңа исем иңә.
Хозурыңа кабул кыл да озата бар —
Кулларыңа яңа курчак керә!
Ул, бичара, тәти күлмәк киеп,
Истәлеккә диеп, сурәт ясар…
Кай тирмәләр сине ымсындыра?
Кайсы сылу сиңа тәрәз ачар?
Далаларга дары исе сибеп,
Кайсы чаптар дагасына кундың?
Ябырылдың кайсы тарафлардан?
Кай языклы аналардан тудың?
Биләмәңә яу чабалар хатирәләр,
Сагынулар сөңге булып оча.
Бары да сына, бары да сындырыла,
Үкенүләр генә кочак-кочак…
Кайсы ыру атлый мәңгелеккә?
Синең сулыш кайсы тирмәләрдә?
…Тәти күлмәк кигән чая кызчык —
Кем сурәте?
Синең сурәтме әллә?..
«Карурманда ап-ак җилләр исә…»
Карурманда ап-ак җилләр исә.
Тын сукмаклар тора тыелып.
Тояк эзләренең кайнарлыгы
Тузаннарга калган уелып.
Карурманда ап-ак җилләр исә —
Имән иңнәрендә ай юлы.
…Җир йөзенә җете буяу уйган,
Читекләре булган каюлы.
Җырлап узган. Җыры җылы булган.
Ак җилләргә җәйгән колачын.
Яңа төсләр белән яңарткан ул
Тормыш дигән яшәү йоласын.
Куенында кайнар җаны булган,
Күкрәгендә булган йөрәге.
Җиргә каты басып атлаган ул,
Белеп йөргән илгә кирәген.
Карурманда ап-ап җилләр искән,
Йөрәгенә аның кагылып.
Йөрәк ялкынының кайнарлыгы
Эзләренә калган ягылып.
Һәм үз юлы буйлап атлаган ул.
Һәм ятлаган чорлар дастанын.
Читекләре тулы ирек булган —
Ир-егеткә ни кирәк тагын?!
Карурманда ап-ак җилләр искән.
Юлларына еллар ябылган.
Мәңгелекнең моңлы өне булып,
Ак җилләргә җыры сарылган.
Каннан – канга, җаннан – җанга күчеп,
Киләчәккә кайтыр моң дисәм —
Карурманда ап-ак җилләр исә.
Алар тавышында без исән…
«Тәрәзәңне ачтың…»
Тәрәзәңне ачтың.
Иңнәреңнән
Каерылып очты канатларың.
Очты алар кысан мәңгелеккә.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
Карап калдың томырылып, ник очмадың?
Очар өчен бер талпыну җитә.
Юлын җуйган бер мосафир булып,
Япа-ялгыз киттем синсезлеккә.
Качып киттем, ачык калды тәрзәң.
Ак күлмәгең калды сиңа кунып.
Сызылып калды урам, сызлап калды,
Канатсызлыгыңны аклар булып.
…Канатларың ап-ак иде – җилләр
Ак кар итеп кенә тараткандыр.
Мин һаман да синсезлектән барам.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
«Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын…»
Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын
Тырышып, тырмашып икегә яру ул…
Аннары – мәңгелек ярату,
Мәңгелек табыну.
Бербөтен мизгелне, икмәкне урталай бүлгән күк,
Каерып икегә кисү ул,
Тынлыкта тончыккан мәлләрдә
Җил булып исү ул.
Бербөтен сөюне, җитмәс дип чигенә,
Үткәнгә чигенә-чигенә икегә аеру,
Аннары кояшсыз иртәләр,
Аннары мәңгелек сагыну…
Бербөтен хыялны акка да, карага телгәләү,
Бербөтен өметне тураклау, бүлгәләү
Ул – Яшәү дигәнең…
Һәр бәндә умырып каера
Үзенә бүленеп биргәнен…
Юкса бик гади барысы да.
Бу яшәү – бербөтен ипи ул.
Җир һәм күк арасын, агын һәм карасын
Бер итеп дөньядан үтү ул…
Газап
Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр
Өзелергә теләп өзгәләнә.
Әрнүләре, киләчәккә күчеп,
Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.
Авыр, авыр… Безгәме соң кыен
Бу сөрәннең ятим ихласлыгы?
Безне юллар көтә, алсу таңнар,
Кылганнарны юар таңнар чыгы.
Читекләргә, итекләргә безнең
Сарыла бар да:
Пычрагы да хагы…
Өзәңгеләр өзгәләнә канда,
Давыл булып өзгәләнә тагы.
Без – җәяүле җайдак токымыннан.
Иярләрдән төштек, калды атлар.
Яңагына чаптар ялын терәп
Иркәләнә булыр хәзер ятлар.
Җәяүлегә үрләр менү кыен,
Җәяүлегә авыр дөнья кичү.
Иң хәтәре – җәяү яшәүләрең
Тәкъдир булып, каннан-канга күчү…
Хәтер сыкрый. Зарлы авазлары
Хурлык булып безнең йөзгә бәрә.
Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр
Өзелердәй булып өзгәләнә.
Иртән
Бербөтен җиһаннның мең телем өметен
Син узар сукмакта калдырам.
Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгып
Син үтәр көннәрне сагынам.
Сагынам җилләрнең таң белән исүен,
Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.
Син әле белмисең,
Синең һәр карашың —
Күңелгә иң якын бер рәсем.
Бербөтен гомернең мең өлеш җылысын
Калдырам син узар юлларда.
Таңнарда уянып, дөньяга куанып
Чыгарсың бәхетең юлларга.
Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,
Кып-кызыл алмалар өзәрсең.
Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,
Җуярсың һәм кабат эзләрсең.
Уң булсын бу җирдә син табар, син багар
Һәр энҗе, һәр тараф, һәр болын.
Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,
Аңла һәм югалтма син, Улым.
Көй
Мин нибары бер көй генә —
җил көенә, уй көенә, юл көенә.
Сулар талгын гына ярга сеңә,
карурманда киек кайта үз өненә.
Болыт микән, кәрнизләргә кунып микән, —
кыргый күктән таң сызыла миңа таба.
Иртәләрдә офыктагы очкыннардан
төсле утлар, җете утлар тынга каба.
Үз көенә бии-бии яңгыр ява,
ерганаклар буйлап чаба көн кызуы.
Юлын таба юлын җуйган мосафирлар —
кыйммәт бары көн узуы, юл узуы.
Кыйммәт бары очкын чәчкән офыклардан
күзең алмый сагынуың киләчәкне.
Вакытларны кичеп, сулар күчеп,
яңгыр булып кайтуыңны – күрәчәкне.
Һәм нибары бер көй – куралардан
умырылып кала җилләр белән.
Җирсү булып һаман кая дәшә соң ул?
Сулар тына, үз өненә киек иңә,
язлар сына, ярсу тына… Тыңла гына:
бер җаныңа мең куралар көй тутыра.
Үз җаена уза еллар, туза уйлар,
үз көенә җилләр тына. Җилләр тына…
«Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья…»
Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья
Бәгыремә. Хәерлегә булсын.
Кан куесы, әйдә, ташып тулсын.
Ни кылсаң да, ни уйсаң да көн күзенә,
Тугры дөнья. Тыныңдагы
Төтен тәме булып сеңә бара
Һәр сүзеңә, үз-үзеңә.
Оча шәһәр, оча йортлар, елмаюлар…
Күз иярмәс тизлек белән туза күңел.
Китүчеләр көлә-көлә күккә аша,
Килгәннәре елый-елый килә торыр.
Әнә икәү карап бураннарга,
Ут кабыза үзәгемдә. Оча дөнья.
Оча дөнья, оча канатланып,
Оча дөнья буран кочагына!
Шул икәүне иркәлисем килә,
Үзем булып, иркә сүзем белән.
Алар талчыкканнар юкса җирдә
Буран гына, буран гына гелән…
«Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә…»
Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә
Бары синең сулыш, синең тын.
Менә тагын, тының белән тартып,
Кирмәннәрне җилгә тараттың.
Ничәнче кат мин орышсыз гына
Канлы карашыңа буйсынам.
Кем син? Дошманыммы, аркадашмы?
Бер тартынам, берчә ымсынам
Синең биләмәңә. Тының белән
Тартып китерәсең җанымны.
Эзлим синнән синле чакларымны,
Эзлим сиңа игез чагымны…
«Бер карышка – бер җан…»
Бер карышка – бер җан,
Бер карышка – мөлдерәмә тулы мизгел бары.
Өзелергә, өзлегергә тора
Җанны тышаулаган вакыт бавы.
Син өздереп кара, дөнья күзе —
Мизгелләргә сыймас моң бураны.
Син өзелеп кара. Ялгана алсаң,
Ялган түгел, димәк, язганнарың.
Син югалып кара, эзләсеннәр,
Кара төнне ертып, улар булып,
Эзләүчеләр булса. Эзләреңдә
Тының калсын кабат кабынырлык…
Бер карышка – бер тын. Карышырга,
Тартышырга аяк терәп җиргә!
Син борылып кара: юлың бармы,
Тының бармы әле чигенергә?
Өзелергә, өзлегергә тора
Мөлдерәмә тулы мизгел өне.
…Бу – гомернең кай мизгеле әле?
Гасырларның әле кайсы көне?!
Рифат Сәлах

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.
Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча – беренче урын, ә 2006 елда Гран-при яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда – икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки шигырь фес- тивале» ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә.
Рифат Сәлах – алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) шигырь китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.
2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Өр-яңадан
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Ишекләрен ачар яңа галәм.
Ил-көнем дә башка булыр минем
Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Яңа йөрәк тибәр таң атканда.
Ак болытлар барсы җиргә иңәр,
Җилдерермен күктән пар атларда.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Сезнең янга килер сабый бала.
Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,
Күзләремдә очкын чагылганда.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.
Хыялымны җырга салмак булам,
Әләмемне үз итмәгән илдә.
Разинны уйлап
Туган телне өзелеп сөябездер,
Яклыйбызмы аны, кем белә?
Кемнәр әзер бүген, Разин сыман,
Теле өчен утка керергә?
Җәһәннәмнән җәһәннәмгә сала
Каракошның әзер җавабы.
Ана теле өчен, Разин сыман,
Берәребез дөрләп янамы?
Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлап
Торырбызмы ишек төбендә.
Безнең телләр пайтәхеттә торсын!
Пайтәхет тә тиеш белергә!
Ана теле һәрчак түрдә булсын,
Анадан да якын кем бар соң!
Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше,
Телен яклап ханга кем барсын?
Үз анасын саткан хаиннәрдән
Бүген инде нәрсә көтәсе?
(Ләкин җанда тонык өмет яши,
Туар диеп татар иртәсе.)
Телне сату – үз анаңны сату,
Милләтеңне сату, илеңне.
Сорау куя безгә каракошлар:
«Җаның кыйбатмы? – дип, —
Телеңме?»
Туган телне өзелеп сөябездер,
Сакларбызмы аны, кем белә?
Әзерме без бүген, Разин сыман,
Иман өчен утка керергә?
Җомгадан соң
Иман йортын чыгып киткән чакта,
Ник тәкъвалык кинәт югала соң?
Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,
Нигә эри алар җомгадан соң?
Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә
Фәлсәфәгә чумып уйланасың.
Тик тарала сыман фикер җебе,
Дөнья күмә кабат җомгадан соң.
Кайбер көнне, иртән тору белән,
Яңа көчләр җыеп уянасың.
Офыкларны ярып чыгар булсаң,
Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.
Бу дөньяның асылына төшеп,
Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.
Үз-үзеңне танымаслык булып
Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?
Мин ак болыт булып йөзәрмен дә…
Мин ак болыт булып очармын да
Текәлермен синең күзләргә.
Син җәйләрне сөйдең,
Ә мин сине
Алып китәрмендер көзләргә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә
Тамчы булып сиңа тамармын.
Югалтырсың мине,
Ә мин сине
Һәр дәкыйка саен табармын.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә
Эреп югалырмын күгеңдә.
Онытырсың мине,
Ә мин сине
Гел йөртермен төсле күңелдә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә
Көзләреңдә мәңге калырмын.
Югалырсың син дә,
Ә мин сине
Һәр хәятең саен танырмын.
Әкиятне кире укысаң…
Хыялларың чәлпәрәмә килер,
Дөнья булыр сиңа бик кысан,
Могҗизалар булмый диеп җирдә,
Әкиятне кире укысаң.
Талпынулар бар да юкка чыгар,
Караңгыга чумар бу җиһан.
Барыр юлдан әгәр кире борып,
Әкиятне кире укысаң.
Булганын да югалтырсың җирдә,
Чынбарлыкка килеп юлыксаң.
Яшәвеңнең һичбер яме калмас,
Әкиятне кире укысаң.
Язмыш юлын кире бору авыр,
Кире китеп булмый, борылсаң,
Хыялларың – хыял килеш калыр,
Әкиятне кире укысаң.
Туган тел
Йөрәктә яралган һәр сүзне
Энҗедәй күкләргә тезәсең.
Бигрәкләр гүзәл син,
Туган тел,
Син генә үзәкне өзәсең.
Өзелеп сагындым мин сине,
Дөньяны колачлап гизгәндә,
Син генә, син генә,
Туган тел,
Нур булып туласың йөзләргә.
Чит телләр елатмый, көлдерми,
Гамь дә юк аларда, моң да юк.
Син үзең көймени,
Туган тел,
Мең еллар йотлыгып тыңларлык.
Син генә өйрәттең тоярга
Яшәүнең үз моңын, үз ямен.
Югалма, Туган тел,
Югалсаң —
Йомылыр шикелле күзләрем.
Тетрәнү
Тетрәндерде безне, Илһам абый,
Җырларың да синең, үлемең дә.
Син калырсың якты кояш булып
Һәм җыр булып халкың күңелендә.
Без тетрәндек синең моңнарыңнан,
Без тетрәндек синең көйләреңнән.
Син Иделдә, син күңелдә йөздең,
Ишкәк ишеп, ялгыз көймәң белән.
Син сагыну булып йөрдең читтә,
Һәр татарның сарылып җанында.
Барысы да кайтты туган җиргә,
Ак калфакның табылган чагында.
Таулар менеп, Әдрән диңгез кичеп,
Син барыбер кайттың Иделеңә.
Кояшлар да офыкларга китә,
Син дә киттең халкың күңеленә!
СПА
Кемне генә күрмәгән бу җирләр,
Кемнәр генә монда йөрмәгән.
Кемдер килгән монда ил үреннән,
Кемдер чыккан монда төрмәдән.
Кемдер килгән монда юынырга,
Кемдер килгән ләмгә чумарга.
Кемдер килгән тынлык эзләп монда,
Кемдер килгән монда җырларга.
Кемдер килгән мәҗлес корыр өчен,
Кемдер килгән ялгыз калырга.
Кемдер йөри монда ятлар белән,
Кемдер кайткан сөйгән ярына.
Кемдер килгән монда күрер өчен
Бу дөньяның яңа ләззәтен.
Кемдер килгән монда җанындагы
Юар өчен бөтен хәсрәтен.
Кемдер килгән суда йөзәр өчен,
Тирләр өчен парлы хаммамда.
…Килгәннәрнең булган әрнүләре
Юылмаган әле һаман да.
Ниләр генә күрмәгән бу җирләр,
Карасын да күргән, агын да.
Тәнен сафландырган чакта кеше
Юа алса иде җанын да.
Әллә шуңа
Күзләреңә дала җиле сеңгән,
Алма исе сеңгән киемеңә.
Бигрәк тыйнак үзең,
Артык тыйнак,
Әллә шуңа кердең күңелемә.
Күзләреңә төннәр сере иңгән,
Алма алсулыгы битләреңдә.
Бигрәк нурлы үзең,
Бигрәк җылы,
Әллә шуңа кердең йөрәгемә.
Күзләреңдә ниләр чагылса да —
Өләшәсең җанга нурлар гына.
Бигрәк моңлы үзең,
Бигрәк серле
Әллә шуңа күчтең җырларыма.
Китап
Ни кадәрле бөек фикерләр бар,
Күңелләрдә күпме сер ята.
Иң кадерле сүзләр җуеладыр,
Керми калса әгәр китапка.
Иң кадерле гыйлем югаладыр,
Теркәлмәсә әгәр бу белем.
Син дөньяның байлыгына ия,
Китапларга төшсә күңелең!
Син дөньяның серен беләчәксең,
Тоячаксың җаның асылын,
Җаһилият йолып алган чакта
Кешелекнең ничә гасырын!
Беләчәксең асыл киләчәкне,
Дөньядан соң ниләр буласын.
Кулларыңда – Китап,
Син гүяки
Бар галәмне тотып торасың.
Мин язларны сөймим
Мин язларны сөймим…
Ник яратыйм —
Сине алып киткән яз бит ул.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр,
Бирелалмый калган наз бит ул.
Мин көзләрне күбрәк якын итәм,
Мин киталмыйм көзләр языннан.
Сине алып килгән, өмет биргән
Көзләр йөрәгемә язылган.
Мин язларны сөймим,
Тик көзләрдә
Килми мәңгелеккә каласым.
…Үзең генә мине өр-яңадан
Язга гашыйк итә аласың!
Үзем дә…
Шигырьләрем күктән сибелгәнме,
Җир тузаны микән таралган?
Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар,
Йөрәк тибешеннән яралган.
Мин үзем дә шигырь генә җирдә,
Үтемле дә, аз да, кыска да.
Тулам кебек бөтен галәмгә дә,
Сыям кебек ике учка да.
Шәфәкъ сүнә
Шәфәкъ сүнә…
Төннең күзләренә
Кереп барыш якты хис белән.
Рәссам ялгыш
Серле зәңгәр күккә
Буяу түккән алсу төс белән.
Шәфәкъ сүнә…
Дөнья башка төрле,
Башка уйлар хәзер, башка моң.
Мин гүяки
Үткән көнем белән
Галәм үзәгенә ашамын.
Шәфәкъ сүнә…
Ә мин әйтерсең лә
Яңа гына шыткан бөремен.
Шәфәкъ сыман
Өр-яңа таң туар,
Мәңгелеккә киткәч бу төнем.
Алма ява
Көзге җилдә җиргә алма ява —
Җыр явамы шулай, кем белә?
Ни кадәр моң белән тулган җирем —
Алтын белән дөньям күмелә.
Никадәр моң белән тулган сөю,
Син кайтасың икән көзләргә.
Ә мин чыккан идем, сине сагынып,
Алтын алмаларны эзләргә.
Ә мин чыккан идем, бик юксынып,
Алма булып пешкән чагыңны.
Син бөтенләй үзгәрмәгән икән —
Кояш кебек һаман ягымлы.
Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең
Бөдрә чәчләреңдә тирбәлә.
Әйтерсең лә көзге күбәләкләр
Очып уйный синең тирәдә… _
Әйтерсең лә сагыш булмаган да,
Әрнү булмаган да шикелле.
Син һаман да яз гүзәле икән —
Битләрең дә һаман сипкелле.
Син һаман да язгы, назлы икән,
Көзләр килмәгән дә диярсең.
Күзләреңдә шаян нурлар уйный —
Әллә син дә мине сөясең?
Көзге җилдә җиргә алма ява,
Бәхет ява микән, кем белә!
Син һаман шул – һаман минем хыял,
Син мәңгегә минем күңелдә!
Мин – хыялың синең
Мин – хыялың синең,
Сагынганда,
Күзләреңдә сагыш булырмын.
Мин – хыялың синең!
Җаның тынгач,
Уйгатучы тавыш булырмын.
Җиде ятлар белән тулса дөньяң,
Мин һәрвакыт таныш булырмын.
Мин – хыялың синең,
Мин булганда,
Бөтен галәм сыяр учларыңа.
Мин – хыялың синең,
Ләкин сыймам
Беркайчан да сыймам кочагыңа.
Сөенербез бергә, төренерсең
Минем белән сөю учагына.
Мин – хыялың синең!
Каның булып,
Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.
Мин – хыялың синең!
Ялгышсаң да,
Гел изгелек кенә теләрмен.
Син терелсәң, мин дә терелермен,
Син үлгәндә, мин дә үләрмен!
Мин – хыялың синең!
Татар мин!
Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым…
Кем дип кенә җирдә аталмыйм.
Бөтен дөнья халкын баш идергән,
Мең ел буе горур татар мин!
Болгары да, себер, нугае да,
Кыпчак та мин, диеп вакланмыйм.
Йөрәгендә Алтын Урда йөрткән,
Татар атлы горур татар мин!
Киң далалар, урман, таулар, сулар —
Түрк җирендә булыр – Ватаным!
Аналардан килгән туган телем,
Идел-йортын саклыйм атамның!
Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен,
Мин аларга ачу сакламыйм.
Таркатырга теләүчеләр белсен:
Мең ел буе инде татар мин!!!
Аллаһ безне шулай халикъ кылган,
Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.
Мин Аллаһның язмышыннан риза,
Татар углы горур татар мин!
Өн
«Гел син» диеп чирләмә син бүтән,
Киләчәккә атла, елама.
Һич үкенмә, янма, үпкәләмә
Мине уйлап үткән елларга.
Мин чынбарлык түгел,
Мин чәң генә,
Мин – күктәге болыт,
Мин – томан.
Син кочарсың мине, мин дип белеп,
Ул кабырчык булыр, мин булмам.
Мин эрегән синең хыялыңда,
Мин күчкәнмен хәзер төшеңә.
Өннәреңдә мин кайтаваз гына,
Башка мине искә төшермә.
Томаннарга кереп югалдым мин,
Газаплама бүтән үзеңне.
Сабыр савытларың саеккандыр,
Син сынама янә түземне.
Томаннарны сөеп яшәп булмый,
Мин – мәңгелек офык, мин – яра.
Мин – күктәге болыт,
Мин – өн генә,
Мин яшәмим инде дөньяда.
Ак фәрештә
Тузганаклы болын
Уртасында бер кыз
Әй очыра җилгә
Тузганакны өреп.
Күзләренә карый
Иң-иң якты йолдыз,
Ул очырган мамык
Ак фәрештә кебек.
Тузганаклы болын
Кичә сары иде.
Бүген иртән аны
Аклык китте күмеп.
Әй очыра җилгә
Тузганаклар илен —
Ак күлмәкле бер кыз
Ак фәрештә кебек.
Тузганаклы болын
Булырбыз бер без дә,
Безне күреп, гөлләр
Һаман торыр көлеп.
Мәңгелеккә алып
Китәр безне көз дә —
Очар безнең җаннар
Ак фәрештә кебек.
Мин туганда
Мин туганда, җирне моңга күмеп,
Сандугачлар сайрап торганнар…
Мин туганда, яшел яулык ябып,
Шаулап торган яшел урманнар…
Мин туганда, кырда игеннәрнең
Башаклары тула башлаган…
Мин туганда, яшел сыерчыклар
Су эчкәннәр безнең басмадан.
Мин туганда, кояш, түргә менеп,
Җылы нурын чәчкән дөньяга…
Мин туганда, җиләкләре пешеп,
Алсуланып киткән Җир-ана…
Мин туганда, чишмә челтерәве
Чыңлап торган яшел тугайда.
Мин туганда, кәрәзләре тулып,
Бал кортлары чәчәк җыйганнар.
Мин туганчы дөнья башка булган,
Мин дөньяга килгәч үзгәргән:
Каян килсен җиргә, мин булмагач,
Минем җанда туган йөз галәм.
Әй аллаһым!
Әй Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым Сиңа.
Артык иртә
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.
Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!
Әй Аллаһым!
Тагын бер кат кичер
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.
Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!
Җилләр сыман очып киләсең
Җилләр кебек очып киләсең,
Коңгырт чәчләреңне таратып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр,
Туя алмам сине яратып.
Җилләр булып очып киләсең —
Иләсләнер күңел бер дәвер.
Эх, каласы иде яшьлектә
Синең белән генә бергә-бер.
Эх, каласы иде яшьлектә,
Башка беркем белмәс сер илә.
Җилләр сыман очып киләсең
Сәгадәткә, җырга, сөюгә.
Җилләр мәңге тынмас син булган
Мәхәббәтле якты дөньяда.
Чәчләреңдә синең гүяки
Коңгырт төсле якты төн яна.
Очып-очып миңа киләсең,
Җилең генә китә кагылып.
Бер гомер дә бигрәк аз булыр,
Туя алмам сине сагынып.
Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина 1985 елның 6 апрелендә Казанда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Ләкин анда озак тоткарланмый, әдәбиятка булган мәхәббәте аны Казан дәүләт университетның татар факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый. «Ялкын» журналында баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көндә шигърият, драматургия белән бәйле иҗади проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә.
Татарстан китап нәшриятында чыккан «Күк тирмәсе» җыентыгы (2011) авторы.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Казан әле, Казан уянмаган…»
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
С.Хәким
Һәр заманның үз шигаре була,
Дөрес сүзләр генә сайлау кирәк:
Икмәк! Дидең – Икмәк! Дип шаулады,
Милләт! Дидең – дау кубарды милләт.
Йөзләр, меңнәр бердәй кабатлады,
Һәркем, без – көч, диде, без – көтү;
Безнең максат – шәхси җәннәтләрне
Барчабызга уртак бер җәһәннәм итү.
Җир – халыкка! Дидең, халык – җиргә
Күндәм генә зарлы башын салды —
Кардәш белән кардәш бәрелешер вакыт,
Илдә бәйрәм – зур тамаша алды.
Икмәк һәм тамаша! Икмәк һәм тамаша!
Каршы чыкканнарны җир йотсын!
Яңа әйдәманнар мәйданнарны яулар,
Айнытырлар Казан йокысын!
Икмәк һәм тамаша! Әй шаулаша халык —
Хаклык безнең якта яктырак!
Фетнәчеләр генә, җиңсәк нишләрбез, дип,
Бер читтәрәк тора аптырап.
Һәр заманның үз гыйсъяны куба,
Дөрес сылтау гына табу кирәк.
Тик ни хикмәт, бездә,
Икмәгеннән бигрәк,
Тамашасыз булмый кебегрәк…
«Бу күңелсез, төксез, шәрә илнең…»
Бу күңелсез, төксез, шәрә илнең
Һәрбер көне көзгә көйләнгән.
Монда җиһангирлар, капчык асып,
Хәер эстәп йөри өйләрдән.
Асты-өскә килгән бүлмәләрдә
Син бер шәүлә генә, шыксыз сурәт —
Аһ, без дөнья тоткан кавем! – диген,
Соңгы тәмәкеңне алып көйрәт.
Кылычымны сындырдым да, карап торам:
Адәм баласына, ахыр чиктә,
Бер илереп һава сулар өчен
Аяк эзе кадәр туфрак җитә.
Сүгенүгә күчкән бу телемдә
Кемгә эндәшим соң тәвәккәлләп?
Аһ, без дөнья көткән милләт, диген,
Ахры, дөнья буйлап киткән милләт…
Мин-минлегем сындырдым да карап торам —
Татар баласына ахыр чиктә,
Җирне үзенеке итәр өчен,
Җир куеныннан кубарылу җитә.
«Каты басма карга, эзең калыр…»
Каты басма карга, эзең калыр.
Юлың шушы булган, диярләр.
Бездән соң да каны кызышканнар
Үзләре үк камыт киярләр.
Җирне бугазыннан алалмаса,
Бездән соң да берәү ялгышып
Тезләнер дә юлы уртасында
Шешә бугазына ябышыр.
Каты басма. Басма сүзең калыр —
Һәм, барзәһтә килеп, җан сорар.
Сыңарым дип, сүз катасы түгел,
Безгә һәркем җирдә ят сыңар.
Бер сүзеңне җөпләп алырлар да,
Уңга-сулга болгар кече-карты.
Җиде ятның йөзен көйдергәнче,
Эчтән көеп эндәшмәвең артык.
Йә булмавың артык. Йә булганчы,
Барысын да уйлап яңадан,
Туганда ук чамалабрак туу
Берәр мәгърифәтсез анадан.
Кычкырасың үзең, үзең айнып,
Бу хак сүзме, дисең, безгә хасмы?
Үз эзеңдә үзең батар булгач,
Каты басма, зинһар, каты басма…
«Кылыч үлән ялгап…»
Кылыч үлән ялгап,
Чәчләремне үрдең —
Сулышыңа үчле үсмер бураннарда
Саксыз кагылулар иседер.
Яланнарны иңли
Кырпак кырлар җиле,
Соңгы көен суза куралар —
Алар карышырга тыйганнарның
Кыргыйлыгын кайрый торалар.
Җиңнәреңне учлап,
Канатларың төзәт —
Изүеңнән китсен күлмәгең —
Мин җилләрдән тизрәк суынганга,
Юлда туңу хисен белмәдем.
Мин, Җиремне
Тартып барган хәлдә,
Җирнең тарту көчен сизмәдем.
Юлга! Юлга! Тигезләргә вакыт
Кайту-китүләрнең бизмәнен.
Кышлау үлән кушып,
Чәчләремне үрдең —
Ятлар тисә, юлы киселер! —
Буран сарган өзек сукмакларда
Саксыз каргышларың төседер.
«Син миңа чит түгел, түгел ич…»
Сөйлә миңа йөрәк серләреңне,
Сөйлә миңа, мин чит түгел ич.
Рүзәл Мөхәммәтша
Син миңа чит түгел, түгел ич;
үч тулы карашың ялкыны
тын дала хәтерен өткәндә,
син – кансыз кандашым, якыным,
таш көбә тышавы астында
йөрәк түгел, тояк тавышы —
иртәгә, бәс төшеп үләнгә,
һәр икең юл белән кавышыр.
Иртәгә Җир ике ягыннан
алланыр да ике таң туар —
бер кичкә кояштан яшерен
төнгизәр күңелеңне тугар.
Мин сиңа чит түгел – сөйләмә,
Тын калып, үзеңне үзең чиш.
Без бүген җылыга елышкан
Кыргый үсмерләр генә ич.
«Син инде бу шәһәр ырымын…»
Син инде бу шәһәр ырымын
урамлап-тыкрыклап сүткәнсең,
син миңа кадәр дә әкренләп
кабарткансың күкләр үпкәсен,
син бергә узасы күпердә
тугыз буе боз ваткансың,
тугыз кат ачылып-ябылган
ялангач ярларның капкасы.
Син Тукай һәйкәле янында
елга бер зонтыңны җуйгансың.
Газраил катында карышып,
уенга җаныңны куйгансың.
Син инде хисеңнең яртысын
мәликләр утында яккансың.
Үтәли җилләрдән ятсынып
күтәрткәнсең күлмәк якасын…
Син мине дөньядан читкәрәк
борылган көнеңдә тапкансың.
«Ә хәтерлисеңме…»
Ә хәтерлисеңме,
егерме өч яшең
тулган майда, кичкырын
тынып калган шәһәр уртасыннан:
«Мин яратам!» – диеп кычкырдың?
Шәһәр читендәге таш тартманың
күк терәтеп торган тәрәзен
бәреп очты
иләс тының синең:
«Мин яратам, – диеп, – мин хәзер,
телисеңме, хәзер бар дөньяны уятам да,
сөйлим дөресен,
ялкау шәһәр, әйдә,
сүксен мине,
җиткән кызлар, әйдә, көрсенсен,
телисеңме, йокыларын бүлеп,
җитди агайларны сүгендерәм?
Миңа ярый,
мин куркыныч бүген,
мин яшь һәм куркыныч бүгенгедән».
Ә ул, тәрәзәдә чак күренеп:
«Хәзер түгел, әйдә иртән», – диде.
Шәһәр тыныч кына
көнгә керде,
иртән син айныган идең инде.
«Быелгы көз мине якын итә…»
Быелгы көз мине якын итә —
капыл килеп күзләремне каплый —
таныйсыңмы, имеш – калтыранган
купшы карчык кебек – беркатлы.
Таныйсыңмы, имеш – төче тыны
чәчләремдә давыл тузгыта,
сулып барган соңгы азгынлыгы
кызганыч та кебек, кызык та.
Мин көзләрнең үзгәлеген беләм,
тезләндереп, кулын үптергәнен —
тын ялвару тулы бу күзләргә
«танымадым» диеп үтәргәме?
Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй,
көрсенә дә каргый Алласын,
әйтерсең лә көяз тәхетенә
варис булып миңа каласың.
«Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып…»
Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып,
Үтәли җил йөри җан аша.
Әйттеләрме сиңа, мин кыргый ярлардан
Чиялек таптырып саташам?
Әйттеләрме, мин гел йортыгыз турыннан
Үтәрдәй юлларны сайлыймын.
Йә, ничек соң анда —
Тәртипле дөньяда —
Кичләрен айлымы?
Яшәве җайлымы?
Сәҗдәгә киткәндә,
Йә зикер иткәндә
Тапталган сүз белән Раббыны,
Диварлар аркылы каршыңа ашкынган
Күләгәм (ни дисең?) – тик шайтан табымы?
Ни дисең, мин белгән хакыйкать дөньяңны
Кубарыр төслеме?
Көчлеме?
Теләсәң, мин сине шыр тиле итәлам, —
Син шуңа да миңа үчлеме?
Син шуңа да миңа чытырман юллардан
Читләтеп узасың – кадере беткәндә,
Тиресе тереләй туралган җәнлекне
Җилләргә калдырып киткәндәй.
«Такташ яза: ул яшь һәм самими…»
Такташ яза: ул яшь һәм самими,
аңа минем шашынулар бик ят нәрсә,
шагыйрь диеп башын ими, җаным дими,
тик көнләшә берәр чибәр хат җибәрсә.
Мин төннәрен кәгазь буяп чыгам
йә йөренәм әрле-бирле, йокы бирмим, —
әллә артык юаш, әллә артык чыдам —
ул кич саен көйләп куя урын-җирне.
Такташ яза: ул барыбер китәр,
безнең уен, шиксез, зур уенның башы, —
аңа бәхет өчен үзе булу җитә,
үзе булу мөһим, бәхетемә каршы.
Миндә гасыр үче, мин күпләрдән көчле,
мин бер сүзем белән меңнәр җанын теләм,
ә ул минсез хәтта яши алыр төсле,
тик нигәдер һаман минем белән.
Такташ яза: әгәр китә калса,
татарынмы? куармындыр сыман.
Мин хисләрне инде милек итеп сатам,
мин бу илдә хәлле бер сәүдәгәр,
еллар мине ярлы димәс, шагыйрь диеп атар,
тик ни шатлык аннан, китә калса әгәр.
«Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең…»
И-гә
Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең
келәсен җимереп, кич керде.
Бер куыш эчендә ике ут кабынды —
шул кичтә син мине кичердең.
Күчәре авышкан ялгызлык дөньяма
син бүтән кайтмаска киткәннән
кадерең арттымы? – кирәкми артыгы —
маңгаем алалмыйм җилкәңнән.
Син сөйлисең, күптән яратып оныткан
башбирмәс ярларың барлыйсың,
кайсысын – биюе, кайсысын – көлүе,
уены яр иткән кайсысын.
Мин сине кичәге көнеңнән көнлимен:
үз калган ярларың санына
өстәлерменме дим, син башка берәүне
шушылай кичергән чагында.
Янәшә яшәргә килешле шәһәрдә
бермә-бер кадерең арттымы —
җилкәңә җай яткан кулымны алалмыйм, —
шул гына, кирәкми артыгы.
«Икебез дә шундый эреләр без…»
Күрешәсем килә, сагындым…
Син
Икебез дә шундый эреләр без,
Усаллар без, каһәр суккыры:
Күрешергә юкса бу шәһәрдә
Күпме форсат, ничә тыкырык.
Миннән торса, соңгы кулъязмамны
(Кемгә хаҗәт соң ул!) тот та яндыр —
Туфан бу шәһәргә, Такташ диеп,
Уралларны урап кайткандыр.
Үзалдына нидер көйли-көйли,
Адым саен эчтән кызгандыр.
Якаларын учлап тоткандыр да,
Җил-җил атлап, кыштан узгандыр.
Ишекләрен бәреп кергән чакта
Оныткандыр әзерләгән сүзен.
Һәр киткәндә, иң мөһиме, ахры,
Әйтмәдем, дип пошынгандыр үзе.
Шул ук шәһәр, шул урамнар юкса,
Шәүләләре генә шомлы бигрәк.
Һәр икебез мәйдан уртасында
Шыр ялангач калган кебегрәк.
Әрсез карашлардан куырылып,
Хәбәр көтәм ятим бусагаңда —
Кулъязмамны яндыр. Яктылыгы
Тычкан уты кадәр булса да.
Быелгы көз
Целому морю нужно всё небо,
Целому сердцу – нужен весь бог.
М.Ц.
1.
Эзлә мине! Бу җанбасар төндә
Һәркем үз өнендә
бикләнергә хаклы:
кем – саргайган кәфенлеген манды,
кем – тарайган аен алып такты,
кем – үз элмәгенең таш төерен йотты,
без отылган икән, димәк,
кемдер отты,
чигә буйлап агып төшкән чыктан,
көпшәсенә тынды үлем коты.
Эзлә мине! Төнге көзгеләрдә
Һәркем үз мөгезе чалынудан курка,
кем – агачка таккан кулъяулыгын чишә,
кем – ваз кичә табынудан утка,
ялгыз фонарь гына төннәр буе тагын
тәрәзәгә тери
кайнар яңагын.
Кем дә белми шәһәр читендәге
бер чиркәүдә
шәмнәр янганын.
2.
Кем дә белми нинди зилзиләнең
кагылганын елгыр итәгеңә.
Син бу җирне күктән яклаганда,
тынсыз күзәттеләр – читтән генә —
бар изгеләр, Газазилнең үзе
сөрелгәннән тәү кат көндәшенә түзде.
Син бу җиргә аклык теләгәндә,
беренче кар ятты күләгәңә,
газап дарларыннан калды агач тәре —
тынды Кояш. Тынды Кояш сәгатьләре —
«син көзләрдән озын, кузгалмый тор,
мизгел…» —
Җирнең бер күчәре, бәлки… бәлки, сүздер…
Язмышына күндәм – күгәрченнәр генә,
янган шәмдә – өмет – бермәл сүнәренә,
карашында янган яшеллектән битәр,
бар да яфрак көле – үтәр әле, үтәр…
Җир күчергән сүзнең күптән йомык эзе —
кем дә белми – бәлки… бәлки, бездер?..
3.
Мин бу көзгә язлар белән түлим,
һәр икебез өчен —
тиргәмә.
– Официант, үтә кыйммәт хакка —
Төтен, каһвә, тын әңгәмә —
бераз соңрак, кыямәткә кадәр —
ике ядрә – сул чигәмә.
Мин бу көзгә язлар белән түлим,
соңгылары булсын —
кызганма.
– Официант, боз һәм бәгырь суы! —
күз кабагым корып сызлана.
Мин бу көзгә меңе белән түлим —
бөтен бер Аллага
зарык күңел белән.
– Официант, күрше өстәлләргә —
челлә кайнарлыгы, тылсым-үлән,
бераз соңрак, көннәр сүрелгәндә,
һәркайсына өмет – ике күләм.
Тыйма, зинһар, мин бу көзнең инде
кимрәк хакка килешмәсен беләм.
4.
Шәһәр шәмдәлендә ялгыз фонарь гына,
өмет тыны белән бөтерелә карлар —
яран сырган якты тәрәзәдән
таңда, бәлки, Изге Ана карар,
борылышта әле пәйда булган
актык шәүләләрнең каудары —
пәйгамбәрдер, бәлки, учындагы
кадак эзен өфләп кайтадыр,
зекер дисбесенә мәрҗән булыр
Мәрьям сыктауларын кат-кат үбеп.
Көзге җилдә кайнар кабер ташын
бәгыренә кыскан сабый кебек.
Сабый фалы гади: шәмнәр яна икән,
эремәскә тиеш – янарга,
җәмигъ-храмда – хак йолалар түгел,
Аллаһ үзе кирәк аларга.
Төннең һәр ымыннан мәгънә шәйләп,
әллә ниләр юрап һәрбер йортка,
уяу калган актык шәүләләрне
ялгыз фонарь гына яктырта.
Булат Ибраһим

Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. 2 нче сыйныфтан шигырь язу белән мавыга. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан (Идел буе) федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. Университет каршында оешкан «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен ныгыта. «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй» конкурслары лауреаты. «Йолдызлы билет» (2015) Халыкара премиясе лауреаты, өч китап авторы.
2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Балык теле
Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява…
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный,
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан,
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел…
Ул телне өйрәнсәң,
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел…
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр…
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.
Татар булып
Яулар купса, атлар кирәк булган,
Җайдакларын көткән яу атлары.
Һәрбер заман үзе тарих яза,
Һәрбер чорның үзенең татарлары.
Безнең тарих тирән,
Тамырларын эзләп табыйм дисәң —
Җире каты.
Кайчакларда бер арбада кайта
Батыр даны белән яманаты.
Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәй
Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.
Татар дигән кызуканлык гүя
Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.
Тумыштан ук тынгысызлык бездә,
Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.
Мөһим түгел нинди чорда туу,
Татар булып гомер итү кирәк.
Кыш бабайга дигән хат кайтты
Син язасың аңа,
Син көтәсең,
Өмет дигәннәре яндыра.
Ә беркөнне
Хат ташучы апай
Бер хат, килеп, сиңа тоттыра.
Яңа елга ерак әле ара…
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире»,
Каһәр суккан иле,
Кыш бабайга дигән хат кайткан.
Ә мин аңа айлар буе яздым,
Кыска булды, диеп озынайттым
Озын булды, диеп кыскарттым,
Кыш бабайга дигән хат кайтты.
Әллә берәр хата киткән микән
Берәр хәреф төшеп калганмы?
«Әллә ниләр яза, юләр», – диеп,
Укымаска диеп тапканмы.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Имин көннәр бәхет сорадым,
Илләр тыныч булсын,
Кешеләрдә
Кешелеклелек хисе сулмасын.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Елдагыча туган телемдә,
Нигә диеп хатым кире кайткан,
Нигә кайткан хатым белмим дә.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Котыпка дип, Кыш бабайга диеп…
Ә, асылда,
Минем язган хатым
Барып җитмәгән дә бабайга,
Хатлар җибәрүче аңламаган
Нинди Кышка, нинди бабайга,
Нинди Котып?
Ни яза бу тиле,
Нинди телдә бу дип?
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире».
Ә югыйсә елдагыча яздым…
«Тулай торак…»
Тулай торак.
Аннан ерак түгел
Үзбәк ашханәсе тирәсендә
Сине көтеп йөрим.
Тулай торак.
«Гадел Кутуй» тукталышы.
Тапшырасы хатлар
Тапшырылды инде,
Әйтер сүзләр калды уйда,
Буталышып.
Тулай торак.
Аның тирәсендә
Тупыл коя яфрак,
Тукталышка карап
Озатып кала кызыл автобусны…
Ә син хәзер ерак,
Мин дә синнән ерак.
Тулай торак тәрәзәсе
Карап тора елап.
Иртә әле атылырга
(Рәфикъ Юнысның «Корабыбыз батып барганда» дигән язмасын укыгач туган уйлар)
1.
Капитан!
Кораб комга бата,
Әйе, суга түгел, комга.
Түгел буын гына,
Халык бата.
Капитан,
Иртә әле атылырга.
Ач күселәр сибелделәр тирә-якка,
Чүлдән киталсалар,
Исән калыр алар.
Ә бетсәләр,
Аннан инде кире кайтмыйлар.
2.
Без диңгездә идек,
Аңа кадәр океанда…
Мин хәтерлим елгаларны,
Саф чишмә суларын,
Мин хәтерлим горур экипажның
Бөек кыз-улларын.
Без батарга тиеш түгел әле,
Капитан! Бәлкем, язмыш ялгышкандыр,
Бәлкем, каргыш ябышкандыр безгә…
3.
Нух көймәсе йөзә.
Капитан,
Ярдәм кирәк диеп сигнал бирик.
Бер кызыбыз белән бер улкайны
Пәйгамбәргә биреп җибәрик.
4.
Уңга борыл,
Уңга таулар үскән.
Биек таулар ташлы тимердән.
Кадерләрлек берни калмады,
Ни кадерле газиз гомердән?!
Әйдә, бәрел шул тауларга, дустым,
Әйдә, таулар бәрелсен безгә.
Берни булмас,
Таш-тимер тәнебез.
Урын бирик давылга, җилгә.
Таратсын ул комны
Кире диңгез ярларына.
Капитан,
Кем әмере зур корабны батырырга?
Океанда, зур-зур дулкыннарда
Атынырга безгә, атынырга.
Капитан,
Сиңа иртә әле атылырга.
Ике телсез
Курка-курка бүген ике телсез,
Куллар болгый-болгый дөньясына,
Каһәр төшкән, диләр, әллә шунда
Тәгәрәгән инде дөньясы да.
Калтыранып кына җилне коча, күптән
Зинданнарда атмый калган таңнар.
Ярсып-ярсып канаган күңелне,
Белмим инде, хәзер кемнәр аңлар?
Кайтаваз да хәзер өзек-өзек,
Сызык-сызык булып сибелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Миңа никтер шулай сизелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Диварларны ватып-җимереп.
Үз яманын ямаулыкка төреп,
Манарадан аска төкереп.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Артык теллеләрен үтереп.
Әнә анда минем яшьти ауный,
Караңгыдан туеп, исереп.
Алар анда яңа дәүләт төзи,
Яңа кояш элеп буш күккә.
Без үзебез акылдан шашканнар,
Һәм шашканнар никтер бик күпкә.
Нинди дәва язар безгә язлар,
Бу ясалма чирдән ни бирер?
Ике телсез, куллар болгый-болгый,
Үз ишләрен эзләп йөгерер.
Йөгерер дә алар сикерерләр,
Диңгез диеп, чиксез упкынга.
Телсез дөнья илсез дәүләт төзи,
Кәгазь дәүләт – яңа буынга.
Сугыш бара
Яралы күңелләр,
Яралы язмышлар
Өстәлдә яталар.
Баш табиб, кайда син?
Йөрәккә туктаусыз аталар,
Саф җаннар авалар тузанга.
Ә заман томанда
Ал канын югалта.
Сугыш бара,
Үзе белән сугышырга
Сугыш бара.
Соңгы яугир булып
Соңгы сулышында.
Калтырана туплар,
Һәм машина асларында
Изге яман уйлар
Канга батырылып кыйналганнар.
Бу кылганнар изге гамәл түгел,
Кылынганнар безнең теләк түгел,
Без эт кебек буйсынучан гына.
Патша курчак уйный хыялында…
Яңгыр ява.
Томандагы ак мамыкны юа
Замананың ал каныннан.
Безнең нәсел нинди ханнан килә,
Без нинди тамырдан?
Сугыш бара.
Үзе белән сугышырга сугыш бара,
Соңгы яугир булып
Соңгы сулышында.
Ә урамда коеп яңгыр ява,
Үткәннәрне шыпырт кына
Юып бара.
Татар рухы һәм каләм
Болгавыр заманда
Котыра бураннар,
Җил дулый калада.
Кайгыдан туепмы,
Салкыннан куркыпмы,
Ай улый далада…
Салкыннан курыксаң —
Тумавың хәерле,
Ә тусаң —
Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.
Рух диләр.
Кайда ул?
Татарның нык рухы ул кайда?
Җәлилдәдер, бәлкем,
Исхакый саклыйдыр,
Асырыйдыр аны Тукай да.
Татарның нык рухы сизелә каләмдә:
Кылыч күк яра ул болытны.
Татарның рухы бар,
Бар аның каләме —
Син шуны, татарым, онытма.
Рокси, рокси…
Кытайда миллиардер малае үзенең этенә, туган
көн бүләге итеп, бәясе 800 доллар булган
ике пар Apple сәгатьләре бүләк иткән.
The Daily Mail
Ә Роксиның бүген туган көне,
Ә Роксиның олы бәйрәме.
Тау-тау булып зур бүләкләр килә:
Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.
Нигә инде бу бүләкләр сиңа,
Син әйт әле, Рокси, әйт әле.
Кунакларың әнә шәраб эчә,
Син эчмисең, син бик яшь әле.
Алар сиңа бәхет-шатлык тели,
Саулык тели алар ихластан.
Син аларга усал караш белән
Утырасың каранып астан.
Рокси, Рокси, ә син беләсеңме
Җирдә күпме кеше барлыгын.
Һәм шул кешеләрнең бик күбесе
Эт тормышы алып баруын.
Рокси, Рокси, без ирекле кебек,
Тик безнең дә бар бит хуҗалар.
Туган көннәр безнең, кызганычка,
Бигрәк артык тыйнак узалар.
Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,
Гел өрәсең әле хуҗаңа.
Ә без менә усал бер караш та
Ташлаган юк югыйсә аңа.
Казанда кыш
Казан кар астында күмелеп ята,
Карлар күмгән йортлар арасын.
Һ. Такташ
Бөтәрләнеп, бөгәрләнеп бетеп,
Казан кар астында күмелеп ята.
Әй абыйлар, тизрәк кыймылдагыз,
Тиздән, тиздән инде таң ата.
Тракторлар, арган юлчы кебек,
Иренеп кенә торып китәләр.
Карга бата-чума кара мәче үтә,
Хәерлегә булсын иртәләр…
Хәерлегә булсын иртәләр, – ди
Кара мәче үзе, куркынып.
Тар сукмактан, тимер юлга тиеп,
Машиналар үтә, ыжгырып.
Кар астында күмелеп ята бирә
Матур-матур, гүзәл бакчалар.
Хәзер инде шушы матурлыктан
Күзен сирпеп үтми Наташалар,
Машалар, Сашалар.
Казан кар астында күмелеп ята,
Казыйлар да кабат күмелә.
Галстуклы тәти абыйларның
Кабат бүген башы иелә.
– Ә иртәгә бер тамчы кар калмас,
– Ә кем әйтте?
Мин ишеттем бары кешедән.
– Димәк, иртәгәгә кызык булыр,
Сүзең булса үзең ишедән…
Бөгәрләнеп, бөтәрләнеп бетеп,
Юрган астын саклап яткан мәлдә,
Акылыннан шашкан тавыш белән
Телефоным җырлый бүлмәдә.
– Алло, алло,
Абый, ач тәрәзәң,
Ап-ак карның башына җиткәннәр,
Әллә нинди язу-мазар сызып,
Ап-ак карны алып киткәннәр.
– Чынлап мәллә,
Тукта, куймыйча тор,
Бер күз атыйм әле тәрәздән…
Ышанмаслык, бер бөртек калмаган,
Урлаганнар карны каладан.
Алло, алло, ә кем алып киткән,
Урлаганнар, әллә басканнар?
– Әйе, абый, урлаганнар карны,
Кытайларга урлап сатканнар.
Утырып сөйләшик…
Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,
Беләсең, без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә?
Нигә соң әле дә
«Иртәгә, әйдәле иртәгә».
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә.
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик…
Шагыйрь
…Күрмисеңмени, алар, ни кылганнарын белмичә,
болыннар буйлап йөри…
Коръән. «Шагыйрьләр» сүрәсеннән
Төн
Тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.
Нигәдер йокламый, тәрәзгә күз атып
Борчылып, уйланып ул ята.
Гасырлар зинданда бикләнеп
Көткәндә ханнардан мәрхәмәт,
Боз һәм ут кавышып хисләнгән мизгелне
Диделәр: тилелек – мәхәббәт.
Сүгенеп, шәһәрнең урамын
Җил йөри себереп чүп-чардан.
Җир асты күперен үзенә йорт иткән
Бер фәкыйрь сөйләнә юк-бардан.
Күзләрен билгесез бер яуда югалткан дөньяның
Иманын учакта яндыра чынбарлык.
Вазгыять милләтне бугазлый,
Без түзем, чыдарлык әлегә, чыдарлык.
Ул, борчулы уйларын
Караңгы юраудан читләтеп,
Төн дигән читлектән качарга маташа,
Үзаңын йоклатып.
Болытлы чынбарлык
Яңгырын көткәндә биектән.
Сулыклар, дошманга сатылып,
Халыкны тилерткән…
Җил картлыгын каршылый —
Таякка таянып үкенеч тарата,
Варисы булмагач.
Юлчылар адаша догасыз сәфәрдә,
Имештер, уңмагач.
Табигать үз итеп кочаклый үксезен,
Яшенле ис килә һавадан.
Төтенгә катнашып өметле яктылык —
Ут балкый каладан.
Ул нигәдер йокламый,
Борчылып уйланып тик ята…
Төн тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.
Солдат бәете
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.
Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар…
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!
Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.
Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер – бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит ханга.
Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә…
Мин кайттым бит, елама, әни!
Яңа заман
Яшьтәш,
Иртәгәгә кабат яңгыр, диде,
Кабат җилле, кабат давыл, ди.
Бүген менә дөнья рәхәт булса,
Иртәгәгә кабат авыр, ди.
Яшьтәш,
Бүлмәдәге соңгы икмәкне дә
Яшердем мин – ул тәмлерәк булыр.
Күз яшендә җебетербез аны,
Бераз гына күңеллерәк булыр,
Бераз гына җиңелерәк булыр.
Яшьтәш,
Ишек өстендәге шәмаилне
Мин түргәрәк кертеп элеп куйдым.
Шайтан керсә, үзем каршы алам,
Коръән тотып антны биреп куйдым.
Ә син намазлыктан торма, яшьтәш,
Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора.
Өй артына яңа заман килгән,
Яман җилләр бусагада тора…
Ходайга хат
Чәлпәрәмә килә көзге төннең
Караңгыга баткан туң күге.
Кылыч булып җиргә яшен ява,
Телемнәргә бүлеп күңелне.
Менә инде тагын каләм язмый,
Менә тагын кичкә авыша.
Ап-ак битләр кабат ерткалана
Һәм ут белән мичтә кавыша.
Каләм язмый, кан тамырын өзеп,
Тәлинкәгә кызыл кара җыям.
Күңел ярсуларын канга манам,
Һәм кабаттан тәнем аңын җуя.
Тәнем аңын җуя, тынгысыз җан
Хатын яза, юллап Ходайга.
Мин хат язам, Ходай, тик белмимен
Син кайда соң, үзем мин кайда?
Мин хат язам…
Тамырларда шаулый язгы ташкын,
Җан тибрәнә учак өстендә.
Мин хат язам, Ходай, мин хат язам,
Шәүлә балкый шулчак көзгемдә.
Җан белән тән бер кайтаваз кебек
Очрашалар мизгел тирәли.
Һәм шул мизгел үзәгеннән бүген
Бөтен тормыш бик тиз тәгәри.
Һәм каршыга, салкын бер өн кебек,
Фәрештәнең исә җилләре,
Төн төсендә булган күк йөзендә
Асылынган үлем җепләре.
Караңгыдан дер-дер килеп, куллар
Нокта куя минем хатыма.
Тән дә читтә, җан да миндә түгел,
Бер хис булып, үлем чатында
Басып торам, хатны җилгә кысып,
Хискә сыйган соңгы көч белән.
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым
Вәхшилеккә каршы, үч белән…
Тәнем аңын җуйды,
Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.
Ярым үле, өзгәләнгән хис мин,
Ярым тере минем вөҗданым…
Мин ант эчтем тәнем булган чакта,
Хатка түгеп соңгы канымны.
Мин җанымны әсир иттем хәтта,
Тапшырам дип шушы хатымны…
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым…
Яшәү рәхәт
(Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә.)
Яшәү рәхәт,
Күптән рәхәт инде.
Инкыйлаблар үтте,
Күпме сугыш…
Күккә рәхмәт,
Җиргә рәхмәт түзгән өчен,
Безгә рәхәт…
Рәхәт булган өчен.
Инкыйлаблар узды,
Узды сугыш.
Капка ачылганда шыгырдаулар
Җанны тәннән аерырга әзер иде.
Йөз тапкыр бәйләнгән канат
Каерылырга әзер иде…
Сибел, чәчәк, җилгә,
Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.
Тарту көче һаман аска тарта,
Кабер белән тамыр арасына.
Яшәү рәхәт адәм баласына.
Яшәү рәхәт,
Афәт белән афәт
Икәү бергә кочаклашкан чакта,
Хак Тәгалә үзе торды сакта:
җитте, язмыш,
Туктат кайгыларны бу башка.
Сәер,
Яшәү рәхәт.
Күпме сугыш бара дөньяда,
Рәхәт булган өчен
Күпме кайгы-михнәт?!
Нинди төшләр күрәсең син, бабай?
Кемдер яу кырында калды,
Кемгәдер җиңү бәхете татыды,
Кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар,
Кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк!
Бабайлар рухына дога булып барсын
Нинди төшләр күрәсең син, бабай,
Күзләреңә йокы керәме?
Офык һаман кызгылт төсе белән
Сугыш исен күккә түгәме?
Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Тынмас туплар һаман шартлыймы?
Бер кайтырбыз дигән иптәшләрең
Әле һаман кире кайтмыймы.
Өн белән төш күперләре буйлап
«Сугыш бетте» дигән кайтаваз…
Һаман әсирлектәме син, бабай?
Кайда йөри килми калган яз.
Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Нинди төстә җиңү бәхете,
Җилфердиме канлы кызыл байрак,
Шанлы үткәннәрнең шаһите.
Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,
Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?
Сугыш бетте, илбасарлар бетте,
Сез җиңдегез!..
Сугыш бетте, бабай,
Бетте…
Апрель ае
…бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап,
яланаяк чыгып йөгерәчәкмен…
Г.Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатыннан
Тәнгә мунча булган җиргә
Апрель алып килде сине.
Синең өчен апрель ае —
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек.
Яланаяк чыгып йөгерсәң,
Җил туздырган тузан тәнгә кунар,
Салкын үпкәләрне буар кебек.
Иске киемнәрен ертып ташлап,
Ялагай яз үзенекен итте:
Алып китте сине,
Апрель аен тормыш көзең итте.
Җаның мунча көтте синең,
Савыгыр, дип, халкың көтте сине,
Син милләтне савыгыр дип көттең,
Дәва өмет иттең.
Синең өчен апрель ае —
Икейөзле яз малае,
Саклап йөргән икән үчен.
Җанга мунча булмас җирдән
Апрель алып китте сине.
Апрель —
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек
Халкың өчен.
Фәнил Гыйләҗев

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Бала чагы Татарстан Республикасының Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында уза. Ул башта Югары Кәминкә урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри сабантуй» (2010) конкурсында икенче урынны ала. «Иделем акчарлагы» (2010) һәм «Таян Аллага» (2011) яшь язучылар бәйгеләрендә шигърият буенча Гран-прига лаек була. 2011–2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. 2015 елда Татарстан Республикасының төп әдәби журналы «Казан утлары» на эшкә килә. Ул шулай ук 2015 елның май аенда Бакуда узган Азәрбайҗанның Төрки телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.
Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.
2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Азатлыкка атлый татар улы
Кирмән каршысында һәйкәл тора,
Мәгърур башын чөеп югарыга.
Тәнен буган тимер богаулардан
Котылырга теләп, арынырга.
Тәнен буган тимер богаулары
Кадалалар тарих төпкеленә.
Яралардан кан саркымый, саркый
Ялкынлы җыр тулы шигырь генә.
Котылырга теләп зынҗырлардан,
Мәгърур башын чөеп югарыга,
Шәһид киткән күпме татар җаны,
Имин көннәр теләп улларына.
Азатлыкка атлап, күпме башлар
Тәгәрәгән җилкәләрдән аска,
Истә әле, истә фида җаннар,
Чал тарихлар басылганнар ташка.
Чал тарихның ишарәсе булып,
Ташта басып тора Җәлил сыны.
Тар коллыктан азат шәһид рухы,
Азатлыкка атлый татар улы!
Казансуның суы кимегән
Ничә гасыр ярларына тулып,
Сабыр гына аккан Казансу
Кечерәеп калган, суы кимеп.
Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!
Чуерланган кирмән ташын юып,
Төпкеленә серен сеңдергән
Тарихыбыз ачылсынга дипме, —
Казансуның суы кимегән?!
Яманнарын гына язма, Хода!
Яланнар соң кемнәр кулында?!
…Хәтта елга яры кысанайган
Кимсетелгән кирмән буенда.
Яр буенда уйга батып йөрим:
Казансуның төбе күренә…
Тар үзәнле халык түгел лә без!
Болай булу тиеш түгел лә!
Мин ышанам – кайтыр әле язлар!
Үзәннәр бит әле кипмәгән:
Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,
Җимерелер дамба-киртәләр…
Бибимәмдүдә абыстайга
Юл читендә көчек калды, күз атып,
Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!
Шул көчектәй калган нәни Апуш та,
Әнкәсенең җеназасын озатып.
Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,
Юл ташлары калган, җандай убылып.
Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,
Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.
Кул сузымы Сасна – Субаш арасы,
Бүлеп тора бары Күшет елгасы.
Шул елгага тамгандыр ла Тукайның
Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше.
Башны идек, дога кылдык бу көндә
Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә:
«Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә,
И пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»
Авылыма кайтам
Авылыма кайтып барам әле, —
Урамнарга асфальт түшәлгән;
Кайберәүләр бакчасында һаман
Чыга алмый йөри түтәлдән.
Олы юлның мосафирын дәшеп,
Мәчет манарасы утлары
Балкып тора эңгер төшкән чакта,
Утлап йөри Фәһим тулпары.
Авыл кырыенда зират. Тынлык.
Агачларны шактый кискәннәр…
Яңа каберлекләр калкып тора,
Дога кылып уза исәннәр.
Кибет арты. Карт буйдаклар тора
Эшсезлектән, шунда чүмәшеп;
Су буеннан казлар кайтып бара,
Эш майтарган кебек, гүләшеп.
Тезелешеп утырыша йортлар:
Кайсы агач аның, кайсы таш,
Кайсы капкаларга йозак элгән,
Кайсы өйдә пешә тәмле аш…
Түбән очтан көтү кайтып килә,
Этләр өрә иң бай йортларда.
Мал башы да шактый сирәгәйгән,
Арткан бушап калган йортлар да…
Авылыма кайтып киләм әле.
Сагындым бит, авылым, сагындым!
Тыкрык саен урый-урый кайтам
Сукмакларын бала чагымның.
Гөнаһ илә тәүбә
1.
Гөнаһ кылу башта коточарлык
Авыр зур йөк булып тоела.
Хаталанган саен ул йөк бушый,
Җиңеләя бара, җуела.
Шулай итеп, «тырыша торгач», беркөн
Сизелми дә башлый авырлык.
Хаталанган саен өелә тора
Гөнаһ арты гөнаһ, тау булып.
2.
Мин тәүбәгә киләм, таң атканда.
Кичен – тәүбәләрем бозыла;
Гомер җепләрендә тәсбих булып,
Гөнаһ катыш тәүбә сузыла…
Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдай
Якын гөнаһ – тәүбә арасы:
Тәүбә итсәм иске хаталардан,
Кабат туып тора яңасы…
3.
Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә,
Тәүбәләрем – тартып чыгара:
Тәүбә арты гөнаһ, кабат тәүбә… —
Җан шайтанга шулай олага!
«Күңел – шайтан!» – диләр, күңел зәгыйфь!
Мин – гөнаһлы адәм баласы.
Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел,
Җәннәтләргә килә барасы.
Җеназа
Манаралар калкып дәшеп тора…
Яңгыратып күкләр пәрдәсен
Мөәзин азан әйтә…
Шул мизгелдә
Тын калмыйча ничек түзәрсең?
Азан белән намаз арасымы —
Яшәү белән үлем арасы?
Мәрхүмнәрне искә алган чакта,
Нәкъ шулай ук тынып каласың…
Мизгел генә бары,
Берни түгел.
Бөтен гомер бары бер мизгел!
Күкне ярып, азан ишетелә:
Соклана да, сыктый да күңел…
Соклана да күңел, тетрәнә дә:
Гавам соңарттырды намазга…
Дөнья куып – дөнья куйды берәү,
Намазлары мәңге казада…
Соңгы намаз.
Соңгы тәкъбир.
Тынлык…
Яшь тыгыла килеп бугазга.
Алда ләхет ята.
Ул – намазсыз.
Һәм укыла аңа җеназа.
Йомшак куллар
Йомшак куллар тиеп,
Таң атканда сөеп,
Назлап сыйпадылар башларым.
Иртә таңнан торып,
Көтүләрен куып,
Пешерде ул тәмле ашларын.
Ул пешергән ашлар…
Андый аш юк башка,
Ул ашларның тәме хәтердә.
Ул ягымлы тавыш
Шундый якын, таныш,
Пышылдар күк, менә әле дә…
Пышылдар күк, назлап:
– Уян, соңга калма!
Сөеп сыйпар кебек башымнан.
Юлга чыккан чакта
Озата калыр арттан,
Йомшак кулын куеп кашына.
Капкадагы калай
Күңелемә балдай
Догаларны яттан беләдер.
Ул калайның йөзе
Йомшак куллар эзен
Минем сыман якын күрәдер.
Йомшак куллар салган
Икмәк исе калган
Сеңеп капкадагы калайга.
Уелгандыр җанга —
Таңда уянганда,
Шул кулларны тоям һаман да.
Ул – ягымлы тавыш,
Күзләрдәге сагыш,
Маңгайдагы гасыр эзләрен,
Йомшак куллар ямен,
Ашларының тәмен
Башка берәүдә дә күрмәдем.
Тукай китабы
Мин Тукайны укып уйга калам:
Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.
Ачлык тоткан милләттәшләремнең
Телләрендә һаман бер үк җыр.
Дөнья үзгәртергә теләүчеләр
Тик үзләре генә үзгәргән.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Тукай моңы агар күзләрдән.
Тукай багып ачы көләр сыман,
Көләр сыман бездән кычкырып.
Һәм ютәлләр ил ютәле белән:
«Бетәсез бит, диеп, тончыгып».
Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.
Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.
Хурлыгыңа түзә алмаганнан
Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр…
Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,
Сатлыклары, дусты, куштаны…
Татар акылы төштән соңдыр, әмма
Узып бара сыман төш чагы.
Узып бара сыман гомер аты,
Дилбегәсе бездә түгел лә.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Күзләрендә Тукай күренә.
Тукай китапларын укыймын да
Сүгенепләр килә куясы…
Дөнья матур, Такташ әйткән сыман…
Фәхеш бары кеше дөньясы.
Алда ята Тукай китаплары.
Һәм башкалар…
Шул ук, шул ук чор…
Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам…
…Артта үзгәрешсез биш гасыр.
Тукай ятимнәре
Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.
Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип, як-якка төкеренә…
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип ачындың, татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.
Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.
Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр…
Ничә буын үсте инде кисек тел – иман белән.
Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән…
«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп…
Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр…
Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,
«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны…
Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман,
Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман…
Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул…
Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.
Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә…
Тарих өземтәсе
Дала җиле
Дөнья тоткан кавемнәрнең рухы
Болгар ташларына сеңеп калган.
Бабам калканына тамырланып,
Ерак далаларда башын иеп,
Җилдә бәргәләнә күпме кылган.
Шәһри Болгар – безнең кала. Ләкин…
Алай кыска түгел безнең тарих.
Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен,
Батый ханны гына искә алыйк!
Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән —
Безнең бүгенгебез, безнең сулар.
Бар иде бит Татар Бугазыннан
Татар Күленәчә киңлекләрне
Иләп колачлаган шанлы чорлар.
Ислам – хак дин, сүз юк! Ә шулай да
Татар халкы булган Болгаргача!
Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп,
Кемнәр анда тарихыннан кача?
Болгарыбыз – чорлар өземтәсе…
Бу изге җир —
Бабамнарның сәҗдә кылган җире.
Киң Иделне кичеп, чәчләремне
Сыйпап үтте шанлы дала җиле.
Хач-манара
Хач-манара нигезендә ташлар —
Татар зиратының кабер ташы.
Кәгъбәтулла тарафына багып
Тәгәрәгән күпме татар башы.
Җиргә сеңеп барган хәрабәләр
Чикли алмас безнең хәтерләрне:
Хач-манара нигезеннән багып
Газаплана татар каберләре…
Хач-манара корып сөякләрдән,
Сөякләргә табынучы кавем
Канга буяп йөргән диварларны,
Арба көпчәкләрен, Кабан күлен…
Каратуннар йөргән илебездә,
Карачкылар корып, дала гизеп…
Айны каплап, хач эленгән күктә,
Чаң кагыла татар рухын изеп.
Чаң агыла инешләрне иңләп.
Иңрәп, чүгеп куя илсез коллар.
Кәгъбәтулла тарафына багып,
Манарада чыңлый колоколлар…
Заман тузаны
Башкаланың Татар бистәләре
Чумып бара заман тузанына.
Тукай үпкәсенең өянәге
Шул тузанны сулап кузгалыр да
Бер ютәлләр, ишеп диварларын….
Алар җәдитлекне сөя иде.
Кичерегез!
Без дә кадим түгел.
Сезнең дәвер тузан гына инде…
Килер көндә без дә тик тузанмы?!
Тормыш дәвам итә, алга китә…
Ә хәтерсез милләт – үзе тузан…
Белмим…
Алда ни мәхшәрләр икән?..
Белмим…
Алда бармы якты тормыш?
Бездән калыр буын – татарлармы?
Без җимереп өлгермәгәннәрне
Безнең улларыбыз ватарлармы?
Өзелерме чорлар элемтәсе?
Килер таңнан, татар, ни көтәсең?
Дөнья тоткан кавем улымын мин —
Хәтеремдә тарих өземтәсе.
«Безнең курку белмәс җайдак кавем…»
Безнең курку белмәс җайдак кавем
Иярләде байтак атларны.
Тик ахырдан күндәм чаптарларга
Ия булды кулы ятларның.
Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,
Икенчеләр җиңеп оттырды.
Ил өчен дип җанын фида кылды,
Ә тезгенен кемгә тоттырды?!
Җиңелеп тә отмас идек, беләм,
Көрәш бара икән – җиңәргә!
Тик читләрне якын җибәрмәскә
Акбүзеңә, тезген-ияргә!
Яугир дигән ат алгансың икән,
Каралтмаска кирәк ак атың!
И татарым! Атсыз калсаң да син
«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.
И татарым! Син өйрәткән атлар
Ятлар өчен канат булдылар.
Алар безгә яманатлар такты,
Ә үзләре җайдак булдылар.
Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,
Кем егылып калган – шул атсыз!
Син өйрәткән атка йөгән салып,
Дәүләтеңне талый һәр затсыз.
Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан!
Ризасызлык
Мәйданга козгыннар җыелган,
Әйтерсең арада мәет бар:
Дәшми дә, күрми дә тик торсаң,
Телеңне, күзеңне чукыйлар.
Халыкка, хаклыкка сансызлык…
Хокуксыз кавемгә урын тар…
Алышта абынсаң, сөрлексәң,
Таптарлар, изәрләр, сытарлар…
Кыядан берәүләр мал саный,
Биектән түбәнгә упкын бар.
Төпкелсез карашлар дәшмәс, тик…
Каһәрле бәддога укырлар…
Pulsuz fraqment bitdi.